Үткәргечнең каршылыгын хисаплау. Чагыштырма каршылык.
план-конспект урока по физике (8 класс) по теме

8 сыйныфта физикадан А.В.Перышкин физика 8 сыйныф дәреслеген кулланып Федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп төзелгән дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм. Эшкәртмә татар телендә укытучы мәктәпләрдә куллану өчен яраклаштырылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл utkrgechnen_karshylygyn_hisaplau._chagyshtyrma_karshylyk.docx31.96 КБ

Предварительный просмотр:

8 сыйныфта физикадан ачык дәрес эшкәртмәсе

Хәсәнова М.М.

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы

Юлбат төп мәктәбенең физика, информатика укытучысы

Дәрес темасы : Үткәргечнең каршылыгын хисаплау. Чагыштырма каршылык.

Дәреснең максаты:  Чагыштырма каршылык төшенчәсе белән танышу.Үткәргеч каршылыгының аның озынлыгыннан, аркылы кисем мәйданыннан, нинди материалдан эшләнгән булуыннан бәйле булуын ачыклау.

Бурычлары:

  1. Белем бирү: Укучыларның үз белемнәрен арттыру  активлыгын булдыруга шартлар тудыру, яңа ситуациядә белемнәрен куллану, виртуаль лаборатория белән эшләү күнекмәләрен, эксперименталь һәм хисаплау мәсьәләләрен чишү күнекмәләрен булдыру.
  2. Үстерешле: Белемнәрне гомумиләштерү алымы аша иҗади эзләү, күзәтү, анализ ясау, электр чылбыры белән эшләү күнекмәләрен үстерү, төрле биремнәр үтәү нәтиҗәсендә фән белән кызыксынуны арттыру. Белем алуда мөстәкыйльлекләрен үстерү.
  3. Тәрбияви: Яшьтәшләреңә игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү; Сәламәтлекне саклау күнекмәләрен тәрбияләү;Коллективта әхлакый мөнәсәбәтләр, үзара ярдәмләшү тәрбияләү.

Тирәлекне оештыру:

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, физика, математика

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Белем алу: Эшнең максатын аерып алу һәм формалаштыру; логик фикер йөртү; кирәкле мәгълүмат эзләүне башкару, эзләнү проблемасын чишкәндә мөстәкыйль рәвештә эшчәнлекнең эзлеклелеген төзү.

Коммуникатив: группада эшләү күнекмәсе, гомуми чишелеш табу, фикереңне раслау күнекмәләре

Регулятив: укытучы белән бергә уку хезмәттәшлеген планлаштыру, танып-белү инициативасы ачылу;

Шәхси: бер-береңә дустанә мөнәсәбәт саклау сәләте; биремне үтәү барышын-да үзараконтроль һәм үзара ярдәм; үз-үзеңә бәя бирү сәләте;

Эш формасы: индивидуаль, парларда

Материаллар-техник җиһазлау:  физика-информатика кабинетында үткәрелә,  кабинетта  мультимедиа проектор; интерактив такта; компьютерлар урнаштырыла. Коллекция ЦОР

http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/fad6cb42-ae6e-4d38-afe5-8d11629b1189/8_149.swf

http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/669ba072-e921-11dc-95ff-0800200c9a66/3_16.swf

презентация, таратма карточкалар кулланыла.

Дәрес структурасы

1. Оештыру өлеше

2. Актуальләштерү

3. Дәрескә мотивация булдыру  

4. Яңа тема өйрәнү

5. Мәсьәләләр чишү күнекмәләре булдыру

6. Йомгаклау

7. Өйгә эш

8. Рефлексия

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

 Укучы эшчәнлеге

1. Оештыру өлеше 

Укучыларны дәрескә әзерләү

Исәнмесез укучылар. Хәерле көн.

Фән хисаплый башлагач башлана. Үлчәме булмаган  фәнне күз алдына китереп булмый.

Д.И.Менделеев

Дәрескә әзерләнү

2. Белемнәрне актуальләштерү 

Уен алымын кулланып формулаларны һәм үлчәү берәмлекләрен белү күнекмәләрен тикшерү

1. Таблицада сүз яшерелгән. Формулаларны дәрес билгеләп, һәр юлда бер хәрефне тап, сүзне укы.

2. Таблицада сүз яшерелгән.Үлчәү берәмлекләрен дәрес билгеләп, һәр юлда бер хәрефне тап, сүзне укы.

Интерактив тактада эшләү

Ом законын куллануны кабатлау 

- Бүлемтек өчен Ом законын әйт.

- Ом законы кулланып ничек көчәнешне табарга?

-

Ом законын кулланып таблицаны тутыр. 

Сорауларга җаваплар

 

 

 

 Таблицага җавапларны тутыру

3. Мотивация булдыру

Укучылар Сез кичә электр җайланмаларыннан файдаландыгызмы? Ничек уйлыйсыз кайсы җайланманың каршылыгы зуррак? Каршылыкны ничек табып була?

Авометр ярдәмендә.

Җавап бирәләр

Вольтметр һәм амперметр ярдәмендә.

Чылбырны җыеп каршылыкны табалар.

4. Изучение новой темы.

 

Алдагы  дәресләрдә  без каршылыкның барлыкка килү сәбәбен ачыклаган идек. Каршылыкның сәбәбен аңлатыгыз.

 

 

 

  Үткәргечнең каршылыгы нәрсәдән бәйле?

 Үткәргеч каршылыгының, аның геометрик размерларыннан (озынлыгы, аркылы кисем мәйданы) һәм матдә төреннән бәйле булуын беренче булып Георг Ом ачыклаган.

Нәтиҗә:Үткәргечнең электр каршылыгы үткәргеч озынлыгына туры пропорциональ, аркылы кисем мәйданына кире пропорциональ һәм матдәнең төренә бәйле.

  • ρ- үткәргечнең чагыштырма каршылыгы [Ом *м]
  • S – аркылы кисем мәйданы,
  • l – үткәргеч озынлыгы

СИ берәмлекләр системасында чагыштырма каршылык үлчәү берәмлеге 1 Ом *м. 

Кайбер матдәләрнең чагыштырма электр каршылыгы ( t = 20 С булганда)  физика китабының 105 битендә күрсәтелгән)

1. Уңай ионнарның электр кыры электроннарга тәэсир итеп аларның хәрәкәтләрен тоткарлый, димәк ток зурлыгы да кими, электр тогына каршылык була.

2. Электроннарның электр кырлары да бер-берсенә тәэсир итеп электр тогын тоткарлый, шулай ук каршылык сәбәбе булып тора.

 Укучылар компьютер артына утыралар

Көчле укучылар

1)http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/fad6cb42-ae6e-4d38-afe5-8d11629b1189/8_149.swf

(таратма карточкалар тутырыла)

Авырдан үзләштерүчеләр

2)http://files.school-collection.edu.ru/dlrstore/669ba072-e921-11dc-95ff-0800200c9a66/3_16.swf

ЭОР кулланып каршылыкның үткәргечнең размерына һәм матдә төренә бәйлелеген  ачыклыйлар, нәтиҗәләр чыгаралар.

Дәреснең темасын, каршылыкны исәпләү формуласын язалар.

5. Мәсьәләләр чишү

 

1.Әгәр чыбык тимердән эшләнсә һәм аркылы кисем мәйданы 12 мм2   булса, Байлар Сабасы һәм Казан арасындагы телеграф чыбыгының каршылыгын  тап. Шәһәрләр арасын 100 км дип ал.

2. Әгәр чыбыкның озынлыгы 5 км, ә аркылы кисем мәйданы - 0,65 см2 булса, трамвай двигателен эшләтү өчен эленгән бакыр чыбыкның каршылыгын тап.

 3.Аркылы кисем мәйданы 0,5 мм2 булган бакыр чыбыкны, каршылыгы 34 Ом булсын өчен нинди озынлыкта алырга кирәк? 

Мәсьәлә шартларын  дәфтәргә  язалар.

 

Берәр укучы интерактив тактада чишә.

6.Йомгаклау

Билгеләр кую

Үз-үзеңә бәя бирү

7. Өйгә эш 

Параграф 45, 46 өйрәнергә (103-108 битләр), 20 ( 2 , 4) күнегү чишәргә (108 бит). 

Иҗади бирем: А.В.Перышкин 8 сыйныф физика дәреслегендә 105 биттәге 8 таблицадагы бирелмәләрне кулланып мәсьәлә төзергә.

Көндәлекләргә язалар

8. Рефлексия

 

Мин … белдем.

Миңа дәрестә ... ошады.

Мин … аңламадым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслек...

Фатих Әмирханның “Хәят” повестенда эчке каршылык

Тема: Противостояние героев повести “Хәят” Фатиха Әмирхана.Цель: Уметь рассказать о внутренних переживаниях героев и оценить их поступки. Развивать умение выражать свои мысли, формирование р...

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына чагыштырма анализ (күзәтү)

Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартына чагыштырма анализ (күзәтү)...

Авторская программа "Татар hәм рус әдәбияты үрнәкләрен чагыштырма анализ ярдәмендә өйрәнү ( Сопоставительный анализ произведений татарской и русской литературы)"

Авторская программа "Татар  hәм рус  әдәбияты үрнәкләрен чагыштырма  анализ ярдәмендә  өйрәнү ( Сопоставительный анализ произведений татарской и русской литературы)"...

Хисаплау инструментлары

Презентация на тему "Происхождение калькулятора" на татарском языке...

Ф. Әмирханның “Тигезсезләр” драмасына нисбәтле Хәлим Искәндәрев һәм Фатих Сәйфи-Казанлыларның әдәби-эстетик карашларына чагыштырма анализ

quot;Мөхәррир яисә шагыйрьнең вазифасы нинди генә тормышны алса да, шуны дөрес, әтрафлы итеп күрсәтүдер".                        ...