Фатих Кәрим "Бездә яздыр" (дәрес эшкәртмәсе)
план-конспект урока (7 класс)

Мухаметова Айсылу Маратовна

Фатих Кәрим "Бездә яздыр" (дәрес эшкәртмәсе)

Скачать:


Предварительный просмотр:

I. Дәреснең максатлары:

1) Фәнни: патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнү. “Бездә яздыр” шигырен укып анализлау;

2) Коммуникатив: аралаша белү сәләтен үстерү, парларда һәм күмәк эшли белү, әңгәмәдәшеңнең  фикерен тыңлый һәм бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килә белү күнекмәләрен булдыру;

3) Тәрбияви: туган якка, тормышка мәхәббәт уяту, яшәү кыйммәтләре турында уйланырга чакыру.

II. Бурычлары:

  1. Анализлый, чагыштыра, мисаллар китерә, дәлилли,  нәтиҗә ясый белергә өйрәтү;
  2. Уку мәсьәләсен билгели һәм әйтә белү, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын гадел бәяли белергә өйрәтү;
  3. Сөйләм культурасын үстерү.

III. Принциплары:

  1. Дидактик принциплар: күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;
  2. Гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.

IV. Уку-укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, күрсәтү-аңлату.

V. Укыту алымнары: парларда эш, төркемнәрдә эш, такта белән эшләү.

VI. Дәреснең төре: яңа теманы өйрәтү дәресе.

VII. Җиһазлау:

1) Күрсәтү материалы: белемнәрен актуальләштерү өчен биремнәр, Фатих Кәрим иҗаты буенча мәгълүмат, уку эшчәнлеген оештыру буенча план;

2) Тарату материалы: уку эшчәнлеген оештыру өчен биремнәр;

Өстәмә: Презентация күрсәтү өчен проектор, экран, ноутбук, такта.

  1. Дәреслек: 7 нче сыйныф өчен Хәсәнова Ф. Ф. тарафыннан төзелгән дәреслек (Казан: Мәгариф-Вакыт нәшрияты, 2014)

                                 Дәреснең этаплары

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

- исәнләшү, укучыларга хәерле көн теләп, дәресне башлау;

- психологик уңай хәләт тудыру;

- әдәбиятнең әһәмияте турында әңгәмә:

II.  Актуальләштерү

  • өй эшен тикшерү;
  • үткән темаларны кабатлау;
  • узган дәресләрдә өйрәнгән язучылар иҗаты буенча төркемнәрдә терәк-схема (кластер) төзү.

        III. Уку мәсьәләсен кую:

- ХХ йөздә булган тарихи вакыйгаларны искә төшерү;

- Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләрне барлау;

- дәреснең темасын билгеләү;

- Ф. Кәрим иҗатын искә төшерү.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

  • Фатих Кәримнең биографиясен сөйләү, презентацияләү;
  • укучыларның дәреслектән укып, сораулар төзүе һәм бер-берсе белән сөйләшүләре (парларда эш);
  • нәтиҗә ясау. Кем соң ул Фатих Кәрим? (Сорауга җавап әзерләү, дәлилләү);

V. Йомгаклау:

  • нәтиҗәләр ясау;
  • билгеләр кую;
  • өй эшен аңлату.

                                                  Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру.

Укытучы: Якты чырай , якты кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн,

Телим мин барыгызга!

Исәнмесез! Барыгызга да уңышлар, тел һәм зиһен ачкычлары телим.

Укучы: Хәерле көн! Исәнмесез!

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, уйлап карыйк әле. Туган тел, аның әдәбияты безгә нәрсә бирә?

Укучы: Әдәбиятта без халкыбызның үткән тормышы, хис-тойгылары, уйлары белән танышабыз. Әдәбият безнең телебезне баета,  аңыбызны үстерә, безне тәрбияли.

Укытучы: Әйе, матур әдәбият безне уйландыра, матурлыкны күрә белергә, тормышны аңларга ярдәм итә.

II.  Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, сез узган дәрестә нинди язучының иҗаты белән таныштыгыз?

Укучы: Гакыйль Сәгыйров. “Җәйге этюд” шигыре.

Укытучы: Яхшы. Әйдәгез, өй эшен тикшереп үтик (Өй эше тикшерелә).

Укытучы: ХХ гасырда иҗат иткән язучыларны, укыган әсәрләрне искә төшереп, төркемнәрдә эшләп алыйк, укучылар. Өч төркемгә бүленәбез. Сезнең бирем – узган дәресләрдә өйрәнгән язучылар иҗаты буенча терәк-схема (кластер) төзү (төркемнәрдә эш).

А) Г.Тукай “Милли моңнар” һ.б. Ул күтәргән темалар: туган якка, аның табигатенә, туган телгә, халкыңа мәхәббәт.

Ә)Г.Ибраһимов “Табигать балалары”, кеше һәм табигать, туган як табигатенең матурлыгы.

Б) Һ.Такташ “Алсу”, хатын-кыз матурлыгы, мәхәббәт.

   

III. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Укучылар, әдәбиятта нәрсә чагыла? Ул нәрсә белән бәйле?

Укучы: Анда халыкның тарихы чагылыш таба, тарихи вакыйгаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә әдәбият та үсеп-үзгәреп тора.

Укытучы: Әйе, бик дөрес, укучылар. Кайсы чор әдәбиятын алып карасаң да, бүгенге көндә дә алар бик актуаль, чөнки аларда дөньяви кешелек кыйммәтләре күтәрелгән.

Укучылар, сез тарих фәне буенча да беләсездер, искә төшерик әле. ХХ йөздә нинди тарихи вакыйгалар булган?

Укучы: 1905, 1917 нче елгы революцияләр, Гражданнар сугышы, колхозлашу, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы.

Укытучы: Ничек уйлыйсыз, без хәзер кайсы елларны үз эченә алган әдәбият белән таныша башларбыз?

Укучы: 1940-1950 еллар әдәбияты белән таныша башларбыз.

Укытучы: Укучылар, ә сез Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез?

Укучы: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй.

Укытучы: Афәрин, укучылар! Без бүген сезнең белән Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты белән таныша башларбыз. Тактага игътибар итегез әле, укучылар. Кемнең фотосын күрәсез? Сез әлеге әдипне беләсезме?

Укучы: Фатих Кәрим. Әйе, беләбез.

Укытучы: Яхшы. Ә сез аның нинди әсәрләре белән таныш?

Укучы: “Нәҗип” хикәясе.

Укытучы: Әйе, түбәнрәк сыйныфларда сез аның “Нәҗип” хикәясе белән таныштыгыз. Димәк, бүген Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗатына күзәтү ясарбыз. “Бездә – яздыр” шигырен укып, анализларбыз.

(Фатих Кәрим иҗаты буенча презентация күрсәтелә, укучылар тактадан фактларны укып баралар).

Фатих Кәрим 1909 нчы елның 9 нчы гыйнварында Ает авылында заманы өчен укымышлы саналган мулла гаиләсендә унберенче – төпчек бала булып дөньяга килә. Үз авылында мәдрәсәдә укый. Абыйсы шагыйрь Ярлы Кәрим, әтисе, апасы да шигърият яраталар, үзләре дә шигырьләр чыгаралар. Сигез яшьтән әтисез калып, балалар йортында тәрбияләнгән (Слайд1).

Ф.Кәрим заманы өчен дини, укымышлы гаиләдә үсә. Әтисе Әхмәтвәли озак еллар мәдрәсәләрдә белем ала, бай балаларының аш-су әзерләүчесе булып тамагын туйдыра. Күп вакыт дөнъя гизеп йөри. Дингә ихлас ышана. Шул темага шигырьләр, поэмалар яза. Бу гаилә намуслы хезмәт белән көн күрә (Слайд2).

Ф. Кәримнең поэзиягә булган мәхәббәте ата-ана нигезендә үк сиземләнә башлый. Ул һәр көнне, әнисен елата- елата , аннан « Сак –Сок бәетен» укыта. Булачак шагыйрь шулай итеп 12 яшенә кадәр туган авылында яши, укый. 1922 нче елда Ф.Кәрим Бәләбәй педагогия техникумының әзерлек курсына укырга керә, монда ул 2 ел уңышлы шөгыльләнә. Ул чакта Казанда яшәгән абыйсы Габдулла аны үзе янына чакыра. 1924 нче елда Казанга килгәч, абыйсын Башкортостанга эшкә күчерәләр. Шулай да Габдулла Фатихны Н.К. Крупская исемендәге йортына урнаштырырга өлгерә. Ф.Кәрим монда 1925 нче елның көзенә кадәр тәрбияләнә. 1929 нчы елда Казанда Җир төзү эшләре техникумын тәмамлый. Шушы елларда аның беренче шигырьләре матбугатта басылып чыга. Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты бүлегендә җитәкчелек иткән елларда ул аеруча канатланып китә ( 1934) . «Яшь ленинчы», «Азат хатын», «Атака» газета – журналлары редакцияләрендә илһамланып иҗат итә (Слайд 3).

1931 –1933 нче елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итеп кайта. Ләкин 1938 нче елда Ф.Кәрим кулга алына. Бу вакытта аңа әле 30 яшь тә тулмаган була. 1939 нчы елны хөкем була. Югары суд утырышы шагыйрьне 10 елга төрмәгә ябылуга һәм 5 елга гражданлык хокукларын чикләү җәзасына хөкем итә. Аны Коми якларындагы төрмәгә жибәрәләр. Төрмәдә утырганда да, ул иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, Х. Туфан кебек, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием жөйләрендә яшереп тота. Шигърият аңа яшәү көче бирә, кешелеген сакларга, сыгылып төшмәскә ярдәм итә. 1924 елда ул Казанга килә, шунда шигырь язу белән мавыга башлый. 1926-1927 елларда аның «Төнге урам баласы», «Урман» исемле шигырьләре басыла. 1931 елда «Башлангыч җыр» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. Кыска гына иҗат дәверендә Ф.Кәрим күп кенә ялкынлы лирик шигырьләр, поэмалар тудырды. Шагыйрь шулай ук проза һәм драма әсәрләре дә язды (Слайд 4).

     Бөек Ватан сугышын Сталин төрмәсендә каршылый. Ул сугышка язылып, котыла һәм 1945 елны Көнчыгыш Пруссиядәге сугышларда батырларча һәлак була (Слайд 5).

Укытучы: Инде, укучылар, нәтиҗә ясыйк. Фатих Кәрим кем соң ул?

Укучы: Патриот, каһарман шагыйрь.

Укытучы: Әйе, укучылар. Кызганыч, Ф. Кәримне дә сугыш афәте урап узмаган. Әлеге шомгы вакыйгалар аның иҗатында да кызыл җеп булып сузылган.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

Укытучы:  Укучылар, бераз арып киткәнсез бугай. Әйдәгез, ял итеп алыйк (Физминут үткәрелә).

Матур сүзләр уйладык

Ял итәргә туктадык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Бер урында йөгердек,

Аннары соң сикердек.

Сузылдык –киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Соңыннан тынычланып

          Шөгыльне дәвам итик.

Укытучы:          Хәзер, әйдәгез, эшебезне дәвам итик. Фатих Кәримнең “Бездә яздыр” шигыре  белән танышыйк. Башта шигырьне укып чыгам. Сез карап барыгыз (шигырь укыла).

Укытучы: Укучылар, шигырь нинди темага язылган?

Укучы: Сугыш темасына.

Укытучы: Әсәрнең исеменә игътибар итик әле. Лирик герой нинди хисләр кичерә икән?

Укучы: Ул туган илен, туган җирен, якыннарын сагына.

Укытучы:  Әйе, бик дөрес. Әйдәгез, хәзер шигырьне сәнгатьле итеп укыйк. Өчешәр куплет укыйбыз (уку эше оештырыла , һәр строфа анализлана, эчтәлеге ачыклана).

Укытучы: Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, әсәр кемгә багышлана икән?

Укучы: Әсәр авторның якын кешесенә багышлана.

Укытучы: Ә сез моны каян белдегез?

Укучы: Чөнки ул “иркәм” дип эндәшә.

Укытучы: Афәрин, укучылар! Өченче-дүртенче строфаларда лирик герой нәрсә турында сөйли? Фашистлар таптаган җирләрдә язгы табигать нинди?

Укучы: Шаулап торган урманнар да янып беткән, болыннарда да чәчәкләр үсми, бөтен җир кеше каны белән тулган.

Укытучы: Дөрес. Укучылар, соңгы строфаны укыгыз әле. Нигә автор фашизмның киләчәге юк ди? Фашизмга нинди хөкем карары чыгарыла?

Укучы: Фашизм илгә бары тик үлем китерә. Аның язы да, таңы да юк. Димәк, фашизмның яшәргә хакы юк.

Укытучы: Чыннан да, укучылар. Әлеге шигырьдә “Язы юкның – яшәү хакы юк!” дигән юллар – әсәрдәге иң төп сүзләр.

Укучылар, мин сезгә Фатих Кәрим кая туа дидем әле?

Укучы: Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында.

Укытучы: Бик дөрес. Әйдәгез, хәзер Ф. Кәримнең “Бездә яздыр” шигырен Башкорт дәүләт драма театры артисты башкаруында тыңлап үтик (видеоязма күрсәтелә).

Укытучы: Эшебезне дәвам итәбез. Монда нинди ике тема кара-каршы куелган?

Укучы: Фашизмга нәфрәт һәм туган якка мәхәббәт темалары.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Парларда эшлик. Дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны, теманы язып куябыз һәм тактада бирелгән таблицаны сызып куйык. 1 нче варинтта утыручылар – яз темасына караган символ һәм детальләрне, 2 нче вариантта утыручылар сугыш, фашизм темасына караган символ һәм детальләрне язабыз. Эшне башладык  (парларда эш).

Яз

фашизм

Көн кояшлы

Төн айлы

Сыерчыклар сайрый

Чәчәк аткан гөлләр

Кошлар юк

Урман сынып беткән, тапталган

Болыннар кеше каны белән тапланган

Янган авыллар

Кеше сыкравы

Үлем

Кайгы

Күз яшьләре

Тынычлык, җиңү, ышаныч, мәхәббәт символы, туган якка мәхәббәт

Фашист илгә үлем генә китерә,

Фашизмның таңы, язы юк.

Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның - яшәү хакы юк!

Укытучы: Фатих Кәрим һәм башка миллионлаган солдатлар ни өчен сугышкан һәм җиңүгә ирешкән икән, ничек уйлыйсыз?

Укучы: Туган җире, халкы, сөйгән хатыны, баласы, әти-әнисе өчен фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән. Шуларга булган мәхәббәте аларга көч биргән.

Укытучы: Кешелек өчен сугышлар кирәкми. Фашизм беркайчан да бәхет, шатлык алып килми. Кеше өчен, яшәү өчен иң әһәмиятлесе – нәрсә?

Укучы: Гаилә, мәхәббәт, туган җир, бала һ.б.

VI. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән кемнең иҗаты белән таныштык?

Укучы: Фатих Кәрим иҗаты һәм аның “Бездә яздыр” шигыре белән танышытык.

Укытучы: Дәрестә нәрсә аңладыгыз? Кем ничек эшләде дип уйлыйсыз?

Укучы: (укучылар җавабы).

Укытучы: Укучылар, сезнең алдыгызда өч төрле төстәге йолдызчыклар ята. Әгәр сезгә бүгенге дәрес ошады, барысы да аңлашылды икән – кызыл йолдызчыкны, әгәр сез материалны уртача гына аңладыгыз икән – яшел йолдызчыкны, әгәр дә сез берни дә аңламадыгыз һәм дәрес сезгә ошамады икән, зәңгәр йолдызчыкны сайлап, әлеге мәңгелек утка ябыштырыйк.

Өй эшен язып куйык. Сезгә өч төрле өй эше тәкъдим итәм. Үзегез сайлап алып, эшлисез.

  1.  Фатих Кәримнең “Бездә яздыр” шигыренең беренче өч куплетын ятларга .
  2. Фатих Кәримнең әсәрләре исеме һәм кайсы елда язылганын күрсәтеп, исемлек төзергә.
  3. Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча кызыклы фактлар табып килергә (билгеләр куела).

Безнең дәрес тәмам, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы

о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой...

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Интересные фаты о математике

Подбор фактов о математике из серии "А знаете ли Вы...", которые можно использовать как в предметном уголке, так и на внеклассных мероприятиях....

Татар теле дәресләрендә изложение яздыру методикасы.

Материалда татар теле дәресләрендә изложение яздыруның методикасы аңлатыла....

Фатих Карим. «Бездә - яздыр…» /«У нас, наверно, уже весна…», 7 класс (1 группа)

Класс: 7 сыйныф (1 нче төркем)Дәреснең темасы: Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Бездә яздыр” шигыре.           Максат: Патриот шагыйр...

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме "Без яздыр". Магариф 4/2019

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме: Ф.Карим "Бездэ яздыр"...