Камал һәм Островский (иҗатларына чагыштырма характеристика)
материал

Мухаметова Айсылу Маратовна

Камал һәм Островский (иҗатларына чагыштырма характеристика)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kamal_hm_ostrovskiy.docx19.64 КБ

Предварительный просмотр:

Г.Камалның “Уйнаш” һәм А.Островскийның “Гроза” әсәрләрендә хатын-кыз язмышлары бирелешендәге уртак мотивлар

Рус һәм татар драматургияләре дөнья әдәбиятында югары урынны алып торучы әдәбиятларның берсе. Драма жанрында иҗат итеп, әдәби үсешне матур үрнәкләр белән баетучы күренекле татар драматургы Галисгар Камал белән рус язучысы Островский олы игътибарга лаек. Галиәсгар Камал — «татар драма әдәбиятының атасы, татар сәхнәсе өчен аның башлап тууыннан 16 нчы елларгача үзенең әсәрләре белән зур байлык бирә килгән» язучы... «Ул әсәрләре белән генә түгел, үзе театр тудыру эшендә күп булышлык кылды. Сыйнфый яктан каралса, беренче революциядә кызыл газета чыгарды, революция вакытларында ул заманның уң кампанияләреннән читтә торды” дип бәяли Камалның иҗатын күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимов. Чыннан да, Галисгар Камал, бөек рус язучысы Островский кебек үк, татар әдәбиятына искиткеч үрнәкләр бүләк иткән шәхесләребезнең берсе. Аның кайсы гына әсәрен алсак та, алар жанрның төгәллеге, теманың ул заман өчен актулаль булуы, сөйләменең үткенлеге белән аерылып торалар. Татар театрының профессиональ театр буларак тууы да Г. Камал исеме белән бәйле. Юкка гына Г. Тукай аны "татар Островские" дип атамаган.

Бу ике әдипнең иҗат итү чорларына игътибар итсәк, Г. Камалның драматург буларак иҗаты XIX йөз ахырында башлана, ә Островский XIX йөз урталарында драматург булып таныла. Әдәбиятка Камал XIX гасыр мәгърифәтчелеге идеяләрен үзләштергән килеш аяк баса. Аның беренче пьесалары идея-тематик яктан да, сәнгать ягыннан да узган гасыр әдәбият кысасыннан әллә ни аерылмый.

Иҗатының яңа баскычка күтәрелүе 1905 елгы революция белән бәйле. Иҗтимагый-сәяси һәм эстетик карашларның революцион-демократик эчтәлек алуы, рус классик драматургиясен тырышып өйрәнү нәтиҗәсендә әдип җәмгыятьнең асылын тирәнрәк төшенә бара. Драматург татар буржуаз җәмгыятенең эчке табигатен ачып бирү өчен комедия һәм драма жанрын сайлый. Шушы жанр аны татар драматургиясендә тәнкыйди реализм методына нигез салучы итеп таныта.

Без бүгенге чыгышыбызда Камал һәм Островский иҗатларын чагыштырырбыз, ә төгәлрәк “Уйнаш” һәм “Гроза” әсәрләрен анализлап, уртак мотивларны билгеләрбез. Иң беренче, Камалның “Уйнаш”драмасы да, Островскийның “Гроза” әсәре дә реализмның матур үрнәге булып саналалар һәм драма жанрында иҗат ителгәннәр. Ике әсәрдә дә төп игътибар хатын-кыз образына, аның бәхетсез язмышына юнәлтелгән. Камал әсәрендә Сәрбиҗамал булса, Островский әсәрендә – Катерина. Ике драматург та җәмгыятьтә яшәп килүче бозыклыкны фаш итә, шулай ук ике драмада да гаилә, акча, хыянәт темалары ачык чагылыш таба.

Г. Камалның «Уйнаш» (1910) драмасын «Бәхетсез егет»нең дәвамы дияргә мөмкин. Бу драмада кешенең бәхет, мәхәббәт кебек табигый теләкләре белән бөтен нәрсәне сату-алуга корган җәмгыять законнары арасындагы конфликт үзәккә алынган. Сәүдәдән башка бернәрсәне белмәгән Әхмәтҗан, үзенең хатыны Сәрбиҗамалны йорт каравылчысы хәлендә калдырып, читтә йөри. Ләкин Сәрбиҗамал бу «хезмәт» белән генә канәгатьләнеп яшәргә теләми, аның да кешечә, кешеләр белән аралашып яшисе килә. Ул ирен яратмый, Сәрбиҗамалның аңа карата хисләре юк диярлек. Әмма бу табигый теләк реаль чынбарлык белән бәрелешкә керә. Тормыш тәҗрибәсе булмаган, бозыклыклар турында уена да китермәгән беркатлы Сәрбиҗамал оста куелган тозакка эләгә. Азып-тузып йөргән Әнвәр бай, акчага сатылган Мәгълифә ярдәмендә, бәхетле, яңа тормыш вәгъдә итеп, аны сөяркә итеп кенә тотмакчы була. Әмма Сәрбиҗамал мондый тормышны кире кага: «Булмас. Мин үлсәм үләрмен... уйнашчы булып тормам! Сез кабахәт икән!» — дип, Әнвәрне куып чыгара. Сәрбиҗамал ахырда үзенең гамәлләре өчен үкенә: “Әй Раббым! Хәерлегә генә кыл! Урынымнан кузгаласы гына калмаган икән. Алдандым, кеше сүзенә карап алдандым...” ди.

Островскийның “Гроза” әсәрен алсак, үзәктә шулай ук хатын-кыз образы – Катерина. Ул Тихонга яратмыйча кияүгә чыккан, шуңа да ул бәхетсез. Катерина әлеге йортта үзен беркемгә кирәксез, ялгыз, бәхетсез кош кебек хис итә. Ләкин, ул бик чиста күңелле, тугъры хатын. Аның кайнанасы белән мөнәсәбәтенә игътибар итсәк, ул беркайчан аңа каршы эндәшми, киресенчә, кайнанасының дорфа сүзләренә һәрвакыт ягымлы итеп җавап кайтырырга тырыша.  Катерина – искелек белән яңалык көрәше арасында торучы образ. Ул җәмгыятьтә яшәп килүче патриархаль законнарны аңлый алмый, аның күңеле яктылыкка омтыла. Мәсәлән, аның кайнанасы Кабаниха – патриархаль законнар тарафдары. Аның фикеренчә, хатын-кыз беркайчан да иренең сүзеннән чыкмаска, аңа гел буйсынып, аның колы булып яшәргә тиеш. Ә ир-атка хәтта хатының кыйнарга, аңа сугарга да рөхсәт ителә. Кабаниха бу күренешләргә уңай карый. Аннан куркып яшәгән, һәр адымын әнисе белән киңәшләшеп башкарган Тихон да Кабаниха сүзеннән чыкмый. “Гроза” әсәрендә дә Камалның “Уйнаш” әсәрендәге кебек үк Катеринаның ире Тихон, хатынын өйдә калдырып, эшлекле сәфәргә чыгып китә.

Ике әсәрдә дә хатын-кызлар искиткеч матур, чибәр итеп сурәтләнәләр. Катерина да, Сәрбиҗамал да ялгызлыкны бик авыр кичерәләр, икесенең дә балалары юк. «Эко горе! Деток-то у меня нет: все бы я и сидела с ними да забавляла их. Люблю очень с детьми разговаривать — ангелы ведь это…» ди Катерина, балалары булмавына үкенеп. Сәрбиҗамал шулай ук ялгызлыкка түзә алмый: “Иртә торам да тирә-як тып-тын. Өйдә миннән башка бер җан иясе дә юк. Күңелгә әллә нинди авырлык килә. Бөтен гәүдәмә таш таккан шикелле була...”

Әсәрдәге хатын-кызларның дингә мөнәсәбәтен карасак, шулай ук уртак мотивларны табарга мөмкин. Катерина дингә бик нык ышана, ул даими рәвештә чиркәүгә йөри һәм шуннан күңел тынычлыгы ала. Шуңа күрә дә ул иренә хыянәтен дөнья йөзендәге иң зур гөнахларынң берсе дип саный. Сәрбиҗамалга килгәндә, аның дингә мөнәсәбәте ачык чагылмаса да, аның һәрдаим “Йә, Раббым!” дип мөрәҗәгать итүен ачык мисал итеп китерергә мөмкин. Иң кызыгы, Островский әсәрендәге Катерина тегү эше белән шөгыльләнергә ярата, буш вакытында һәрвакыт нидер тегә, эш белән онытылырга тырыша. Камал әсәрендә исә Сәрбиҗамалның артык тегү-чигү эшләре белән мавыгуы турында күренешләр булмаса да, дүртенче күренештә хозяинның “Кызым, син кергәндә әйткән идең, “мин портниха, дип. Мин шуның өчен сиңа квартираны арзан биргән идем” дип әйтүе бу ике образ арасында яңадан охшаш мотивлар табарга булыша.

Яңадан Камал әсәренә әйләнеп кайтсак, саф күңелле бу хатын матур хыяллары җимерелүне бик авыр кичерә, һәм аның язмышы фаҗига белән тәмамлана. Әнвәр исә, «акча бетмәсә, Сәрбиҗамаллар бетмәс» дип, бозыклык дөньясында яши бирә. Ә Островский әсәрендә исә Катерина шулай ук үзенең кылган гамәлләре өчен чын күңеленнән борчыла, ә иң мөһиме, ул беренче чиратта үзе өчен түгел, ә мәхәббәте Борис язмышы өчен кайгыра. Катеринаның да язмышы фаҗига белән тәмамлана, ул суга ташланып, үлә.

        Шуны  да искәртеп узу урынлы булыр: табигать, пейзаж роле ике әсәрдә дә зур урынны алып тора. Островский әсәрендә ул хәтта көчле позициягә, ягъни әсәрнең исеменә чыгартылган. Ике әсәрдә дә күк күкрәү күренеше бар. Һәм бу күренешләр, чын мәгънәсендә, Катерина белән Сәрбиҗамалның эчке дөньясын, аларның күңел халәтен тасвирлый. Ике әсәрнең дә ахыргы бүлекләренә игътибар итик. “Тышта бик каты күк күкри. Сәрбиҗамал, урыныннан сикереп торып, бер кулын әллә кая таба сузып, чәчләре тузгыган хәлдә “аһ” дип кычкырып, бер почмакка барып поса. Яшен һаман ялтырап китә. Сәрбиҗамал, әллә нәрсәдән куркып, кире чигенә... Күк күкри, яңгыр ява башлый.” Ә Островский әсәренә килсәк, яшенне хәтта әсәрдәге аерым образ итеп тә карарга мөмкин. Автор табигать белән кеше арасындагы бәйләнешне искиткеч оста күрсәтә. Катерина да табигатькә гашыйк, ул кечкенәдән бакчаларда йөрергә, тирә-якка сокланырга ярата. Димәк, ике әсәрдә дә яшен, күк күкрәү төп геройларның эчке дөньясын, күңел халәтен ачып бирә.

Акча темасы, ягъни бөтен җәмгыятьне кулда тотып, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең астын өскә китергән «сары шайтан» мәсьәләсе,— Г. Камал әсәрләрендә төп темаларның берсе. «Уйнаш» драмасында да ул бик кискен куела. Моңа шул чор матбугаты да игътибар итә: «Уйнаш» китабында зур шәһәрләрдә акчалы, әмма мәгърифәтсез гаиләләр эчендә бик еш очрый торган хәлләр тасвир ителә... Изгелек вә явызлык, бәхет вә бәхетсезлек акча бәһасенә йөртелә, акчага һәрнәрсә сатып алып була дип ышанганга, алар әллә никадәр семьяларның намусын пычрата вә сәгадәтен җимерәдер. Сәрбиҗамал үзен шундый хәлдә калдыруда Әнвәргә ярдәм иткән Мәгълифәне «бәдбәхет, убыр, дәҗҗал» дип атый. Бу сүзләр Г. Камалның моннан соң язылган икенче әсәренә — «Дәҗҗал»га кереш кебек.
«Уйнаш», «Дәҗҗал» әсәрләре, таррак күләмдә булса да, буржуаз чынбарлыкта шәхес һәм җәмгыять арасында тирән, килешмәс конфликт ятуын күрсәтәләр. Соңрак язылган «Кайниш», «Көндәш», «Өйләнәм — ник өйләндем» кебек әсәрләрендә дә Г. Камал буржуаз җәмгыятьнең кешелексезлеген, кешелектән чыгарылган типларны сурәтләвен дәвам итте.

Акча темасы Островский әсәрендә ачык чагылыш таба. Катеринаны ихластан яраткан кебек тоелган Борис та, акчаны кеше тормышындагы иң зур бәхет дип саный. Әбисеннән калган милекне алу өчен ул һәрдаим абыйсы белән яхшы мөнәсәбәтләр корырга тырыша, иң авыр вакытында үзенең сөйгәнен ташлап китә. Шулай ук, Катеринаның әти-әнисе тарафыннан нәкъ менә акча бәрабәренә кияүгә бирелүе – моның ачык мисалы.

Г. Камалның татар театрын үстерү юлындагы тагын бер мактаулы эше драматургия тарихында зур урын тоткан рус һәм дөнья классикларын тәрҗемә итүдә күренде. Аның тәрҗемәләренең төп үзенчәлеге шунда: ул һәрвакыт югары идея-эстетик дәрәҗәдәге әсәрләргә мөрәҗәгать итте, милли театрны шул рухта үстерергә омтылды. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: Камал бөек рус язучысы А. Н. Островскийның “Гроза”  әсәрен «Яшенле яңгыр» дип тәрҗемә итеп, матур үрнәк булдырды.

Нәтиҗә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына чагыштырма анализ (күзәтү)

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына чагыштырма анализ (күзәтү)...

Авторская программа "Татар hәм рус әдәбияты үрнәкләрен чагыштырма анализ ярдәмендә өйрәнү ( Сопоставительный анализ произведений татарской и русской литературы)"

Авторская программа "Татар  hәм рус  әдәбияты үрнәкләрен чагыштырма  анализ ярдәмендә  өйрәнү ( Сопоставительный анализ произведений татарской и русской литературы)"...

Конспект урока «Роль речевых характеристик в создании характеров персонажей драмы Островского «Гроза»»

Урок посвящён важному элементу любого художественного произведения - речевой характеристике- на примере драмы А.Н.Островского "Гроза"Сопровождается  презентацией....

Конспект урока «Роль речевых характеристик в создании характеров персонажей драмы Островского «Гроза»»

Урок посвящён важному элементу любого художественного произведения - речевой характеристике- на примере драмы А.Н.Островского "Гроза"Сопровождается  презентацией....

Үткәргечнең каршылыгын хисаплау. Чагыштырма каршылык.

8 сыйныфта физикадан А.В.Перышкин физика 8 сыйныф дәреслеген кулланып Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп төзелгән дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм. Эшкәртмә татар телендә укытучы мәкт...

Ф. Әмирханның “Тигезсезләр” драмасына нисбәтле Хәлим Искәндәрев һәм Фатих Сәйфи-Казанлыларның әдәби-эстетик карашларына чагыштырма анализ

quot;Мөхәррир яисә шагыйрьнең вазифасы нинди генә тормышны алса да, шуны дөрес, әтрафлы итеп күрсәтүдер".                        ...