Укучыларымның иҗади эшләре

Закирова Эльмира Равил кызы

Предварительный просмотр:

Республиканский конкурс, посвящённый 125-летию со дня рождения великого драматурга, актёра, режиссёра Карима Тинчурина

Сочинение

Тамашачы нинди булырга тиеш?

Клабукова Юлия

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа № 10»

 Елабужского муниципального района РТ

8 класс

Учитель:

Закирова Э.Р.

учитель татарского языка и литературы

МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №10»

Елабужского муниципального района РТ

Казань 2012

Тамашачы нинди булыра тиеш?

-Исәнмесез, хөрмәтле Фәнис Наилевич Һәм  театр коллективы!

          Сезгә меңъеллык борынгы Алабуга  шәһәреннән 10 мәктәпнең  8 нче сыйныф укучысы Клабукова Юлия хат  яза. Күренекле мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни урамында урнашкан, “Школа после уроков”  Республика грантын яулаган яраткан мәктәбемнең укучысы мин.

           Конкурста катнашырга теләгем бик зур,аннан да зуррак теләгем- Кәрим  Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үземне тамашачы-кунак итеп хис итү. Мин матур әдәбиятны укырга, спектакльләр карарга бик яратам.Үземне белгәннән бирле сынлы сәнгать белән кызыксынып шөгыльләнәм. “Зәңгәр шәл”спектакленнән театраль сюжетны иҗади эшем аша  Сезнең игътибарыгызга җибәрәм. “Адәм баласы сәнгатьсез яши алмый,ул синең юлдашың”, -ди миңа укытучым.Шуңа күрә сәнгать  һәм мәдәният темаларына үзем дә сөйләшергә һәм кызыксынырга  яратам.

         Кәрим  Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры VI Республика театр фестивален 15 нче сентябрьдән ачып җибәрә.Тинчуринның “Американ”, ”Сакла, шартламасын!” комедияләре белән тантаналы рәвештә фестиваль ачыла.Аның спектакльләре барган көннәрдә театрда чын мәгънәсендә зур бәйрәм атмосферасы хөкем сөрә.Шул фестивальнең бәйрәм ноталарын сизеп, мин дә кечкенә өлешемне кертеп, инша язарга булдым. “Тамашачы нинди булырга тиеш? ”-дигән сорауга фикеремне йөртеп карыйм.

        Тинчурин...Театр...Тамашачы...

        Кызык! Бу өч исем “т” хәрефенә башлана икән ,алар бер гармониядә,бер бәйләнештә.Димәк,Тинчурин театрсыз,театр тамашачысыз башка яши дә алмаган , яши алмыйлар һәм яши дә алмаячак. Ләбиб Лерон Тинчурин турында болай яза:

       Сине театрдан аерып булмый,

    Сәхнә түрендә син бүген дә.

              Син кабызган утлар мәңге сүнмәс,

Мәңге янар татар илендә! 

     Кәрим  Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында булмаган кеше үзен чын тамашачы дип йөртә алмыйдыр.Барокко стилендә бу искиткеч затлы бина үз эченә 400 дән артык дусларын каршы ала.Театр-чорның көзгезе ул, ә театрның тамашачысы-сәнгатьнең йөзе .

      Татар милли культурасын үстерүгә зур өлеш керткән  күренекле шәхесләр йолдызлыгында Кәрим Гали улы Тинчурин иң якты йолдызларның берсе булып җемелдәп тора. Бер шәхестә ни хәтле сәләт!! Оста драматург, прозаик, шагыйрь, журналист, режиссёр,артист,укытучы,җырчы. Бу барлык һөнәрләрне бик көчле шәхес кенә үти ала, һәм ул- сәләтле,гайрәтле,галиҗәнәп шәхес Кәрим Тинчурин. Аның әсәрләре, һәр чын сәнгать җимеше кебек,бүген дә бик актуаль яңгырыйлар.

      Театр һәм әдәбият өлкәсендәге  зур хезмәтләре өчен 1926 нчы елда Тинчуринга  Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә.Фестиваль кысаларында шулай ук Тинчуринның иҗатына багышланган күргәзмә, “Тинчурин бакчасы”ачыла.

        Театрның бик озак үз бинасы да булмаган икән. Ә инде 1988 елда, ниһаять, Драма һәм комедия театры Горький урамындагы төп бинага күчә. “Без шундый театр төзербез,аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр”,-дип,бик еш кабатлый торган Кәрим Тинчуринның дусты актёр Габдулла Кариев.Чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдырды алар.Ә күпме тамашачы бирегә килә!

     1933-1937 елларда театрның беренче директоры булып Гали Ильясов эшли. Аннан соң Әсгат Мәҗит, Габдулла Йосыпов, Салих Вәлиев, Сөләйман Вәлиев-Сульва, Мөхәммәт Хәмзин, Сәит Шәкүров, Мансур Шиһапов, Роберт Әбелмәмбәтов. Ә инде  2002 елдан бүгенге көнгә кадәр  җитәкчелекне  сәләтле Мөсәгыйтов Фәнис Наил улы ала.Сез  актив рәвештә коллективта иҗади һәм җәмәгать эшләрен оештырасыз, театр бинасын яхшы якка үзгәртер өчен күп көч куясыз. Төрле төбәкләр, республикалар белән тыгыз элемтәдә торып, татар сәнгатен, татар театрын пропагандалауда зур роль башкарасыз.

       Театр-сәнгатьнең искиткеч катлаулы һәм үзенчәлекле төре.Драматург,композитор художник иҗаты бергә тупланып,режиссёр күңеленә кереп утыра.Артистлар аны сәхнәдә  җанлы бер тамашага әверелдерә.Шушы вакыйганың үзәгендә һәрвакыт режиссёр фикере кайный.Музыкантлар теле белән әйтсәк,режиссёр  -спектакльнең дирижёры ул.Анда һәр инструмент дөрес яңгырарга тиеш. Кәрим Тинчурин үзе язган пьесаларын үзе сәхнәгә куя,аларда  үзе дә уйный,шуңа күрә әсәрләрнең фикерен тамашачылар күңеленә бөтен тулылыгы белән тәэсирле итеп җиткерә.Шундый ук рухта бүгенге көндә иҗат итүче Россиянең атказанган артисты Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе баш режиссёр Рашит Заһидуллин да күңеле белән генә түгел,бөтен җаны-тәне белән тоя һәм эшли.Режиссёр китаптагы җансыз образларга җан өрә,әдәбияттан тамаша эшли.Шуңа күрә спектакльләр безне,тамашачыны,әсир итә,залны андагы вакыйгаларның эченә алып кереп  китә.

     Безнең Алабуга шәһәребездә,кызганычка каршы,театрыбыз юк. Мәдәният Сараеның сәхнәсендә спектакльләр күрсәтелә.Әмма Казан театрның бинасында булып,аның иҗади һавасын сулап, күпме көч җыясың,тәрбия аласың бит!Театрның булмавы, спектакльләрнең күрсәтелмәве яшүсмерләрнең тәрбиявенә зур йогынты ясый. Берничә ел элек “Яшьләргә бернәрсә дә кирәк түгел, бигрәк битарафлар” кебек сүзләр еш яңгыраса, хәзер исә моның ялгыш фикер икәнлегенә төшенү авыр түгел. Республикабызда илнең бүгенге хәле, киләчәге, халыкның яшәеше,сәнгате,мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләр артканнан-арта. Алай гына да түгел, аларның күбесе төпле уй-фикерләре, кызыклы тәкъдимнәре белән күпләргә үрнәктер, мөгаен. Без-замана балалары, технология,инновация,модернизация дөньясында яшибез.Үсмерләрнең күңелендәге күтәренке рух тудыручы,тәрбияләүче  спектакльләр куелырга һәм мәңге яшәргә тиеш.Театрның да әхлакый кыйммәте бик зур.Ул яшь буынны тормышка позитив караш белән яшәргә,әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә.Кәрим  Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында  мин бары тик бер генә булдым,ә якты , җылы истәлекләр һаман да күңелемдә.Әгәр миңа тагын берәр тапкыр Тинчурин Театрының тамашачысы булырга язылса икән, мин бик бәхетле булыр идем.

    Иншамның: “Тамашачы нинди булырга тиеш? ”- дигән соравына җавап бирергә дә вакытым җитте.Тамашачы төрле  булырга тиеш:холкы,яше,милләте,төс-кыяфәте-барысы да индивидуаль.Әмма әдәп һәм тәрбия кагыйдәләрен һәрберебез белергә тиеш.Театрга,спектакль башланганчы,тамашачы 15-20 минутка иртәрәк  килергә тиеш.Тыныч кына чишенеп,киемнәрне гардеробка тапшырырга кирәк. Урынына узганда,тамашачыларга арка белән түгел,йөз белән борылып узарга кирәк.Тамаша вакытында иптәш белән сөйләшү-начар әдәп.Кесә телефоны сүндерелергә тиеш.Сок эчү,чипсы ашау өчен антракт һәм буфет бар.Тәнәфестә дә әңгәмәдәш белән әкрен генә сөйләшергә кирәк.Тамаша беткәч,”Бис!” дип кычкырырга ярамый.Бу сүз итальян телендә “Кабатлагыз  әле!” дигән үтенечне аңлата.Концертта “Бис” дип кычкырып ,биюне яки җырны кабатлатырга була.Ә спектакльне яңадан кабатларга мөмкин түгел.Үземнең яраткан артистыма чәчәкләрне ,спектакль беткәч,артистлар баш ияргә чыккач кына бирер идем.Бу әдәплелек билгесе.Пәрдә ябылганчы,урыныннан кузгалмаска кирәк.Этешә-төртешә гардеробка йөгерү,бәлки,өс киемеңне берничә минутка иртәрәк алырга мөмкинлек бирер,ләкин бу тамашачыны бер дә бизәмәс.

        2012 нче елның 15 нче сентябрендә бөек драматург Кәрим Тинчуринга  125 яшь тулган.Сезне  бәйрәмегез белән котлыйм!

          Театр коллективы , алга таба да шулай  иҗат итегез,

          Саекмасын күңел байлыгыгыз .    

         Бәхет касәсегез тулып торсын,

         Аншлаглар бик еш булсын!

          Матур спектакльләр куеп,

          Татар милләте танылсын!

          Яшә,Театр,бик озак еллар,

          Бирсен сиңа Ходай гомерне.

Чиксез ихтирам белән, Тинчурин,театрны яратучы тамашачыгыз  Клабукова    Юлия.            



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе “10 урта гомуми белем мәктәбе “

Автор: Машанова Регина Виктор кызы

Алабуга муниципаль районы гомуми

 белем муниципаль бюджет учреждениесе

“10 урта гомуми белем мәктәбе”

7 сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче: Закирова Эльмира Равил кызы

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                   Алабуга - 2012 ел

Эчтәлек

I.Кереш.                                                                                                        3  бит

II.Төп өлеш.

   1.В.Хәйруллинаның  тормыш юлы.                                                        4 -5 бит

    2.В.Хәйруллина күпкырлы иҗаты                                                         5-8 бит        

   3.В.Хәйруллинаның  бер җыентыгына күзәтү.                                               9  11 бит                                                                                                            

 III.Йомгаклау.                                                                                               12 бит

 IV.Кулланылган әдәбият.                                                                             13 бит

Кереш

Балаларны тәрбияләүнең төп һәм мөһим чараларның  берсе–ул матур әдәбият.Балалар өчен язылган шигырьләр татар  халкында  элек- электән әйдәүче роль уйнаган.Икетеллелек дәүләтендә татар шигырьләре рус балаларына да уңай тәэсир итә.

 Хәзерге көндә милләт буларак исән калуыбызның да, туган телебезне саклап кала алуыбызның да, әхлакый яктан чистарак-сафрак булуыбызның да һәм әле әйтеп-санап бетерелмәгән башка бик күп яхшы сыйфатларыбызның да нигезендә, төбендә матур әдәбият һәм аның тәрбиясе ята

Теманың актуальлеге.Бүгенге көндә татар рухи дөньясында,балаларны тәрбияләүдә әһәмиятле роль уйнаган әдипләр шактый, аларның берсе- Вәсимә Хәйруллина. Ул балалар өчен язылган сигез китап авторы.Ул 36 ел мәктәптә укытып,балаларның яшь үзенчәлекләрен белеп, аларның эчке дөньясын тоеп , шигырьләр иҗат итә.Иҗатының балачагага багышланган ш игырьләре төрле характерда булуы,шул ук вакытта гади тел белән язылуы  укучыларның үзенә җәлеп иттерә.В.Хәйруллинаның иҗат методы, күтәргән  тәрбия темалары нинди - бу мәсьәләләрне хәл итү аерым игътибарга лаек.

Һәр әдип үз заманыныннан, үз чорыннан аерылгысыз.Вәсимә Хәйруллинаның әсәрләре  заман белән бергә атлый

Хезмәтнең максаты Талантлы шәхес Вәсимә Хәйруллинаның  иҗаты Һәм тормыш юлы белән таныштыру .Аның кайбер шигырьләрен  тикшереп, чор геройларының характерлы сыйфатларын ачыклау. Бу максатка ирешү өчен түбәндәге мәсьәләләрне күтәрдем:

-әдипнең тормыш юлы белән таныштыру;

-Вәсимә Хәйруллинаның  балалар язучысы буларак танылуы

-Шагыйрәнең җыентыгына күзәтү.

Өйрәнү объекты һәм предметы- Вәсимә Хәйруллинаның тормыш юлы һәм иҗаты

Тикшерү методы итеп әдәби анализ һәм бәяләмә алымнарын файдаландым.

Эшемнең фәнни-практик әһәмияте- Татарстан балалар  язучысының  иҗатын тикшерү аша ачыклау.Укытучыларга,укучыларга җиткерү.

                                                  Төп өлеш

Вәсимә Хәйруллина-балалар өчен язылган сигез китап авторы.Россия мәктәпләренең атказанган укытучысы.Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы .

Вәсимә Хәйруллина-әбиемнең бертуган өлкән апасы, ягъни минем дә якын туганым була.Мин белә-белгәннән бирле ул шигыръләр,хикәяләр яза.Кичләрен без ,бергәләп җыелып,аның шигырьләрен укырга яратабыз.

Вәсимә Хәйруллина Бөек Ватан сугышы елларында -1943 нче елның 28 нче октябрендә Сарман районы (элек Ворошилов районы дип йөртелгән),Чураш авылында күп балалы гаиләдә туып үскән.Әтисе Лотфулла Хәйруллин авыл Советы рәисе ,сельпо җитәкчесе булып эшли.Бөек Ватан сугышы елларында Сталинград фронтында сугыша һәм каты яраланганнан соң,озак вакыт госпитальдә  дәвалана,аннан авылга кайта.Дәү әбием Гөлҗиһан белән сигез бала тәрбияләп үстерәләр.Әбиемнең шигырь маһирлыгы,матур тавышы Вәсимә апага да күчкән (шунысы кызганыч,ул мин туган елны вафат булган) .

Вәсимә апа кече яшьтән үк тере,җитез һәм зиһенле кыз була.Башлангыч классларда укыганда аны артист булыр,мөгаен,дип уйлыйлар,чөнки кызыклы шигырьләр  сөйләп,такмазалар чыгарып,күрше-тирә халкының күңелен ача,кайсыберсен укырга-язарга өйрәтә.Кышкы озын кичләрдә оек-бияләй бәйләмнәрен  күтәреп кич утырырга җыелган хатын-кызлар аны бирелеп тыңлый, кушылып җырлый.Тол солдаткаларның күзләре яшьләнә.Нәни артисткага бүләкләр дә эләккәли:кемдер йомырка,кемдер киндерби яки кош теле күтәреп керә.Өлкәнннәр белән әнә шулай тыгыз аралашып,ул акыл җыя,чигәргә,тегәргә,бәйләргә өйрәнә,тәҗрибә туплый.Болар аңа киләчәк тормышы өчен маяк була .

Вәсимә апа күрше Карашай Саклау авылында җиденче сыйныфны тәмамлагач,унике чакрым ераклыктагы Теләнче Тамак авылында сигезенче сыйныфта укуын дәвам итә,әмма ел уртасында укуын ташларга туры килә.Әтисе Лотфулла бабай каты авырып китә,эшләр кеше юк,өй эче тулы  берсеннән-берсе кечкенә балалар һәм сукыр бабай белән сукыр әби.Шулай итеп,ул колхозда сыер сава башлый,тавык фермасында эшли.Әткәсе аякка баскач,аңа алга таба укырга кирәклеген әйтә: “Синең,кызым,сәләтең дә,теләгең дә бар.Укы син,кеше бул!”

1960 нчы елда ул Минзәлә педагогия училищесына укырга китә.Нәкъ

менә шунда аның шигъри сәләте ачыла.Әдәби түгәрәкләрдә катнаша,хорда җырлый, училище һәм район газетасы битләрендә шигырьләре урын ала башлый.Училищеның комсомол секретаре буларак ,актив һәм сәләтле студентлар белән авылларга чыгып концертлар куялар,лекцияләр оештыралар.Соңрак ул:”Педучилище минем өчен зур тормыш мәктәбе булды.Андагы олы җанлы укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен”,-дип яза.

          Училищены Кызыл дипломга тәмамлап,Вәсимә апа Казан дәүләт педагогия институтына юл тота.Анда да иҗаты өчен зур мөмкинлекләр ачыла. “Казан утлары”,”Азат хатын” җурналлары коллективлары  оештырган әдәби түгәрәкләрдә катнаша , язучы Ләбиб Айтуганов гаиләсе , Хәсән Туфан , Сибгат Хәким кебек бөек шагыйрьләр белән аралаша.Аңа Казанда калып иҗат итәргә киңәш бирсәләр дә , ул авыл мәктәбенә  укытырга кайта һәм кырык ел балаларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.

         Авыл укытучысы мәктәптә эшләү белән чикләнми ,буш вакытларында аңа комсомол , партия оешмасы белән эшләргә ,артист,агитатор булырга туры килә.Ул чорларда агитбригадалар оештырып , район,республика конкурсларында катнашу киң тарала.Вәсимә апа концерт программаларын үзе төзи,аны алып бара,шигырьльләрен укый , матур итеп җырлый да.

         Бәхетен ул ерактан эзләми ,авыл егетенә кияүгә чыгып, матур тормыш кора,ике бала тәрбияләп үстерә.Кызы үзе юлыннан китеп,мәктәптә рус теле һәм әдәбияты  укыта,узган ел хәтта Президент гранты алуга иреште.Улы Марат Талипов Яр Чаллы шәһәре эчке эшләр бүлегенең Автозавод районы ЮХИДИ башлыгы булып эшли.

          Вәсимә апа 36 ел мәктәптә укытып,хәзер лаеклы ялда.Ул өйдә дә тик тормый:күпләп кош-корт,терлек асрый,яшелчә,җиләк-җимеш үстерә,умарта тота.Аны без “бал әби” дип тә йөртәбез.

     Бүген ул “Бәйрәмгә рәхим итегез”, “Табышмаклы букча” ,Сарман кызы”, “Барып керсәк”,“ Тәгәрмәчле яңгыр”, “Чәчәкле төш”, “Тормыш бакчасы”, “Дуслык таганы”, “Син бик кирәкле кеше” , “Тылсымлы таяк” китаплары  авторы.Балалар өчен махсус чыгарылган “Табышмаклар” китабы да тиз арада таралып бетте.

    Вәсимә апаның шигырьләре балаларга җиңел аңлашыла.Ул бик гади нәрсәләр турында  кызык итеп яза белә.Табигать   күренешләре,үсемлекләр.бөҗәкләр.кошлар,хайваннар тормышын ,аларның кызыклы эш-гамәлләрен яктырта.Әйтерсең лә,гел шуларны күзәтеп утырган.

    Вәсимә Үәйруллина  метафораларга бай,белемле,сәнгатьнең төп төрләреннән мәглүматлы ,туган телнең төсмерләрен  дә нечкә тоя торган,балалар тормышын белеп,аларга аңлаешлы матур тел белән язарга сәләтле заман кешесе.

    Кешенең табигать белән бәйләнеше турында шагыйрә гаҗәеп матур шигырьләр иҗат итә:”Учымда яз”,”Кызыл җәй”,”Яфрак бураны”,”Яңгыр күчтәнәче”,”Кышкы тузганак” һәм башка бик күп шигырьләре Мәсәлән,”Сары башмак” шигырендә

Йөзәрләгән,меңәрләгән

Чәчәкләрне кочалар.

Җәй буена бал кортлары

Серкә-башмак ташыйлар.

Кышын шуны ипи итеп

Балга кушып ашыйлар

      .Шигырьләренең исемнәренә үк игътибар итегез:алар серле, бай табигатьнең матурлыгын күрсәтергә ниятли,балаларны табигатькә якынайтырга уйлый.Димәк,поэзиянең мәңгелек темасын-табигать һәм кеше рухының органик бәйләнешен поэтик сурәтләр , лирик образлар аша тасвирлый.

Яшелләнде биек тау,

Чәчәк атты кыңгырау.

Өстендә зәңгәр һава,

Шуннан зәңгәрлек ява.

Яз дип сөенә кеше,

Бик күп булса да эше.

Тырмалый,чәчә,сөрә,

Яздан ук көзне күрә.

      Сатира өлкәсендә ул аяусыз,ә юморга бай.Мәсәлән:”Сакаллы каз”,”Куян”,”Бал калактан ник курка?”,”Мәче мәсхәрәсе”,”Мут та мин,ут та мин”шигырьләрен елмаймыйча укып булмый.

Тешләрем кетер-кетер,

Мөгезем очлы,шөкер.

Кәҗә булгач мут та мин,

Бакчаларда ут та мин.

Качкан чакта ук та мин,

Хуҗа  чыкса юк та мин.

       Күргәнебезчә,юмор катыш сүз уйнату хас.

        Вәсимә Хәйруллина үз шигырьләрендә самими,нәкъ балаларча сөйли белә.

Мәсәлән “Сәпәй” шигырендә

Туган көндә әтием

Алды миңа зур сәпәй.

Энем кырыннан китми:

-Бу сәпәй.ди,бик тәтәй.

-Башта ике тәпидә

Йөрергә өйрән ,энем.

Мин ике тәгәрмәчле

Сәпәйдә өйрәнермен.

      Татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә  өйрәтә.Кунакчыллык,кешелеклелек, намуслылык , гаделлек ,яхшы күңеллелек кебек гүзәл сыйфатларны тәрбияли.Ялган , гаделсезлек иң начар күренеш икәнен аңлата.

Күңелең иманлы булсын,

Гамьле һәм уйлы булсын.

Үзең йоклаган чакта да

Ул һәрчак уяу булсын.

Хәрәкәтләнсен күңелең

Гел яхшыга,яктыга.

Яхшылыгыңны кешеләр

Гел күрмәгән чакта да.

Балаларда көнләшү ,кеше әйберенә кызыгу ,күпсенү ,көченнән килми торган эшләр вәгъдә итү кебек ямьсез сыйфатларга тискәре мөнәсәбәт  шигырьләр аша тәрбияли.

Мәсәлән “Нәфесле Нәфис “ шигырендә

Әни алма өләшкәндә

Нәфис сорый олысын.

Аш бүлгәндә тәлинкәнең

Тартып ала тулысын.

Ашаса,ашамаса да :

-Миңа күп-күп кирәк ,-ди.

-Сиңа ,ахры, ялгышканбыз

Исем биреп Нәфис дип.

Әллә төзәтикме икән

Хәзер сине Нәфес дип?

    Я “Хөсетлек” шигырендә шагыйрә болай яза:

Каян килә кешеләргә

Шул кадәрле хөсетлек?

Каралык чәчү җиһанга

Өстәми бит егетлек!

Дөньяда әйбәт яшәргә

Һәркем  хаклы.бурычлы.

Кеше хисабына түгел,

Типсәң өзеп корычны.

     “ Ананың балага биргән иң зур бүләге-тел “,-диләр иде борынгылар.Бу дөрестән дә шулай,чөнки туган телдә сөйләшергә баланы иң якын кешесе-анасы өйрәтә.Шуңа күрә аны ана теле дип атыйлар.Безнең телебез бик матур, һәм шуны Вәсимә Хәйруллина үз шигырьләрендә исбатлый.Туган телебезне яратырга.зурларга өнди,аңа соклану хисе тәрбияли.

Мәсәлән “Татар иле” шигырендә:

Татар иле,татар җире,

Исә синдә саба җиле.

Алтын кебек синең кырлар,

Ялкын кебек дәртле җырлар.

“Анам теле “ шигырендә

Анам теле –туган телем,

Бик борынгы чал телем.

Көлеп торган сөйкемле тел,

Бигрәк,тәмле бал телем.

Якты киләчәкле телем,

Саф-пакь телем, бай телем.

Җаннарыңны эретерлек

Йомшак сары май телем.

     Балага дини тәрбия бирү –бердәнбер дөньга караш һәм сәламәт яшәү рәвеше,дип уйлыйм.Вәсимә Хәйруллина ислам динен яшәү рәвеше итеп алуның сәламәтлеккә булган уңай тәэсирен күрсәтә ,балаларны дини тәрбия аша тәрбияләргә ниятли.Мәсәлән “Минем бабай”шигырендә шундый юллар :

Читек-кәвешләрен киеп,

Башка түбәтәен элеп,

-Әссәламәгаләйкем,-дип,

Сәлам бирә өйгә кереп.

Тыйнак кына үтә түргә,

Һәр кешегә башын иеп.

Кулларын өскә күтәрә:

-Өйгә дога кылыйк,-диеп.

“Ак әбиләр” шигырендә гореф-гадәтләр,гасырлардан килә торган уңай традицияләр турында болай яза:

Аклы күлмәкләрен киеп,

Әбиләр бара ашка.

Ап-ак батист яулыкларын

Япканнар бар да башка.

Борынгыдан татар халкы

Ак-пакьлеккә табынган.

Кара кайгы килгәндә дә

Ак яулыгын ябынган.

   “ Тормыш бакчасы”исемле җыентык - минем  иң яраткан җыентыкларның берсе.Бу китап дөнья , гүзәллекә,камиллеккә,рухи яктылыкка,яшь буын тәрбияләүгә омтылган һәр кешегә белем чыганагы булып тора.Минем өчен бу китап- киңәшче,җан тынычлыгы,рәхәтлек бирә торган көндәлек китабым .

      1 бүлек “Йөз яшәгез-йөзем ашагыз! “.Биредә  бәйрәм котлаулары, яшь гаиләләргә  киңәшләр языла:

Туйлар үтә,кунак китә,

Тормыш белән күзгә-күз

Каласыз үзегез генә.

Сыната күрмәгез сез!

Тормышны йөгерек елга белән чагыштыра ,ә туйны яңа гаилә бәйрәме дип атый.

.” Синең төслеләр бүтән юк” исемле   II бүлегендә шагыйрә күбрәк мәхәббәт темасы,әни белән балалар арасындагы җылы мөнәсәбәте , язмышы турында уйланулары ята. Вәсимә Хәйруллинаның шигырьләрен укып, аның хис-тойгыларын ,эчке кичерешләрен шигырьләре аша тоярга була,автобиографик типтагы шигырьләреннән аның тормыш юлы ,туганннары турында мәгълүмат алырга була.

Бала белән эш игезәк иде,

Шуңа безнең эштән бәхет бар.

Күңелебездә ата-анабызга

Ихтирамнан үргән тәхет бар.

*

Яхшылыгыж эчкерсезлек булса,

Уйлап торма алдын-артын.

Күрмәделәр  ,диеп,аптырама.

Сабыр төбе, диләр,сары алтын.

Китапның иң зур өлешен алган “ Мин сөенәм ,нәни табышларым очкын булып төшсә җаннарга “III бүлегендә шагыйрә яраткан  шөгыленә шактый шигырьләрен багышлый.Һәрбер шигырендә үз һәнәренә ,укыткан балаларына чиксез мәхәббәт сизелеп тора.

Күчәме ул балалардан ,

Килә микән нәселдән?

Укытучының күңеле

Балачакны яшергән.

Күңелләр шуңа картаймый,

Еллар гына ашыга...

Укучыларым баласы

Баса инде каршыга.

IV бүлек “И газиз татар авылы, син язучы,син шагыйрь”Туган Сарман районы Чураш авылының ямьле җирләре ,изге чишмәләре,төнге урманнары,беренче кары,беренче буразналары турында яңгыратып яза автор.

Җаным-тәнем белән авылныкы,

Авылымда таптым кәсебем.

Тамырларым белән шушы җирдән,

Борыңгыдан минем нәселем.

Җисем биргән,исем биргән миңа,

Биргән миңа гореф-гадәтен.

Шушы җирдә туган ,шушы җирдә

Суксын иде соңгы сәгатем.

V бүлек “Әз-мәз көлке” дип атала.Җор телле шагыйрә шаян шигырьләре белән кәефне күтәрә.

Очын гына кисим микән,

Өзим микән төбеннән.

Ни күрсәм дә күреп торам

Шушы озын телемнән.

Дөрес ,яхшы чагы да күп:

Һай,телем дә,һай ,телем.

Файдаң тигән чакта мактыйм:

-Рәхмәт кенә төшкерем!

    Күргәнебезчә,Вәсимә Хәйруллина – бай  иҗат шәхесе,әйләнә-тирәне бизәргә сәләтле шәхес

Вәсимә Хәйруллина чын мәгънәсендә үзенчәлекле шагыйрә.Шигырь –аның өчен олы бер дөнья.Ул анда үзен судагы балык кебек иркен сизә...Аның ихлас эчендәге тышына ташып чыккан шигъриятен яратмый мөмкин түгел.

Сүзләр була җимешле,

Сүзләр була имешле.

Җимешлесе пешкәнче,

Авызыңа төшкәнче,

Имешне тел тарата-

Тел хәрәкәт ярата.

Агартырга карасың,

Юарга тел ярасын,

Килешле сүзләр кирәк,

Җимешле сүзләр кирәк.

       Автор безгә ягымлы сүзләрне йомшак,җылы итеп,урынлы кулланырга өнди.Кешеләрдә итагатьлелек тәрбияли.

       Иң куанычлысы,Вәсимә Хәйруллинаның  шигырьләрен татар милләтле  укучылар гына түгел,ә рус балалары да укый,өйрәнә. Мәсәлән :Нигъмәтуллинаның Р.Р. “ Татарча да яхшы бел” 6 нчы сыйныф өчен татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) дәреслегендә “Сумкада”,”Саран,саран”шигырьләре аңлаешлы,гади ,тәрбияви әһәмияткә ия булган шигырләре кертелгән.Шулай ук :Нигъмәтуллинаның Р.Р. “ Татарча да яхшы бел” 11 нче сыйныф өчен татар теле (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) дәреслегендә “Беркемсез әбиләр “ шигыре берсен дә битараф калдырмас, дип уйлыйм.Автор  ялгызлык мәсьәләсен күтәрә.  

                                                      Йомгак.

      Вәсимә Хәйруллина иҗатының әхлакый кыйммәте бик зур.Ул яшь буынны тормышта дөрес яшәргә, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә.Аның әсәрләрендә мәңгелек темалар:әдәп,әхлак, кеше мөнәсәбәтләре,кешенең уңай һәм тискәре сыйфатлары,мәхәббәт һәм нәфрәт, ,дуслык һәм  хыянәт.Үзе дә авылдан чыккан язучы буларак, Вәсимә Хәйруллинага табигать бик якын,табигатьнең   һәр сулышы, яшәеше.

        Әйе,Вәсимә Хәйруллина бүгенге татар әдәбиятының абруйлы һәм әйдәп баручы шагыйрәсе булып танылды.

2008 нче елда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы ,шагыйрә Вәсимә Хәйруллинаның 65 яшьлек  юбилее уңаеннан,мин Яр Чаллы шәһәренең балалар иҗат кичәсендә катнаштым.Анда күренекле шагыйрь язучылар белән берлектә дуслары,туганнары, элеккеге укучылары да җыелган иде. Вәсимә апаның  “Үпкәче кыз” шигыре буенча инша язып.мин конкурста беренче урын алдым.Вәсимә апа бүген тагын бер китабын  нәшриятка әзерләп йөри.Анысы ничек ааталыр,әлегә белмим.Һәрхәлдә ,ул җыентыкка миңа багышланган шигыре дә дөнья күрер дип өметләнәм.        

        Вәсимә Хәйруллина- безнең туганыбыз, мактанычыбыз, куанычыбыз һәм горурлыгыбыз.Аның талантына, аның тырышлыгына, аның эшчәнлегенә, туктаусыз иҗатта кайнавына сокланмый мөмкин түгел. Вәсимә Хәйруллина укытучылык итү дәверендә зур уңышларга ирешә.Ул “ Россиянең атказанган мәгариф хезмәткәре”дигән мактаулы исемгә лаек, “Сарман районының күренекле кешеләре” дигән китап-җыентыкка кертелгән.

Кулланылган әдәбият

Әдһәмова Г.”Татар әдәбиятыннан хрестоматия.”.Казан:” Яңалиф” нәшрияты.-2003

“Мәйдан” журналы ,2003, №11

Нигъмәтуллина Р.Р.” Татарча да яхшы бел”.Казан, “Мәгариф”нәшрияты,2006(12 бит,27 бит)

Нигъмәтуллина Р.Р. “Татарча да яхшы бел”. Казан, Татрстан китап нәшрияты,2011(89 бит)

“Сабантуй”гәҗите,2008, 4 октябрь

В.Хәйруллина” Син бик кирәкле кеше”. Казан, Татарстан китап нәшрияты , 2003

В.Хәйруллина “Тормыш бакчасы “.”Яр Чаллы типографиясе”, 2001

В.Хәйруллина “ Тылсымлы таяк “. Казан:РИЦ “Школа” ,2008

В.Хәйруллина “Чәчәкле төш”. Казан,Татарстан китап нәшрияты,1997



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы мәгариф идарәсе “10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет  белем бирү учреждениесе

Расланды:

Педагогик совет беркетмәсе

№1 31 август 2011ел

Мәктәп директоры

                    Р.К.Салихова

11нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы.

Сәгатьләр күләме атнага 2 дәрес, елга 70 сәгать

Төзүче беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 кызы

Килешенде:

Директор урынбасары

               М.Н.Абзалова

Каралды:

МБ беркетмәсе

№1 8 нче сентябрь 2011 ел

МБҗитәкчесе

                 Э.Т.Зәйнуллина

план буенча

факт

тема

Нәрсә белергә тиеш

лексика

11АБ

11ВГ

11АБ

11ВГ

1

1,09

2,09

1,09

2,09

Мәскәү дә татарча укый

Хикәя төзеп сөйләүләренә ирешү.

Күрешә,сораша,уртаклаша,кочаклаша,таныша.

2

5,09

5,09

5,09

5,09

Д.С.Ү.Мәскәү шәһәренең татар мәктәбе

Диалог төзү күнекмәлэрен ныгыту

Ярым бимерек,таныта,сыйдыра алмый,хакимият,сүтелә.

3

8,09

9,09

8,09

9,09

Әллә мәктәп,әллә музей, әлләбакча

Музей турында белемнәрне арттыру.

төп нөсхә,чагылдыручы,үлем үзәне,эзтабарлар,эйтеп китәргә була.

4

12,09

12,09

12,09

12,09

Яр Чаллының 44 нче мәктәбе

44 нче мәктәп турында мәгълүмат,

Үзенчэлекле,карар кыла,ундырышлы туфырак,таратырга.

5

15,09

16,09

15,09

16,09

Сәнгать мәктәбе

Язучылар турында мәгълүмат

Шәхес,чыгарылыш,үзгәртелә,катнаш, хәбәрче,кушыла,мәкалә.

6

19,09

19,09

19,09

19,09

Г.Хәсәнов –балалар язучысы

Язучы турында белемне арттыру.

Сөрген,хөкем итә,сәрелә,җанландырып,сабый,күңел бозарлык,тарафына.

7

22,09

23,09

22,09

23,09

Хыялсыз кеше- канатсыз кош.

Сәнгатьле уку,тәрҗемә итү.

Арып-тарып,аркасына капчык аскан, хыялын тормышка ашыру,башыннан сыйпап үткәндә,күңел нечкәртү,бөтен күңелне биреп.

8

26,09

26,09

26,09

26,09

Җ.Тәрҗеманов”Очрашулар,очрашулар”

Текстның эчтәлеген аңлау.

Бер дә икеләнеп тормыйча,авыздан сулар килә,таушалган,

9

29,09

30,09

29,09

30,09

Л,Фәттахов-халык рәссамы.

Рэссам турында белемнәрне арттыру.

Күмер  белән ясый,нык кына эләгә

10

3,10

3,10

3,10

3,10

Халкын дөньяга таныткан татар.

әсирлеккә төшә.рухы сынмаган

11

6,10

7,10

6,10

7,10

Харис Якупов-танылган рәссам

Рәссам турында белемнәрне арттыру

Уңаеннан,шәхси.

12

10,10

10,10

10,10

10,10

Хыялымдагы шәһәр

Текстны аңлап уку

Ыгы-зыгы,тавыш-гауга.

13

13,10

14,10

13,10

14,10

Ф.Яруллин”Шәһәр” шигыре

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Бер калыпка сала,иләктән или,чиратларга тота.

14

17,10

17,10

17,10

17,10

Б.С.Ү.Сочинение “Минем шәһәрем”

15

20,10

21,10

20,10

21,10

Х.Ө.Э“Яңа йорт”  

Җөмләләрне үзлектән аңлап уку, тәрҗемә итү

16

24,10

24,10

24,10

24,10

Ф.Яруллин “Һәр көн шулай”

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Җиңүчеләрне билгеләү.

17

27,10

2810

27,10

2810

Казандагы Самосырово чүплеге

Төп мәгънәне билгеләү

Аунап ята,кулы җитми

18

31,10

31,10

31,10

31,10

Нью-Йорктагы чүп полигоны

Текстны уку

Яраксыз,,чимал,көнкүреш калдыклары.

19

10,11

11,11

10,11

11,11

Чүплекләрдән файда алу

Яңа лексика белән танышу

Икенчел чималны эшкәртү,көл,кирәге беткән.

20

14,11

14,11

14,11

14,11

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,бәйрәмнәр кирәк сезгә дә, Алабугадагы Спас ярминкәсе

Текстларны дөрес тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту

Чаң,чаң кагучы, шамакай.палас сугу.

21

17,11

18,11

17,11

18,11

Яр Чаллы шәһәрендә “Чәчәк бәйрәме”

Төп мәгънәне билгеләү

22

21,11

21,11

21,11

21,11

Х Әюп”Бәйрәмнәр”

Текстларны дөрес тәрҗемә итү күнекмәләрен ныгыту

Җир шаулатыр

23

24,11

25,11

24,11

25,11

Бсу.”Минем яраткан бәйрәмем”

Б.С.Ү.

24

28,11

28,11

28,11

28,11

Аудирование

25

1,12

2,12

1,12

2,12

Хәлең ничек,кеше туганым?Һәр гаилә -нәни бер дәүләт.

Яңа лексика белән танышу

Каенана,каената,кода, кодагый.

26

5,12

5,12

5,12

5,12

Ф.Яруллин”Нәни дәүләт” шигыре.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Били,ыбыр-чыбыр,максаты юнәлгән

27

8,12

9,12

8,12

9,12

Гаиләне ныгытучы һәм җимерүче факторлар.

Яңа лексика белән танышу

Эчкечелек, юл кую,терәк.

28

12,12

12,12

12,12

12,12

Гаиләме әллә чемпионнар командасымы?

Җөмләләрне үзлектән аңлап уку, тәрҗемә итү

Иңбаш,сөяк,сеңер,көндәш.

29

15,12

16,12

15,12

16,12

Хәмидуллиннар гаиләсе

Яңа лексика белән танышу

Бетмәс_төкәнмәс,ныгый,баһадир,таң калдыра.

30

19,12

19,12

19,12

19,12

Җырламыйм да, биемим дә,гармунда да уйнамыйм

Яңа лексика белән танышу

Ядаими.остаз, кушылып уйный.

31

22,12

23,12

22,12

23,12

Маликовлар гаиләсе

Җөмләләрне үзлектән аңлап уку, тәрҗемә итү

Аптырашта калдыра,җитәкләп, калышмый,

32

26,12

26,12

26,12

26,12

Һәр бала үз ризыгы белән туа

Җөмләләрне үзлектән аңлап уку, тәрҗемә итү

Рәсми рәвештә, шартлар тудырган.

33

12,01

13,01

12,01

13,01

Диалог белән эш

34

16,01

16,01

16,01

16,01

Ш.Хөсәенов”Әни килде”(өзек)

Яңа лексика белән танышу, яңлап уку, тәрҗемә итү

Кеше яллап,ялварып диярлек,хәлегездән килмәгән өчен,талашасыз.

35

19,01

20,01

19,01

20,01

Ш.Хөсәенов”Әни килде”(өзек

Яңа лексика белән танышу, яңлап уку, тәрҗемә итү

Куалап чыгар,кешелегезне сынар өчен.

36

23,01

23,01

23,01

23,01

В.Хәйруллина”Беркемсез әбиләр”

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Сөя алмый,зарланмыйлар.

37

26,01

27,01

26,01

27,01

С.Хәбибуллина”Картлар йорты”

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Түзә алмаслык,гарип,урын өстендә ятучылар,тереләй.

38

30,01

30,01

30,01

30,01

Картлар һәм инвалидлар йорты

39

2,02

3,02

2,02

3,02

Р.Мингалим”Ятим малай” шигыре

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Үз-үзен үтерә,

40

6,02

6,02

6,02

6,02

Ятим балалар

41

9,02

10,02

7,02

10,02

Сорокиннар гаиләсе

Яңа лексика белән танышу, яңлап уку, тәрҗемә итү

Мәхрүм ителгән

42

13,02

13,02

13,02

13,02

Балалар йорты

43

16,02

17,02

16,02

17,02

Т.Миңнуллин”Әниләр һәм бәбиләр

Яңа лексика белән танышу, яңлап уку, тәрҗемә итү

Тилмерүче,хаклы түгел,бәгерең каткан,рәнҗү

44

20,02

20,02

20,02

20,02

Т.Миңнуллин”Әниләр һәм бәбиләр

Яңа лексика белән танышу, яңлап уку, тәрҗемә итү

Язмыш,корсакта ук ят иде,миһербанлык очкыны

45

23,02

24,02

27,02

24,02

Бай бабай

Яңа лексика белән танышу, яңлап уку, тәрҗемә итү

Үз-үзен, аямыйча ,казанышлары өчен, хәер сорашырга,симертергә,табыш,мал тота,мохтаҗ,матди байлык.

46

27,02

27,02

1,03

27,02

Әсгат Галимҗанов

Яңа лексика белән танышу, яңлап уку, тәрҗемә итү

47

1,03

2,03

5,03

2,03

Әсгат Галимҗановка кешеләрнең мөнәсәбәте

Күңеле әрни,тән ярасы,тетрәнеп.

48

5,03

5,03

12,03

5,03

Х Халиков”Кибеткә барган идем” шигыре.

Теләнче,кибеткән,тиргәр.

49

8,03

9,03

15,03

9,03

Агнес-Тереза

Яңа лексика белән танышу, яңлап уку, тәрҗемә итү

дини тәрбия,гыйбадәт кыла,бүлекчә,изгеләштерә.

50

12,03

12,03

19,0322,03

12,03

Тереза Ананың сүзләре

 

51

15,03

16,03

2,04

16,03

Г.Гайнетдинова”Мактанмасын кеше байлыгы белән”шигыре

Икеләтә кайтыр,тилмермәсен.

52

19,12

19,03

5,04

19,03

Контроль эш

53

22,03

23,03

9,04

23,03

И.Юзеев “Ни булган Вахтика?” шигыре

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Кылану,килештерү.

54

2,04

2,04

12,04

2,04

Б.С.Ү.”Миңа ошаган һөнәр”  

Б.С.Ү

Һөнәр иясе,ихтыяҗ

55

5,04

6,04

16,04

6,04

Һөнәр сайлау

56

9,04

9,04

19,04

9,04

Б.С.Ү.”Табынга килгәнче икмәк нинди юл үтә?”

Б.С.Ү

57

12,04

13,04

23,04

13,04

Алда безне ниләр көтә?

Б.С.Ү

58

16,04

16,04

26,04

16,04

Һөнәрләрне нинди төркемнәргә бүләргә була?

59

19,04

20,04

30,04

20,04

Ф.Әмәк “Сабак” шигыре.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Сабак,кай ара,каера,тулы килеш,кайгы тешү.

60

23,04

23,04

3,05

23,04

Кызыклы мәгълүматлар.

61

26,04

27,04

7,05

27,04

Мин башка кеше тормышын яшәдем.

Элемтәче,яшерен сәясәтен ачыклау.

62

30,04

30,04

10,05

30,04

Ирле-хатынлы разветчиклар.

Яңа лексика белән танышу, яңлап уку, тәрҗемә итү

Чая,хыялын тормышка ашырырга.

63

3,05

4,05

14,05

4,05

Лексика буенча зачет.

64

7,05

7,05

17,05

7,05

Ф.Зыятдинова “сукмак”шигыре.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Сукмак,киртә,юл чатында,өн.

65

10,05

11,05

21,05

11,05

Эшсез утыра алмыйм.

Яңа лексика белән танышу, яңлап уку, тәрҗемә итү

Моң-зар,яңак,кулыннан килгэн кадәр.

66

14,05

14,05

24,05

14,05

Нәҗибә Сафина шигыре.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Табут,ботак тишеге,дүрт саның төгәл.

67

17,05

18,05

18,05

Ямаш Игәнәй шигыре.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен арттыру

Упкын,офык,сыярга,тәм тоярга.чыгарга.

68

21,05

21,05

21,05

Гомумиләштереп кабатлау