Татар теленнән тестлар

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

Укытучылар өчен ярдәмгә  татар теленнән тестлар 

Скачать:


Предварительный просмотр:

1 вариант

  1. .Көмеш сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә?

а) көмеш кашык

ә) көмеш тамчы

б) көмеш йөзек

  1.  Омонимның төрен билгеләргә.

Кара әле, Айтуган,

Кеп-кечкенә ай туган. (Ә.Исхак)

а) омоформа

ә) омограф

б) омофон

в) саф омоним

  1.  Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән?

а) тәүге, беренче

ә) тар, киң

б) кызарган, кыз арган

  1.  Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләргә:

Көчле, гайрәтле, баһадир, пәһлеван

 а) көчле

 ә) гайрәтле

 б) баһадир

 в) пәһлеван

  1.  Бирелгән фразеологик әйтелмәнең синонимы кайсы?

Иләк белән су ташу.

а) юкны бушка аудару

ә) инә күзеннән үткәрү

б) тел озайту

  1.  Биек сүзенең даими антонимын билгеләргә:

а) тәбәнәк

ә) кыска

б) кечкенә

.7. Лексика нәрсәне өйрәнә?

а) авазларны һәм хәрефләрне;

ә) сүзләрнең ясалышын һәм төрләнешен;

б) сүзтезмә һәм җәмләләрне;

в) сүзләр җыелмасын.

8. Сүзнең лексик мәгънәсен билгеләгез.

а) өстәл – исем;

ә) өстәл – җөмләдә ия;

б) өстәл – агачтан ясалган өй җиһазы;

в) өстәл – җөмләдә хәбәр.

9. Нинди сүзләр омонимнар дип атала?

а) әйтелеше төрле, мәгънәсе бер үк сүзләр;

ә) капма- каршы мәгънәле сүзләр;

б) язылышы бер үк, әйтелеше төрле сүзләр;

в) язылышы яки әйтелеше бер, мәгънәсе төрле сүзләр.

 10.  Фразеологик берәмлекне табыгыз.

а) Бүгенге эшне итрәгәгә калдырма.

ә) Өрми дә, җибәрми дә. Ул нәрсә?

б) Бүрәнә аша бүре куу.

в) Ямьле да соң безнең Идел буйлары!

11.Шыбыр-шыбыр – күктә яфрак шавы,

    Шыбыр-шыбыр – күлдә су шавы. 

шигъри юлларында аерып бирелгән антонимнарның төрен билгеләгез:

А)  Даими антоним

Б) Контекстуаль  антоним

12.Синонимнарны табыгыз.

А) катлаулы, четерекле, буталчык, чуалчык

Ә) ошый, охшый, охшаш, кебек

Б) бит ( кеше бите), бит (кисәкчә), бит (дәфтәр бите).

2 вариант

 1..Сары сүзе кайсы төркемдәге сүзтезмәдә туры мәгънәсендә?

а) сары чәчәк

ә) сары сагыш

б) сары авыруы

2. Омонимның төрен билгеләргә:

Югалган таба! Кайсыгыз таба? (Җ.Тәрҗеманов)

а) омоформа

ә) омограф

б) омофон

    в) саф омоним

3. Синонимнар төркемен билгеләргә:

а) ача, яба

ә) картаю, карт аю

б) йөгерә, чаба

4.. Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләргә: буталчык, четерекле, чуалчык, катлаулы 

а) буталчык

 ә) четерекле

 б) чуалчык

     в) катлаулы

5. Бирелгән фразеологик әйтелмәнең синонимы кайсы?

 Күзгә төтен җибәрү.

а) кәкре каенга терәтү

ә) авызына су кабу

     б) тел очы кычыту

6. Кечкенә сүзенең даими антонимын билгеләргә:

а) олы

ә) зур

     б) дәү

7. Лексика нәрсәне өйрәнә ?

   а) авазларны һәм хәрефләрне

   ә) сүзләрнең ясалышын һәм төрләнешен

   б) сүзтезмә һәм җөмләләрне

   в) сүзләр җыелмасын

8. Алтын сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә килгән ?   

а) алтын куллы

   ә) алтын муенса

   б) алтын йөзек

9. Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән.   

а) яхшы - яман

   а) яхшы, әйбәт

   б) көзге – көзге

10 Синонимик рәттәге төп сүзне ( доминанта ) билгелә.

   Чиста, саф, пакъ, керсез   

а) пакъ

   ә) чиста

   б) саф

   в)  керсез

11 Фразеологизмнарны күрсәтегез.

   а) телен йоту

   ә) ризыгын йоту

   б) су йоту

   в) чәйнәп йоту

12. Синонимик рәттә уртак төшенчәне белдергән сүз ничек атала?

А)доминанта сүз

Ә) полисемия

Б) лексика



Предварительный просмотр:

1 вариант 1. Җөмләдә аерып бирелгән фигыльләрнең төркемчәсен дөрес билгеләгез.

Иң элек уйла, аннан соң эшлә.

а) боерык фигыль;     ә) шарт фигыль;    б) фигыль;    в) хәл фигыль.

2. Затланышлы фигыльләр - ...

а) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;

ә) хикәя, боерык, шарт фигыльләр;

б) исем,  хикәя, хәл фигыльләр;

в) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.

3. Татар телендә ничә фигыль юнәлеше бар?

а) 4      ә) 5;     б) 6;      в) 3.

4. Шарт фигыль - ...

а) боеру яисә эш кушуны, өндәүне белдерә;

ә) төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдерә;

б) икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү – үтәлмәвенә шарт булган эш, хәлне белдерә ;

в) эш, хәл, хәрәкәтнең булу – булмавын хикәяләү, хәбәр итү рәвешендә белдерә.

5. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

а) исем фигыль;    ә) сыйфат фигыль;    б) хикәя фигыль;    в) шарт фигыль.

6. Ясалма фигыльләрне билгеләгез.

а) сана, уйла, шатлан;

ә) язган, яса, сөйлә;

б) менгән, саубуллаш, эшлә;

в) кочакларга, килгән, укы.

7. Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) –чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;

ә) –ла/-лә; -лан/-лән; -ар/-әр; -а/ -ә;

б) –лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;

в) –ча/-чә; -дай/-дәй.

8. Үткән заман сыйфат фигыльне табыгыз.

а) калган (эш);

ә) киләсе (кунак);

б) елмаеп (килү);

в) укыгач (сөйләячәк).

9. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз.

Яхшылык ташны да эретә.

а) хәзерге заман хикәя фигыль;

ә) киләчәк заман хикәя фигыль;

б) үткән заман сыйфат фигыль;

в) үткән заман хикәя фигыль.

10. Бизәлү фигыленең юнәлешен дөрес билгеләгез.

а) кайтым юнәлешендә;

ә) уртаклык юнәлешендә;

б) төшем юнәлешендә;

в) йөкләтү юнәлешендә.

11. Саубуллашу, күзаллау, ассызыклау, буйсыну төзелеше буенча нинди фигыльләр?

а) ясалма фигыль;

ә) тамыр фигыль;

б) кушма фигыль;

в) тезмә фигыль.

12. Исемләшкән сыйфат фигыльне билгеләгез.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

а) тырышкан;   ә) табар;     б) кагар.    

2 вариант 1. Фигыльгә туры килгән билгеләмәне күрсәт:

а) предметны белдерә;

ә) предметның эшен, хәрәкәтен белдерә;

б) предметның билгесен белдерә;

в) эшнең, хәрәкәтнең билгесен белдерә.

2. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән фигыльләрне күрсәтегез.

а) кар-лан-ган, баш-ла-н-ды, күр-сә-т-егез;

ә) бар-ды-к, яз-арга, и-шет-мәсен-нәр;

б) шат-ла-н-ган-нар, кил-сен-нәр, бил-ге-лә-гез;

в) сан-а-гыз, яз-ыл-ачак, кадак-ла-мас-ка.

3. Барыйк, укысын, килегез фигыльләре кайсы төркемчәгә керә?

а) хикәя фигыль;   ә) инфинитив;    б) боерык фигыль;    в) шарт фигыль.

4. Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?

а) заман белән;

ә) килеш белән;

б) барлык-юклык белән;

в) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.

5. Аерып бирелгән фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама.

а) шарт фигыль;

ә) хикәя фигыль;

б) кире шарт фигыль;

в) инфинитив.

6. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге булып килгән?

Тырышса, ул теләсә нинди мәсьәләне дә чишә.

а) тәмамлык;    ә) шарт хәле;    б) максат хәле;     в) хәбәр.

7. Билгеләмәне дәвам итегез. Кайтым юнәлеше - ...

а) эшне үтәүченең үзе башкарганын белдерә;

ә) эшкә берничә үтәүче катнашуын белдерә;

б) эшнең үтәүчегә кайтуын белдерә;

в) эшнең логик объект тарафыннан үтәлүен белдерә.

8. Төшем юнәлеше кушымчаларын билгеләгез.

а) –н, -ын/-ен;

ә) –ыл/-ел, -л;

б) –ш, -ыш/-еш;

в) –дер/-дыр, -тыр/-тер; -т; -ер/-ыр; -р; -кыр/-кер.

9. Кайсы төркемдәге фигыль формасын юклыкка куеп булмый?

а) укыгач (сөйләрмен);

ә) яратырга (тиеш);

б) мин әйткән (сүз);

в) язасы (хатлар).

10. Кайсы раслау дөрес?

а) татар телендә сыйфат фигыль генә заман белән төрләнә ;

ә) татар телендә барлык фигыльләр дә заман белән төрләнә;

б) татар телендә сыйфат һәм хикәя фигыль генә заман белән төрләнә;

в) татар телендә затланышлы фигыльләр заман белән төрләнә.

11. Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге?

Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.

а) хәбәр;    ә) аергыч;     б) тәмамлык;     в) хәл.

12. Киләчәк  заман сыйфат фигыльне табыгыз.

а) калган (эш);

ә) киләсе (кунак);

б) елмаеп (килү);

в) укыгач (сөйләячәк).



Предварительный просмотр:

1 вариант

1.Җөмләләрнең төрен билгеләргә.

Яңа фатирга күчтем. Тыныч. Дөнья рәхәте. Челлә. Тубал төсле зур кояш түбәдә эленеп тора. Рәхимсез яндыра. Ирләр ындырда чабагач белән арыш суга. Яктыра. Үләннәрдәге чык тамчылары мең-миллион төскә кереп җемелдәшәләр. Бүген бары бура читен күмеп бетерергә дә кое төбен яхшылап тазартырга гына калды.

2. Җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләгез. Бер составлы һәм ике составлы җөмләләрне аерып языгыз.

Бер составлы

Ике составлы

1. Кызларның берсе Әнисәнең кара толымын сыйпап куйды.

2. Яз җиле, кояш җиле!

3. Тагын яз килде. Мин кулыма көрәк алдым да бакчага чыктым.

4. Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел.

5. Иртәгә шушы вакытта Әхмәт абзый тагын су алырга төшәчәк.

6. Күңелле һәм рәхәт булган җирдән качмыйлар.

3.Сорау җөмләләрне укыгыз. Сорауны белдергән чараларга карап, җөмләләрне төркемләгез.

Сорауны белдергән сүзләр ярдәмендә төзелгән сорау җөмләләр

Сорау кисәкчәләре ярдәмендә оешкан җөмләләр

Сорау интонациясе үзе генә булган җөмләләр

1. Кем шулай аны мәгънәсез уен-тамашага чакыртып  кайтарды икән?

2. Бу нинди хикмәт тагы?

3. И моңлы бала! Үзең асыл булсаң да, нишләп сагышлы, әрнешле соң синең язмыш?...

4. — Хөсәен абзый, чәй салыйммы?

5. Габдуллаҗан. Кайда, буласызмы инде? Кирәк-яракның барысы да булдымы инде?

2 вариант

1.Җөмләләрнең төрен билгеләргә.

 Уйланып кайтып киләм. Янәшәдәге олы юлда машиналар ташкыны. Тышта яз. Агачлар яфрак ярырга җыена. Хәзер инде Мәрфуга апаның үзебезгә керүен генә көтеп утырырга калды. Көткән нәрсә озак тоела, миңа да көтә-көтә зарыгып бетәргә туры килде. Без әкрен генә өйгә кердек. Тышта сүлпән генә яктырып килә. Төн. Идел.

2. Җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләгез. Бер составлы һәм ике составлы җөмләләрне аерып языгыз.

Бер составлы

Ике составлы

1.Очрашулар, утырышулар,сөйләшүләр күп булды.

2. Бушлыкны ничек тутырырга?

3.Безнең өчен кайгырырга сиңа туры килмәс.

4.Бары тик язучы хезмәте генә шул килеш кала.

5. Безнең бабай бик юмарт.

6. Мин егылмас өчен көймә читенә тотындым.

3.Сорау җөмләләрне укыгыз. Сорауны белдергән чараларга карап, җөмләләрне төркемләгез.

Сорауны белдергән сүзләр ярдәмендә төзелгән сорау җөмләләр

Сорау кисәкчәләре ярдәмендә оешкан җөмләләр

Сорау интонациясе үзе генә булган җөмләләр

1. Гаеп нәрсәдә соң?

2. Нәфисәнең күңеле синдә бар идеме соң, дисезме?

3. Нигә бирелеп китмәскә?

4. Белмисең?

5. Мактама, дисеңме, Сибгать дус?



Предварительный просмотр:

  1. Тыныш билгеләрен куярга, тиңдәш кисәкләр өстенә сүз төркемнәрен язарга.

  Кышын язын кыр эшләрендә йөреп битләре каралган киленнәрнең җиңгиләрнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый, кулларын артка куеп бөкерәеп торган бабайлар карт- корылар турырак басып торырга тырышалар.Кинәт лапас ишеге ачылды да бик мул ромашка исе тукранбаш исе баллы чәчәк исе бөркелде. Нигә соң шулай бик кадерле сөйкемле һәм җанга якын икән бу туган як туган җир?!.Бөтен киселгән агачлар  карт имән  ак кәүсәле каеннар  баллы юкәләр дә йөрәкне әрнетәләр.

2. тест

1.Нинди җөмлә кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала?

А) Үзара бәйләнештә торган һәм бер үк сүзгә караган кисәкләр җөмләнең тиңдәш кисәкләре дип атала.

Б) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

В) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

2. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

А) җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

Б) җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

В) җөмләнең барлык кисәкләре дә - ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәлләр, аныклагыч тиңдәшләнеп килә ала.

3. Теркәгечләрдән башка бәйләнгән тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

А) бары тик өтер генә куела.

Б) нокталы өтер һәм сызык куела.

В) өтер, нокталы өтер, сызык куела.

4.Тиңдәш кисәкләр янында гомумиләштерүче сүз килсә, алар янында нинди тыныш билгесе куела?

А)гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң өтер куела.

Б) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң ике нокта куела.

В) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аңардан соң сызык куела.

Г) гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.

Д) гомумләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, гомумиләштерүче сүз алдыннан ике нокта куела.

  1. Тыныш билгеләрен куярга, тиңдәш кисәкләр өстенә сүз төркемнәрен язарга.

Көзге пычракта бозылып калган урамнар  юллар бөтен казылмалар чокырлар бер төн эчендә катып калганнар.  Бу абый безне җәй буе мәктәп янындагы яшелчә бакчасында кыяр кишер чөгендер бәрәңге үстертә куян карата ә кышын безгә итле яшелчәле кайнар аш ашата иде. Болар барысы да тормыш бизәге төлкесе дә бурсыгы да  бүресе дә. Күпереп яткан җир  куәт иясе машина  аннан чыккан ис  ялан тәпиле балачак  болар барысы да йөрәкне әрнетәләр

2. Тест.

    I. Нинди җөмлә кисәкләренә тиңдәш кисәкләр дип әйтәләр?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

2. Бер үк сорауга җавап биреп, бер үк сүзгә ияреп килүче кисәкләр тиңдәш кисәкләр дип атала.

3. Аныклагыч һәм тәмамлык җөмләнең тиңдәш кисәкләр дип атала.

4. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш кисәкләр дип атала.

    II. Җөмләнең кайсы кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала?

1. Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

2. Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәшләнеп килә ала.

3. Җөмләнең хәлләре тиңдәшләнеп килә ала.

4. Җөмләнең барлык кисәкләре дә - ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагычлар тиңдәшләнеп килә ала.

5. Җөмләнең аергычлары тиңдәшләнеп килә ала.

6. Җөмләнең тәмамлыклары тиңдәшләнеп килә ала.

7. Җөмләнең аергычлары һәм тәмамлыклары тиңдәшләнеп килә ала.

    III. Тиңдәш кисәкләр арасында нинди бәйләүче чаралар булырга мөмкин?

1)  тезүче теркәгечләр;

2) каршы куючы теркәгечләр;      

3) санау интонациясе;

4) бүлүче теркәгечләр;                

5) җыючы теркәгечләр;

6) каршы кую интонациясе;  

7) санап кителгәннәр барысы да.        

    IV. Тиңдәш кисәкләр арасына нинди тыныш билгеләре куела?

1. Тиңдәш кисәкләр арасына бары тик өтер генә куела.

2. Тиңдәш кисәкләрне үзара бәйләүче чара санау интонациясе булса, алар арасына өтер куела.

3. Тиңдәш кисәкләр җәенке булып, аларның үз эчендә өтерләр була икән, бәйләүче чара санау интонациясе булганда, алар арасына нокталы өтер куела.

4. Тиңдәш кисәкләрне үзара җыючы теркәгечләр бәйләсә, алар арасына нокталы өтер куела.



Предварительный просмотр:

                                                              Катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләгез

   

                           

                        Җөмлә              

        Катлаулы кушма җөмләнең төре

Тиңдәш  иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Тиңдәш түгел

иярүле күп ияр-ченле катлаулы кушма җөмлә

Бер-бер артлы

иярүле күп ияр-ченле катлаулы кушма җөмлә

Берничә төр

иярүле күп ияр-ченле катлаулы кушма җөмлә

             Схемасы

Булмасын өчен сугышлар,

Булмасын өчен яра,

Кояш әнә, байый-байый,

Тарихка кереп бара. (Р.Низами)

Өйләрдә ут сүнеп,

Урамнар тын калгач,

Кыш килгән авылга,

Кешеләр йоклагач. (Г.Сәгыйров)

Әйт әле, шомырт агачы,

Шуны әйтеп кара:

Чәчәкләрең ап-ак синең,

Җимешең нигә кара? (К.Шәфиков)

Мин елмаеп кына, дөнья үзгәрерме,

Шундый сорау бәргәләнә җанда. (Р.Низами)

Ил кайгырса, без дә кайгырыштык;

Шатлык килсә, шатлык өстәдек. (Р.Низами)

Буран чыкса, көрт баср дип, әнкәй капкасын да ачык калдырган. (М.Галиев)

Катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләгез

   

                           

                        Җөмлә              

         Катлаулы кушма җөмләнең төре

Тиңдәш  иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә

Тиңдәш түгел

иярүле күп ияр-ченле катлаулы кушма җөмлә

Бер-бер артлы

иярүле күп ияр-ченле катлаулы кушма җөмлә

Берничә төр

иярүле күп ияр-ченле катлаулы кушма җөмлә

             Схемасы

Теләгем бар: синдә үтә гомер,

бабаларым җире.

үзең биргән орлык, җимеш булып,

үзеңә кайтсын кире. (К.Булатова)

Мин таныдым: яшьлек яшел төстә

Без яраткан һәммә төсләрдә. (Н.Акмал)

Тәрәзә шартлап ачылуга, стеналарына хәтле авыр ис сеңгән каютага Агыйдел һавасы бәреп керде. (Х.Сарьян)

Таңнар аткан саен,

Әткәй утырткан каеннар

Сәҗдә кыла, кыйбла якка карап. (Р.Низами)

Казан азаны, ничектер, үзгә ул: үзе дәртле, үзе моңлы, үзе илаһи. (Р.Сибгат)

Язлар вәгъдә иткән җылылыкны,

Җәйләр үткәч, көзләр китерде.

(К.Булатова)

Катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләгез

   

                           

                        Җөмлә              

        Катлаулы кушма җөмләнең төре

Катнаш кушма җөмлә

Тиңдәш түгел

иярүле күп ияр-ченле катлаулы кушма җөмлә

Бер-бер артлы

иярүле күп ияр-ченле катлаулы кушма җөмлә

Берничә төр

иярүле күп ияр-ченле катлаулы кушма җөмлә

             Схемасы

Шартлау булган җирдә хәят йоклый,

Чикерткәнең дә җыры тынган (Р.Низами)

Син керсен дип, ишек ачтым-

Җилләр керде. (Ф.Яруллин)

Сагыш, моңнар талкый күңелемне,

Беләм: син дә уйлыйсың. (Ф.Тарханова)

Ямь  ямь түгел,

Шатлык шатлык түгел,

Син булмагач минем каршымда. (Ә.Атнабаев)

Көлеп язлар килсә, карлар эрер иде,

Гөлләр үсәр иде кар яткан җирдә. (К.Булатова)

Ялганчылар аяк баскан җирдә

Көн караңгы икән, су болганчык.

(Р.Низами)