Аваз ияртемнәре нигезендә сүзләр ясалышы
план-конспект урока (7 класс)

Мухаметова Айсылу Маратовна

Аваз ияртемнәре нигезендә сүзләр ясалышы (татар теленнән план-конспект)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл План-конспект23.12 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле дәресенә план һәм конспект

ТЕМА: Аваз ияртемнәре нигезендә сүзләр ясалышы

7 нче сыйныф

Казан – 2021


I. Дәреснең максатлары:

1) Фәнни: аваз ияртемнәре белән танышуны дәвам итү, аның төзелеше һәм ясалышы буенча мәгълүмат бирү, сүзләр ясауга нигез булуы турында белем һәм күнекмәләр формалаштыру;

2) Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү, парларда һәм күмәк эшли белү, әңгәмәдәшеңнең  фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү күнекмәләрен булдыру;

3) Тәрбияви:  матур сөйләшергә өйрәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, кыш көне безнең якларда кышлаучы кошларга ярдәм итәргә кирәклеген аңлату.

II. Бурычлары:

  1. Аваз ияртемнәрен төзелеше буенча аера белү, алар нигезендә яңа сүзләр ясый белү;
  2. Сөйләм культурасын үстерү.

III. Принциплары:

  1. Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
  2. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.

IV. Уку-укыту ысуллары: өлешчә эзләнү.

V. Укыту алымнары: парларда эш, төркемнәрдә эш, такта белән эшләү, уен элементы.

VI. Дәреснең төре: яңа теманы өйрәтү дәресе

VII. Җиһазлау:

1) Күрсәтү материалы: белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр, аваз ияртемнәре темасы буенча мәгълүмат, уку эшчәнлеген оештыру буенча план;

2) Тарату материалы: уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр;

Өстәмә: Презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, такта.

  1. Дәреслек: 7 нче сыйныф өчен Р.К. Сәгъдиева, Г.Ф. Харисова, Л.К. Сабирҗанова, М.Ә. Нуриева тарафыннан төзелгән дәреслек (Казан: Мәгариф-вакыт нәшрияты, 2015)

                                 Дәреснең этаплары

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

- исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай хәләт тудыру;

II.  Актуальләштерү

  • өй эшен тикшерү;
  • үткән темаларны кабатлау;

        III. Яңа теманы аңлату:

- кагыйдә белән эшләү;

- аваз ияртемнәренең ясалышы ягыннан дүрт төркеме белән таныштыру;

- аваз ияртемнәре нигезендә ясалган сүз төркемнәре турында мәгълүмат бирү;

-248 нче күнегүләрне башкару;

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

  • аваз ияртемнәре буенча уен уйнау
  • ял минуты үткәрү
  • 249, 252 нче күнегүләрне эшләү;
  • кыш көне безнең якларда кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрү;

V. Йомгаклау:

  • нәтиҗәләр ясау;
  • билгеләр кую;
  • өй эшен аңлату.

                                                  Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Укытучы: Әтәч кычкыра: кикрикүк – кикрикүк!

Таң ата бугай.

Юк, таң түгел,

Дәрес башлана шулай.

Исәнмесез, укучылар. Кәефләрегез ничек?

Укучы: Исәнмесез! Хәерле көн! Яхшы.

Укытучы: Инде менә безнең җиһанга яз да аяк басты. Тиздән көннәр җылытыр, агачлар яфрак ярыр, чәчәкләр шау чәчәккә күмелер. Әйдәгез, укучылар, без дә шушындый матур уйлар белән бүгенге дәресебезне башлап җибәрик. Барыгызга да уңышлы көннәр телим!

Бүген дәрестә безнең кемнәр юк?

(укучылар җавабы).

II.  Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, мин сезгә өй эшенә 243 нче күнегүне биргән идем. Әйдәгез, бергәләп тикшереп алыйк әле (өй эше тикшерелә).

    Укытучы: Укучылар, без узган дәрестә нинди сүз төркеме белән таныштык әле.

Укучы: Аваз ияртемнәре белән таныштык.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Әйдәгез, искә төшерик әле, аваз ияртемнәре безнең нинди сүз төркеменә керә?

Укучы: Аваз ияртемнәре мөстәкыйль сүз төркемнәренә керә.

Укытучы: Әйе. Алар ни   өчен   аваз   ияртемнәре   дип аталалар әле?

Укучы: Алар нинди дә булса тавышка ияртеп ясалалар.

Укытучы: Мисаллар китерә аласызмы?

Укучы: Мәсәлән, лач-лоч (әйбер чәйнәү), мыгыр-мыгыр (аңлаешсыз итеп, авыз эченнән сөйләү), мияу-мияу (мәче тавышы), келт-келт (сәгать тавышы).

Укытучы: Яхшы, укучылар. Ә хәзер дәреслегебезнең 112 нче битен ачыйк һәм 244 нче күнегүне табыйк әле. Анда Рәзил Вәлиевның бик матур бер шигыре бирелгән. Сүз уңаеннан, Рәзил Вәлиев кем әле ул безнең?

 Укучы: Татарстанның халык шагыйре.

 Укытучы: Афәрин! Әйдәгез, “Трамвайда” шигырен укыйк һәм аваз ияртемнәрен табыйк.

Укучы: Дыңгыр-дыңгыр, шалтыр-шолтыр, шыгыр-шыгыр.

Укытучы: Әлеге аваз ияртемнәренең төзелешенә игътибар итик. Алар ничек ясалды икән? Мәсәлән, дыңгыр-дыңгыр һәм шыгыр-шыгыр дигән аваз ияртеме ничек ясалган?

         Укучы: Ике сүз кабатланып.

III. Яңа теманы аңлату.

Укытучы: Укучылар, димәк, аваз ияртемнәре төзелеше ягыннан дүрт төркемгә бүленә. Ялгызак, парлы, кабатланып килгән һәм өч компонетлы. Әйдәгез, презентациядәге слайдка һәм 245нче күнегүгә игътибар итик әле (кагыйдә белән танышу).

Укытучы: Укучылар, уйлап карыйк әле. Аваз ияртемнәре ни өчен мөстәкыйль сүз төркемнәренә керә икән?

Укучы: Бәлки алар нигезендә яңа сүзләр ясаладыр.

Укытучы: Әйе, бик дөрес, укучылар. Аваз ияртемнәре нигезендә исемнәр һәм фигыльләр ясала. Мәсәлән, “кар-кар” дигән аваз ияртеменән “карга” сүзе ясала. Карга нинди сүз төркеменә керә әле?

Укучы: Исем сүз төркеменә.

Укытучы: Дөрес. Ә “мияу” дигән аваз ияртеменнән фигыль сүз төркеме ясала икән. Тактадагы кагыйдәгә игътибар итик әле (кагыйдә укыла).

Укытучы: Укучылар, сез кагыйдәне аңладыгыз микән, юк микән, әйдәгез, тикшереп карыйк әле. Дәреслегебезнең 114 нче битен ачабыз һәм 248 нче күнегүне эшлибез. Иң элек, биремне укып китик.

Укучы: Шигырьне сәнгатьле итеп укы. Аваз ияртеме һәм аның нигезендә ясалган сүзне табып әйт (шигырь укыла).

        Шакмак уены

Балалар шакмак уйныйлар.

Бер бака карап тора.

Балалар кебек уйнарга

Үзенчә план кора.

Балалар киткәнне күргәч,

Шатлана: “Бака-как, бака-как,

Миңа уйнар өчен монда

Кая карама шакмак!”

Укытучы: Укучылар, нинди аваз ияртемен таптыгыз. Һәм аның нигезендә нинди яңа сүз ясалды икән?

Укучы: Бака-как дигән аваз ияртемен таптык. Аның нигезендә бака дигән исем ясалган.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Укытучы:  Укучылар, сез аваз ияртемнәренең ясалышы ягыннан төркемнәрен аңладыгыз микән, хәзер шуны тикшереп алабыз. Әйдәгез, сезнең белән бер уен уйнап алыйк. Мин сүзләр әйтәм, ә сез ул сүзләрнең кайсы төркемгә кергәнлеген әйтәсез. Чаж-чож, келт-келт, һау-һау, хи-хи-хи, чалт, шарт-шорт, тыпыр-тыпыр, кыйгак-кыйгак, кыт-кыт-кыт, шарт, чырык-чырык, кикрикүк.

(укучылар җавабы).

Укытучы:  Укучылар, сез бераз арып киткәнсез бугай. Әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. Тактадагы геройлар артыннан күнегүләрне кабатлыйк (видео ярдәмендә физминут эшләнә).

Укытучы:  Укучылар, ә хәзер, әйдәгез, эшебезне дәвам итик. Дәреслекнең 114 нче битен ачабыз, 249 нчы күнегүне язмача эшлибез. Башта кычкырып текстны укып чыгыйк (Нәкыйп Каштанның “Кадыйр һәм песнәкләр” тексты укыла).

Укытучы: Укучылар, ә сезнең кышкы урманга сәяхәт ясаганыгыз бармы?

Укучы: (укучылар җавабы).

Укытучы: Ә сез кыш көне кошларга җимлек ясыйсызмы яисә әлеге текстагы Кадыйр кебек онытасызмы?

Укучы: (укучылар җавабы).

Укытучы:  Укучылар, кошлар - безнең канатлы дусларыбыз. Алар бигрәк тә кыш көне безнең ярдәмгә мохтаҗ. Күбесе җылы якларга китмичә, кышны бездә каршы ала. Шуңа күрә сез дә гади генә булса да җимлекләр ясап, агачларга элеп куегыз. Табигатебезнең киләчәге – безнең кулда!

Сез әлеге өзектән нинди аваз ияртеме таптыгыз?

Укучы: Чаж-чож.

Укытучы: Әйе. Әлеге аваз ияртеме нигезендә нинди яңа сүз төркеме ясалган?

Укучы: Чаж-чож килә. Бу – фигыль сүз төркеме.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Димәк, әйтеп үткәнебезчә, аваз ияртемнәре нигезендә фигыль сүз төркеме дә ясала икән. Әйдәгез, 251нче күнегүдә “Аваз ияртемнәреннән ясалган фигыльләр” дигән кагыйдә белән танышып үтик (кагыйдә укыла, слайд карала).

Укытучы: Укучылар, ә хәзер 252 нче күнегүне дәфтәрләрдә язмача эшлибез. Кем аваз ияртеме нигезендә ясалган фигыльне табар икән?

Укучы: Шау-гөр килеп.

Укытучы: Дөрес. Ә бу фигыль нинди аваз ияртеме нигезендә ясалды икән?

Укучы: Шау-гөр.

VI. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән ниләр өйрәндек әле?

Укучы: Аваз ияртемнәренең төзелеше буенча төркемнәрен һәм алар нигезендә сүзләр ясалышын.

Укытучы: Аваз ияртемнәре төзелеше буенча нинди төркемнәргә бүленә әле?

Укучы: Ялгызак, парлы, кабатланып килгән һәм өч компонетлы аваз ияртемнәре.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Ә аваз ияртемнәре нигезендә нинди сүз төркемнәре ясала?

Укучы: Исем һәм фигыль.

Укытучы: Яхшы, укучылар, сез бүгенге теманы бик яхшы аңлагансыз икән. Мин бик канәгать. Өй эшен язып куйык.

  1. Дәреслектәге 115 нче бит, 250 нче күнегүне язмача эшләргә.
  2. Аваз ияртеме кергән 5 җөмлә язарга.
  3. “Кышкы уеннар” темасына кечкенә күләмле сочинение язарга.

(билгеләр куела).

Безнең дәрес тәмам, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аваз ияртемнәре (дәрес эшкәртсәсе)

7 нче сыйныфта татар теле дәресе...

"Аваз ияртемнәре"

Сыйныф: 7 (татар төркеме)Тема: Аваз ияртемнәре.Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.Төп максатлар:               1. Аваз ияртемнәре белә...

Аваз ияртемнәре.

7 нче сыйныфта "Аваз ияртемнәре" бүлеген өйрәнүгә 3 сәгать вакыт бирелгән. Бу -  беренче дәрес....

Аваз ияртемнәре

Аваз ияртемнәре...

Аваз ияртемнәре. 7 класс

Тема : Аваз ияртемнәре.Максат:1.Аваз ияртемнәре белән танышу, аның  төзелеше һәм  ясалышы, сүзләр ясауга нигез  булуы турында белем һәм күнекмәләр  формалаштыру;2.Аваз ияртемнәрен ...

"Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" (11нче сыйныф, татар теле)

11 нче сыйныфлар өчен "Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы...

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф...