Аваз ияртемнәре
презентация к уроку

Мубаракшина Ляйсан Гаптелхамитовна

Аваз ияртемнәре

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon avaz_iyartemnre_.ppt2.28 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сүзләргә сорау куй, сүз төркемнәрен ата Ипи- ? Җидешәр - ? Җылы - ? Татарча - ? Шатлана - ? Зәңгәр - ? Алар - ? Бу - ? Имән - ? Булышырга - ? Ничек - ? Ике - ? Аз - ? Мияу - ? Төлкедәй - ? Микикики - ?

Слайд 2

Ни өчен?

Слайд 3

Тавыш - физик күренеш, ул механик тирбәлешләр рәвешендә тарала.Амплитуда һәм ешлык белән характерлана. Амплитуда тавышның яңгыравык булуын характерлый. Ешлык тон, биеклекне билгели.

Слайд 4

Аваз ияртемнәре Кеше тавышына, хайван һәм кош-корт, бөҗәкләр чыгарган авазларга, һәм төрле җансыз предметлар тудырган авазларга охшатып ясалган сүзләр

Слайд 5

Аваз ияртемнәрен төркемлә иһа-һа-һай, бә-ә, һау-һау, эм-мә-ә, ләң-ләң, мики-ки, му-у … ка-ка-ка, кыйгак, кикрикүк, кыт-кыт-кыт, пи-би-би, бак-бак, гөлдер-гөлдер… безз-безз , чарр-чарр … чаж-пож, шарт-шорт, гөрс-гөрс, шыбыр-шыбыр, шатыр-шотыр, дырк-дырк, даң-доң, келт-келт, тырр-тырр, зырр-зырр, тик-так, гөбер-гөбер, шалт-шолт, тырр-пырр, кылтыр-кылтыр… дөп-дөп, лап-лап, шап-шап, шак-шык, лакыр-локыр, чап-чоп, тырт-тырт, тып-тып, тыз-быз, тыпыр-тыпыр, мештыр-мештер, мыштыр-мыштыр… ха-ха-ха, хи-хи-хи, үә-үә, мышык-мышык, пыш-пыш, гөж-гөж, мыдыр-медер, эһем, корык-корык, лыш-лыш, чырык-чырык …

Слайд 6

Аваз ияртемнәренең төркемнәре 1. Хайван, җәнлек, кош-корт, бөҗәк тавышларын тасвирлый торган аваз ияртемнәре . 2 . Җансыз предметлар чыгарган тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре . 3 . Кеше хәрәкәте тудырган тавышка охшатып ясалган аваз ияртемнәре. 4. Кеше тавышына охшатып ясалган аваз ияртемнәре.

Слайд 7

Аваз ияртемнәре Тавышларга охшатып ясалган аваз ияртемнәре белән бергә, кеше яки предмет хәрәкәтен, яктылык яки башка билге буенча табигать күренешен “образлы итеп күз алдына китерү өчен” дә төрле и я р т е м н ә р кулланыла. Аларны гадәттә “образ ияртемнәре” дип атыйлар

Слайд 8

Образ ияртемнәре 1. Я к т ы л ы к һәм т ө с тасвирлары: ялт, гөлт, ялт-йолт, ялтыр-йолтыр, ялык-йолык, җем-җем 2. Х ә р ә к ә т т а с в и р л а р ы: тыр-тыр, тыз-быз, җил-җил, кәз-кәз, фырт-фырт, мелт-мелт, дерт-дерт, челт-челт, дер-дер 3. Э ч к е с и з е м л ә ү г ә, психик халәткә бәйле тасвирлар: жу, дер-дер, дерт, леп-леп, сулк-сулык 4. К ы я ф ә т һәм характер тасвирлары: фырт .

Слайд 9

Иятемнәрнең структур төзелеше а) ялгызак ияртемнәр : гөрс, гөлт, дык, лып, чалт, выжт, дерт, чулт һ.б.; б) парлы ияртемнәр : ялт-йолт, лаштыр-лоштыр, шак-шок, шалтыр-шолтыр, калтыр-колтыр, чыш-пыш; в) кабатланып килгән ияртемнәр : дер-дер, мелт-мелт, кар-кар, кыйгак-кыйгак, тыпыр-тыпыр, кәз-кәз, җил-җил, дөбер-дөбер, шыгыр-шыгыр һ.б.; г) өч компонентлы аваз ияртемнәре : ха-ха-ха, хи-хи-хи, ка-ка-ка, кыт-кыт-кыт һ.б.

Слайд 10

Ияртемнәр нигезендә сүз ясалышы Аваз һәм образ ияртемнәре нигезендә фигыльләр һәм и семнәр ясала ала. Я с а л м а ф и г ы л ь л ә р: а) – ла/-лә кушымчасы белән: шарт ла , чыр ла , гөр лә , чың ла , шау ла , мияу ла һ.б. б) – а/-ә кушымчасы белән: шалтыр а , ялтыр а , мөгер ә , күкер ә һ.б. в) – ылда/-елдә кушымчасы белән: чыж ылда , шак ылда , дер елдә , дыр ылда , выж ылда , чәр елдә һ.б. Тезмә фигыльләр ит, кил ярдәмче фигыльләре белән ясала: ялт ит, келт ит, шарт ит, шылт ит, ду кил, мәж кил һ.б. Исем ясалышы: шарлавык, гөрләвек, гөрелте һ.б. Тикшеренүчеләр шулай ук аваз ияртемнәреннән морфологик аерымлану ( конверсия ) юлы белән яки башка ысул белән ясалган түбәндәге исемнәр не дә билгелиләр: күке, тукран, карга, чикерткә, тукмак, йолдыз һ.б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аваз ияртемнәре (дәрес эшкәртсәсе)

7 нче сыйныфта татар теле дәресе...

"Аваз ияртемнәре"

Сыйныф: 7 (татар төркеме)Тема: Аваз ияртемнәре.Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.Төп максатлар:               1. Аваз ияртемнәре белә...

Аваз ияртемнәре.

7 нче сыйныфта "Аваз ияртемнәре" бүлеген өйрәнүгә 3 сәгать вакыт бирелгән. Бу -  беренче дәрес....

Аваз ияртемнәре. 7 класс

Тема : Аваз ияртемнәре.Максат:1.Аваз ияртемнәре белән танышу, аның  төзелеше һәм  ясалышы, сүзләр ясауга нигез  булуы турында белем һәм күнекмәләр  формалаштыру;2.Аваз ияртемнәрен ...

"Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" (11нче сыйныф, татар теле)

11 нче сыйныфлар өчен "Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы...

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф...

"Аваз ияртемнәре" дәрес планы, презентация

quot;Аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы һәм презентация...