"Аваз ияртемнәре" дәрес планы, презентация
план-конспект урока (7 класс)

Гыйлванова Рәмилә Рафаил кызы

"Аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы һәм презентация

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dshchres_plany.docx23.62 КБ

Предварительный просмотр:

7 нче сыйныфта татар теленнән дәрес  планы

Тема: Аваз ияртемнәре ( Звукоподражательные слова)

Максат: яңа сүз төркемен  үтү, аваз ияртемнәре белән танышу, аның төп грамматик билгеләрен ачыклау, билгеләмәне формалаштыру; аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану; туган як, авыл табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: 1) 7 нче сыйныф өчен дәреслекге Сәгъдиева Р.К., ХарисоваГ.Ф.

2) Хәзерге татар әдәби теле.        

Җиһазлау: төрле хайван, кош-корт, предмет тавышлары, рәсемнәре (слайдларда),такта, карточкалар,  презентация һ.б.

Дәрес барышы

I.Оештыру

-Исәнмесез, укучылар. Хәзер презентация карап алыйк.  Игътибар белән тактага карагыз.   Бу рәсемнәрнең нинди уртаклыгы бар? (Авыл) Без мөстәкыйль сүз төркемнәрен кабатлап китик.

Әйдәгез бакчага үтик тә карыйк әле, нинди яшелчәләр үсә икән?

 Тактага куела, сүзләр язабыз. (Нинди?Нишли? Кайда? Ничә килограмм? Кәбестә тәмле ме?)

Татар телендә нинди  мөстәкыйль сүз төркемнәре бар?

- Исем, сан, сыйфат, рәвеш, фигыль, алмашлык.

-Нинди билгеләренә карап, без аларны мөстәкыйль сүз төркемнәре дип атыйбыз?

-Лексик мәгънәләренә карап: исем-предметны, сыйфат - предметның билгесен, фигыль –эш яки хәлне, хәрәкәтне, рәвеш билгенең билгесен, предметның билгесен белдерә;

-морфологик яктан-төрләнәләр, төрле кушымчалар ялгануы;

-синтаксик яктан төрле җөмлә кисәкләре булып киләләр.

II.Актуальләштерү

-Мөстәкыйль сүз төркемнәрен өйрәнүне дәвам итик.

2) Презентация өстендә эш

-Авыл рәсеме, тавышлар тыңлау.(Слайд)

3) Сорауларга җавап бирү

-Нинди тавышлар ишеттегез? Нәрсә күрәсез?

4) Җөмләләр төзү

-Хәзер гади җөмләләр төзегез әле.

Терәк сүзләр ( иртә, әтәч)

-Җөмләне матурайтып җибәрегез әле:  Иртән “кикрикүк”,- дип әтәч кычкыра. ( Тактага язып җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү

Дәфтәрләрне ачып числоны һәм теманы язып куябыз.

-Нәтиҗә- бу сүз төркеме мөстәкыйль икәнен китереп чыгардык.

Аваз- звук, ияртеме- сопровождение, подражание.

III. Яңа теманы үзләштерү

1.-Ә хәзер  238 нче күнегүне карыйк.   Балалардан укытам. (6, 7, 8 слайдлар)

Слайдлар карау. Нәтиҗә:  Телләрнең төрлелегенә карап аваз ияртеинәре дә төрлечә йөри.

2.  Мисаллар .

Тавыш тыңлау Песи

 Кеше тыпырдап күрсәтү

 Замок яки каләм

(Слайд 9)

 Кагыйдә:

Аваз ияртемнәре- кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, шулай ук төрле предметлар һәм табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясалган сүзләр.

-Ияртем нәрсә ул? (подражать-иярү) Тавышларга охшатып сүзләр ясыйбыз.

-Аваз ияртемнәре берничә төркемгә бүленә:

а. Кешеләрнең төрле халәтен белдерә торган сүзләр:мышык-мышык елау, төчкерү, лач-лоч сагыз чәйнәү, шырык-шырык көлешкән тавышлар һ.б.

б. Кош-корт, җәнлек тавышлары: чирик-чирик кош сайрый, кар-кар карга кычкыруы һ.б.

 в.Төрле предмет чыгарган тавышлар: ишек шыгырдавы, сәгать тавышы, акча шалтыраган тавышлар һ.б.

Мисаллар язырга һәм тикшерү

3.   Тактада эш.  Кыягызлар белән.  Парлап.

Челтер-челтер            чишмә

Гөлт                            ут

Ялт- йолт                    яшен

Күк кү...күк кү            күке

Мышык-мышык         кеше

Мыр-мыр                     песи

 Ясалышын аңлату һәм балаларга язма эш бирү.

IV. Ныгыту

Аваз ияртемнәрен язып алыгыз, мәгънәләрен ачыклагыз.

  1. Кызчыклар бер-берсенең артына яшеренеп, шырык-шырык көлешеп алдылар (А. Гыйләҗев). 
  2. Бала-чага урамнан керергә өлгерә алмады, ялтыр-йолтыр яшен утлары уйнарга тотынды (Г.Ибраһимов). 
  3. Вау!” да “вау!” да, “һау!” да “һау!”-

Бертуктамый этләр өрә;

Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә. (Г. Тукай)

  1. Төнбоеклы күл өстендә

Йолдызлар җем-җем итә. (Ә. Бакиров)

 Вакыт калса:

Келт-келт

Шырык-шырык

Мыгыр-мыгыр

Кыйгак-кыйгак

Һау-һау

Дер -дер

У-у-у

Фью-у

Гөр-гөр

Лач-лоч

V. Йомгаклау

1) Нәтиҗә:

Димәк, аваз ияртемнәре нәрсә белдерәләр? Ни өчен аваз ияртемнәре дип аталалар?(нинди дә булса тавышка ияртеп ясалган)

-Ни өчен аваз ияртемнәре кирәк?

-Сөйләмебезне матурлыйлар.Беренче очракта җөмләләр коры, ямьсез яңгырады, икенчесендә – матур җөмләләр төзедек.

2) Кагыйдә укыла

- Аваз ияртемнәре мөстәкыйль сүз төркемнәренә кертәбез.

    Кәбестә рәсеменә кире киләбез. Куян, кәбестә сүзләрен кертеп  кластерга өстәп куярга

-Дәресемне шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.

Күктә кояш балкып яктыртсын.

Җилләр шаулап иссен.

Чишмәләр челтерәп аксын.

Кошлар сайрап , кәефебезне күтәрсен!

VI . Өй эше

  1. Матур әдәбият әсәреннән  яки үзегез уйлап аваз ияртемнәре кергән 3 җөмлә язып килергә.

Рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аваз ияртемнәре (дәрес эшкәртсәсе)

7 нче сыйныфта татар теле дәресе...

"Аваз ияртемнәре"

Сыйныф: 7 (татар төркеме)Тема: Аваз ияртемнәре.Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.Төп максатлар:               1. Аваз ияртемнәре белә...

Аваз ияртемнәре.

7 нче сыйныфта "Аваз ияртемнәре" бүлеген өйрәнүгә 3 сәгать вакыт бирелгән. Бу -  беренче дәрес....

Аваз ияртемнәре

Аваз ияртемнәре...

Аваз ияртемнәре. 7 класс

Тема : Аваз ияртемнәре.Максат:1.Аваз ияртемнәре белән танышу, аның  төзелеше һәм  ясалышы, сүзләр ясауга нигез  булуы турында белем һәм күнекмәләр  формалаштыру;2.Аваз ияртемнәрен ...

"Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" (11нче сыйныф, татар теле)

11 нче сыйныфлар өчен "Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы...

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф...