Сәләтле балаларны үстерү
статья по естествознанию по теме

Ахмитянова Флюра Рафгатовна

Дәресләрдә һәм дәресләрдән соң сәләтле балалар белән эш.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon talantly_balalarny_achyklau_hm_telktshlek_kurstu.doc34.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Физика дәресләрендә сәләтле балалар белән комплекслы эш алып бару.

    Бүгенге җәмгыятькә сәләтле, тирән белемле, эшлекле, талантлы шәхесләр кирәк. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә, чын мәгънәсендә талантлы шәхесләр тәрбияләүгә юл ачты. Билгеле, укучы фәннәрнең барысын да бертигез дәрәҗәдә үзләштерә алмый. Ләкин төрле фәннәр арасыннан берсе аеруча кызыксынып, яратып өйрәнелә. Балаларның нәрсәгә сәләтле булуларын, кызыксынуын игътибарсыз калдырырга ярамый. Сәләтне үстерү өчен тиешле шартлар булдыру әһәмиятле. Чөнки сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә.

  Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора, – дигән. Чыннан да билгеле бер эш белән җитди һәм эзлекле шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта. Безнең мәктәптә сәләтле балалар белән эш махсус программа нигезендә буенча алып барыла. Һәр укытучының сәләтле балалар белән эшләү планы, максаты, бурычлары бар.

  Сәләтле укучылар белән эш

Максат:

1. Сәләтле укучыларны ачыклау, аларның иҗади эшчәнлегенә кирәкле шартлар тудырып талантын үстерү

2. Гаиләнең тәрбияви мөмкинлекләрен өйрәнеп сәләтле балалар белән эш алып бару, аларның үсешенә этәргеч булырлык эш алымнары куллану.

Бурыч:

1. Шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып һәр укучыны актив акыл эшчәнлегенә тарту, иҗади сәләтен үстерү.

2. Укыту-тәрбия эшләрен оештырганда заманча укыту технологияләрен, алдынгы укытучыларның эш тәҗрибәләрен өйрәнеп файдалану.

3. Фәннәрнең кешелек практикасындагы әһәмияте турындагы күзаллауны үстереп укучыларны алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтү.

  Сәләтле укучылар белән эшләү планы

  1. Мәктәп буенча сәләтле укучыларны барлау.
  2. Класс җитәкчеләре белән киңәшләшеп аларның исемлеген булдыру.
  3. Сәләтле балалар белән эшләү өчен эш планы төзү, дидактик материаллар, методик әдәбият тупланган папкалар булдыру.
  4. Сәләтле укучылар белән эшне оештыру.
  5. Укучыларны олимпиадаларга әзерләү.
  6. Укучыларның кызыксынучанлыкларын исәпкә алып төрле түгәрәкләр оештыру, аларны түгәрәкләргә тарту.
  7. Мәктәп күләмендә фән олимпиадалары үткәрү.
  8. Мәктәп олимпиадаларында 1-2 нче урынны алган укучыларны район олимпиадаларына әзерләү.
  9. Класстан тыш чаралар оештырганда сәләтле укучыларның фикерләрен, кызыксынучанлыкларын исәпкә алып яңа төр эш формалары булдыру.
  10. Ел дәвамында дәресләрдә һәм класстан тыш чараларда сәләтле укучылар белән индивидуаль эшләүне оештыру, БДИга әзерләнү.
  11. Укучыларның мәсьәләләр чишү алымнарына контроль ясау.
  12. Югары уку йортларына керергә әзерләнү өчен программалар һәм сораулар белән танышу, мәсьәләләр чишү.  Укучылар өчен конкурслар, бәйге-ярышлар, фәнни-гамәли конференцияләр, олимпиадалар оештырыла. Укучыларның ни дәрәҗәдә белемле булуын, иң сәләтлеләрен ачыклау максатыннан төрле фәннәрдән олимпиадалар уздыру матур традициягә әверелде. Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә ярдәм итә. Бәйге-ярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәзерге шартларда балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү

доклад на тему "Хэзерге шартларда балаларны мостэкыйль тормышка эзерлэу"...

Балаларның интеллектуаль сәләтләрен үстерүдә фән тугәрәкләренен роле

Выступление  с призентацией на родительском собрании  о роли предметных кружков  при развитии интеллектуальных способностей....

Федераль дәүләт стандартланына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның коммуникатив компетенциясен үстерү

Материал Республиканской ПНК "Научно-методическая мысль в Татарстане: достижения, проблемы, перспективы" на базе гимназии №18 г., 2015 г....

БАЛАЛАРНЫҢ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮДӘ ФӘННИ - ТИКШЕРЕНҮ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ РОЛЕ.

БАЛАЛАРНЫҢ СӘЛӘТЛӘРЕН ҮСТЕРҮДӘ ФӘННИ - ТИКШЕРЕНҮ ЭШЧӘНЛЕГЕНЕҢ РОЛЕ....