"Бер, ике, өч, бездә гайрәт. бездә көч!"
методическая разработка на тему

Зурлар группасында әти-әниләр белән күңел ачу кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2012_papa-mama-ya.docx20.01 КБ

Предварительный просмотр:

"Бер ике оч, бездэ гайрэт, бездэ коч!”

А.Б.1.Исәнмесез кадерле әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайлар, апалар, сеңелләр. Без бүген сезнең белән спорт иленә сәяхәткә барырга җыелдык..

Һәркөн диярлек күрешәбез без,

Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без.

Мәңгегә шулай дуслык-татулык

Торсын яктырып, диешәбез без.

 Әйдәгез залга безнең балаларыбызны чакырыйк (музыка астында, кулларына спорт инвентарьлары тоткан  балалар йөгереп керәләр).

1 бала. Мин яраткан иң матур сүз

             Нинди сүз беләсезме?

             Иң назлы сүз, иң якын сүз,

              Ул матур сүз-Әнкәем!

2.Бала. Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

             Кая барсам, әнкәй күңелдә

            Әни генә шулай синең өчен

             Җанын биреп йөри гомергә.

3.Бала. Бар тагын бер иң матур сүз

             Һәрвакыт гел әйткәнең

             Анысы нәрсә?

             Ул матур сүз, ул якын сүз-Әткәем!

4 Бала. Ул-җирдә иң шәп кеше,

             Шәп кеше, гаҗәп кеше.

             Ул иң-иң көчле кеше,

             Баһадир төсле кеше.

             Ул зирәк тә, шаян да,

             Акыллы да, әйбәт тә.

              Кем дисеңме? Ул кеше-

              Минем әти, әлбәттә.

А.Б2. Балалар, сез әти-әниләрегез турында шундый назлы, җылы сүзләр әйттегез. Әйдәгез әле аларга җырлап та күрсәтик.

Җыр “Бәйрәм бүген”

А.Б.1 Дуслар, юлга чыкканда үзегез белән җитезлек, уңганлык һәм тапкырлыкларны алырга онытмагыз.(Музыка астында гаиләләр керә.) Безнең бүгенге бәйрәмдә 4 команда катнаша. Ә аларның җитезлекләрен безнең хөрмәтле хөкемдарларыбыз билгелап барырлар..Әйдәгез үзләре белән танышып китик.(Хөкемдарларга сүз бирелә).Ә хәзер инде, әйдәгез командаларның үзләре белән танышып китик. (Командалар алдан әзерләгән исем, девизларын әйтеп, кыскача гына гаиләләре турында чыгыш ясыйлар)

5.бала. Бүген бәйге, менә без дә,

            Килдек көч сынашырга.

           Кызармас өчен йөзебез

           Кирәк нык тырышырга.

           Саф-пакъ күңел, шат йөз белән

           Бу бәйрәмгә килдек без.

       Әйдә, бүген дуслык җиңсен,

       Без тик шуны телибез.

АБ2. Балалар, чын спортчылар да, спорт сөючеләр дә ярышлар алдыннан күнегүләр ясыйлар. Күнегүләр ясау өчен сүз әниләргә бирелә.  Барлык катнашучылар да  әниләр күрсәткән   күнегүләрне ясыйлар.

АБ1. Безнең катнашучы командалар әзер. Һәм инде безнең беренче ярыш төребез “Музыкаль борылма” дип атала. Ике командага һәрберсенә ике төрле көй бирелә. Һәр команда үз көен ишетү белән  алга чыгып биергә тиеш, музыка  туктагач, туктап калалар. Ә сыбызгы тавышы ишетелүгә алар һәрберсе үз урынына барып баса. Кем тизрәк тезелеп бетә, шул җиңүче була.

АБ2. Беренче ярышыбыз төгәлләнде. Икенче сынавыбызда катнашучылар безгә үзләренең җитезлекләрен, кыюлыкларын күрсәтерләр. “Кем тизрәк бакчага килә.  Һәр командага туплар бирелә. Туп тоткан килеш алга куелган кубларны әйләнеп узу.

АБ1.  Әти-әниләр, карагыз әле. Безнең балалар бераз арып киткәннәр..Әйдәгез аларны ял иттереп алыйк. Сез каршы түгелме?(юк) Бик яхшы..Алай булгач уеныбызны дәвам итәбез. Киләсе ярышыбыз “Бердәмлек”дип атала. Әти-әниләр кулга-кул тотынып “урындык” ясыйлар, балаларын шул “урындыкка” утыртып, кубны әйләнеп киләләр. Кайсы команда, тизрәк килә, шул җиңүче була.

АБ2:  Ә хәзер безнең командалар ял итеп алган арада без җыр тыңлап алырбыз. “Бәйрәм җыры”.

АБ1: Рәхмәт, бигрәк матур җырладыгыз. Хәзер ярышыбызны дәвам итәбез.                                                       Киләсе уеныбыз «Кем җитез» дип атала. Әни кеше -алдан әзерләп куелган кублар белән тулы кәрзингә йөгереп бара, аны баласына алып килеп бирә, бала- шул кәрзиндәге кубларны бушатып, буш кәрзинне әтисенә алып килеп бирә; әтисе-кәрзинне алып, кубикларны тутыра, һәм кабаттан уз урынына барып баса.

АБ2: Безнең әтиләр  бераз гына арыдылар. Киләсе уеныбызга без әниләрне генә чакырабыз.  Ул “Ак каен” дип атала. Уртага чыгып кыршау әйләндерү. Кем  кыршауны озаграк әйләндерә, шул җиңүче була.

 АБ1. Бераз әтиләр янында әниләрне дә ял иттереп алыйк. Киләсе уеныбызга кечкенә дусларыбызны чакырабыз. Бу кокурсыбыз “Мин инде зур” дип атала. Балалар алдан әзерләп куелган курчакларны алып коляскага салып, кубны әйләнеп узалар.Кем тизрәк финишка килә, шул бала җиңүче дип санала.

АБ2: Безнең уен башында балалар әтиләрен матур сүзләр белән мактадылар. Әйдәгез әле аларны тикшереп карыйк. Киләсе уеныбыз “Уңган әти” дип атала.Алдан әзерләп куелган тукымага 1 минут эчендә кем күбрәк сәдәф тегә.

АБ.1. Әйдәгез әле уенчыларыбызны ял иттереп, бүгенге бәйгегә килгән җанатарлар белән уйнап алыйк. Табышмаклар конкурсы. Игътибар! Һәрбер дөрес җавапка истәлекле бүләкләр тапшырыла.Җавапларны кул күтәреп, төгәл итеп бирүегез сорала.

Көн йөри, төн йөри,

Бер атлам җир китә алмый. (Сәгать)

Төбе алмалы

Башы чалмалы (Бәрәңге)

Үлән ашый, май ташый. (Сыер)

Җәен-соры, кышын-ак,

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

Үзе су, үзе каты. (Боз)

АБ1. Кабаттан уенчыларыбызны чакырабыз. «Серле конфет!». Әни кеше йөгереп барып, куб өстенә куелган конфетны кулына алып, әти кешенең башына куя; әти кеше конфетны төшермичә кубны әйләнеп килә һәм конфетны баласына тапшыра.Бала-конфетны кулына тотып, кубны урап йөгереп килә.

АБ2.  Дуслар безнең куңелле уеннарыбыз ахырына якынлаша. Безнең бүгенге соңгы уеныбыз «Туган көнгә җыену» дип атала. Әти кеше  урындыкта торган киемнәр янына йөгереп барып чалбар, галстук һәм эшләпә кия дә машинасына (кыршау) утырып базарга чәчәк алырга китә. Өйгә кайтып әни кешене ала да, әни кеше итәк, эшләпә киеп, кулына сумка тотып “машинага” утыра. Алар бергә кибеткә барып бүләк сайлыйлар.Бүләк алгач, балаларын кайтып алалар да, машиналарына утырып кунакка китәләр. Кем тизрәк килеп җитә.

АБ1. Шуның белән дуслар безнең уеныбыз тәмамланды.

            Хәрәкәттә-бәрәкәт!

           Тәнгә керә көч һәм дәрт,

           Тәнгә-сихәт, җанга – рәхәт,

           Хәрәкәткә мең рәхмәт!

 Безнең хөкемдарлар йомгак ясаганчы җыр тыңлап, ял итеп алыйк.

       Җыр “Әти, әни”.            Жюри һәр команда турында фикерләрен әйтә. Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшыра.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

КВН по биологии " АҢ. сөяк һәм кан-бездә бүген кунаклар.ә организмның һәр мизгеле өчен кирәкләр!"

"Укучыларның биология фәненә карата танып-белү активлыгын арттыру».Кан һәм сөяк» темалары буенча белемнәрен гомумиләштерү, тирәнәйтү. Закон һәм төшенчәләрне ничек үзләштерүләрен тикшерү"...

Бездә бүген Тукай бәйрәме

Это сказка-пьеса, посвященная великому татарскому поэту Г.Тукаю. Вторую часть данного материала составляет викторина на тему: "Знаете ли вы Тукая?" с готовой презентацией....

Тема: “К” һәм къ авазы бездә кунакта".

Максат: (къ),(к)  авазлары кергән сүзләрне дөрес әйтергә  һәм укырга өйрәнү, өйрәнгән материалны кулланану, балаларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү....

Әкият геройлары бездә кунакта (башлангыч сыйныфлар өчен дәрес проекты)

Өйрәнелгән бүлек буенча йомгаклау дәресе үткәрү өчен  эшкәртмә. Башлангыч сыйныфлар өчен....

Мәхәлләбездә Ислам дине."Ватаным Татарстан"газетасында бастырылган мәкалә.

Мәхәлләбездә Ислам дине. Әлеге мәкаләдә  авылдагы ислам диненең торышы яктыртыла....

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” Магариф 9/2018

Публикация статьи по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” (методическая разработка урока по татарской литературе в 6 классе  по творчес...

"Сөмбелә бездә кунакта" . Класстан тыш чара эшкәртмәсе

Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы матур бәйрәм- Сөмбелә бәйрәмен үткәрә торган булган. Гимназиябездә ел саен шушы матур бәйрәм үткәрелә....