Фатих Карим. «Бездә - яздыр…» /«У нас, наверно, уже весна…», 7 класс (1 группа)
план-конспект урока (7 класс)

Класс: 7 сыйныф (1 нче төркем)

Дәреснең темасы: Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Бездә яздыр” шигыре.

           Максат: Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү. “Бездә яздыр” шигырен укып анализлау. Сөйләм телен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү. Туган якка, тормышка мәхәббәт уяту. Яшәү кыйммәтләре турында уйланырга чакыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:       

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Мәхәббәт төшенчәсен, тормышта ярата, матурлыкны күрә белүнең әһәмиятен аңлау; яшәүнең асыл сыйфаты, кыйммәте турында уйлану.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Анализлый, чагыштыра, мисаллар китерә, дәлилли, схема төзи, нәтиҗә ясый белү.

Әңгәмәдә катнаша, сорау бирә, иптәшләрен тыңлый, үз фикерен җиткерә алу; хезмәттәшлек итү.

Уку мәсьәләсен билгели һәм әйтә белү, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын гадел бәяли белү.

Предмет нәтиҗәләре:

Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлын күзаллау. Аның “Бездә яздыр” шгыренең асылына төшү. Лирик геройның хис-кичерешләрен, сурәтләү алымнарын билгеләү.

Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү дәресе.

Предметара бәйләнеш: тарих

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль

Җиһазлау: Компьютер, проектр, слайдлар, Фатих Кәрим портреты.

Цитата: “Кеше гомерендә иң изге тойгылар – туган илне сагыну, тудырган ананы ярату, сөйгән ярга тугрылык, хөрмәт” (Әмирхан Еники)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fatih_karim._bezd_-_yazdyr._u_nas_naverno_uzhe_vesna.docx23.03 КБ

Предварительный просмотр:

Предмет: Татар әдәбияты

Укытучы: Минһаҗева И.Р.

Класс: 7 сыйныф (1 нче төркем)

Дәреснең темасы: Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты. “Бездә яздыр” шигыре.

       

           Максат: Патриот шагыйрь Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлын өйрәнү. “Бездә яздыр” шигырен укып анализлау. Сөйләм телен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү. Туган якка, тормышка мәхәббәт уяту. Яшәү кыйммәтләре турында уйланырга чакыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:         

Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: Мәхәббәт төшенчәсен, тормышта ярата, матурлыкны күрә белүнең әһәмиятен аңлау; яшәүнең асыл сыйфаты, кыйммәте турында уйлану.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Анализлый, чагыштыра, мисаллар китерә, дәлилли, схема төзи, нәтиҗә ясый белү.

Әңгәмәдә катнаша, сорау бирә, иптәшләрен тыңлый, үз фикерен җиткерә алу; хезмәттәшлек итү.

Уку мәсьәләсен билгели һәм әйтә белү, үз эшен һәм иптәшләренең җавапларын гадел бәяли белү.

Предмет нәтиҗәләре:

Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлын күзаллау. Аның “Бездә яздыр” шгыренең асылына төшү. Лирик геройның хис-кичерешләрен, сурәтләү алымнарын билгеләү.

Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү дәресе.

Предметара бәйләнеш: тарих

Укучыларның эшчәнлек формасы: фронталь, парларда, төркемнәрдә, индивидуаль

Җиһазлау: Компьютер, проектр, слайдлар, Фатих Кәрим портреты.

Цитата: “Кеше гомерендә иң изге тойгылар – туган илне сагыну, тудырган ананы ярату, сөйгән ярга тугрылык, хөрмәт” (Әмирхан Еники)

Дәрес барышы:

I. Оештыру. Мотивлаштыру.

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт уяту.

- Исәнмесез! Барыгызга да уңышлар, тел һәм зиһен ачкычлары телим.

2. Әдәбиятнең әһәмияте турында әңгәмә:

- Туган тел, аның әдәбияты безгә нәрсә бирә? (Әдәбиятта без халкыбызның үткән тормышы, хис-тойгылары, уйлары белән танышабыз. Әдәбият безнең телебезне баета,  аңыбызны үстерү, безне тәрбияли.)

- Әйе, матур әдәбият безне уйландыра, матурлыкны күрә белергә, тормышны аңларга ярдәм итә.

II. Актуальләштерү.

ХХ гасырда иҗат иткән язучыларны, укыган әсәрләрне искә төшереп, терәк-схема (кластер) төзү (төркемнәрдә эш).

А) Г.Тукай “Милли моңнар” һ.б. Ул күтәргән темалар: туган якка, аның табигатенә, туган телгә, халкыңа мәхәббәт.

Ә)Г.Ибраһимов “Табигать балалары”, кеше һәм табигать, туган як табигатенең матурлыгы.

Б) Һ.Такташ “Алсу”, хатын-кыз матурлыгы, мәхәббәт.

III. Уку мәсьәләсен кую.

-Әдәбиятта нәрсә чагыла? Ул нәрсә белән бәйле? (Анда халыкның тарихы чагылыш таба, тарихи вакыйгаларга, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә әдәбият та үсеп-үзгәреп тора.)

- Шулай да кайсы чор әдәбиятын алып карасаң да, бүгенге көндә дә алар бик актуаль, чөнки аларда дөньяви кешелек кыйммәтләре күтәрелгән.

-ХХ йөздә нинди тарихи вакыйгалар булган?

-1905, 1917 нче елгы революцияләр

-Гражданнар сугышы

-Колхозлашу

-1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы

- Ничек уйлыйсыз, без хәзер кайсы елларны эченә алган әдәбият белән таныша башларбыз? (1940-1950 еллар)

-Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләрдән кемнәрне беләсез? (Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Гадел Кутуй)

- Шулай итеп, бүген Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗатына күзәтү ясарбыз. “Бездә – яздыр” шигырен укып анализларбыз.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Фатих Кәримнең биографиясен сөйләү, презентацияләү. (Укучы чыгышы)

2.Укучыларның дәреслектән укып, сораулар төзүе һәм бер-берсе белән сөйләшүләре (парларда эш).

3.Нәтиҗә ясау. Кем соң ул Фатих Кәрим? (Сорауга җавап әзерләү, дәлилләү)

- Шагыйрь

-Каһарман шагыйрь

-Фронтовик шагыйрь

-Үлмәс шагыйрь

4.Ял итү. Фатих Кәрим сүзләренә язылган берәр җыр тыңлау.

5.Фатих Кәримнең “Бездә яздыр” шигыре өстендә эшләү.

1)Сәнгатьле уку. Өлешләргә бүлү. Нәрсә турында? (Яз, фашизм)

2) Таблицага төп билгеләрен, сурәтләү чалаларын язып алу.Чагыштыру. Нәтиҗә ясау.

- Яз нәрсә символы? Фашизм - ул нәрсә? Ни өчен аның яшәргә хакы юк?

-Монда нинди ике тема кара-каршы куелган? (Фашизмга нәфрәт, туган якка мәхәббәт)

Яз

фашизм

Көн кояшлы

Төн айлы

Сыерчыклар сайрый

Чәчәк аткан гөлләр

Кошлар юк

Урман сынып беткән, тапталган

Болыннар кеше каны белән тапланган

Янган авыллар

Кеше сыкравы

Үлем

Кайгы

Күз яшьләре

Тынычлык, җиңү, ышаныч, мәхәббәт символы, туган якка мәхәббәт

Фашист илгә үлем генә китерә,

Фашизмның таңы, язы юк.

Яшен уты белән күккә язып әйтәм:

Язы юкның - яшәү хакы юк!

 

6. “Ант” шигыреннән өзекне укып китү.

Шушы балам өчен, синең өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

-Фатих Кәрим һәм башка миллионлаган солдатлар ни өчен сугышкан һәм җиңүгә ирешкән? (Туган җире, халкы, сөйгән хатыны, баласы, әти-әнисе өчен фашизмга каршы көрәшкә күтәрелгән. Шуларга булган мәхәббәте аларга көч биргән)

- Хәзер дә сугышлар, терроризм булып кына тора. Кешелек өчен алар кирәкми. Кеше өчен, яшәү өчен иң әһәмиятлесе – нәрсә? (Гаилә, мәхәббәт, туган җир, бала һ.б.)

V. Рефлексия. Бәяләү.Үзбәя.

- Шулай итеп, нәрсә инде ул – мәхәббәт? “Балык кылчыгы” технологиясен кулланып, парларда, төркемнәрдә эшләү. Нәтиҗә ясау.

- Кешелек белән, дөнья белән мәхәббәт идарә итә дип буламы?

- Дәрестә нәрсә аңладыгыз? Кем ничек эшләде дип уйлыйсыз?

VI. Өй эше бирү.

-Алдагы дәрестә Фатих Кәрим иҗатын өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәреслекнең 2 кисәгеннән аның “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасын, интернеттан һәм башка ресурслардан башка шигырьләрен дә табып укырга, әсәрләре исемлеген язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бер, ике, өч, бездә гайрәт. бездә көч!"

Зурлар группасында әти-әниләр белән күңел ачу кичәсе....

Фатих Карим

Фатих Карим...

Если бы не учителем, то тогда, наверное....

Мои рассуждения о выборе профессии....

Татар теле дәресләрендә изложение яздыру методикасы.

Материалда татар теле дәресләрендә изложение яздыруның методикасы аңлатыла....

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме "Без яздыр". Магариф 4/2019

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме: Ф.Карим "Бездэ яздыр"...

Фатих Кәрим "Бездә яздыр" (дәрес эшкәртмәсе)

Фатих Кәрим "Бездә яздыр" (дәрес эшкәртмәсе)...

"Фатих Карим"

Разработка урока по татарской литературе   по теме  " Жизнь и творчество Фатиха Карима "....