Аваз ияртемнәре (дәрес эшкәртсәсе)
план-конспект урока (7 класс) по теме

Камалиева Мәдинә Салихулла кызы

7 нче сыйныфта татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 7 нче сыйныфта татар теле дәресе 48.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Аваз ияртемнәре.

Звукоподражаемые слова.

Максат: аваз ияртемнәре белән танышуны дәвам итү, аның  төзелеше һәм  ясалышы, сүзләр ясауга нигез  булуы турында белем һәм күнекмәләр  формалаштыру;

аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану;

татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту,

туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: 1) 7 нче сыйныф өчен дәреслек  Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зин-

                      нәтова.

                   2) Хәзерге татар әдәби теле.  Д.Г.Тумашева   Казан. 1978

Җиһазлау:   йорт хайваннары рәсемнәре (слайдларда),

татар теленең аңлатмалы сүзлеге,

орфографик сүзлек,

интерактив такта

Дәрес барышы

  1. Оештыру.
  • Дәресне башлау,исәнләшү.                               (слайд 1)

               -Кояш чыга.

                Әтәч кычкыра,

                Таң ата бугай.

                Юк, таң түгел,

                Дәрес башлана шулай.              

-Хәерле көн, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәресне мин. Мәдинә Салихулла кызы алып барам . Кирәк чакта Мәдинә апа дип эндәшә аласыз.

2.Актуальләштерү.

  • Иң беренче эш- өйрәнгәннәрне искә төшерү
  • Узган дәрестә кайсы теманы өйрәнә башладыгыз?
  • Нинди сүзләр аваз ияртеме дип атала?
  • Кем мисал китерә ала?

  3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

                                                                             (слайд 2 (тема һәм максат )

            -Рәхмәт. Ә бүгенге дәрестә төзелешләре буенча төрләрен карарбыз. Аларның язылышын өйрәнербез, исем һәм фигыльләр ясалуын күзәтербез.

                   

                                                                             (слайд 3( песи , ялкын рәсеме)

Әйтегез әле, песи ничек кычкыра?

  • Мияу.
  • Ялкын ничек кабына?
  • Гөлт.

                                                                             (Слайд 4 (каз, сәгать рәсеме)

Ә казлар ничек кычкыра?

  • кыйгак-кыйгак.
  • Сәгать ничек йөри?
  • келт-келт.

                                                                             (Слайд 5 ( күке, торна рәсеме)

Күке ничек кычкыра?

  • күк-кү... күк-кү... күк-кү...

Ә торналар ?

  • торрыйк-торыйк... торрыйк-торрыйк...

                                                                             (Слайд 6)

- Рәхмәт. Балалар, уйлап карыйк әле, бу аваз ияртемнәре бер берсеннән нәрсә белән аерыла?

- Төзелеше төрле.   Язылышы да төрле.

- Бик дөрес. Димәк, 1 нче юлдагы аваз ияртемнәре ялгызак,2 нче юлдагы аваз ияртемнәре парлы, 3 нче юлда  катлаулы аваз ияртемнәре. Игътибар белән карыйбыз, язылышы турында кем әйтер ?

-

- Ялгызак аваз ияртемнәре һәрвакыт аерым, парлы аваз ияртемнәре сызыкча аша , катлаулы аваз ияртемнәре сызыкча аша һәм күп нокталар аша языла.

                                                                           (Слайд 7 ( кагыйдә)

-  Кагыйдәне истә калдыру һәм ныгыту өчен  221 нче күнегүне эшлибез.

     

4.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.                                                                             (Слайд 8 (күнегү)

Күнегү 221

  • Кызылтүш: фью-фью-фью… фить-ти-ти-ти…ви-чи-ү-ү-ү
  • Торналар:ялт-йолт
  • Күке: күк-кү...күк-кү...күк-кү
  • Куш агач: шәк-кә...шәк-кә...шәк-кә.
  • Чукырлар: кле-кле...кле-кле

       (Җөмләләрне укып, аваз ияртемнәрен табалар төзелеше буенча төрен әйтәләр , язылышын аңлаталар).

 5. Фонетик зарядка. Ф/м

          -Һәрберебезгә билгеле, кешеләрнең генә түгел,җәнлекләрнең дә үз ана телләре бар.   .....            ., син ничек уйлыйсың, хайваннар сөйләшәме?

     - Әйе,

 - Ничек сөйләшәләр соң? Бу хакта  авылдашым Шәүкәт ага Галиев  “Рус казлары  -га-га-га...” исемле шигырь  язган . Тиз вакыт эчендә   бу шигырь белән танышырбыз, бергәләп фонетик  зарядка ясарбыз

                                         (слайд 9  Ш.Галиев портреты)

Русларда да бар казлар

Татарда да бар казлар.

Рус казлары: га-га-га, ди,

Татар казы: кыйгак-кыйгак, ди.

Русларда да үрдәк бар,

Татарда да үрдәк бар .

Русныкылар: кря, кря,ди,

Татарныкы: бак, бак, ди.

Русларда бар әтәч,

татарда да бар әтәч.

Русларның: кукареку!

Татарның: кикерикүк!

Русларда да бар маэмай,

Татарда да бар маэмай.

Рустагысы: гав,гав,,ди,

Татардагы: һау, һау, ди.

(1,2нче юлын мин укыйм, 3нче юлын малайлар, 4нче юлын кызлар укый.

1нче куплет—кул хәрәкәтләре

2нче куплет—биибез

З нче куплет--кулларны чәбәклибез,

4 нче куплет-муеннарга хәрәкәт)

-Ял иттек, тел шомарттык. Рус теле белән татар телендәге аваз ияртемен чагыштырып карадык. Ә менә үзбәк телендә әтәч ничек кычкыра икән?    (Сыйныфтагы үзбәк малае җавап бирә)

 -Рәхмәт. эшебезне дәвам итеп, дәфтәрләребезне ачып бүгенге числоны язабыз.

                                       (Слайд 10. Бөтен хайваннар да бергә)

- Игътибарыбызны экранга юнәлтик. Йорт хайваннары һәрберебезгә таныш. Шулаймы? Сез укучылар шәһәрдә торсагыз да, күбегез үз йортлары белән яшисез.Кайберләрегез авылга әби-бабаларыгызга кайтып йөрисездер. Элек-электән безнең халык күп итеп хайван асраган. Киләчәктә яңадан крестьян хуҗалагын торгызу, фермер хуҗалыгын ныгыту республикабызның һәм районыбызның төп бурычы. Бәлки сезнең арагызда булачак фермерлар үсәдер. Киләчәк күрсәтер,дәрескә күчәбез.

- Кем тактага яза? Хайваннар ничек сөйләшә, нишли?(бер укучы үзлектән тактага яза.Хаталар тикшерелә)

                Сыер мөгри            Корова мычит

                Ат кешни                Лошадь ржёт.

                Сарык мәэлди        Овца

                Әтәч, каз кычкыра           Петух кукарекает

                                                         Гусь  

                Тавык кытаклый           курица кудахчет

                                             (Слайд11)

-Йә, балалар, аваз ияртемнәреннән кайсы сүз төркеме ясадык?   -Фигыль.

                                                        (Слайд 12  кагыйдә)

 -Әйе, бик дөрес.

1)Аваз ияртемнәреннән  синтетик һәм аналитик юл белән фигыль ясала  .  Фигыльләр  –а,-ә; -ла,-лә; -на,-нә; -кыр,-кер; -ылда,-елдә кушымчалары ярдәмендә  ясала: мөгри, кытаклый  һ.б.  

-ит ,кил ярдәмче фигыльләре өстәлеп ,тезмә фигыльләр ясала: гөж  килү, ялт итү һ.б.  

           2)Аваз ияртемнәре бернинди үзгәрешсез исемгә әйләнә. Мәсәлән , ыгы-зыгы,  гөр-лә-век, гөр-елте, күк-кү – күке,  кар-кар  -карга  һ.б.

         -Димәк, аваз ияртемнәреннән исем һәм фигыль мөстәкыйль сүз төркемнәре ясала .  Ә кайсы җөмлә кисәге булып килә? Әйдәгез 222 нче күнегү аша аңлашыйк әле .

                                           (Слайд 13. (күнегү)   Укучылар 1, 2, 6,8 нче җөмләләрне укып, аваз ияртемнәреннән ясалган исемнәрне табып , кайсы җөмлә кисәге булуын әйтәләр. Нәтиҗә ясала.

                                          (Слайд 14)

6. Йомгаклау.

1)        -Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек?

        -Төзелеше буенча аваз ияртемнәре  ничә төрле була? Алар ничек языла? Кайсы сүз төркеме ясала?....

          2)        -Рәхмәт, укучылар. Көндәлекләребезне ачып өй эшен языйк.

а) 120, 122 нче биттәге кагыйдәләрне истә калдырырга ;

б) 223 нче күнегүне дәфтәрләргә язарга ;

в) Иҗади эш  . Аваз ияртемнәрен, алардан ясалган сүзләрне кулланып, “Кошлар –безнең канатлы дусларыбыз.” темасына хикәя язарга.

        3)  Бүгенге дәрестә .............. бик актив катнаштылар, ............  уртача . яхшы катнаштылар.

        - Сораулар бармы? Сездә булмаса, минм соравыма җавап бирегез әле.

                                               (Соңгы слайд .Табигать рәсеме. Табигать тавышлары яңгырый)

        - Бу кошлар , җәнлекләр , табигать тавышлары безгә кирәкме?

        -

        Әйе, кош-корт тавышлары, табигать авазларыбезнең күңелебезгә рәхәтлек бирә, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияли. Шушы сихри матурлыкны саклап , киләчәк буынга тапшыру- безнең изге бурыч.

Күктә кояш балкып яктыртсын.

Җилләр шаулап иссен.

Чишмәләр челтерәп аксын.

Кошлар сайрап , кәефебезне күтәрсен!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Аваз ияртемнәре"

Сыйныф: 7 (татар төркеме)Тема: Аваз ияртемнәре.Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу.Төп максатлар:               1. Аваз ияртемнәре белә...

Аваз ияртемнәре.

7 нче сыйныфта "Аваз ияртемнәре" бүлеген өйрәнүгә 3 сәгать вакыт бирелгән. Бу -  беренче дәрес....

Аваз ияртемнәре

Аваз ияртемнәре...

Аваз ияртемнәре. 7 класс

Тема : Аваз ияртемнәре.Максат:1.Аваз ияртемнәре белән танышу, аның  төзелеше һәм  ясалышы, сүзләр ясауга нигез  булуы турында белем һәм күнекмәләр  формалаштыру;2.Аваз ияртемнәрен ...

"Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" (11нче сыйныф, татар теле)

11 нче сыйныфлар өчен "Кисәкчәләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы...

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф...

"Аваз ияртемнәре" дәрес планы, презентация

quot;Аваз ияртемнәре" темасы буенча дәрес планы һәм презентация...