Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Кеше китә – җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” Магариф 9/2018
план-конспект урока (6 класс)

Андреева Миляуша Рашитовна

Публикация статьи по теме “Кеше китә җыры кала”,- диләр, - бер җыр калсын эле бездән дә...” (методическая разработка урока по татарской литературе в 6 классе  по творчеству Ф.Яруллина) в педагогическом  научно-методическом  журнале “Магариф” №9, 2018 год.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon andreeva_m.r.doc688 КБ

Предварительный просмотр:

 «Кеше китә – җыры кала», – диләр,

Бер җыр калсын әле бездән дә...

 (Ф.Яруллинның «Туган ягы кирәк кешегә», «Иң гүзәл кеше икәнсез» шигырьләре буенча VI сыйныфның татар төркемендә әдәбият дәресе)

Миләүшә АНДРЕЕВА,

Баулыдагы 7 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат һәм бурычлар: Ф.Яруллинның «Туган ягы кирәк кешегә» шигыре белән таныштыру, «Иң гүзәл кеше икәнсез» җырын тыңлату; сөйләм телен үстерү; туган якка мәхәббәт, сакчыл караш, укытучы хезмәтенә хөрмәт хисләрен аңлату

Дәрес тибы: яңа белем ачу дәресе (катнаш дәрес)

Дәреслек: Хәсәнова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я. Татар әдәбияты: 6 нчы сыйныф өчен дәреслек. – Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2014. –

Җиһазлау: аудиоязма, компьютер, проектор, экран, презентация, аерым слайдлар; мәкальләр, биремнәр язылган карточкалар; портрет.

Көтелгән нәтиҗәләр:

шәхси (шәхескә бәйле) УУГ:

- шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү (туган якка мәхәббәт, сакчыл караш, укытучы хезмәтенә хөрмәт)

танып белү УУГ: 

- мөстәкыйль рәвештә текстның темасын, күтәрелгән проблеманы ача белү, фикер йөртү;

- укучының үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыра белүе, бәяләве;

- уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү ;

коммуникатив УУГ: үз фикерләрен җиткерә белү,

- сыйныфташлары һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү;

- тыңлый белү,  коллектив фикер алышуда катнашу;

- төрле фикерләрне исәпкә алып эш итү;

- үз фикерен тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;

- күмәк эш вакытында уртак фикергә килү;

регулятив УУГ: 

- проблеманы аңлый белү, гипотеза чыгару;

- үз фикерләрен раслау өчен дәлилләр сайлый белү;

- укытучы белән бергәләп, үз эшен,  җавапларынны бәяләү

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

Укытучы. Хәерле иртә, укучылар! Уңышлар сезгә дәрестә!

II. Актуальләштерү

Укытучы. Укучылар, сезгә әти-бабаларыгызның хәрби хезмәте, патриотлык турында язып килергә кушылган иде. Берничәгезнең җавабын тыңлап үтәрбез. (Укучыларның җавапларын тыңлау.)

Укытучы. Яхшы, укучылар, эшләрегезне парта почмагына куегыз, дәрес ахырында җыярбыз.

3. Мотивлаштыру

.... ягым – Баулы ягым,

Елгалы һәм күлле ягым.

Урманнарың җиләкле һәм

Болыннарың гөлле ягым.

Укытучы. Укучылар, слайдтагы юлларны укыгыз әле, ничек уйлыйсыз, нинди сүз төшеп калган? (Туган.)

Укытучы. Кем язган икән ул юлларны? (Фәнис Яруллин.)

Укытучы. Нинди тема күтәрелгән ? (Туган як.)

III. Уку мәсьәләсен кую (Туган як турында әңгәмә оештыру)

Укытучы. Туган як ул, сезнеңчә, туган җирме, яшәгән җирме? (Туган җир.)

Укытучы. Туган як дигәч, нәрсәләр күз алдына килде? (Туган өй, әти-әни, әби-бабай һәм башка туганнар, уйнап үскән урам, матур табигать...)

Укытучы. Ф.Яруллин туган ягы дип кайсы җирне атый? Ни өчен? (Баулы ягы, чөнки ул Баулы районында туган.)

Укытучы. Сезнең туган ягыгыз нинди? (Баулы ягы.)

Укытучы. Димәк, без Ф.Яруллин белән кемнәр булып чыгабыз? (Якташлар.)

Укытучы. Укучылар, бүген без якташыбыз иҗатында туган як һәм башка темалар бирелешен ачыкларбыз

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

        (Презентация карау, Ф.Яруллин турында мәгълүмат алу. «Туган ягы кирәк кешегә» шигырен тыңлау, уку, фикер алышу.  Туган як , аның мөһимлеге, экологиясе турында әңгәмә. Индивидуаль эш – фикерләрен кыскача шигъри формада белдерү. «Иң гүзәл кеше икәнсез» җырын тыңлап, нәтиҗә чыгару. Тикшерү эше: Җыр текстындагы төшеп калган сүзләрне өстәү. Парлы эш: үзара тикшерү)

Укытучы. Укучылар, презентация ярдәмендә Ф.Яруллинның тормыш юлы  белән танышырбыз (презентация карау, Ф.Яруллин турында тулырак мәгълүмат алу. Әңгәмә оештыру.)

Укытучы. Укучылар, Ф.Яруллинга нинди авырлыклар аша үтәргә туры килгән? ( Сәламәтлеге какшый, йөри алмас хәлдә кала)

Ф.Яруллин нинди шәхес (кеше)? Ни өчен? (Ул көчле кеше, чөнки авыр вакытта югалып калмаган.

Укытучы. Укучылар, без дәрестә Ф.Яруллинның «Туган ягы кирәк кешегә» шигыре белән танышырбыз, ул безнең дәреслекнең 59 нчы битендә бирелгән. Шигырьне тыңлагыз, карап барыгыз (укытучы башкаруында укыла).

Укытучы. Хәзер бер кат эчтән укып чыгыгыз. Аңлашылмаган сүзләр юкмы? (сүзлек эше үткәрелә)

Укытучы. Хәзер шигырьне берәр строфалап чылбыр буенча укырбыз

 Укытучы. Шигырьдә кайсы юллар кабатлана? Ни өчен? (Туган ягы кирәк кешегә юллары кабатлана, чөнки туган ягы һәркемгә кадерле.)

Укытучы. Кеше туган ягын яшь вакытта күбрәк сагынамы, әллә картайгачмы? Бу нәрсә белән бәйле? (Картайгач күбрәк сагыныла, чөнки кемнәрдер туган ягыннан читтә яши.)

Укытучы. Ә сезнең туган ягыгызны сагынганыгыз бармы? Мондый хәл кайчан булды? (Юк, чөнки безнең туган ягыбыздан еракка һәм озакка киткәнебез юк.)

Укытучы. Безнең туган ягыбыз нинди? (Ул биек булмаган тауларга, чишмәләргә, урманнарга бай; урманнарда күп төрле агачлар, дару үләннәре үсә.)

Укытучы. Бу матурлыкларны саклап калу өчен безгә нәрсәләр эшләргә, бәлки, эшләмәскә кирәктер? (Урманнарны, чишмәләрне пычратмаска, чистартып торырга кирәк; дару үләннәрен тамыры белән өзмәскә...)

Укытучы. Укучылар, хәзер сезгә туган якка мөнәсәбәтле уйларыгызны шигъри формада язып китәргә кирәк булыр:

Туган як

_____________________________________________________________

2 сыйфат язарга

_____________________________________________________________

3 фигыль язарга

_____________________________________________________________

темага карата мөнәсәбәтегезне белдерә торган җөмлә язарга

_____________________

темага карата 1 синоним сүз (нәтиҗә ассоциация) язарга

Укытучы. Берничә җавапны тыңлап үтәрбез. (Туган як матур, кадерле; яратам, саклыйм, беләм Туган ягы һәркемгә кадерле. Туган ил)

Укытучы. Укучылар, эшләрегезне парта почмагына куегыз, дәрес ахырында җыярбыз.

Ял итү вакыты. Физминутка үткәртү.

Матур сүзләр уйладык,

Ял итәргә тукталдык.

Җилкәләрне турайттык,

Тирән итеп суладык,

Башны як-якка бордык,

Чүгәләдек һәм тордык,

Сузылдык-киерелдек.

Югарыга үрелдек.

Урыннарга утырдык.

Укытучы. Укучылар, Ф.Яруллинның күп кенә шигырьләренә җырлар язылган. Хәзер «Иң гүзәл кеше икәнсез» җырын тыңлап китәрбез. Игътибар белән тыңлагыз, кемгә багышланган икән ул? (Җыр укытучыга багышланган.)

Укытучы. Шагыйрь укытучыны ничек итеп күрсәтә? (Гадел, сабыр, күркәм, галим.)

Укытучы. Шагыйрьнең нәрсә әйтәсе килә? (Ул укытучысын иң гүзәл кеше дип атый.)

Укытучы. Укучылар, алдагы эшебездә сезгә карточкаларда җыр текстындагы төшеп калган сүзләрне өстәп язарга кирәк.

(Җыр текстындагы төшеп калган сүзләрне өстәп язу. Парлы эш: үзара тикшерү.)

Иң гүзәл кеше икәнсез

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч йә сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез —

Сез иң ____________ кеше икәнсез.

Балаларның теле – кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез –

Сез иң _______________кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез –

Сез иң _______________кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Күңелебезгә ак нур сипкәнсез –

Сез иң ______________ кеше икәнсез

IV. Алган белемнәрне практикада куллану. Иҗади эш.

(Төркемнәрдә эш оештыру, плакат ясату)

Укытучы. Укучылар, хәзер без 3 төркемгә бүленеп эшләрбез, сезгә плакат (проект эше формасында буламы бу? Юк. Проект эше – бик күләмле эш ) ясарга тәкъдим ителә, сезгә таратылган ватман битләрендә темалар язылган: 1 нче төркем – «Нәрсә ул туган як?», 2 нче төркем – «Ф.Яруллин»,  3 нче төркем – «Укытучы». Сез әлеге темаларга бәйле сүзләр (ассоциацияләр), озын булмаган җөмләләр язарга тиеш.

(Төркемнәрдә эшлиләр, плакатны яклаучыны сайлыйлар, сыйныфка тәкъдим итәләр)

Укытучы. Укучылар, төркемнәрдә эшне дәвам итәбез. Һәр төркемгә бирелгән мәкальләрнең мәгънәләрен аңлатырга кирәк.

1) Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

2) Туган илнең эте дә якын.

3) Туган-үскән җирдән дә матур җир булмас.

(Төркемнәрдә фикер алышалар, нәтиҗәне сыйныфка тәкъдим итәләр)

V. Рефлексия

(Сорауларга җавап биреп, үз эшләрен бәяләү.)

Укытучы. Укучылар, хәзер таратылган кәгазь битләренә бүгенге дәрес турында фикерләрегезне язуыгызны үтенәм.

– Ни өчен туган ягы кешегә кадерле?

– Ни өчен укытучы һөнәре хөрмәткә лаек?

– Сиңа дәрес ошадымы?

– Нәрсә кызыклы булды?

– Нәрсә авыр булды?

– Син үзеңә нинди билге куясың?

– Яхшы, укучылар, үзбәя битләрен парта почмагына куегыз, мин үзем җыеп алырмын һәм билгеләрне журналга куярмын.

VI. Өйгә эш

Укытучы. Укучылар, өйгә эшне сайлап алырга мөмкин:

1) Ф.Яруллин турында реферат язарга ;

2) «Минем беренче укытучым» дигән темага мәкалә язарга;

3) «Туган ягым» дигән темага миниатюр сочинение язарга.

(Үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремнәрне сайлап алалар.)

Укытучы. Укучылар. Дәрес тәмам, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка урока по дисциплине: "Литература" на тему: "Сергей Александрович Есенин-национальный поэт"

Методическая разработка урока с презентацией по дисциплине: "Литература" для обучающихся второго курса профессионального училища. Тема: "Сергей Александрович Есенин - национальный поэт"...

Методическая разработка урока по дисциплине: "Литература" на тему: "Три мира в романе М.Булгакова "Мастер и Маргарита""

Методическая разработка по дисциплине: "Литература" на тему: "Три мира в романе М.Булгакова "Мастер и Маргарита"...

Методическая разработка урока по татарской литературе (7 класс) "Эт токымнары"

Тема. “Эт токымнары” .Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе. Максат: 1. “Этләрнең  сугыш вакытындагы батырлыгы” текстын укып, фактларны анализлау һәм аларга бәя бирү күнекмәләрен формалаштыр...

Разработка урока по татарской литературе для 5 класса на тему "А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе"

"А.Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятендә әхлак тәрбиясе" темасына 5 класс өчен дәрес конспекты...

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме “Илең турында уйла” . “Магариф” №2, 2016 год.

убликация  статьи по теме “Илең турында уйла” (методическая разработка урока по татарской литературе в 5 классе) в педагогическом  научно-методическом  журнале ...

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме "Без яздыр". Магариф 4/2019

Методическая разработка урока по татарской литературе по теме: Ф.Карим "Бездэ яздыр"...