Эш программалары

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Татар теле һәм әдәбияттан эш программалары

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_klassta_tatar_tele.docx46.99 КБ
Файл 7_klassta_tatar_dbiyaty.docx51.93 КБ
Microsoft Office document icon 8_klassta_tatar_dbiyaty.doc186.5 КБ
Microsoft Office document icon 8_klassta_tatar_tele.doc194 КБ

Предварительный просмотр:

 

        “Каралды”

  Методик берләшмә җитәкчесе:

_     _________  Котдусова Д.М

      Беркетмә №1,  

        “__22_” август  2015 ел.

“Килешенде”

        Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары: _________Ситдикова Э.И.

“__24_” август  2015 ел.

“Расланды”

Мәктәп директоры:

         _________ Котдусов Г.Х.

156 нчы номерлы боерык,

«_24_» август, 2015 ел.

                                                                 

СОСНА ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

7 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы,

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы                                                                                                                

         

         

Педагогик киңәшмә утырышында каралды.

Беркетмә №_1  24 нче август, 2015 ел.                                                                                                              

2015 - 2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы

7 нче сыйныфта татар теленнән эш программасы түбәндәге документларга  нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясендә мәгариф турында”  Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ)

- “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

- Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программа (5–9 нчы сыйныфлар) (төзүче-авторлары: Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова). – Казан, 2013.

- Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф”, 2010.

- Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Сосна төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль гомуми белем учреждениесенең 2015 – 2016 нчы уку елына педагогик совет утырышында каралган һәм  24.08.2015 нче елгы №156 нчы карары белән расланган  укыту планы (беркетмә №1, 24.08.2015)

 

       Татар теленнән гомуми төп белем бирүнең максаты һәм бурычлары:

- укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру;

- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

- телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белүгә өйрәтү;

- телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату; татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы  “Сосна төп гомуми  белем  мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елына 1-9 нчы класслар өчен төзелгән укыту планында 7 нче сыйныфка татар теленнән 105 сәгать дәрес  каралган. Эш программасында уку елы дәвамында татар теленнән 105 дәрес үткәрү планлаштырыла.

  Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы  дәреслеге (Татар теле. 7 нче сыйныф.Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина. Казан.Татарстан китап нәшрияты, 2014) файдаланыла.

Программаның эчтәлеге.

Төп темалар

Белем һәм күнекмәләр

1.

6 нчы сыйныфта үткәннәрне искә төшерү

6

Сүз төркемнәре. Сүз ясалыш ягыннан төрләре, мәгънәле кисәкләре, мәгънәләре, сөйләмдәге роле.

2.

Гади җөмлә синтакси-

сы һәм тыныш билгеләре.

11

Синтаксис турында төшенчә бирү. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

Тезүле бәйләнеш.  Ияртүле бәйләнеш.

3.

Сүзтезмә.

8

Синтаксик берәмлекләр. Сүзтезмә. Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

4.

Җөмлә. Җөмлә  төрләре.

16

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре. Бер составлы җөмләләр. Ике составлы җөмләләр. Раслау һәм инкяр җөмләләр. Тулы һәм ким җөмләләр. Өстәлмәләр.

5.

Җөмләнең грамматик кисәкләре.

32

 Җөмләнең баш кисәкләре. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аныклагыч. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Җөмләнең модаль кисәкләре.

Җөмләдә сүз тәртибен дөрес куллану. Логик басымны дөрес кую

Җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели алу, аларны дөрес укый һәм тиешле тыныш билгеләрен куя белү

6.

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

4

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау

7.

Гади җөмлә синтаксисын гомум. кабатлау

5

Сөйләмдә, бигрәк тә аның диалог төрендә, ким җөмләләрне куллана белү. Диалогта сөйләмнең мәгънәсен төгәл аңлауга ирешү

диктант

изложение

инша

гариза язу

5

6

6

1

Укучыларның  әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

-татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен  белү;

-татар теленең грамматик төзелешен үзләштерү;

-грамматик үзенчәлекләренә карап,сүз төркемнәрен аера, аларга морфологик анализ ясый белү.

Ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне җөмлә һәм текст эчендә танып, аларга аңлатма бирү.

•Төрле калыптагы гади җөмләләр төзү (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләр), аларны язма сөйләмдә урынлы файдалану, телдән сөйләмдә дөрес интонация белән уку (әйтү).

•“Гади җөмлә синтаксисы”нда өйрәнелгән тыныш билгеләрен язмада дөрес кую.

•Сыйфатлама, эмоциональлек, модальлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика яза белү.

•Сөйләм этикеты нормаларына туры китереп, әсәргә яки геройлар арасындагы мөнәсәбәткә телдән яки язмача бәя бирү.

•Эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.

•Бер минутка 15-16 сүз (85-90 хәреф) язу, 80-125 сүз (180-280 иҗек, 455-725 хәреф) уку.    

Формалашырга тиешле күнекмәләр:

- телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе, сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу;

-текстның эчтәлеген телдән  яки язмача төгәл  итеп, сайлап яки кыскача сөйләп бирү,

  текст буенча куелган сорауларга төгәл җавап бирү;

-бирелгән темага, куелган максатка яраклы рәвештә, төрле ситуацияләрдән чыгып, тасвирлау яки хикәяләү характерындагы текстларны телдән яки язмача әзерләү;

-текстның планын төзү яки язмача әзерләү;

-җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә  морфологик   анализ ясау;

-тормыш-көнрүреш, уку, иҗтимагый, мәдәни темаларга әңгәмә кору, үз фикереңне яклап, әңгәмә-бәхәс формасында сөйләшү күнекмәләренә ия булу;

-сөйләү һәм язуда татар әдәби теле нормаларын (орфографик, орфоэпик, лексик, грамматик, пунктуацион) саклау һәм сөйләм этикеты нормаларын үтәү.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына):

•өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү, сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;

•теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;

•бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;

•сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу, монологик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;

•тормыштан алынган берәр вакыйга турында мәкалә язу;

•изложение яки сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;

•эш кәгазьләреннән расписка һәм акт яза белү.

                                         

Календарь  тематик план.

Т/с

Сә-

гать саны

Үткәрү вакыты

Бүлек һәм темалар

Искәрмә

план

Фактик

1

1

2.09

Кереш дәрес.     Туган тел турында әңгәмә. Туган телнең һәрбер халык тормышында һәм кешене шәхес итеп формалаштырудагы роле.

2-3

1

2.09

7.09

Сүз ясалышы

4

1

9.09

Сүзләрнең сөйләмдәге роле.

5-6

1

9.09, 14.09

Сүз төркемнәре (кабатлау)

7

1

16.09

Диктант. Алтын көз.

9

1

16.09

   Гади җөмлә синтаксисы һәм тыныш билгеләре. Синтаксис буенча гомуми мәгълүмат. Сүзтезмә һәм җөмлә. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше.

10

1

21.09

Тезүле бәйләнеш

11

1

23.09

Җөмләнең тиңдәш кисәкләре .

Тиңдәш кисәкләр турында гомуми төшенчә

12-13

2

23.09

Тиңдәш кисәкләр янында теркәгечләр.

14

1

29.09

Тиңдәш кисәкләр  янында тыныш билгеләре

15

1

28.09

Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүзләр

16

1

30.09

30.09

Гомумиләштерүче сүз янында тыныш билгеләре.

17-18

2

5.10,7.10

Изложение.

19

1

7.10

 Ияртүле бәйләнеш.Хәбәрлекле мөнәсәбәт.

20

1

12.10

 ачыклаулы мөнәсәбәт.

21

1

14.10

Аныклаулы мөнәсәбәт.

22.

1

14.10

Сүзтезмә

23

1

19.10

Бәйләнешле сөйләм үстерү.”Талантның бер өлеше тумыштан, тугыз өлеше тырышлыктан” инша язу.

24

1

21.10

Фигыль сүзтезмә.

25

1

21.10

Контроль диктант

26

1

26.10

Исем сүзтезмә.

27

1

28.10

Сыйфат сүзтезмә.

28

1

28.10

Алмашлык сүзтезмә.

29

1

09.11

Рәвеш сүзтезмә. Сан сүзтезмә.

30

1

11.11

Хәбәрлек сүзтезмә.

31

1

11.11

Сүзтезмәләрне тикшерү тәртибе.

32.

1

16.11

Б/с. Изложение

33

1

18.11

Җөмлә турында төшенчә. Җөмлә ничек оеша.Җөмләдә сүз тәртибе.

34

1

18.11

Ике составлы һәм бер составлы җөмләләр

35

1

23.11

Бер составлы җөмләләр. Фигыль җөмлә.

36

1

25.11

Сөйләмдә бер составлы җөмләләрнең кулланылыш үзенчәлекләре.  Исем җөмлә.

37

1

25.11

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Бакый Урманченың “Атлар коендыру” картинасы буенча инша

38

1

30.11

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре Хикәя җөмлә.

39.

1

2.12

Сорау җөмлә

40.

1

2.12

Боеру (боерык) җөмлә

41.

1

7.12

Тойгылы җөмлә

42

1

9.12

Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен гомумиләштереп кабатлау.

43.

1

9.12

Контроль тест.

44

1

14.12

Синтагма

45

1

16.12

Раслау һәм инкяр җөмлә турында гомуми төшенчә.

46.

1

16.12

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

47

1

21.12

Контроль диктант.

48.

1

23.12

Тулы һәм ким

49.

1

23.12

Гади җөмләләр.

50

1

11.01

Кушма җөмләләр.

51

1

13.01

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша.

52.

1

13.01

Җөмләнең грамматик кисәкләре. Җөмлә кисәкләре.

Җөмләнең баш кисәкләре.

53.

1

18.01

Ия һәм аның   белдерелүе. Гади һәм тезмә ия

54.

1

20.01

Хәбәр һәм аның белдерелүе. Гади һәм кушма хәбәр, аның белдерелүе

55.

1

20.01

Ия белән хәбәрнең ярашуы. Ия белән хәбәр арасына сызык кую очраклары

56

1

25.01

Б/с. Изложение

57

1

27.01

Баш кисәкләрне кабатлау

58.

1

27.01

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Аергыч.

59.

1

1.02

Аергыч һәм аның белдерелүе

60-61.

2

3.02

3.02

Б/с.Инша-фикерләмә язу.

62

1

8.02

Тәмамлык һәм аның белдерелүе.

63.

1

10.02

Туры һәм кыек тәмамлыклар

64-

1

10.02

Хәл һәм аның төрләре.

65

1

15.02

Урын һәм вакыт хәле

66

1

17.02

Рәвеш  хәле

67.

1

17.02

Изложение.

68

1

22.02,

күләм хәле

69-70

2

24.02, 24.02

Сәбәп һәм максат хәле.

71-72

1

29.02 2.03

Шарт хәле.

Кире  хәл.

73

1

07.03

Хәлләрне кабатлау

74

1

09.03

Хәлләрне кабатлау

75.

1

09.03

Б/с Гариза язу

76.

1

14.03

Контроль диктант

77

1

16. 03

Аныклагыч турында төшенчә

78

1

16.03

Аныклагычларның аерымлануы һәм алар янында тыныш билгеләре

79

1

30.03

Илдар Зариповның “Исле гөл” картина буенча инша язу.

80

1

30.03

Аерымланган хәлләр турында төшенчә.

81

1

4.04

Аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

82

1

06.04

Җөмлә кисәкләрен гомумиләштереп кабатлау

83

1

06.04

  изложение

84

1

11.04,

Җөмләнең модаль кисәкләре.. Кереш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

85

1

13.04

Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре

86

1

13.04

Эндәш һәм кереш сүзләрне кабатлау

87

1

18.04

Арадаш аттестациясе эше

88

1

20.04

Керешмәләр

89, 90

2

25.04,27.04

Җөмләдә сүзләр тәртибе.

 91

1

27.04

Инша. “Яз килде ” картинасы буенча .

92-93

2

2.05

4.05

Җөмлә кисәкләрен шартлы билгеләр ярдәмендә билгеләп тикшерү.

94-95

2

4.05

11.05

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

96-97.

2

11.05

16.05

Б/с Контроль изложение

98,99

2

18.05

23.05

Җөмләләргә морфологик-синтаксик анализ ясау.

100

1

25.05

Контроль диктант

101

1

25.05

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау

102-105

4

30.05

Гади җөмлә синтаксисын гомумиләштереп кабатлау

        

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башына):

•өйрәнелгән сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен аера белү, сүз төркемнәрен морфологик яктан тикшерү;

•теоретик материалларга туры килгән орфограммаларны табу, сүзләрнең дөрес әйтелешен һәм язылышын үзләштерү; телдән һәм язма сөйләмдә ярдәмче фигыльләрне һәм синонимнарны файдалана белү; төрле сүз төркемнәренә кергән сүзләрне дөрес басым белән әйтә белү; тексттагы саннарны дөрес язу;

•бирелгән темага катлаулы план төзеп, аның буенча сочинение язу өчен, материал туплау һәм тәртипкә китерү;

•сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү кебек сөйләм төрләренә туры китереп, сочинение язу, монологик һәм диалогик сөйләм формаларын үстерү;

•тормыштан алынган берәр вакыйга турында мәкалә язу;

•изложение яки сочинениеләрне тулыландыру, төзәтү;

•эш кәгазьләреннән расписка һәм акт яза белү.

Укучылар үзләштерергә тиешле осталык һәм күнекмәләр  (уку елы ахырына)

  • Ел дәвамында өйрәнелгән синтаксик күренешләрне җөмлә һәм текст эчендә танып, аларга аңлатма бирү.
  • Төрле калыптагы гади җөмләләр төзү (ике яки бер составлы җөмләләр, эндәш һәм кереш сүзле җөмләләр, тиңдәш кисәкле яки аерымланган иярчен кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләр), аларны язма сөйләмдә урынлы файдалану, телдән сөйләмдә дөрес интонация белән уку (әйтү).
  • “Гади җөмлә синтаксисы”нда өйрәнелгән тыныш билгеләрен язмада дөрес кую.
  • Сыйфатлама, эмоциональлек, модальлек элементларын кертеп, әдәби образларга характеристика яза белү.
  • Сөйләм этикеты нормаларына туры китереп, әсәргә яки геройлар арасындагы мөнәсәбәткә телдән яки язмача бәя бирү.
  • Эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу.
  • Бер минутка 15-16 сүз (85-90 хәреф) язу, 80-125 сүз (180-280 иҗек, 455-725 хәреф) уку.

Укыту – методик комплекты

  • Диктантлар җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 нче с-флары өчен: Укытучылар өчен кулланма/З.Н.Хабибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина.-Казан: Мәгариф,2006.
  • Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 5-11 с-флары өчен Укытучылар өчен кулланма/Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хамидуллина.-Казан:Мәгариф,2005
  • Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар.-Казан: Яңалиф, 2006
  • Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек.Татар теле.-Казан: РИЦ “Школа”, 2008
  • Эш кәгазьләре үрнәкләре/З.В.Валиев.-Казан: Татар китап нәшрияты, 1999
  • Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерлек өчен кулланма.-Казан: РИЦ “Школа”,2007        
  • Татар теле: Кагыйдәләр, күнегүләр:Урта гомуми белем бирү мәкт. өчен/Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова.-Казан:Мәгариф, 2007
  • Урта мәктәптә татар теле укыту: Фонетика. Морфология: Укытучылар өчен методик кулланма/ Н.В Максимов.-Казан: Мәгариф,2004
  • http://pedsovet.org
  • http://festival.1september.ru
  • http://edu.kzn.ru

КУШЫМТА 1.

Арадаш аттестация  эше өчен үрнәк текст.

 Татар теле

7 нче сыйныф

Икмәк — ил байлыгы

   Мин үзем икмәкне кеше өчен иң зарури ризык итеп кенә түгел, ә илнең иң зур байлыгы, дәүләтнең төп куәте дип саныйм. Икмәк җитмәгән елларны без күреп уздырдык. Аның нәрсә икәнен яхшы беләбез... Шуңа күрә икмәкнең күп булуын, мул булуын һәркем кайгыртырга тиеш.

   Безнең татар халкында икмәккә хөрмәт аеруча зур иде. «Ипекәй» дип кадерләп кенә йөртә ул аны... Әгәр урамда яткан ипи сыныгын күрсә, ул аны иренмичә иелеп алып, читәнгә яки бүрәнә ярыгына кыстырып китә. Балаларга да сыныгыңны калдырма, валчыгыңны җый, бәрәкәт очмасын дип әйтеп кенә торалар. Һәм без ипи валчыгын таптаудан чынлап та курка идек, икмәк безгә рәнҗер, бездән китәр, килмәс дип шомлана идек...

   Икмәкне кешеләр тир түгеп табалар. Икмәкне үстерү — авыр эш, бик күп хезмәт, тәҗрибә, тырышлык сорый ул. Мең еллар дәвамында кеше икмәк үстерүнең тәҗрибәсен туплаган: орлыгын яхшырткан, җирен эшкәрткән, вакытын белеп чәчәргә, ашларга өйрәнгән... (Ә. Еники)

Бирем.

1.1нче җөмләне сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

2. Соңгы җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә, төрен билгеләргә.

3. Калын хәреф белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын табарга.

4. Астына сызылган сүзгә морфологик анализ ясарга.

Кушымта 2.

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

        1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

        5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,

        6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

        7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

        8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз

3. Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү:

Сыйныфлар

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

5

4

5

4

6

4

6

5

7

4

6

6

8

4

4

6

9

4

4

7

        Диктантларны бәяләү

  1. Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.
  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.
  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.
  4. 12 хатага кадәр “2” ле куела.
  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү

1.   Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2.  Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3.  Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик,  бер пунктуацион, ике стиль хаталары)  изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

   4.  Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.



Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ  БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МБГБУ   «СОСНА ТӨП БЕЛЕМ  МӘКТӘБЕ”

«Каралды» һәм

«тәкъдим ителде»

 ШМО җитәкчесе

_______Д.М.Котдусова

Протокол № 1

«22»_август2015

 

«Килешенде»  

Укыту эшләре буенча директор

урынбасары

_________Э.И.Ситдикова

«24»_август 2015

 

        «Расланды»

     

         Мәктәп директоры

   _________Г.Х.Котдусов

Приказ №156 «24»_август2015

Югары  квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызының

«ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ» ПРЕДМЕТЫ БУЕНЧА 7НЧЕ СЫЙНЫФ

ӨЧЕН  ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

Педагогик  советта кабул ителде,

протокол №   1       24.08   2015 ел.

                               

 

2015 нче ел

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

          Эш программасы  “Татар урта мәктәпләре өчен  әдәбият программалары”на  (авторлары: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Ф. Г. Ганиева, Ф.Ф. Исламов, “Мәгариф” нәшрияты, 2010) , “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек”кә, Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре (V-IX сыйныфлар) өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программага ( Д.Заһидуллина, Н.М. Йосыпова, 2013)нигезләнеп төзелде.

Сүз сәнгате булган әдәбият – тормышны үзенчәлекле танып белү формасы, ул хисси-эмоциональ тәэсир чаралары ярдәмендә дөнья сурәтен, моделен төзү һәм шуңа карата мөнәсәбәт формалаштыру сәләтенә ия. Мәктәптә укыту предметы буларак ул әхлакый-эстетик һәм интеллектуаль әзерлекле шәхес, гражданин тәрбияләүдә турыдан туры катнаша. Укучы әдәби әсәрләр, аларның авторлары фикере аша гомумкешелек кыйммәтләрен, халыкның рухи байлыгын үзләштерә - тормыш фәлсәфәсенә төшенә. Шуңа күрә гомуми белем бирү системасында бу укыту предметының әһәмияте зур.

ХХI гасырның беренче чирегендә гомуми белем сыйфатына таләпләрнең үзгәрүенә, яңа карашлар формалашуга нисбәтле, укытуның эчтәлеген заманга туры китереп яңарту, аның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү, методик алым-чараларны камилләштерү, әдәбият укытуны яңа нигезләргә кору көн тәртибенә куелды.

Гомуми төп белем бирә торган мәктәпләрдә татар әдәбияты предметы укучыларга әдәби белем бирүне, әдәби әсәрне, язучы иҗатын аңлау өчен кирәкле иҗади һәм теоретик күнекмәләр формалаштыруны, милли мәдәнияткә кагылышлы мәгълүматлар җиткерүне үз эченә ала. Урта сыйныфларда әдәбиятны укытуның төп максаты булып матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм   анализларга өйрәтү, логик фикерләү сәләтен үстерү һәм камилләштерү, балаларның рухи дөньяларын баету тора. Бу процесс өч – гамәли, гомуми белем бирү, тәрбияви - яссылыкларны берләштереп алып барылырга тиеш. Әлеге максат түбәндәге бурычларны алга куя:

  • укучының төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белүенә ирешү һәм анализ барышында кулланырга күнектерү;
  • укучыда матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
  • укучының телдән һәм язма сөйләмен үстерү;
  • укучыда үз милләтенә, аның әдәбиятына, мәдәниятенә карата хөрмәт, дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, үз милләтенең, шушы төбәктә яшәүче башка халыкларның мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт  хисләре тәрбияләү.

        Укыту планында 7нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә.

    Барысы 70 сәгать. Укучыларның белемнәрен тикшерү тестлар ярдәмендә, төрле әсәрләр буенча иншалар язу аша алып барыла. 7нче сыйныфта татар әдәбиятын укыту барышында әсәр өйрәнү өчен 49 сәгать, бәйләнешле сөйләм телен үстерү өчен 17 сәгать, дәрестән тыш уку дәресләре өчен 4 сәгать  вакыт бүленде. Дәресләрдә информацион – технологик, төркемнәрдә эш, инновацион алымнар куланыла.

       Дәреслек    “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныфы өчен дәреслек, А.Г. Ахмадуллин, (“Мәгариф”, 2006.),

 Әдәбият, 7 нче сыйныф“Татар урта гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы” Д.М.Абдуллина, ЛК.Хисмәтова, Ф.Х.Җәүһәрова,Казан Татарстан китап нәшрияты, 2014

                                                           

ТАТАР  ӘДӘБИЯТЫННАН ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮНЕҢ ДӘҮЛӘТ СТАНДАРТЛАРЫНА НИГЕЗЛӘНЕП ТӨЗЕЛГӘН ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ  БАСКЫЧЫНЫҢ 7НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ӘДӘБИЯТЫННАН ТӨЗЕЛГӘН ПРОГРАММАНЫҢ ТЕМАТИК БҮЛЕНЕШЕ ҺӘМ ЭЧТӘЛЕГЕ

     

Дәреснең темасы, эчтәлеге

Сәг.

саны

1

Кереш. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы

1

2

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр, дастан, бәет жанры. “Идегәй”  дастаны.

4

3

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Милләтә” “Шагыйрь”, “Милли моңнар”, “Театр”

2

4

Нәҗип Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты. “ Яшь ана” хикәясе. Эчтәлек, вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст

1

5

Шәриф Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Акчарлаклар” повесте

4

6

Һади Такташның тормыш юлы. “Мокамай” поэмасы

2

6

ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Җан Баевич” комедиясе.

3

7

С.Хәким иҗаты турында белешмә. . “Әнкәй” “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигырьләре.

.

2

8

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Әйтелмәгән васыять” хикәясе

3

9

Шәриф Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә “Әни килде” драмасы.

5

10

Г. Сабитовның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау. “Тәүге соклану” хикәясе

2

11

Мөхәммәт Мәһдиевның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү. “Без – кырык беренче ел балалары”

4

12

Галимҗан Гыйльмановның тормыш һәм иҗат юлы “Язмышның туган көне” хикәясе

2

13

Зөлфәт Хәким “Сәер кыз” драмасы

3

14

Ренат Харис “Сабантуй” поэмасы

2

15

Равил Фәйзуллинның тормыш юлы, иҗаты

2

16

Үтелгән материал буенча контроль тест

1

17

Кабатлау һәм йомгаклау

5

18

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

15

19

Сыйныфтан тыш уку

6

        

КАЛЕНДАРЬ- ТЕМАТИК ПЛАНЛАШТЫРУ

     

Дәреснең темасы, эчтәлеге

Сәг.

саны

Вакыты

искәрмә

тиеш

факт

           Халык авыз иҗаты                                                                         3+1

1

Кереш. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы

1

5.09

2

Татар халык авыз иҗаты. Мәкальләр, дастан жанры. “Идегәй”  дастаны.

1

8.09

3

“Идегәй”  дастаны. Проблематика, идея, пафос, идеал

1

12.09

4

“Идегәй”  дастаны. Тотрыклы мотивлар: гадел идарәче, мәрхәмәтлелек, игелекле исем–ат, әхлаклылык, камил инсан һ.б. Урта гасырлар әдәбиятында романтик мотивлар. Үгет–нәсыйхәтчелек.

1

15.09

5

“Идегәй” дастанының темасы, идеясы, проблемасы.

1

19.09

6

Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Милләтә”, “Милли моңнар”  шигырьләре .Татар милләтенең үсәргә, үзгәрергә тиешле кебек мәсьәләләрнең үзәктә торуы.

1

22.09

7

Г. Тукай “Шагыйрь” , “Театр” шигырьләре

1

26.09

8

Нәҗип Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты. “ Яшь ана” хикәясе. Эчтәлек, вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст

1

29.09

9

Шәриф Камалның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Акчарлаклар” повесте

1

3.10

10

Шәриф Камалның  “Акчарлаклар” повесте. Кеше образлары: төп, ярдәмче геройлар.

1

6.10

11

Шәриф Камалның  “Акчарлаклар” повесте. Әһәмияте һәм актуальлеге. Деталь

1

10.10

12

Камалның  “Акчарлаклар” повестеның темасы, проблемасы, идеясы.

1

13.10

13-14

Инша. Гариф образына характеристика язу.

1

17.10

20.10

15

1920-30 еллар әдәбияты. Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты.

1

24.10

16

Һади Такташ “Мокамай” поэмасы.

1

27.10

17

ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. Г.Исхакыйның тәрҗемәи хәле. “Җан Баевич” комедиясе.

1

31.10

18

Г.Исхакыйның  “Җан Баевич” комедиясе.Әсәрнең сюжет – композициясе.

1

10.11

19

Г.Исхакыйның  “Җан Баевич” комедиясе. Әсәрдә образлар бирелеше.

1

14.11

20

Б.СҮ “Бәхет-үз-үзеңә тугры калуда” инша язу.

1

17.11

21

Б.с.т. үстерү “Бәхет-үз-үзеңә тугры калуда” инша язу.

1

21.11

22

Сыйныфтан тыш уку Г.Исхакыйның“Кәҗүл читек” хикәясе.

1

24.11

23

С.Хәким иҗаты турында белешмә. . “Әнкәй”, шигыре.

Әдәбият теориясе. Лирик герой, күңел лирикасы.

1

28.11

24

С.Хәким “Тегермән стенасындагы язулар” , “Бу кырлар, бу үзәннәрдә” шигыре. Пейзаж лирикасы, табигать бирелеше

1

1.12

25-

Б.с.т.үстерү. Туган ягым матурлыгы.

1

5.12

26-27

Сыйныфтан тыш уку  Фатих Хөсни “Йөзек кашы” әсәре

2

8.12

28

Ә.Еникинең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү. “Әйтелмәгән васыять” хикәясен укый башлау (1 нче бүлек).

Сүз сәнгатендә милләт проблемасының алга чыгуы.

1

12.12

29

Ә.Еникинең“Әйтелмәгән васыять” хикәясен уку һәм анализлау.

Акъәби образы. Аның уй-фикерләре.

Әдәбият теориясе. Проблема төшенчәсе.

1

15.12

30

Ә.Еникинең“Әйтелмәгән васыять” хикәясе Пейзаж, портрет

1

19.12

31-32

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение язу. “Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясендә Акъәби образы”.

2

22.12

33

Б.с.т. үстерү  Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү

1

26.12

34

Шәриф Хөсәеновның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә

1

12.01

35

Ш. Хөсәенов “Әни килде” драмасын рольләргә бүлеп уку

1

16.01

36

Ш. Хөсәенов “Әни килде” драмасын рольләргә бүлеп уку

1

19.01

37

Ш. Хөсәенов “Әни килде” драмасының сюжеты

1

23.01

38

Ш. Хөсәенов “Әни килде” драмасының образлар системасы, әһәмияте

1

26.01

39

Б.с.т. үстерү “Әйтелмәгән васыять” һәм “ Әни килде” әсәрләренең уртак һәм аермалы якларын табу

1

30.01

40-41

Б.с.т. үстерү. “Мәрхәмәтле безнең әниләр” темасына инша язу.

1

02.02

06.02

42

Г. Сабитовның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясау. “Тәүге соклану” хикәясе

1

9.02

43

Г. Сабитов  “Ярсулы яз” хикәясе

1

13.02

44

Класстан тыш уку. Р.Мөхәммәдиевнең “Муенсалы күгәрчен” хикәясе.

1

16.02

45

Мөхәммәт Мәһдиевның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү. “Без – кырык беренче ел балалары”

1

20.02

46

Мөхәммәт Мәһдиевның тормыш һәм иҗат юлы. “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрендә образлар

1

23.02

47

Мөхәммәт Мәһдиевның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү. “Без – кырык беренче ел балалары”. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт

1

27.02

48

“Соңгы сүз” бүлеген яттан сөйләү

1

1.03

49

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү Инша язарга әзерлек “Шинельле һәм шинельсез солдатлар”

1

5.03

50

 Бәйләнешле сөйләм телен үстерү Инша язу ““Шинельле һәм шинельсез солдатлар”

1

12.03

51

Галимҗан Гыйльмановның тормыш һәм иҗат юлы “Язмышның туган көне” хикәясе

1

15.03

52

Галимҗан Гыйльмановның “Язмышның туган көне” хикәясендә образлар

1

19.03

53

Г.Гыйльманов иҗатындагы үзенчәлекләр.

1

2.04

54

 Зөлфәт Хәкимнең тормыш юлы, иҗаты. “Сәер кыз” драмасы

1

5.04

55

Зөлфәт Хәким “Сәер кыз”драмасы

1

9.04

56

Драманың сюжеты.

1

12.04

57

Ринат Харисның тормыш юлы, иҗаты.

1

16.04

58

Ринат Харис “Сабантуй” поэмасы.

1

19.04

59-60

БСҮ. Инша –фикерләмә. “Сабантуй- татар халкының иң күркәм бәйрәме”

1

23.04

26.04

61

Равил Фәйзуллинның тормыш юлы, иҗаты.

1

30.04

62

Р.Фәйзуллин “Туган тел турында бер шигырь»

1

3.05

63

 Д.Т.У Г.Ахунов  Язучының тәрҗемәи хәле.“Артышлы тау буенда”

1

7.05

64

Арадаш аттестациясе эше

1

10.05

65

дәрестән тыш уку Рәдиф Гаташ шигырьләре

1

14.05

66-67

Әдәби төрләрне кабатлау

2

17.05

21.05

68-70

Кабатлау

3

24.05

28.05

31.05

УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР

Гомуми төп белем бирүче мәктәпләрдә татар әдәбияты предметын үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда әдәби әсәрне аңлау-бәяләү күнекмәсе булдырыла, әхлакый позиция һәм эстетик зәвык тәрбияләнә, иҗади фикерләү үстерелә, һәм болар дөньяга карашны, тормышны бәяләү чарасына әверелергә тиеш.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

  • укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;
  •  сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;
  • язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта  башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;
  • баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;
  • төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.

Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның  предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:

Танып-белү өлкәсендә:

  • аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;
  • укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;
  •  укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;
  • әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү, сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;
  • укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.

бәяләү өлкәсендә:

  • милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;
  • әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;
  • өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;
  • автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.

эстетик яктан:

  • әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;
  • баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
  • рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.

ӘДӘБИЯТ.

1.   Абдрәхимова Я.Х Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-9нчы      сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма/.. Казан: Мәгариф,2007

2.  Ахмадуллин А.Г “Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7нче сыйныфы өчен дәреслек,”., “Мәгариф”, 2006.  

3. Әдәбият, 7 нче сыйныф“Татар урта гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы” Д.М.Абдуллина, ЛК.Хисмәтова, Ф.Х.Җәүһәрова,Казан Татарстан китап нәшрияты, 2014

4..  Гаташ Р. Шигърият, синең хакка...- Казан. Мәгариф, 2003

5. Заһидуллина Д.Ф Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы.  .. – Казан: Мәгариф, 2004.

6. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих.   – Казан: Мәгариф, 2004.

7.   Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И, Әминева. В.Р “ Әдәби әсәргә анализ ясау”: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика  колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/.-Казан:Мәгариф,2005

7. http://www.tatknigafund.ru/

8.http://miras.belem.ru/

9. http://gabdullatukay.ru/

Кушымта 1.

Арадаш аттестация  эше өчен үрнәк текст.

 Татар әдәбияты

7 нче сыйныф

20.05.2014

  1. Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре ничек атала?

а)халык авыз иҗаты
ә)әкият

б)телдән сөйләү.

  1. Ул – татар әдәбиятында балалар дөньясын киң сурәтли алган, нәни дусларының күңеленә керерлек әсәрләр калдырган язучы?

а) Абдулла Алиш
ә) Галимҗан Ибраһимов

б) Хәсән Туфан

  1.  Габдулла Тукай ничәнче елда һәм кайда туган?

а) 1886 нчы елда Кушлавыч авылында

ә) 1889 нчы елда Кушлавыч авылында

б) 1886 нчы елда Кырлай авылында

  1.  Габдулла Тукайның автобиографик әсәре ничек атала?

                            а) “Исемдә калганнар”

ә) “Кечкенә Апуш”

б) “Тукай”

  1. Бу өзек кайсы əсəрдəн?

Саратский яшел гармун,
Көмеш кыңгыраулары,
Бу көмеш кыңгырауларның
Кичке яңгыраулары
Әллә нишләтә күңелне,
Тирән сулыйсы килә,
Тирән сулыш алып, дуслар,
Ярсып җырлыйсы килә!

  1. Һади Такташ кем ул?

а) прозаик

ә) шагыйрь

б) драматург

  1.  Ул немец фашистларына каршы батыр көрәше, ялкынлы шигъри әсәрләре – “Моабит дәфтәрләре” белән дөньяга танылган шагыйрь. Бу юллар кем турында?

а) Абдулла Алиш

ә) Габдулла Тукай

б) Муса Җәлил

  1.  Шигырь юлларының бер-берсенә аваздаш, охшаш иҗекләр белән тәмамлануы ничек атала?

а) инверсия

ә) рифма

б) чагыштыру

  1. Дәрдемәнднең чын исеме ничек?

а) Шакир Рәмиев;

ә) Сәгыйть Рәмиев;

б) Заһид Рәмиев;

в) Закир Рәмиев.

  1.  Каюм Насыйри  эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләгез.

а) гыйльми-мәгърифәтчелек,

ә) әдәби тәрҗемәчелек,

б) тарихчылык.

2 нче кушымта.

Укучыларның тест буенча белемнәрен бәяләү системасы

Хатасыз эш-“5” ле

1-2 хата “4” ле

3-5 хата “3” ле

6 хата “2” ле куела



Предварительный просмотр:

 Каралды                                                                                      Килешенде                                                                               Раслыйм

 Сосна төп гомуми белем  мәктәбе                                              Сосна төп гомуми  белем                                            Сосна төп гомуми

 татар теле һәм әдәбияты                                                              мәктәбе укыту-тәрбия  эшләре                                   белем мәктәбе директоры

 методик берләшмә җитәкчесе                                                    буенча директор урынбасары                                           ___________________

    __________/Д.М. Котдусова/                                                      __________/ Э.И.Ситдикова/                                            /  Г.Х. Котдусов/                                                                                    Беркетмә    № 1   “ 22 ”  август 2015 ел                                    “ 24 ”  август  2015 ел                                               Приказ № 156 “ 24”  август  2015 ел

                                                                                                                       

 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сосна төп гомуми белем мәктәбе”нең

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызының 8 нче сыйныф өчен татар әдәбиятыннан

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                 

                                                           2015  елның   24 нче  августында

                                                                                                                                                                          үткәрелгән педагогик советта

                                                                                                                                                                           кабул ителде ( беркетмә № 1 )

2015 – 2016 нчы уку елы

Аңлатма язуы

      Татар әдәбиятыннан эш программасы түбәндәге норматив документларга  нигезләнеп  төзелде:

- Россия Федерациясендә мәгариф турында”  Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ)

- “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

- Татар телендә гомуми төп  белем бирү мәктәпләре өчен  татар әдәбиятыннан үрнәк программа (5–9 нчы сыйныфлар) (төзүче-авторлары: Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова). – Казан, 2013.

- Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф”, 2010.

- Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Сосна төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль гомуми белем учреждениесенең 2015  – 2016 нчы уку елына педагогик совет утырышында каралган һәм  24.08.2015 нче елгы №156 нчы карары белән расланган  укыту планы (беркетмә №1, 24.08.2015)

       

       Программада 70 сәгать каралган, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Сосна төп гомуми  белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2015 – 2016  нчы уку елына  төзелгән укыту планында 8 нче сыйныфка татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать исәбеннән   70 сәгать каралган. Эш программасында уку елы дәвамында әдәбияттан 70 дәрес үткәрү планлаштырыла.

Дәреслек. 8 нче сыйныфта татар әдәбияты дәреслеге.(Ф.Ә.Ганиева, Ч.Р.Рамазанова. -  Татарстан китап нәшрияты,,2015

                                                                                          Белем бирүнең максатлары:

  • матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;
  • төп  әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга өйрәтү;
  • дөньяга  гумуманлы караш, гражданлык  тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;
  • матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;
  • укучыларның  телдән  һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

 

 Бурычлар:

  • әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү;
  • әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру;
  • Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату;
  • Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.

 Укучыларның белем  дәрәҗәсенә таләпләр:

  • Татар  әдәбиятындагы  аерым язучылар иҗаты, әсәрләр хакында гомуми күзаллау булырга;
  • текстларны   тулысынча, сюжет -композиция бирелеше ятыннан, тематика-проблематика һәм образлар бирелеше аспектында, тел-стиль ноктасыннан анализлый һәм шәрехли алырга;
  • әдәби төрләр һәм жанрлар, шигырь төзелеше,  тезмә һәм   чәчмә   сөйләм үзенчәлекләре хакында белергә;
  • әдәби әсәр теориясен: әдәби образ, аның  төрләре; әдәби әсәр, аның эчтәлеге һәм формасы;  тема,   проблема, идея;  сюжет,    композиция;  конфликт, аның төрләре, сәбәпләре; махсус тел - сурәтләү чаралары турында  белергә;
  • язучы   иҗатын гомумиләштереп  анализларга, бәяләргә;
  • әдәбиятның тарихи барыш булуы хакында гомуми күзаллау булырга;
  • әдәби әсәрнең әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен аңлый һәм  дәлилле  итеп аңлата, исбатлый белергә тиеш.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр:

  • төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм ижади, сәнгатьле уку;
  • әдәби әсәрне сюжет-композиция, образлар бирелеше, тел-стиль ягыннан анализлау;
  • шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү;
  • план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә, сочинение элементлары белән изложение язу;
  • сайлап алынган, яки тәкъдим ителгән язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;
  • фольклор әсәрләренең  жанрын һәм аларга хас үзенчәләрне  табу;
  • әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау;
  • әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү;
  • әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.

     

Укыту-тематик планлаштыру

Төп темалар

Сәгать саны (70 сәг.)

Сәнгать буларак әдәбият .Урта гасырлар әдәбиятында дини-суфичыл әсәрләр

1

Мөхәммәдьяр «Нәсыйхәт» шигыре

1

М.Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте.

4

М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре

1

ХХ гасыр башы әдәбиятының үзенчәлеге

1

Г.Тукай иҗаты

1

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе

2

Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе

2

Ф. Бурнашның «Таһир-Зөһрә» шигъри трагедиясе

3

К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

4

Һ.Такташның «Алсу» поэмасы

2

Г.Кутуй.«Тапшырылмаган хатлар» повесте

4

Г.  Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесте

4

Аяз Гыйләҗев “Язгы кәрваннар” повесте

4

Ф.Кәрим “Сибәли дә сибәли”  шигыре

1

Р.Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга..» шигыре

2

Ф.Яруллин.  «Җилкәннәр җилдә  сынала»  повесте

4

Т.Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы

4

М.Әгъләмовның «Учак урыннары», «Каеннар булсаң иде» шигырьләре

1

Сыйныфтан тыш уку

2

Бәйләнешле сөйләм үстерү

17

Тест.

1

Йомгаклау

3

Укыту предметының эчтәлеге

Халык авыз иҗаты. Дастаннар. «Идегәй».  Дастан турында төшенчә.

Борынгы һәм урта гасыр әдәбияты. Мөхәммәдьяр «Нәсыйхәт» шигыре.

XIX йөз  әдәбияты.

 М.Акъегетнең «Хисаметдин менла» повесте. М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре.

XX йөз башы әдәбияты.  Ф.Әмирхан. «Бер хәрабәдә» хикәясе. Ш.Камалның «Буранда» хикәясе

XX йөз әдәбияты. 1920-30 еллар. Ф. Бурнашның «Таһир-Зөһрә» шигъри трагедиясе. Г.  Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесте. Г.Кутуй.«Тапшырылмаган хатлар» повесте. Һ.Такташ «Алсу» поэмасы. К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар» драмасы.

Ватан сугышы чоры әдәбияты. Ф.Кәрим “Сибәли дә сибәли”  шигыре.

Сугыштан соңгы чор һәм хәзерге әдәбият.  Ф.Яруллин.  «Җилкәннәр җилдә  сынала»  повесте. Т.Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы. Р.Фәйзуллин. «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга.» шигыре. М.Әгъләмовның «Учак урыннары», «Каеннар булсаң иде» шигырьләре.

 Төп әдәби-теоретик төшенчәләр. Автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой.   Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге: тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт.  Әдәби әсәрнен теле. Әдәби сурәтләү чаралары: чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру. Пейзаж.  Портрет.  Юмор һәм сатира. Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа.

Дәрестән тыш уку.  К.Тинчурин  “Искәндәр”,  А.Расих “Урланган хәзинә”.

Календарь-тематик планлаштыру

Тема

Үткәрү вакыты

Искәрмә

календарь

фактик

Сәнгать буларак әдәбият. Урта гасырлар әдәбиятында дини-суфичыл әсәрләр.

5.09

Мөхәммәдьярның  иҗаты.«Нәсыйхәт» шигыре

8.09

М.Акъегетнең тормыш юлы, иҗаты.  «Хисаметдин менла» романы (өзекләр). Уку.

12.09

М.Акъегетнең «Хисаметдин менла» романы (өзекләр).

15.09

 М.Акъегетнең.  «Хисаметдин менла» романы (өзекләр). Уку.

19.09

М.Акъегет. «Хисаметдин менла» романына анализ..

22.09

Б.С.Ү. Бер геройга характеристика язу. 

26.09

 ХХ гасыр башы үзенчәлеге.

29.09

М.Гафуриның тормыш юлы, иҗаты.  «Нәсыйхәт» шигыре

3.10

К.Т.У. Габдулла Тукай. “Ана догасы”, “Таян аллага”, “Нәсыйхәт” шигырьләре

6.10

Ш.Камалның тормышы, иҗаты турында белешмә. «Буранда» хикәясе. Уку.

10.10

Ш.Камалның «Буранда» хикәясе. Фикер алышу.

13.10

Ф.Әмирханның тормышы, иҗаты.«Бер хәрабәдә» хикәясе. Уку.

17.10

Ф.Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе. Фикер алышу.

20.10

Ф. Бурнашның тормыш һәм иҗат юлы турында белешмә.  «Таһир-Зөһрә» шигъри трагедиясен уку.

24.10

Ф. Бурнашның «Таһир-Зөһрә» шигъри трагедиясен уку, анализлау.

27.10

  Ф. Бурнаш. «Таһир-Зөһрә» шигъри трагедиясе. Анализ. Әсәрнең сәнгать үзенчәлекләре.

31.10

Трагедиянең композициясен  ачыклау

9.11

К.Тинчурин турында белешмә. «Сүнгән йолдызлар» драмасын уку.

14.11

К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар» драмасы. Уку.

17.11

К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар» драмасына анализ.

24.11

К.Тинчурин. «Сүнгән йолдызлар» драмасында образлар.

28.11

БСҮ Инша язу. “Сүнгән йолдызлар” драмасында төп образларның бирелеше”

1.12

БСҮ Инша язу. “Сүнгән йолдызлар” драмасында төп образларның бирелеше

05.12

К,Т.У. К.Тинчурин “Искәндәр” хикәясе.

8.12

Һ.Такташ иҗаты турында тулырак мәгълүмат бирү.  «Алсу» поэмасы

12.12

Һ.Такташның «Алсу» поэмасына анализ.

15.12

Г.Кутуйның тормыш юлы, иҗаты. «Тапшырылмаган хатлар» повесте.Уку.

19.12

Г.Кутуй.«Тапшырылмаган хатлар» повесте. Уку.

22.12

Г.Кутуй.«Тапшырылмаган хатлар» повесте. Анализ.

26.12

Г.Кутуй.«Тапшырылмаган хатлар» повестена анализ

12.01

 Г.Кутуй.«Тапшырылмаган хатлар» повестена анализ

16.01

БСҮ. Инша язу. “Тапшырылмаган хатлар” повестенда мәхәббәт-гаилә проблемасының хәл ителеше”

19.01

БСҮ. Инша язу. “Тапшырылмаган хатлар” повестенда мәхәббәт-гаилә проблемасының хәл ителеше”

23.01

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әдәбият теориясе. Әдәби әсәрләрдә образлар. Автор образы, хикәяләүче образы; лирик герой.  

26.01

Гомәр Бәшировның тормыш юлы, иҗаты.

30.01

Г.  Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесте

2.02

Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә татар халкының гореф-гадәтләре бирелеше.

6.02

 Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендәге образларга характеристика.

9.02

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша “Халкымның күңел байлыгы”

13.02

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Инша “Халкымның күңел байлыгы”

16.02

Аяз Гыйләҗев иҗаты “Язгы кәрваннар” әсәре

20.02

“Язгы кәрваннар” әсәрендәге сурәтләү чаралары.

27.02

Аяз Гыйләҗев иҗаты “Язгы кәрваннар” әсәре

27.02

“Язгы кәрваннар” әсәренә анализ.

1.03

Ф.Кәрим иҗаты.“Сибәли дә сибәли”  шигыре

5.03

Р.Фәйзуллинның тормыш юлы, иҗаты турында белешмә.  «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга..» шигыре. Анализ.

12.03

 Р.Фәйзуллинның «Вакыт», «Якты моң» шигырьләре.

15.03

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әдәбият теориясе. Әдәби әсәрнен теле. Әдәби сурәтләү чаралары (чагыштыру, эпитет, метафора, гипербола, метонимия, символ, аллегория, җанландыру) . Пейзаж.  Портрет.  Юмор һәм сатира.

19.03

 Ф.Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты. «Җилкәннәр җилдә  сынала»  повесте

2.04

Ф.Яруллин.  «Җилкәннәр җилдә  сынала»  повестен уку.

5.04

Ф.Яруллин.  «Җилкәннәр җилдә  сынала»  повестен уку.

9.04

 Ф.Яруллин.  «Җилкәннәр җилдә  сынала»  повесте турында фикер алышу

12.04

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль инша.”Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.

16.04

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль инша.”Яхшылык эшләргә ашыгыйк”.

19.04

  Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әдәбият теориясе.   Әдәби әсәрнең формасы һәм эчтәлеге ( тема, проблема, идея, сюжет, композиция; сюжет элементлары; конфликт).  

23.04

Т.Миңнуллинның тәрҗемәи хәле, иҗаты.  «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы. Уку.

24.04

Т.Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы. Уку.

26.04

Т.Миңнуллин. «Әлдермештән Әлмәндәр» драмасы. Уку.

30.04

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Т.Миңнуллин. «Әлдермештән  Әлмәндәр» драмасы. Анализ, образларга характеристика.

3.05

Т.Миңнуллин. «Әлдермештән  Әлмәндәр» драмасы.  Бәйләнешле сөйләм үстерү.  “Татар театр сәнгатен үстерүдә Т.Миңнуллин драматургиясенең  роле”

7.05

Т.Миңнуллин. «Әлдермештән  Әлмәндәр» драмасы.  Бәйләнешле сөйләм үстерү.  “Татар театр сәнгатен үстерүдә Т.Миңнуллин драматургиясенең  роле”

        10.05

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Әдәбият теориясе. Шигырь төзелеше: ритм, рифма, строфа. Пейзаж.  Портрет.  

14.05

 М.Әгъләмов иҗаты. «Учак урыннары», «Каеннар булсаң иде» шигырьләре

17.05

Арадаш аттестация эше.

21.05

Дәрестән тыш уку. А.Расих “Урланган хәзинә”

24.05

Әдәбият белеме терминнары сүзлекчәсе

28.05

  1. -

 Йомгаклау.

28.05

Кабатлау

28.05

Кабатлау

28.05

 Кулланма әдәбият

  1. Дәреслек: Ч.Р.Рамазанова , Ф. Ә. Ганиева. Әдәбият.- Татарстан китап нәшрияте, 2015
  2. Әдәби әсәргә анализ ясау:Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылары өчен кулланма / Д.Ф. Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р. Әминова. –Казан: Мәгариф, 2005
  3. Хәзерге татар әдәбияты.Г.Р. Закирова, Л.Ә. Гыйззәтуллина. -Казан:Мәгариф, 2008
  4. Татар балалар әдәбияты: гомуми белем бирү мәктәбе өчен уку әсбабы

 /Л.И. Минһаҗева, И.Х. Мияссарова.-Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2009

  1. Репрессияләнгән татар әдипләре /Р Мостафин.- Казан: Тат.кит.нәшр., 2009

КУШЫМТА 1.

Арадаш аттестация  эше өчен үрнәк тест.

Татар әдәбияты

  1. Муса Җәлил иҗат иткән "Сандугач һәм чишмә" әсәренең жанры?
    а) баллада
    ә) поэма
    б) либретто
    в) шигырь
  2.  Һади Такташның туган җире?
    а) Мордва республикасы Пешлә авылы
    ә) Башкортстан республикасы Мәләвез авылы
    б) Оренбург губернасы Мостафа авылы
    в) Мордва республикасы Сыркыды авылы
  3.  Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасында Галиябануның сөйгән яры кем?
    а) Хәмзә
    ә) Исмәгыйль
    б) Бәдри
    в) Хәлил
  4.  Һади Такташның "Киләчәккә хатлар" поэмасы барысы ничә хаттан тора?
    а) ике
    ә) өч

            б) бер
           в) дүрт

     5. Нурихан Фәттах тарафыннан иҗат ителгән "Ител суы ака торур" тарихи романының төп каһарманы?
          а) Акбога
          ә) Тотыш
          б) Күрән би
          в) Ямгырчы би
  6. Лачын диләр, канат кагып горур очканга, Лачын булсам, җирне сөймәс идем. Мин - кеше. Бу юллар Саҗидә Сөләйманованың кайсы шигыреннән?
а) «Мин – кеше»
ә) «Туган җирем - эчкән суым»
б) «Сабыр канатлары»
в) «Кеше»

7. Әсәрдә уздырылган фикер яки фикерләр җыелмасы -
           а) проблема
           ә) конфликт
           б) тема
           в) идея
8. Гомәр Бәширов кайсы елда Татарстанның Язучылар берлегенең рәисе итеп сайлана?
       а) 1960
       ә) 1952
       б) 1953
       в) 1950
9. Түбәндә саналган әсәрләрдән кайсысын Аяз Гыйләҗев иҗат итмәгән?
     а) “Зәй энҗеләре”
     ә) “Сират күпере”
     б) “Язгы кәрваннар”
     в) “Әтәч менгән читәнгә”
10. Түбәндәге юллар Муса Җәлилнең кайсы шигыреннән алынган?

Эх, сез, шомлы әбием әкиятләре,

Кая сезгә җитү чынлыкка?!

Сүз җитәрме сөйләп аңлатырга

Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны?
     а) “Тик булса иде ирек”
     б) “Ышанма”
     в) “Серле йомгак”
     г) “Соңгы җыр”
11. Түбәндә саналган әсәрләрнең кайсысы Шәриф Камал иҗатына карый?
     а) «Яшь йөрәкләр»
     ә) «Хәзинә»
     б) «Матур туганда»
     в) “Ак калфак”
12. Гомәр Бәшировның "Туган җирем яшел бишек" әсәренең жанры?
    а) автобиографик повесть
    ә) повесть
    б) хикәя
    в) очерк
Кушымта 2.

Укучыларның белемнәрен бәяләү

Сочинениене  бәяләү:                                                                                                            

  1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары

булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)                                                                                                                                    

2. Язманың  эчтәлеге  нигездә  темага  туры  килсә,  хикәяләүдә  зур  булмаган ялгышлыклар  күзәтелсә,  бер-ике  фактик хата жибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.

3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.

4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.



Предварительный просмотр:

Каралды                                                                                      Килешенде                                                                               Раслыйм

 Сосна төп гомуми белем  мәктәбе                                              Сосна төп гомуми  белем                                            Сосна төп гомуми

 татар теле һәм әдәбияты                                                              мәктәбе укыту-тәрбия  эшләре                                   белем мәктәбе директоры

 методик берләшмә җитәкчесе                                                    буенча директор урынбасары                                           ___________________

    __________/Д.М. Котдусова/                                                      __________/ Э.И.Ситдикова/                                            /  Г.Х. Котдусов/                                                                                    Беркетмә    № 1   “ 22 ”  август  2015 ел                                    “ 24 ”  август  2015 ел                                                  Приказ № 156 (24.08. 2015 ел)

                                                                                                                       

 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сосна төп гомуми белем мәктәбе”нең

югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызының 8  нче сыйныф өчен татар  теленнән

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                 

                                                                                                                                                                                             2015  елның   24 нче августында

                                                                                                                                                                              үткәрелгән педагогик советта

                                                                                                                                                                              кабул ителде ( беркетмә № 1 )

2015– 2016  нчы уку елы

Аңлатма язуы.

Татар теленнән эш программасы түбәндәге норматив документларга  нигезләнеп  төзелде:

- Россия Федерациясендә мәгариф турында”  Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ)

- “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә)

- Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен  ана теленнән программа (5–9 нчы сыйныфлар) (төзүче-авторлары: Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова). – Казан, 2013.

- Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф”, 2010.

- Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Сосна төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль гомуми белем учреждениесенең 2015 – 2016 нчы уку елына педагогик совет утырышында каралган һәм 24.08. 2015 нче елгы 156 нчы  карары белән расланган  укыту планы (протокол №1, 24.08.2015)

                                   

5-9 нчы сыйныфларда татар теленнән төп гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Укучыларның башлангыч мәктәптә фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрен системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү.
  2. Укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү.
  3. Телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү.
  4. Татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү, сөйләм эшчәнлегенең үзара аралашу чарасы икәнен аңлату.
  5. Телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлегенә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү.

Төп бурычлар

  1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле белем бирүне дәвам итү.
  2. Укучыларның сөйләм һәм язу культурасын үстерү, мөстәкыйль эшчәнлеген активлаштыру.
  3. Баланың үзен тәрбияләү, үзе белән идарә итү, үз фикерен яклый алу сәләтен үстерү.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  5. Укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы башында).

-татар теленең төп берәмлекләрен һәм аларның билгеләрен белү;

- җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре арасындагы мөнәсәбәтләрне аңлау, бәйләнеш чараларын күрсәтү;

- җөмлә төрләрен аеру, алар янында тыныш билгеләрен куярга өйрәтү;

- текст төзелешен, текстның тел үзенчәлекләрен билгеләү;

- телдән һәм язма сөйләм, диалог һәм монолог, аралашу ситуациясе;

- җөмләгә һәм җөмләдәге сүзләргә синтаксик анализ ясау;

- текстларны тәрҗемә итү;

  • Төрле темаларга әңгәмә кору;
  • Баланың акыл, мөстәкыйль фикерләү эшчәнлеген арттыру;
  • Сүзтезмә һәм җөмлә;
  • Сүзтезмә һәм җөмлә арасында бәйләнеш төрләре;
  • Җөмләләрнең әйтү максаты ягыннан төрләре, логик басым, сүз тәртибе;
  • Җөмләнең грамматик нигезе;
  • Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрек;
  • Тиңдәш кисәкләр;
  • Гади һәм кушма җөмлә, аларның төрләре;
  • Эндәш һәм кереш сүзләр;
  • Кереш җөмләләр;
  • Җөмләдә аерымланган хәл һәм аныклагычларның чикләрен билгели алу;
  • Тыныш билгеләренең дөрес куелышы.
  •  Эш кәгазьләренең бер төре буларак, гариза язу
  • Әдәби образларга, сыйфатлама элементларын кертеп, характеристика яза белү

Укыту – методик комплекты

          Программа. Казан, “Мәгариф”, 2010.  Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программма

        Дәреслек. М.З. Зәкиев. Татар теле, 8 нче  сыйныф.-Казан: Мәгариф,2007.

         

        

                                                                                   

                                                                                                     Программаның төп эчтәлеге.

Төп темалар

Сәг.саны

Белем һәм күнекмәләр

1

Үткәннәрне искә төшерү

3

2

Туры һәм кыек сөйләм

9

Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен һәр ике юл ( диалог һәм монолог) белән бирә алу. Туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя , куелганнарына аңлатма бирә белү

3

Кушма җөмлә

2

Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалана, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү.

4

Тезмә кушма җөмлә

6

Текстны өлешчә синтаксик яктан һәм тулы күләмдә гармматик яктан тикшерү.

5

Иярченле кушма җөмлә

24

Кушма җөмлә өлешләре арасына тиешле тыныш билгеләрен кую һәм аларны дәлилләү

6

Катлаулы төзелмәләр

38

Төрле төзелештәге кушма җөмлә өлешләрен тиешле интонация белән уку( әйтү)

Татар теле.

8 нче сыйныф.

Т Е М А

Сәгать саны

Үткәрелү вакыты

Искәрмә

план

факт

1

Тел һәм тел гыйлеме. Кардәш һәм кардәш булмаган телләр. Татарлар яши торган төбәкләр.

1

2.09

2-3

Гади җөмлә синтаксисын кабатлау.

2

4.09

7.09

4-5

Инша.“Алтын көз”

2

9.09

11.09

6

Туры һәм кыек сөйләм турында аңлатма бирү. Тел һәм сөйләм. Сөйләмиятнең төрләре (сөйләү, тыңлау, язу, уку). Сөйләмнең төрләре (сөйләмә, язма, диологик сөйләм, монологик сөйләм). Сөйләм төрләре һәм аларның үзенчәлекләре: язма сөйләм, фикерне, хәбәрне, укылган текст эчтәлеген орфография кагыйдәләренә нигезләнеп, грамматик дөрес язу.

1

14.09

7

Кулланылышы ягыннан сөйләм төрләре, аларның үзенчәлекләре: көнкүреш аралашу теле, фәнни аралашу теле, иҗтимагый-сәяси аралашу теле, рәсми аралашу теле. Сөйләм ситуациясе, аның төп компонентлары: адресат һәм адресант, сөйләм шартлары, шәхси аралашу, рәсми аралашу, алдан әзерләнгән сөйләм, әзерлексез сөйләм үзенчәлекләре. Сөйләм шартларына бәйле тел берәмлекләренең кулланылышы. Сөйләм нормалары: фонетик, лексик, морфологик һәм синтаксик нормалар.

1

16.09

8-9

Туры һәм кыек сөйләм янында тыныш билгеләре, алардагы аерма

2

18.09

21.09

10

Аңлатмалы диктант

1

23.09

11

Туры сөйләмле җөмләгә анализ ясау тәртибе Диалог, аның язылышы, тыныш билгеләре. Диалогик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү, аерым темалар буенча әңгәмә кору.

1

25.09

12

Җыйнакландырылган изложение

28.09

13

Монолог. Монологик сөйләм күнекмәләрен гамәли үзләштерү, аерым темалар буенча әңгәмә кору.  

1

30.09

14

Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү;

1

2.10

15-16

Җыелыш беркетмәсе язу

2

5.10

7.10

17

Инша-фикерләмә.

1

9.10

18-19

Кабатлау

2

12.10

14.10

20

Кушма җөмлә турында гомуми төшенчә. Кушма җөмлә төрләре.

1

16.10

21

Тезмә кушма җөмләләр турында төшенчә

1

19.10

22

Теркәгечле т.к.җөмләләр

1

20.10

23-24

Контроль изложение

1

23.10-26.10

25

Теркәгечсез т.к. җөмләдә тыныш билгеләре

1

28.10

26

Практик эш

1

30.10

27

Кабатлау

1

09.11

28

Иярченле кушма җөмлә турында төшенчә.

1

11.11

29

И.к.җ. төзелеше.

1

13.11

30-31

Синтетик иярченле кушма җөмлә, аның бәйләүче чаралары, тыныш билгеләре. Иҗади биремле күнегүләр эшләү.

2

16.11

18.11

32-33

Изложение язу.

2

20.11

23.11

34

Аналитик иярченле кушма җөмлә, аның бәйләүче чаралары, тыныш билгеләре.

1

25.11

35-36

Аналитик иярчен җөмләләр янында тыныш билгеләре.

2

27.11

30.11

37

И.к. җөмләнең синонимлыгы

1

2.12

38-39

Инша.“Казаным- башкалам”.

2

4.12

7.12

40-41

Иярченле кушма җөмләләрнең мәгънә ягыннан төрләре.

2

9.12-11.12

42

Контроль диктант.

1

14.12

43

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр.

1

16.12

44

Иярчен ия һәм иярчен хәбәр җөмләләр.

1

18.12

45

Практик эш.

1

21.12

46

Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләр.

1

23.12

47-48

Иярчен тәмамлык һәм иярчен аергыч җөмләләр.

2

25.12,11.01

49-50

 изложение язу.

2

13.01, 15.01

51-52

Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләр.

2

18.01,20.01

53

Иярчен вакыт һәм иярчен урын җөмләләр.

1

22.01

54-55

Иярчен рәвеш, иярчен күләм җөмләләр.

2

25.01, 27.01

56

Иярчен рәвеш, иярчен күләм җөмләләр.

1

29.01

57-58

Иярчен сәбәп һәм иярчен максат җөмләләр

2

1.02, 3.02

59-60

Иярчен шарт һәм иярчен кире җөмләләр.

2

5.02, 8.02

61

Иярчен аныклагыч җөмлә.

10.02

62-63

Иярченле кушма җөмләләрне кабатлау.  

2

12.02,15.02

64-65

Иҗади биремле изложение

2

17.02, 19.02

66

Катлаулы төзелмәләр турында төшенчә.

1

22.02

67-68

Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы к.җ.

2

24.02

26.02

69

инша -фикерләмә

1

29.02

70-71

Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы к.җ.

2

 2.03,4.03

72

Практик эш. Күп иярченле кушма җөмләләр.

1

7.03

73-74

Бер-бер артлы иярүле күп иярченле катлаулы к.җ.

2

9.03, 11.03

75-76

Берничә төр иярүле катлаулы к. җ.

2

14.03.16.03

77

Практик эш.

1

18.08

78-79

Катнаш кушма җөмләләр.

2

30.03,

1.04

80

Инша -фикерләмә

04.04

81

Тезем.

1

6.04,

82-83

Катнаш кушма җөмләләрне кабатлау.

2

8.04, 11.04

84

Контроль диктант

1

13.04

85

Сөйләм эшчәнлеге буларак текст. Текст синтаксисы турында гомуми төшенчә. Телнең төп синтаксик нормалары. Сөйләмә һәм язма текстлар.Текстның мәгънәви һәм композицион бөтенлеге. Текстның темасы, төп мәгънәсе.

1

15.04

86

Текстның ваграк кисәкләргә бүленеше. Текстның микротемасы. Сөйләмнең мәгънәви төрләре: тасвирлау, бәян итү, фикер йөртү.

1

18.04

87

Текст структурасы. Текстның композицион, жанр төрлелеге. Текстка анализ ясау: темасын ачыклау, төп фикерне билгеләү, стилен билгеләү. Синтаксик анализ ясау.

1

20.04

88-89

Сочинение

2

22.04

25.04

90

Җөмләләрнең төзелеше, мәгънәсе, интонация.

1

27.04

91-92

Нокта, сорау, өндәү,күп нокталар һәм куштырнаклар куелу очраклары.

2

29.04, 2.05

93-94

Өтер, нокталы өтер, ике нокта куела торган очраклар.

2

4.05,6.05

95-96

Сызык һәм җәяләр куела торган очраклар.

2

9.05, 11.05

97

контроль диктант

1

13.05

98-99

Кабатлау.

2

16.05 18.05

100-101

Контроль изложение

2

20.05, 23.05

102-104

Кабатлау.

3

25.05

27.05

105

Йомгаклау.

1

Формалаштырылган осталык һәм күнекмәләр (уку елы ахырында)

  1. Туры сөйләмне үз сөйләмеңдә файдалана белү, чит кеше сүзләрен диалог яки монолог формасында бирә алу; туры сөйләмгә бәйле тыныш билгеләрен дөрес куя, куелганнарына аңлатма бирә белү.
  2. Кушма җөмләләрдән тиешенчә файдалану, аларның төрле төрләрен төзү, таләп ителгән төренә мисал китерү, җөмләгә һәм текстка өлешчә яки тулы грамматик анализ ясый белү, кушма җөмлә компопнентлары арасына тиешле тыныш билгеләрен кую, аларны дәлилләү; төрле төзелештәге кушма җөмлә җөмлә өлешләрен сөйләмдә тиешле интонация белән уку.
  3. Тема эчендә диалог һәм монолог формаларында сөйли һәм яза белү.
  4. Сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып, укыту һәм тәрбия максатларына уңай җавап бирерлек темаларга сочинение һәм изложение яза алу; язманы камилләштерә (тулыландыра, төзәтмәләр кертә) алу.
  5. Җыелыш яки берәр утырышның беркетмәсен яза белү.
  6. Мәктәп программасы таләп иткән күләмдә җөмлә составындагы сүзләргә фонетик, морфологик, грамматик анализ ясау, кушма җөмләләрне бер төрдән икенче төргә үзгәртә белү; кушма җөмләнең схемасын, төрен, иярчен җөмләнең мәгънәсе һәм төзелеше ягыннан төрен, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче аналитик һәм синтетик чараларны белү, баш һәм иярчен җөмлә арасына куелырга тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәләренә ия булу.

Укыту – методик комплекты

  1. “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа”   К.З.Зиннатуллина,Ч.М.ХарисоваС.М.Ибраһимов, М.З.Зәкиев, Н.В.Максимов. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010)
  2. 8 нче сыйныфта татар теле дәреслеге/М.З.Зәкиев – Казан.»Мәгариф» нәшрияты , 2007.
  3. Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.
  4. Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.
  5. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.
  6.  5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. /З.Н.Хәбибуллина, Г.Ш.Нәбиуллина. - Казан,"Мәгариф" , 2001.
  7. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы (Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма). /Н.В.Максимов, С.М.Трофимова, М.З.Хәмидуллина. - Казан, "Мәгариф" , 2005.
  8. Эш кәгазьләре үрнәкләре. /З.В.Вәлиев. - Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1999.
  9. Урта мәктәптә татар теле укыту  Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 нче сыйныф укытучылары өчен кулланма). /Н.В.Максимов, З.В.Шәйхразиева - Казан, "Мәгариф" , 2005.
  10. Изложениеләр җыентыгы. /(Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче, рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2-11 нче сыйныфлары өчен). З.Н.Хәбибуллина,И.Г.Гыйләҗев, Казан, "Мәгариф" , 2003
  11. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре, җыентыгы (Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма). Я.Х.Абдрәхимова - Казан, "Мәгариф" , 2005.
  12. Татар теле.Анализ үрнәкләре.Ч.М.Харисова- Казан, "Мәгариф" , 2009.
  13. Диск “Татар теле  5-11”
  14. Диск “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда интерактив технологияләр”, 2006
  15. http://pedsovet.org
  16. http://festival.1september.ru
  17. http://edu.kzn.ru
  18. ttp://edurt.ru
  19. http://school.edu.ru

Кушымта 1.

КУШМА ЖӨМЛӘ   СИНТАКСИСЫ

I   вариант

1.  Хәбәрлекнең саныннан чыгып, җөмләнең төрен билгеләгез:

Син адаштың, ләкин син яхшы идең. (Һ.Т.)

1)  гади җөмлә                                 2)  кушма җөмлә

2.  Хәбәрлекнең саныннан чыгып, җөмләнең төрен билгеләгез:

Кунакта куп утыргач, кадер китә. (М.)

1)  гади җөмлә                                   2)  кушма җөмлә

3.  Хәбәрлекнең саныннан чыгып, җөмләнең төрен билгеләгез:

Көзләрнең буранлы яңгыры

Син йөргән сукмакны югандыр. (Ф.Л.)

1) гади җөмлә                                      2)  кушма җөмлә

3)  катлаулы кушма җөмлә

4. Җөмләнең структур төрен билгеләгез:

Әмма, иркәм, син шуны онытма: тургайлар күккә никадәр генә биек менеп сайрасалар да, оя корырга барыбер җиргә кайталар.

1) тезмә кушма җемлә

2) иярченле кушма җөмлә

5.   Җөмләнең структур төрен билгеләгез:

Бүтән кызлар һәммәсе дә көянтә башларына берәр, икешәр каз элгәннәр, ә кунак кызның куллары буш. (Г.Б.)

1) теркәгечле тезмә кушма җөмлә

2) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә

3) синтетик иярченле кушма җөмлә

4) аналитик иярченле кушма җөмлә

6. Кушма җөмләне табыгыз:

1) Икенче бер вакыт Олы Тархан авылында ике апаның үзара сөйләшкәндәге интонация байлыгы да минам зур ачыш булган иде

2)  Гыймады, нихәтле генә кызып китмәскә тырышса да, Гомәрнең бу кадап әйткән сүзен тыныч кына үткәреп җибәрә алмады. (И.Г.)

3) Яшьлектә шундый чаклар була; бер еллык вакыт бөтен гомерне, язмышны хәл итә. (Ә.Б.)

4)  Шамил, егылган чакта, сал тирәли сузылган тимер чыбыкларның берсенә тотынып өлгерде. (Р.Мөх.)

7. Җөмләдә бәйләүче чараны билгеләгез:

Яныңа килгәннәрне куарга ашыкма, юкса килүче дә булмас. (Т.М.)

1) II зат боерык фигыльнең берлек формасы

2) юкса ияртүче теркәгече

3) санау интонациясе

4) көттерү паузасы

8. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез: Әйтергә теләгәнем шул, Мөнип: исем — кешенең гомерлек

юлдашы. (М.Н.)

1) иярчен ия җөмлә

2) иярчен хәбәр җөмлә

3) иярчен аергыч җөмлә

4) иярчен аныклагыч җөмлә

9. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез: Кемнең эше юк, шуның ашы юк. (М.)

1) иярчен ия җөмлә

2) иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен хәбәр җөмлә

4) иярчем сәбәп җөмлә

10.  Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез:

Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән. (Г.Т.)

1) иярчен тәмамлык җөмлә

2)  иярчен аергыч җөмлә

3) иярчен рәвеш җөмлә

4) иярчен сәбәп җөмлә

11. Иярчен җөмләнең мәгънәви төрен билгеләгез: Халыкның беләсе килә: нәрсәләр сатмакчы ул? (Г.Б.)

1) иярчен хәбәр җөмлә

2) иярчен максат җөмлә

3) иярчен тәмамлык җөмлә

4) иярчен ия җөмлә

12. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез: Беренче карашка ул шактый үзгәргән кебек иде: йөзендәге сызыклары тирәнәйгән һәм аның яшь чыраена җитдилек биреп торалар. (И.Г.)

1) аналитик иярчен күләм җөмлә

2) аналитик иярчен хәбәр җөмлә

3) аналитик иярчен рәвеш җөмлә

4) аналитик иярчен аныклагыч җөмлә

13. Иярчен җөмләнең структур һәм мәгънәви төрен билгеләгез: Мин ул киткән якка карап калдым.

1) синтетик иярчен ия җөмлә

2) синтетик иярчен аергыч җөмлә

3) синтетик иярчен урын жөмлә

4) аналитик иярчен аергыч җөмлә

14. Иярчен ия җөмләне табыгыз:

1) Ил аткан таш ерак китә. (М.)

2) Коралын тапкан — таш кискән. (М.)

3) Бүре толыбы бар кеше юлдашының туңганын белмәс. (М.)

4)  Теләге бар тик тормас. (М.)

15. Иярчен хәбәр җөмләне табыгыз:

1) Энәсе үткәннең җебе үтәр. (М.)

2)  Тәкъдир шундый:

Бик аздан да олы шатлык

таба алырга,

сөенергә кирәк безгә. (Р. Ф.)

3) Аның акчасы беткәнгә дә инде күптән. (Ф. С.)

4)  Ул авыр гына урыныннан кузгалды, бу аның юлга чыгуы иде. (Ф.Х.)

16.  Иярчен аергыч җөмләне табыгыз:

1)  Син булмаган өйгә кайтасым да килми. (Р.Х.)

2) Аты бар - арыслан. (М.)

3) Бер көн эшен калдырган биш көндә дә куып җитә алмас. (М.)

4) Бер нәрсәне исеңдә тот: син бу җир йөзендә берәү генә. (Ф.С.)

17.  Иярчен тәмамлык җөмләне табыгыз:

1) Андый хәлнең килеп чыгарын кем уйлаган.

2) Мәмәт ачы алма ашаганга, Хәмәтнең теше камашкан. (М.)

3) Тылмач тәрҗемә иткән һәр җөмләне Сәет йотлыгып тыңлап барды. (В.И.)

4) Ахыргы көндә дә чәчәкләр күзендә күрерсең -әнкәең карашы чагылыр. (Р.Ф.)

18. Иярчен урын җөмләне табыгыз:

1) Шунда гына искә төште: бөрлегәнче кызлардан иң матуры булган Нурияне ул үзе көймәдә йөрергә чакырган. (РС.)

2) Беркөнне шулай һич уйламаган-көтмәгән җирдән ул мине сыйларга кереште. (М.Ә.)

3) Зәңгәр чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә чибәр булып җитешәләр. (Г.И.)

4) Бабаң муенын бөкмәгән җирдә син тезеңне чүкмә. (М.)

19. Иярчен вакыт җөмләне табыгыз:    

1) Алар сөйләшеп торган арада, аш килде. (Ш.К.)

2)  Үткәннәре түгел, бүгенгесе бөек булса гына, халык бөек санала (З.Х.)

3) Шунда тагын гаҗәпкә калдым: әле бая гына үле тоелган бар дөнья кабат терелгән. (Ш.М.)

4)  Кызыл каймалы дугага эленгән кыңгырау, ат башын чайкап куйган саен, комсш тавыш чыгарып зеңгелди. (М Г.)

20.  Иярчен рәвеш җөмләне табыгыз:

1)  Бер халык эзсез бетмәгән кебек, дәүләтләр дә эзсез  югалмыйлар. (М. Гос.)

2) Алдымда ак кар җәелгән, Ялтырап, ап-ак булып, Энҗе-мәрҗәннәр чәчелгән Өстенә, вак-вак булып. (Ш.Б.)

3)  Сихерле җыр-моң яңгыраган утрау яныннан алар, тукталмыйча, хәвеф-хәтәрсез генә үтеп китәләр. (М.Г.)

4)  Сиңа миннән киңәш шул: кешеләргә сереңне сөйләмәс бул. (Г.Т.)

21.  Иярчен күләм җөмләне табыгыз:

1)  Ул биргән чигүле яулык та озак еллар түш кесәсеннән төшмәде. (Ш.М.)

2)  Үзенең кем икәнлеген белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үз милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер. (Һ.А.)

3) Роза ничек кинәт килеп кергән булса, ул шулай кинәт кенә чыгып та китте. (Г.Мин.)

4) Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык. (М.)

22. Иярчен шарт җөмләне табыгыз:

1) Әгәр дә син ана телеңне дә, милли культураңны да белмисең икән, синең бу дөньяда беркемгә дә кирәгең юк. (Р.Х.)

2) Бөтен нәрсә матур монда — Бергә булганга микән? ( Р.Г.)

3) Кичтән үк Фатыйма апа иске будильникны көйләп куйса да, йокысы йокы булмады. (М.М.)

4)  Төнлә белән өй түбәләренә, капка башларына — бөтен җиргә җем-җем  иткән ап-ак кырау төшә, агачларга бәс бәйләнә. (Г.Б.).

23. Иярчен кире җөмләне табыгыз:

1)  Тик ул теләгәнчә булып чыкмады. (Ш.М.)

2) Кешегә, кызганычка каршы, сиземләү, хыял дөньясына кереп китү хас булса да, алдан күрүчәнлек сәләте, киләчәген тәгаенләү бирелмәгән шул. (Т.Г.)

3) Кеше ата-анасы нинди генә изге җанлы булсалар да, үз туганнарыңны алмаштыра алмый икән. (Т.Г.)

4) Галимҗан кайтып кергәндә, аскы катта аш табыны әзерләнеп беткән иде инде. (С.П.)

24. Иярчен сәбәп җөмләне табыгыз:

1) Әллә шуларның тирәк башларында үзәкләрне өзеп сайравын ишетмәгәнгә, әллә яшь күңел ялгыз булганга, өзелеп-өзелеп хат язасы килә башлады Рәмзиягә. (Ш.М.)

2) Тормышым тәртәсе шулай комга терәлер дип һич кенә дә уйламаган идем. (Т.Г.)

3) Шулай уйланып торганда, әнисе килеп чыкты. (С.П.)

4) Балалар кайтуга дип, ... тәмле әйберләр өстәлдә урын алды. (Г.Г.)

25.   Иярчен максат җөмләне табыгыз:

1)  Яшәүне кайгыртып чаба торгач, яшәргә вакыт калмый. (Ш.Г.)

2) Җидегән чишмәләргә чиләк куйдым. Пар чиләгем тизрәк тулсынга. (Г.Б.)

3)  Хәят бу урамнарда иркенләп бара атмады: еш-еш очраган татарлардан ул йөзен качырып барырга тиеш иде. (Ф.Ә.)

4)  Кешелек бәлки яшидер  Җирдә әкият барга. (Р.Ф.)  

Кушымта 2.

Гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәбенең 5-9 нчы сыйныфларында укучыларның ана теленнән белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары:

        1. Уку күнекмәсен тикшерү һәм бәяләү:

        5 нче сыйныфта – 100 - 110 сүз,

        6 нчы сыйныфта – 110 – 120 сүз

        7 нче сыйныфта – 130 – 140 сүз

        8, 9 нчы сыйныфларда – 140 – 150 сүз

3. Язма эшләрнең күләме һәм аны бәяләү:

Сыйныфлар

Контроль диктант

Изложение

Сочинение

5

4

5

4

6

4

6

5

7

4

6

6

8

4

4

6

9

4

4

7

        Диктантларны бәяләү

  1. Хатасыз яки бер тупас булмаган хата җибәргән эшкә (орфографик, яки грамматик, пунктуацион) “5”ле билгесе куела.
  2. 2 хатага “4” ле билгесе куела.
  3. 5 хатага “3” ле билгесе куела.
  4. 12 хатага кадәр “2” ле куела.
  5. 12 хатадан да артып китсә, “1” ле билгесе куела.

Изложение һәм сочинениене бәяләү

1.   Эчтәлек дөрес һәм эзлекле итеп ачылса; җөмләләр грамматик яктан дөрес төзелсә; хаталар булмаса яки 1 хата (орфографик, грамматик, пунктуацион, стиль, фактик, логик) җибәрелсә, «5» ле куела.

2.  Эчтәлек дөрес ачылып та, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам өлешендә төгәлсезлекләр китсә, 3 хата булса, «4» ле куела.

3.  Текстның төп эчтәлеге бирелеп тә, эзлеклелек сакланмаса, текстның башлам һәм бетем өлешләрендә төгәлсезлекләр китсә, 5 хата (мәсәлән, бер орфографик, бер грамматик,  бер пунктуацион, ике стиль хаталары)  изложениедә, 6 хата сочинениедә җибәрелсә, «3» ле куела.

   4.  Эчтәлек дөрес һәм эзлекле ачылмаса, текстның күләме бик кечкенә булса, 12 хата китсә, «2» ле куела.