имтиханнарга әзерлек

Зәйнуллина Люция Гаптрәүф кызы

9 класс укучыларына имтиханнарга әзерлек материаллары

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon giaga_yardemlek_kyskartu.doc74.5 КБ
Microsoft Office document icon 4_variantta_esh.doc107.5 КБ
Файл 1_variant_esh.docx20.9 КБ
Файл 1variant.docx25.22 КБ
Файл 4_nche_variant.docx22.09 КБ
Файл 5_nche_variant.docx22.64 КБ
Файл 6_nchy_variant.docx24.6 КБ
Файл 7_nche_variant.docx24.39 КБ
Файл 8_nche_variant.docx25.29 КБ
Microsoft Office document icon insha_-fikerlm_yazu.doc32 КБ

Предварительный просмотр:

                               

Изложение язу

Текстны беренче тапкыр уку

Текстның темасын билгеләү этабы

“Текст нәрсә турында” соравына җавап бирегез.

Теманы ничек билгеләргә?

Тема төрле ысуллар белән билгеләнә;

  • текстның башламыннан;
  • әһәмиятле сүздән;
  • әһәмиятле эпизодлардан;
  • геройның (авторның) фикер йөртүе яки эшеннән;
  • текст исеменнән.

Текстның идеясен билгеләү этабы

Сорауларга җавап бирегез:

“Ни өчен автор моны язган?”

“Нинди фикерне җиткерергә тели?”

Идеяне формалаштырырга нәрсә булыша?

  • текстның гомуми яңгыраш тональлеге;
  • текстны укыганнан соң туган уй-хисләр;
  • авторның эш-хәрәкәтләргә, геройларга мөнәсәбәте.

Текстның структурасын билгеләү этабы.

Текстның композицион өлешләрен атагыз. Һәр композицион өлешнең төп эчтәлеген тезис формасында язып куегыз.

Текестның композициясе – текстның төзелеше.

Кагыйдә буларак, текстның төп композицион өлешләре булып кереш, төп өлеш һәм йомгаклау тора.

Тезис – төп фикер, идеяне күрсәткән җөмлә (гади яки кушма) формалашкан положение.

Тезисны ничек формалаштырырга?

Берничә җөмләдән 1 җөмлә төзелә: бу җөмләдә фактлар, күренешләр, билгеләр гомумиләштерелеп бирелгән. Тезисны формалаштыру – текстны кыскартуның бер ысулы.

Икенче кат уку.

Текстны абзацлап бүлү этабы:

Микротемаларны билгеләү

Биремнәрне үтәгез:

1. Текстны укучының зур интонацион паузалар саныннан текстта абзац санын билгеләгез.

2. Һәрбер абзацның микротемасын билгеләгез.

3. Түбәндәге сорауларга җавап биреп, аны кыскача гына язып куегыз:

“Бу микротемадагы һәрбер җөмләнең роле берүкме?”

“Кайсы җөмләләр төп җөмлә булып торалар?”

4. Абзацларны номерлагыз.

Абзац –  микротеманың күрсәткече, шуңа күрә  изложение текстын укыганда интонацион паузаларга игътибарлы булыгыз.    Күпме зур  интонацион паузалар –  текстта шулкадәр абзац.

Микротема – бер фикер белән  текстның берничә мөстәкыйль җөмлә эчтәлеген бирә ала торган абзац.

  Тестның микротемаларын ничек билгеләргә?

Абзацның әһәмиятле сүзләреннән һәм ключевым җөмләләрдән.

 Микротеманы кыскача гына ничек билгеләргә?

Кыскартылган изложение язганда микротеманың  төп һәм өстәмә (ачыклык кертә торган аныклагыч җөмләләр һ.б.) җөмләләрне  аера белү зарур.   Төп җөмләләр итеп без текстның төп идеясен һәм темасын әлеге җөмләләрдән башка ачып булмый торган җөмләләрне атыйбыз.  

Өстәмәләргә исә өстәмә мәгълүмат, детальләр, сурәтләү элементлары булган җөмләләр керә.  Аларны төшереп калдырырга яки кыскартырга, бер зур җөмлә эченә кертергә була.  

 Текстны модельләштерү этабы.

Абзац нумерацияләрен, микротемаларны барлагыз.   Абзацлы бүленешне саклаган хәлдә текстны оештырыгыз.

Микротемаларның эчтәлеген ничек итеп текстка берләштерергә?

Лексик кабатлауларны, тамырдаш сүзләрне, синонимнарны, алмашлыкларны, рәвешләрне, бәйлек һәм бәйлек сүзләрне, кисәкчәләрне кулланырга.

 

Компрессия алымнары

Алыштыру

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләшкән сүз белән алыштыру

Иртәдән башлап кичкә чаклы балта һәм пычкы, китмән һәм көрәк кулдан төшмәде. (Ш.К.)

Иртәдән алып кичкә чаклы эш кораллары кулдан төшмәде.

Тиңдәш кисәкләрне гомумиләштерүче сүз белән алыштыру

( Һәммәсе,бөтенесе,барысы,һичбере кебек алмашлыклар,түбәндәгеләр, югарыдагылар, мондыйлар, андыйлар кебек сүзләр белән белдерелә.)

Әкиятне зурлар да, кечкенәләр дә, көчлеләр дә, көчсезләр дә, усаллар да усал булмаганнар да яраталар.

 Әкиятне һәммәсе: зурлар да, кечкенәләр дә, көчлеләр дә, көчсезләр дә, усаллар да усал булмаганнар да яраталар.

Туры сөйләмне кыек сөйләм белән алыштыру.

Бүген туган көне икән... Моны улының телеграммасы исенә төшерде: “Кадерле әнием! Туган көнең белән котлыйм, бәхет, сәламәтлек, озын гомер телим”, - дигән улы Марат. (Г.Ә.)

 Улының котлау телеграммасы аңа туган көне булуын исенә төшерде.

Җөмләне яки аның өлешләрен күрсәтү алмашлыгы белән алыштыру.

(бу,шул, шушы, теге, әнә, менә, ул(авыл), шундый, тегенди, мондый...)

Ни өчен ул тору урынын еш алыштырган? Инде ияләшеп беткән җирдән аерылып, таныш булмаган җиргә, аның кешеләренә ияләшергә, яңа эш урынын эзләргә аны нәрсә этәрде икән?

 1.Аны шушы адымга нәрсә этәрде икән?

2.Теге җирдән аерылып,таныш булмаган җиргә, аның кешеләренә ияләшергә, яңа эш урынын эзләргә аны нәрсә этәрде икән?

 

Төшереп калдыру

Ул аны бөтен җирдән эзләп карады: бүлмәләрне барлап чыкты, бакчадан карады, күршеләргә кереп чыкты.

 Ул аны бөтен җирдән эзләп карады.

Мәгънәсе белән өстәмә мәгънәне аңлатмый торган өзекләрне төшереп калдыру.

Кайвакыт ул эшен туктатырга да, ярты юлда калдырырга да күп сорамый.

 Ул эшен туктатырга да мөмкин.

Кабатлауларны...

Аларның булган Ибрай исемле бик акыллы, бик зирәк бер уллары.

Аларның Ибрай исемле акыллы уллары булган.

Риторик сорауларны...

Авылыгызның нинди урында утыруына игътибар иткәнегез бармы? Ә бит безнең бабаларыбыз теләсә кайда авыл салмаганнар. Авыл булып утыру өчен, якында гына урманы да, болыны да, инеше дә булган, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Безнең бабаларыбыз авыл салу өчен чишмә  чыга торган җайлы калкулыклар сайлаганнар.

Нәрсәне төшереп калдырырга ярамый соң?

  • автор идеясен аңларга ярдәм итә торган төп детальләрне;
  • авторның төп фикерне ачу яки дәлилләү өчен кулланылган аргументлар.

   Өй буенда бөдрәләнеп үскән яшь каенга карап, Мәдинә тирән уйга калды. (Ә.Б.)

Аерымланган рәвеш хәлен төшереп калдыру-калдырмау текстка карап хәл ителергә тиеш.

Берләштерү яки гомумиләштерү

Бер үк фикерне ача торган ике гади җөмләне бер кушма җөмләгә берләштерү.

Исемгә бай ул төнбоек. Ак лалә дә ул. Су гөлчәчәге дә ул. Хәтта нимфея дә. Берсеннән-берсе матур исемнәр!



Предварительный просмотр:

1 вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.

Хәрәмләшү

1) Көз. 2) Апалы-энеле Айнур белән Рафис, йөгерешеп, урамны чыктылар да тау итәгендә үскән агачлар арасына ашыктылар. 3) Исәпләре: төрле-төрле агач яфракларын җыеп, альбомнарына беркетү иде... 4) Ул яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр... 5) Алар “Мине ал!”, “Мин менә монда!” дигәндәй кызыктырып чакыралар, җилгә ияреп, аяк астына түшәләләр.

 6) Айнур бик ашыгып җыя, хәтта энесе күреп алган яфракларны да аның кул астыннан ук тартып алырга өлгерә. 7) Энесе кулын сузган килеш авызын ачып кала һәм тагын тырыша-тырыша җыярга керешә. 8) Матуррак яфрак тапкан саен, апасы:

- Кара әле, Рафис, мин ниндиен таптым! – дип мактана. 9) Тик үзе, Рафис күреп өлгергәнче, күзләрен елтыратып, тапкан яфрагын тиз генә артка яшерә.

10) Менә Рафис та, бик матур каен яфрагы табып, шатлыгыннан:

- Әй апа, мин синекеннән дә матуррак яфрак таптым! – дип кычкырып җибәрде.

11) Апасы шунда ук йөгереп килеп:

- Бу миңа, - диде һәм, энесе кулындагы яфракны эләктереп алып, үзенекеләре арасына яшереп тә куйды. 12) Рафис гарьлегеннән чүт кенә еламыйча калды. 13) Бераздан соң Айнур энесен өйгә чакырды. 14) Апасы кочагындагы яфракларга карап көрсенде Рафис, ләкин калып җыясы итмәде.

15) Менә кинәт көчле җил кузгалып, башта Рафисны йолкып-талкып үтте, аннан соң, бөтерелә-бөтерелә, Айнурга килеп җитеп, кызның муенындагы яфракларны очыртып та китте.

16) Рафис, йөгергән урыныннан туктап:

- Апа-а-а-а, ни булды? – дип, кире борылып килде. 17) Айнур, яшь аралаш:

- Җил алып китте... – дип кенә әйтә алды. 18) Рафис караса, күктә апасы хәрәмләшеп җыйган берсеннән-берсе матур яфраклар талпына иде.

 (Нәкыйп Каштанов буенча*)

* Нәкый Каштанов (Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов) (1942) – балалар язучысы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. “Тылсымлы курай”, “Бүрекле багана”, “Киклирле гөмбә”, “Читекле алмагач”, “Канатлы чәчәкләр һ.б. китаплар авторы.

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.

        

2. Ирен гармониясенә буйсынган сүзләр кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Алар “Мине ал!”, “Мин менә монда!” дигәндәй кызыктырып чакыралар, җилгә ияреп, аяк астына түшәләләр.

2) Матуррак яфрак тапкан саен, апасы:

- Кара әле, Рафис, мин ниндиен таптым! – дип мактана.

3) Бераздан соң Айнур энесен өйгә чакырды.

4) Менә кинәт көчле җил кузгалып, башта Рафисны йолкып-талкып үтте, аннан соң, бөтерелә-бөтерелә, Айнурга килеп җитеп, кызның менындагы яфракларны очыртып та китте.

             Җавап________________________________

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Айнур бик ашыгып җыя, хәтта энесе күреп алган яфракларны да аның кул астыннан ук тартып алырга өлгерә.

2) Энесе кулын сузган килеш авызын ачып кала һәм тагын тырыша-тырыша җыярга керешә.

3) Рафис гарьлегеннән чүт кенә еламыйча калды.

4) Апасы кочагындагы яфракларга карап көрсенде Рафис, ләкин калып    җыясы итмәде.

              Җавап________________________________

4. 7-10 нчы җөмләләрдән чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәсендәге асыл сыйфатларны    күчереп языгыз.

           Җавап________________________________

5. 6-9 нчы җөмләләрдән каршы куючы теркәгечне табып языгыз.

             Җавап________________________________

6. 18 нче җөмләдән ямьсез сүзенең антонимын табып языгыз.

          Җавап________________________________

7. 13 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз.

         Җавап________________________________

8. 5-7 нче җөмләләрдән тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз.

        Җавап________________________________

9. Аерымланган рәвеш хәле янында  куелган тыныш билгесенең номерларын языгыз

Тик үзе, (1) Рафис күреп өлгергәнче, (2) күзләрен елтыратып, (3) тапкан яфрагын тиз генә артка яшерә. (4)

          Җавап________________________________

10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 10-14 нче җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе файдаланылган җөмләнең номерын языгыз.

            Җавап________________________________

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. «...яфраклар шундый матур: сары, кызыл, куе кызыл, көрән, тагын әллә нинди төслеләр... Рафис караса, күктә апасы хәрәмләшеп җыйган берсеннән-берсе матур яфраклар талпына иде » җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

 Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 вариант

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.

 Шайтан коткысы

    1) Сезнең шайтан күргәнегез бармы? 2) Йонлач шундый, чәй тәлинкәсе кадәр күзле, озын бармаклы, саргаеп беткән сирәк тешле, ябык – уф, куркыныч инде. 3) Менә минем бер тапкыр күргәнем булды.

  4) Җәй көне шәһәрдән безнең авылга бер малай кайткан иде. 5) Үзе чирләшкә чебеш кебек кенә, ә үзе шундый “крутой” булып кылана. 6) Авыл кызлары шуңарга үлеп торалар и нде. 7) Шул малай, шырпы тартмасына салып, әллә ниткән мәтрүшкә сыман үлән алып кайткан. 8) “Шушы бер тартма “травка” 50 мең сум тора, но мин сезне бушка сыйлыйм әлегә”, дип, безне кыстый башлады. 9) Бер папиросның төпчеген бушатып, урынына шул чирәмне шырпы белән төя-төя тутырды бу. 10) Кабызып җибәрде дә тартырга кереште. 11) Папирос түгәрәк буенча чираттан китте. 12) Бер-бер артлы  дүртне тутырып тарттык. 13) Берзаман кинәт кенә авыз ерыла, көләсе килә башлады.

    14) Шаркылдашып килеп кердек клубка. 15) Күңел күтәренке, рәхәт. 16) Карыйм: күрше Апуш белән Кылый малае шашка сугып утыралар. 17) Тегеләрнең шашкалары такта өстендә үзе йөри сыман. 18) Сәерсенеп, Кылыйга карасам, тегенең колагы ишәкнене кадәр зур! 19) Тотындым көләргә, егетләр, кич кенә дә тыелып булмый...

   20) Өйгә кайтырга чыктым. 21) Җирдәге чыбык-чабыклардан бүрәнә аша чыккан кебек атлап, уч төбе кадәр генә суларны (диңгез диярсең) әйләнеп үтеп, көч-хәл белән өйгә кайтып җиттем. 22) Яттым йокларга. 23) Күзне йомып кына җибәрәм, әлеге дә баягы шайтан әллә каян сикерә дә чыга. 24) Озын бармакларын селкетеп куркыта, кытыклый сыман. 25) Ул күренүгә, күзләремне ачып җибәрәм – югала. 26) Төне буе газаплады. 27) Ахырда шайтанга теге шәһәр малае кыяфәте керә башлады...

    28) Мин, еллар узгач кына, ул вакыттагы “мәтрүшкә”нең наркотик булуын аңладым. 29) Ул шулай ук кызлар алдында “егетләнү”нең бер чарасы булып тора. 30) Кызларның кайберләренә бу ошый, ә кайберләре әлеге “шаяру”ларның төбендә нинди “шайтан”ның яшеренүен аңлый һәм хупламый. 31) Ләкин моның ише “батырлыклар” кылып кына, әллә кем булып булмый. 32) Ходай үзебезгә акыл бирсен! 33) Шулаймы, егетләр?

 (“Ялкын” журналыннан)

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.

2. Алгы рәт сузыклары булган сүзләрдән генә торган җөмләне күрсәтегез.

1) Шаркылдашып килеп кердек клубка.

2) Күңел күтәренке, рәхәт.

3) Озын бармакларын селкетеп куркыта, кытыклый сыман.

4) Ходай үзебезгә акыл бирсен!

           Җавап________________________________

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, күчерелмә мәгънәдәге сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Папирос түгәрәк буенча чираттан китте.

2) Менә минем бер тапкыр күргәнем булды.

3) Озын бармакларын селкетеп куркыта, кытыклый сыман.

4) Ләкин моның ише “батырлыклар” кылып кына, әллә кем булып булмый.

                Җавап________________________________

4. 24-27 нче җөмләләрдән кайтым юнәлешендәге фигыльне күчереп языгыз.

                Җавап________________________________

5. 19-22 нче җөмләләрдән нисби сыйфатны табып языгыз.

                Җавап________________________________

6. 9 нчы җөмләдән үлән сүзенең синонимын табып языгыз.

                Җавап________________________________

7. 16-19 нчы җөмләләрдән сыйфат белән белдерелгән хәбәрне күчереп языгыз.

                Җавап________________________________

8. 28-31 нче җөмләләрдән теркәгечле тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз.

                Җавап________________________________

9. Җөмләдәге кискен каршы куюны белдергән тыныш билгесенең номерын языгыз

Ул күренүгә, (1) күзләремне ачып җибәрәм - (2) югала. (3)

            Җавап________________________________

10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 5-8 нче җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе файдаланылган җөмләнең номерын языгыз.

            Җавап________________________________

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. «Мин, еллар узгач кына, ул вакыттагы “мәтрүшкә”нең наркотик булуын аңладым. Ул шулай ук кызлар алдында “егетләнү”нең бер чарасы булып тора. Ләкин моның ише “батырлыклар” кылып кына, әллә кем булып булмый» җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

 Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

3 вариант

2 нче бүлек

Текстны  укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез

Сүзлегем кайда әле?

1)Җир йөзендә 40 меңләп профессия исәпләнә.2) Шулар арасында бер һөнәр бар: ул- илләр,халыклар арасында бәйләнешләр урнаштыруда катнаша,кешеләргә дөньяның теләсә кайсы почмагындагы ил турында мәгълүмат бирә.3)Дәүләт башлыклары арасындагы очрашулар да аннан башка гына үтми.4)Кем икәнен белдеңме инде? 5)Әйе,әйе,ул - тәрҗемәче.

 6)Ул рәсми документларны, чыгышларны тәрҗемә итә, кешеләргә үзара аралашырга ярдәм итә.7).Чит илдән килгән туристларны да шәһәрнең истәлекле урыннары белән ул таныштыра.8).Тәрҗемәче булмаса,М.Твенның “Том Сойер”ын,Р.Киплингның “Маугли”ен ничек укыр идек?

  9)Болай карап торуга,тәрҗемәче булуның бер дә авырлыгы юк сыман.10)Нәрсә сөйләсәләр,шуны икенче телдә кабатлыйсың гына.11)Тел белгән кешегә инде ул берни түгелдер сыман.12)Ләкин тәрҗемәче хезмәте шактый четерекле.

  13)Тәрҗемәче югары интеллектуаль әзерлекле булырга тиеш.14).Телне, аның үзенчәлекләрен,лексикасын, фонетикасын белергә кирәк.15)Матур,бәйләнешле итеп тәрҗемә итә алу бик мөһим.16).Бу һөнәр даими шөгыльләнүне таләп итә.17)Телне сәгать саен,көн саен-гомер буе өйрәнә тәрҗемәче.18)Ул әле тәрҗемә итә торган өлкәне дә(икътисадмы ул,сәнгатьме,кибернетикамы) бик яхшы белергә тиеш.19)Шул телдә чыккан китаплар,газета-журналларны уку,радио тыңлап,видеоматериалларны карап бару әйбәт.20)Камиллекнең чиге юк,диләр бит. 21)Никадәр күбрәк өйрәнсәң,күп нәрсәләрне белмәвең ачыла бара.22)Бер америкалы 30 ел дәвамында рус теленә тәрҗемәче булып эшли.23).Һәм шул кеше,мин рус телен бөтенләй белмим икән, дип нәтиҗә ясый!

  24)Тел-иксез-чиксез дәрья шул,аны гомер буе өйрәнергә кирәк.

25)Тел өйрәнү өчен иң кирәге-теләк һәм көчле ихтыяр.26)Үзең тырышмасаң,ни дәрәҗәле уку йортында да сине чит телдә сөйләшергә өйрәтә алмаячаклар.

  27)Тәрҗемәче булу өчен,тагын яхшы хәтерле,ачык дикцияле,пөхтә һәм күзгә ятышлы да булырга кирәк.

 28)Йә,ничек,син әзерме?.29)Бу язманы укыгач,тәрҗемәче булу теләге ныгыдымы?.30)Яхшылап уйла.31).Әгәр җавабың “Әйе!” икән,алга!

32)Сүзлегем кайда соң әле?..(“Ялкын”журналыннан).

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз(сүзтезмә)яки  цифр белән күрсәтегез.

2.Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр кулланылган җөмләне кхрсәтегез.

1)Тел белгән кешегә инде ул берни түгелдер сыман.

2)бу һөнәр даими шөгыльләнүне таләп итә.

3)Һәм шул кеше,мин рус телен бөтенләй  белмим икән,дип нәтиҗә ясый!

4)Бу язманы укыгач,тәрҗемәче булу теләге ныгыдымы?

Җавап: ______________

3.Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан мәкаль кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1)Ләкин тәрҗемәче хезмәте шактый четерекле.

2)Тәрҗемәче югары интеллектуаль әзерлекле булырга тиеш.

3)Камиллекең чиге юк,диләр.

4)Тел өйрәнү өчен иң кирәге-теләк һәм көчле ихтыяр.

Җавап: ______________

4.13-16 нчы җөмләләрдән күләм-чама рәвешен табып языгыз.

Җавап: ______________

5. 6-9 нчы җөмләләр арасыннан хәбәрлек сүзне табып языгыз

Җавап: ______________

6.12 нче җөмләдән кәсеп сүзенең синонимын табып языгыз

Җавап: ______________

7.25 нче җөмләдән грамматик нигезне табып языгыз

Җавап: ______________

8.5-8 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз

Җавап: ______________

9.җөмләдә аерымланган максат хәле яны нда куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Тәрҗемәче булыр өчен,(1) тагын яхшы хәтерле,(2)ачык дикцияле,(3)пөхтә һәм күзгә ятышлы булу да кирәк.(4)

Җавап: ______________

10)Стилистик максатлардан чыгып,15-19 нчы җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе күзәтелгән җөмләне табыгыз.

Җавап: ______________

                                                    3 нче бүлек

2  нче бүлектә укылган текстны файдаланып,11.1,

 11.1.”Тел өйрәнү өчен иң кирәге-теләк  һәм көчле ихтыяр.үзең тырышмасаң,ни дәрәҗәле уку йортында да сине чит телдә сөйләшергә өйрәтә алмаячаклар”җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

Фикерегезне раслау өчен,укылган тексттан 2 мисал китерегез .Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз якм тексттан цитата китерегез.

 Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз.Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый .

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен , билге куелмый(ноль балл куела)

4 вариант

2 нче бүлек

                                                    Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез

Сихри моң

   1)Вагон эченә төн тынычлыгын бозмыйча гына җыр тавышы саркып керә.2)Хискә сугарылган  моңлы көй йөрәкне ләззәтле итеп тибрәтә,бәгырьләрне тырмый.

  3)Җыр сугыш кырында калган егетен сагынучы кыз турында иде.4)Көй дулкыны,җырның сүзләрен куәтләндереп, кыз кичергән газапларны тыңлаучыга ирештерә.5)Кызның гомерен ялгызлыкка дучар иткән зур,тетрәткеч каза сиңа да тия, синең йөрәгеңне дә әрнетә башлый.6)Син дә сугыштан кайтмаган егетне кызганып газаплана башлыйсың.7)Син дә,сөйгәненнән мәхрүм калган  кызга кушылып,сугышны ләгънәтләргә тотынасың.8)Көй сүзгә сыймый торган тойгы нечкәлекләрен турыдан-туры синең йөрәгеңә җиткерә.

  9)Тукта әле,мин исән бит.10)Сугыш миңа тимичә үтте-нигә мин сугышта үлгән егет өчен хафаланам?11)Минем үз кайгыларым юкмыни? 12)Бар.13)Ләкин адәм баласы михнәт күргәндә, мин тыныч яши алмыйм. 14)Аның кайгысы-минем кайгым, аның хәсрәте-минем хәсрәт. 15)Үзем белән бер планетада яшәгән адәм баласының михнәтен аңлау,аны кызгану үз кайгыларымнан арынырга ярдәм итә.16)Кызның кайгыларын уртаклашканда,мин дошман пулясы тар-мар иткән нәселдән нинди даһи кешеләр чыккан булачагы турында уйлыйм.17)Сугыш егетнең үзен генә үтермәде.18)Фашист пулясы егеттән туасы балаларны,тумый калган оныкларын, алар эшлисе эшләрне,аларның теләкләрен, бәхетләрен тар-мар итеп китте...

  19)Кеше зарын уртаклашу, аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята, күңелеңне пакьләндереп җибәрә.  (Миргазиян Юныстан).

                      2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз(сүзтезмәләр) яки цифр белән күрсәтегез

2.Ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1)Хискә сугарылган моңлы көй йөрәкне ләззәтле итеп тибрәтә,бәгырьләрне тырмый.

2) Син дә сугыштан кайтмаган егетне кызганып газаплана башлыйсың.

3) Сугыш егетнең үзен генә үтермәде.

4) Тукта әле,мин исән бит.

Җавап________________________________

3.Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Минем үз кайгыларым юкмыни?

2) Син дә,сөйгәненнән мәхрүм калган  кызга кушылып,сугышны ләгънәтләргә тотынасың.

3) Сугыш миңа тимичә үтте-нигә мин сугышта үлгән егет өчен хафаланам?

4) Аның кайгысы-минем кайгым,аның хәсрәте-минем хәсрәт.

Җавап________________________________

4.1-4 нче җөмләләрдән исемләшкән сыйфат фигыльне күчереп языгыз

Җавап________________________________

5.8-11 нче җөмләләрдән сорау алмашлыгын табып языгыз.

Җавап________________________________

6.16 нчы җөмләдән бөек сүзенең синонимын табып языгыз.

Җавап________________________________

7.17 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз

Җавап________________________________

8.10-13 нче җөмләләрдән теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз

Җавап________________________________

9.Тиңдәш хәбәрләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Кеше зарын уртаклашу,(1)аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята,(2)күңелеңне пакьләндереп җибәрә.(3)

Җавап________________________________

10)Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен,5-8 нче җөмләләр арасыннан синонимнар кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

Җавап________________________________

3 нче бүлек

2  нче бүлектә укылган текстны файдаланып,11.1,11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез

11.1.” Кеше зарын уртаклашу,аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята, күңелеңне пакьләндереп җибәрә ”  җөмләсендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

Фикерегезне раслау өчен,укылган тексттан 2 мисал китерегез .Файдаланган җөмләләрнең номерын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

 Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз.Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый .

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен , билге куелмый(ноль балл куела)

1 вариант                    Җаваплар

I вариант биремнәре

Җаваплар

2

4

3

2

4

матуррак

бик матур

5

тик

6

матур

7

Айнурчакырды

8

6

9

2

10

14

2 вар иант

Җаваплар

II вариант биремнәре

Җаваплар

2

2

3

1

4

күренүгә

5

җирдәге

6

чирәм

7

зур

8

30

9

2

10

8

3 вариант

                   Җаваплар

IVвариант биремнәре

Җаваплар

2

2

3

3

4

бик

5

юк

6

хезмәт

7

Кирәге теләк ихтыяр

8

8

9

1

10

17

4 вариант

Җаваплар

Vвариант биремнәре

Җаваплар

2

1

3

2

4

тыңлаучыга

5

нигә

6

даһи

7

сугышүтермәде

8

10

9

2

10

5



Предварительный просмотр:

1 вариант . Текстны укыгыз  һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Ике йөрәкле кеше

1)Андый буранлы көннәр безнең якларда кышын да күп булмый торгандыр. 2)Әнкәй мондый буранны “җен туе” ди. 3)Күз ачкысыз кар гарасаты. 4)Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең. 5)Ничек кенә җылы киенсәң дә, суык җил күз ачып йомганчы сине үзенең сөякләргә үтеп керерлек салкын тулы кочагына бөтереп ала, тәнеңдәге һәр күзәнәгеңә салкын энәсен кадап чыга. 6)Бит-йөзеңне тун якалары белән томалап, үз-үзеңне кочып, ярым йомарланган хәлдә барасың да барасың. 7)Иң мөһиме, трамвай тукталышына кадәр алып баручы сукмакны югалтмаска кирәк. 8)Гел шул хакта гына уйларга туры килә. 9)Уйларың башка якка китеп, юлдан язсаң, тиз генә эзгә төшәм димә. 10)Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак  карын ялап та, кимереп тә ала алмый.

11)Шулай барганда, бер тавышка игътибар иттем. 12)Хәер, мин ул тавышны байтактан  ишетеп килә идем инде. 13)Башта аны җил галәмәтедер дип уйладым. 14)Аннары күңелемә зәһәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә дигән уй төште. 15)Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя, ачыклана гына барды.

16)Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул төргәкне мин аздан гына китереп басмадым. 17)Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым. 18)Төргәк кыймылдап куйды. 19)Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде. 20)Әйе, ята иде, чөнки әлеге тере төргәк аз гына калкына башласа, аны җил, сукмактан кубарып, үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле иде.

21)Көчекне кулыма алдым. 22)Аның калтыранган тәнен тойдым. 23) Тиздән бу калтырану үземә дә күчте. 24)Һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте.

25)Изүемне ачып, көчекне куеныма куйдым. 26)Җылыны тоеп алган тере йомгак үзе дә эчкәрәк кереп үрмәләде, нәкъ йөрәк турысына барып җитеп, борынын култык астына төртте дә тынып калды.

27) Минем үземә дә җылы булып китте. 28) Бураны-кары да, зәһәр суыгы да инде куркытмый иде. 29)Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем. 30)Уен эшмени – куенымда, ярсып-ярсып, берьюлы ике йөрәк тибә иде!

                                                                           (Г. Гыйльманов)

Укылган текст нигезендә А1-А7 биремнәрен үтәгез. А1-А7 биремнәренең һәрберсендә берсе генә дөрес булган 4 җавап варианты бирелгән. Сайлап алынган җавапларның номерларын түгәрәк эченә алыгыз.

А1   Кайсы вариант җавабында “Сөйләүче кемнәр өчен үзен гаепле сизә?”                                       соравына җавап булырдай мәгълүмат бар?

         1) Чыелдавык тавыш чыгарып яткан ул төргәкне мин аздан гына китереп басмадым.

         2) Һәм миңа әлеге кечкенә җан иясе алдында ачы буран өчен, көчекне адаштырып калдырган кешеләр өчен бик тә, бик тә оят булып китте.

        3) Тиздән бу калтырану үземә дә күчте.

        4) Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде.

А2   Калкына башласа сүзтезмәсенең  (20 нче җөмлә) текстта нинди мәгънәдә кулланылуын билгеләгез.

        1) үсә башласа

        2) йөгерә башласа

        3) өрә башласа

        4) хәрәкәтләнә башласа

А3 Составында чагыштыру сурәтләү чарасы кергән җөмләне күрсәтегез. 

        1) Күз ачкысыз кар гарасаты.

        2) Аннары күңелемә зәһәр суыктан тавыш галлюцинациясе башланамы әллә дигән уй төште.

        3) Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак  карын ялап та, кимереп тә ала алмый.

4) Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде, киресенчә, көчәя, ачыклана гына барды.

 А4    Хаталы фикерне табыгыз.

        1) игътибар сүзендә (11 нче җөмлә) хәреф һәм аваз саны тигез

        2) тавыш сүзендә (14 нче җөмлә) [w] авазы бар

        3) берьюлы сүзе (30 нчы җөмлә) ясалышы ягыннан  кушма сүз

        4) көчек сүзендә (19 нчы җөмлә) икенче иҗектә [ө] авазы ишетелә

А5 Сингармонизмга буйсынмаган сүзне күрсәтегез.    

        1) уйларың

        2) байтактан

        3) бияләй

        4) гадәти

А6  Ясалма сүзне күрсәтегез.    

        1) төргәк

        2) бит-йөз

        3) көчек баласы

        4) буранлы

А7 Төшем кушымчалы сүзе булган җөмләне табыгыз.  

        1) Төргәк кыймылдап куйды

        2) Ишектән упкын төбенә төшкәндәй чыгып китәсең.

        3) Көчекне кулыма алдым.

        4) Үзем дә сизмәстән, читкә тайпылдым.

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Җавапларны сүз яки цифрлар белән языгыз.

В1  12 нче җөмләдәге байтактан сүзенең синонимын табыгыз. Бу синонимны язып куегыз.

В2     11-16 нчы җөмләләрдән тотрыклы сүзтезмәне эзләп табыгыз һәм язып куегыз.

В3      1 нче җөмләнең грамматик нигезен табып язып куегыз.

        В4     7-14 нче җөмләләр арасыннан тиңдәш кисәкле җөмләне табыгыз. Бу җөмләнең тәртип номерын язып куегыз.  

В5     Тексттан алынган түбәндәге җөмләләрнең өтерләренә номерлар куелган. Кереш

           сүзгә бәйле рәвештә куела торган өтерләрнең цифрларын аерып язып куегыз.

          Уйларың башка якка китеп,(1) юлдан язсаң,(2) тиз генә эзгә төшәм димә. Әле ярый усал җил тапталудан таш кебек каткан сукмак карын ялап та,(3) кимереп тә ала алмый. Шулай барганда,(4) бер тавышка игътибар иттем. Хәер,(5) мин ул тавышны байтактан ишетеп килә идем инде.  

В6    26 нчы җөмләдә ничә грамматик нигез бар? Җавапны цифрлар белән күрсәтегез.

 В7      Тексттан алынган түбәндәге җөмләләрнең өтерләренә номерлар куелган. Тиңдәш

        кисәкләр арасында куелган өтерне аерып язып куегыз.

  Ничек кенә булмасын, үзәкне өзеп чыелдаган тавыш бетмәде,(1) киресенчә,(2) көчәя,(3) ачыклана гына барды. Чыелдаган тавыш чыгарып яткан ул төргәккә мин аздан гына китереп басмадым. Үзем дә сизмәстән,(4) читкә тайпылдым. Төргәк кыймылдап куйды. Сукмак читендә бияләй кадәрле генә көчек баласы ята иде. Әйе, (5) ята иде,(6) чөнки әлеге төргәк аз гына калкына башласа,(7) аны җил,(8) сукмактан кубарып,(9) үзе белән әллә кайларга алып китәр төсле иде.

         В8    Беренче абзацтагы җөмләләр арасыннан иярчен кире җөмләне табыгыз.  Җөмләнең тәртип номерын язып куегыз.

            В9  16-25 нче җөмләләр арасыннан кушма җөмләне табыгыз. Бу җөмләнең тәртип номерын язып куегыз.

3 нче өлеш

2нче өлештә бирелгән текстны кулланып, аерым битләрдә С2.1 яки С2.2 биремнәрен үтәгез. Сочинение яза башлаганчы, сайлап алынган биремнең номерын язып куегыз.

С2.1  Текстның бетемендә (финалында) китерелгән  “Бу мизгелдә мин һәр кар бөртегенә күзләрен йома торган, суыкның һәр сулышына бөрешеп ката торган гадәти кеше түгел идем“ җөмләсен Сез ничек аңлыйсыз?        Сочинениедә укылган тексттан фикер агышыгызны дәлилли торган 2 аргумент китерегез. Мисалларны язганда, кирәкле җөмләләрнең тәртип номерларын күрсәтегез яисә цитата рәвешендә бирегез. Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.



Предварительный просмотр:

1нче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм С1 биремен эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

С1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны (мәгънәви кисәкләрне) билгеләгез.

Изложение текстның һәм микротемаларның төп эчтәлеген ачарга, һәм аның күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм А1-А7; В1-В9; С2 биремнәрен үтәгез.

Сәнгать бизәнү әйбере түгел!

  1. Күргәзмә залында йөрим. 2) Сәнгать алиһәсе тоткынлыгында калып, иң гүзәл тойгыларны кичерәм. 3) Карыйм, сокланам, уйланам... 4) Тәрәзәдән төшкән кояш нурларында тагын да яктырып киткән картиналарның иге-чиге юк... 5) Матурлыкның иге-чиге юк.
  1. Кинәт күзләрем ачык калган тәрәзәдән үрелеп карап торган сирень ботагына төште. 7) Ул: “Минем урыным да монда, мине дә карагыз!” – дигән кебек, башын горур күтәреп, кешеләргә багып тора. 8) Ә кешеләр никтер аңа игътибар да итмиләр... 9) Минем карашны тоеп булса кирәк, сирень ботагының күңеле күтәрелеп китте: селкенеп куйды.

10) Ә мин һаман карыйм, сокланам, уйланам... 11) Сүз дә юк, сәнгать әсәрләре дә матурлыкка  мәхәббәт тәрбияләргә тиеш. 12) Ә бездә еш кына бөтен кешелек горурлыгы булырдай картиналар кеше аягы сирәк баса торган авыр стеналар эчендә кеше карашларына сусап яталар. 13) Күпләр сәнгать әйберләренә хосусый милек, капитал, бизәнү әйберсе итеп кенә карыйлар. 14) Әле күптән түгел генә урамда, муенына чит ил сәнгатенең гүзәл үрнәген тагып куйган кызны күреп, күңелем ачынган иде.

15) Сәнгать бизәнү әйбере түгел! 16) Кешеләрнең хосусый таләпләренә буйсынып, мещанлык табаны астында тапталырга да тиеш түгел ул! 17) Ул – мәңгелек матурлык! 18) Кешеләр киләләр дә китәләр. 19) Ә сәнгать әсәре яңадан-яңа буыннарга матурлык, сафлык өләшә бирә. 20) Табигать кебек. 21)  Сирень чәчәге кебек...

(Г.Гыйльманов буенча)

А1-А7 биремнәрен укыган текстның эчтәлеген истә тотып үтәгез. Аларның һәрберсенә тәкъдим ителгән 4 җавап вариантының берсен – дөресен генә сайлап алыгыз.

А1. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.

1) кешеләрнең;

2) сирень;

3) бизәнү;

4) буыннарга.

А2. Басымы сүз ахырына төшмәгән сүзне билгеләгез.

1) һаман;

2) табигать;

3) сокланам;

4) игътибар.

А3. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) сәнгать;

2) матурлык;

3) кинәт;

4) урамда.

А4. Алынма сүзне билгеләгез.

1) тәрәзә;

2) кояш;

3) картина;

4) күргәзмә.

А5. Антонимнар булган җөмләне билгеләгез.

1) Карыйм, сокланам, уйланам...

2) Күпләр сәнгать әйберләренә хосусый милек, капитал, бизәнү әйберсе итеп кенә карыйлар.

3) Кешеләр киләләр дә китәләр.

4) Ә сәнгать әсәре яңадан-яңа буыннарга матурлык, сафлык өләшә бирә.

А6. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.

Сүз дә юк, сәнгать әсәрләре дә матурлыкка  мәхәббәт тәрбияләргә тиеш.

 

1) сәнгать;

2) әсәрләре;

3) матурлыкка;

4) мәхәббәт.

А7. Инфинитив булган җөмләне билгеләгез.

1) Ә сәнгать әсәре яңадан-яңа буыннарга матурлык, сафлык өләшә бирә.

2) Кешеләрнең хосусый таләпләренә буйсынып, мещанлык табаны астында тапталырга да тиеш түгел ул!

3) Әле күптән түгел генә урамда, муенына чит ил сәнгатенең гүзәл үрнәген тагып куйган кызны күреп, күңелем ачынган иде.

4) Тәрәзәдән төшкән кояш нурларында тагын да яктырып киткән картиналарның иге-чиге юк...

В1-В9 биремнәрен укылган текст нигезендә үтәгез. Әлеге биремнәрнең җавабын тиешле урынга сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән языгыз.

В1. 7-9 нчы  җөмләләрдән билгесезлек алмашлыгын табып языгыз.

В2. 9-11нче җөмләләрдә аныклагыч янында нинди тыныш билгесе куелган?

В3. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 7нче җөмләдәге кайсы сүзне карап синонимы белән алмаштырып була?

В4. 12 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

В5. 12-14 нче җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

В6. 7, 10, 13 нче җөмләләрнең кайсысында аерымланган рәвеш хәле бар?

В7. 6 нчы  җөмләдәге  сүзтезмәләрнең санын языгыз.

В8. Санау интонациясе ярдәмендә бәйләнгән җөмләләр арасына куелган тыныш билгесенең  номерын языгыз.

Ул: (1) “ (2) Минем урыным да монда, (3)  мине дә карагыз! (4) ”(2)  – (5) дигән кебек, (6) башын горур күтәреп, (7) кешеләргә багып тора. (8)

В9. Стилистик максаттан чыгып, 16-19 нчы җөмләләрнең кайсысында хәбәр исем белән белдерелгән?

3 нче бүлек

2 нче бүлектә бирелгән текстны файдаланып, С2 биремен үтәгез. Яза башлар алдыннан биремнең номерын күрсәтегез.

С2. “Кешеләр киләләр дә китәләр. Ә сәнгать әсәре яңадан-яңа буыннарга матурлык, сафлык өләшә бирә” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.



Предварительный просмотр:

IV нче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.

Сүзлегем кайда әле?

1) Җир йөзендә 40 меңләп профессия исәпләнә. 2) Шулар арасында бер һөнәр бар: ул – илләр, халыклар арасында бәйләнешләр урнаштыруда катнаша, кешеләргә дөньяның теләсә кайсы почмагындагы ил турында мәгълүмат бирә. 3) Дәүләт башлыклары арасындагы очрашулар да аннан башка гына үтми. 4) Кем икәнен белдеңме инде? 5) Әйе, әйе, ул - тәрҗемәче.

6) Ул рәсми документларны, чыгышларны тәрҗемә итә, кешеләргә үзара аралашырга ярдәм итә. 7) Чит илдән килгән туристларны да шәһәрнең истәлекле урыннары белән ул таныштыра. 8) Тәрҗемәче булмаса, М. Твенның “Том Сойер”ын, Р. Киплингның “Маугли”ен ничек укыр идек?

9) Болай карап торуга, тәрҗемәче булуның бер дә авырлыгы юк сыман. 10) Нәрсә сөйләсәләр, шуны икенче телдә кабатлыйсың гына. 11) Тел белгән кешегә инде ул берни түгелдер сыман. 12) Ләкин тәрҗемәче хезмәте шактый четерекле.

13) Тәрҗемәче югары интеллектуаль әзерлекле булырга тиеш. 14) Телне, аның үзенчәлекләрен, лексикасын, фонетикасын белергә кирәк. 15) Матур, бәйләнешле итеп тәрҗемә итә алу бик мөһим. 16) Бу һөнәр даими шөгыльләнүне таләп итә. 17) Телне сәгать саен, көн саен – гомер буе өйрәнә тәрҗемәче. 18) Ул әле үзе тәрҗемә итә торган өлкәне дә (икътисадмы ул, сәнгатьме, кибернетикамы) бик яхшы белергә тиеш. 19) Шул телдә чыккан китаплар, газета-журналларны уку, радио тыңлап, видеоматериалларны карап бару әйбәт. 20) Камиллекнең чиге юк, диләр бит. 21) Никадәр күбрәк өйрәнсәң, күп нәрсәләрне белмәвең ачыла бара. 22) Бер америкалы 30 ел дәвамында рус теленә тәрҗемәче булып эшли. 23) Һәм шул кеше, мин рус телен бөтенләй белмим икән, дип нәтиҗә ясый!

24) Тел – иксез-чиксез дәрья шул, аны гомер буе өйрәнергә кирәк.

25) Тел өйрәнү өчен иң кирәге – теләк һәм көчле ихтыяр. 26) Үзең тырышмасаң, иң дәрәҗәле уку йортында да сине чит телдә сөйләшергә өйрәтә алмаячаклар.

27) Тәрҗемәче булыр өчен, тагын яхшы хәтерле, ачык дикцияле, пөхтә һәм күзгә ятышлы булу да кирәк.

28) Йә, ничек, син әзерме? 29) Бу язманы укыгач, тәрҗемәче булу теләге ныгыдымы? 30) Яхшылап уйла. 31) Әгәр җавабың: “Әйе!” икән, алга!

32) Сүзлегем кайда соң әле?..

 (“Ялкын” журналыннан)

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.

2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзләр кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Тел белгән кешегә инде ул берни түгелдер сыман. 

2) Бу һөнәр даими шөгыльләнүне таләп итә.

3) Һәм шул кеше, мин рус телен бөтенләй белмим икән, дип нәтиҗә ясый!

4) Бу язманы укыгач, тәрҗемәче булу теләге ныгыдымы?

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, мәкаль кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Ләкин тәрҗемәче хезмәте шактый четерекле.

2) Тәрҗемәче югары интеллектуаль әзерлекле булырга тиеш.

3) Камиллекнең чиге юк, диләр бит.

4) Тел өйрәнү өчен иң кирәге – теләк һәм көчле ихтыяр.

        4. 13-16 нчы җөмләләрдән күләм-чама рәвешен табып языгыз.

5. 6-9 нчы җөмләләр арасыннан хәбәрлек сүзне табып языгыз.

6. 12 нче җөмләдән кәсеп сүзенең синонимын табып языгыз.

7. 25 нче җөмләдән грамматик нигезне күчереп языгыз.

8. 5-8 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

9. Җөмләдә аерымланган максат хәле янында куелган тыныш билгесенең номерын языгыз

 Тәрҗемәче булыр өчен, (1) тагын яхшы хәтерле, (2) ачык дикцияле, (3) пөхтә һәм күзгә ятышлы булу да кирәк. (4)

10. Стилистик максатлардан чыгып, 15-19 нчы җөмләләр арасыннан кире сүз тәртибе күзәтелгән җөмләне табыгыз.

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. «Тел өйрәнү өчен иң кирәге – теләк һәм көчле ихтыяр. Үзең тырышмасаң, иң дәрәҗәле уку йортында да сине чит телдә сөйләшергә өйрәтә алмаячаклар» җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

 Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).

11.2. “Телләр белгән – илләр белгән”, - диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Илләр белү төшенчәсенә аңлатма бирегез. “Телләр белгән – илләр белгән” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан – 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).



Предварительный просмотр:

V нче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.

Сихри моң

1) Вагон эченә төн тынычлыгын бозмыйча гына җыр тавышы саркып керә. 2) Хискә сугарылган моңлы көй йөрәкне ләззәтле итеп тибрәтә, бәгырьләрне тырмый.

 3) Җыр сугыш кырында калган егетен сагынучы кыз турында иде. 4) Көй дулкыны, җырның сүзләрен куәтләндереп, кыз кичергән газапларны тыңлаучыга ирештерә. 5) Кызның гомерен ялгызлыкка дучар иткән зур, тетрәткеч каза сиңа да тия, синең йөрәгеңне дә әрнетә башлый. 6) Син дә сугыштан кайтмаган егетне кызганып газаплана башлыйсың. 7) Син дә, сөйгәненнән мәхрүм калган кызга кушылып, сугышны ләгънәтләргә тотынасың. 8) Көй сүзгә сыймый торган тойгы нечкәлекләрен турыдан-туры синең йөрәгеңә җиткерә.

9) Тукта әле, мин исән бит. 10) Сугыш миңа тимичә үтте – нигә мин сугышта үлгән егет өчен хафаланам? 11) Минем үз кайгыларым юкмыни? 12) Бар. 13) Ләкин адәм баласы михнәт күргәндә, мин тыныч яши алмыйм. 14) Аның кайгысы – минем кайгым, аның хәсрәте – минем хәсрәт. 15) Үзем белән бер планетада яшәгән адәм баласының михнәтен аңлау, аны кызгану үз кайгыларымнан арынырга ярдәм итә. 16) Кызның кайгыларын уртаклашканда, мин дошман пулясы тар-мар иткән нәселдән нинди даһи кешеләр чыккан булачагы турында уйлыйм. 17) Сугыш егетнең үзен генә үтермәде. 18) Фашист пулясы егеттән туасы балаларны, тумый калган оныкларын, алар эшлисе эшләрне, аларның теләкләрен, бәхетләрен тар-мар итеп китте.

19) Кеше зарын уртаклашу, аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята, күңелеңне пакьләндереп җибәрә.

(Миргазыян Юныстан*)

* Миргазыян Юныс (Миргазиян         Мөхәммәтзакир улы Юнысов (1927 - 2014) – талантлы прозаик, публицист, сынчы буларак халык хөрмәтен казанган шәхес. Аның диңгезче хезмәтен, чит ил халыкларының тормыш-көнкүрешен сурәтләгән әсәрләре укучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде. Ул – “Тозлы җил”, “Тимер фил”, “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” һәм башка китаплар авторы.

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.

2. Ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Хискә сугарылган моңлы көй йөрәкне ләззәтле итеп тибрәтә, бәгырьләрне тырмый.

2) Син дә сугыштан кайтмаган егетне кызганып газаплана башлыйсың.

3) Сугыш егетнең үзен генә үтермәде.

4) Тукта әле, мин исән бит.

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Минем үз кайгыларым юкмыни? 

2) Син дә, сөйгәненнән мәхрүм калган кызга кушылып, сугышны ләгънәтләргә тотынасың.

3) Сугыш миңа тимичә үтте – нигә мин сугышта үлгән егет өчен хафаланам?

4) Аның кайгысы – минем кайгым, аның хәсрәте – минем хәсрәт.

        4. 1-4 нче җөмләләрдән исемләшкән сыйфат фигыльне табып языгыз.

5. 8-11 нче җөмләләрдән сорау алмашлыгын табып языгыз.

6. 16 нчы җөмләдән бөек сүзенең синонимын табып языгыз.

7. 17 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз.

8. 10-13 нче җөмләләрдән теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз.

9. Тиңдәш хәбәрләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

 Кеше зарын уртаклашу, (1) аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята, (2) күңелеңне пакьләндереп җибәрә. (3)

10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 5-8 нче җөмләләр арасыннан синонимнар кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. «Кеше зарын уртаклашу, аларның газапларына катнашу синең кешелегеңне уята, күңелеңне пакьләндереп җибәрә» җөмләсендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

 Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).

11.2. “Яулар узды.

         Илгә исәннәр дә,

         Үлгәннәр дә җырлап кайттылар”, -

дип яза шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов. Бу шигырь юлларының  мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Сугыш  төшенчәсенә аңлатма бирегез. “Илгә исәннәр дә, үлгәннәр дә җырлап кайттылар...” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан – 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).



Предварительный просмотр:

VI нчы вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.

Якты нур

1) Көз көне караңгы шәрә кырда ялгыз калганыгыз бардыр, бәлки? 2) Шәһәр балкышыннан да, авыл утларыннан да еракта. 3) Барасың, барасың дөм караңгы юлдан, шылт иткән тавыш та юк. 4) Барасың, барасың... юл да очсыз-кырыйсыз, төн дә. 5) Шул чагында караңгы офыктан кинәт кенә якты ут көлтәсе балкып күтәрелә. 6) Хикмәт шунда: күшеккән җаныңны җылытырга җитә кала шул ут.

7) Әйбәт шигырьләр дә шулай. 8) Күңелең күшеккән мизгелләрдә рухыңны яктырта, җаныңны җылыта.

9) Шагыйрь сүзе, шигъри фикер. 10) Чын мәгънәсендә йөрәктән чыккан, янып, дәртләнеп, илһамланып, сагышланып, моңланып иҗат ителгән рифмаларын да, көен, яңгырашын да сизмисең. 11) Ул бөтен күңелеңне биләп ала, җибәрми, үзендә тота, яшәтә. 12) Синең йөрәгең дә шул шигырь ритмына тибә башлый, акылың шул шигырь агышыннан яшәү көче ала...

13) Фәнис Яруллинның “Сулыш” дигән шигырьләр җыентыгы белән күпләр таныштыр. 14) Бу китапка тупланган шигырьләрнең яңалыгы, сафлыгы, эчкерсезлеге сокландыра мине.

15) Фәнис Яруллин лирикасы гади лирика гына түгел. 16) Анда тормышка чиксез мәхәббәт җырлары да, тормыш матурлыгы өчен көрәш авазлары да, кешене, кеше акылының бөеклеген мәңгеләштерү мотивлары да бергә үрелеп үсә. 17) Фәнис Яруллин шигъри образлар ярдәмендә гүзәл рәсемнәр иҗат итә. 18) Ләкин алар гади рәсемнәр генә түгел. 19) Ул рәсемнәрдә, канатсыз баласын үз канатлары белән каплап җылыту өчен, зәмһәрир бураннар эчендә калган карлыгач сулышын тоясың, болынга рәшә булып эленгән җылы сөт исен сизәсең...

20) Көзге караңгы төннәрдә ерак офыкларда балкыган якты утларның берсе, һичшиксез, Фәнис Яруллин шигырьләреннән, шагыйрь җаныннан төшкән нур булыр. 21) Адашсагыз – юл табышырга ярдәм итәр, күшексәгез – җылытыр ул нур сезне.

(Фаил Шәфигуллиннан*)

* Фаил Шәфигуллин (Фаил         Хафиз улы Шәфигуллин (1939 - 1982) – шагыйрь һәм прозаик. Әдипнең шигъри хис, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленең нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язылган күпсанлы хикәяләре һәм “Өй салуның ние бар...”, “Бер малай, өч аргамак” кебек повестьлары татар балалар прозасының һәм юмор-сатира жанрының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Аларда, балалар тормышына бәйләп, табигатьне саклау, туган җирне ярату, хезмәтне сөю кебек темалар яктыртыла.

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.

2. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Барасың, барасың дөм караңгы юлдан, шылт иткән тавыш та юк.

2) Әйбәт шигырьләр дә шулай.

3) Фәнис Яруллин лирикасы гади лирика гына түгел.

4) Фәнис Яруллин шигъри образлар ярдәмендә гүзәл рәсемнәр иҗат итә.

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Шәһәр балкышыннан да, авыл утларыннан да еракта. 

2) Шагыйрь сүзе, шигъри фикер.

3) Ул бөтен күңелеңне биләп ала, җибәрми, үзендә тота, яшәтә. 

4) Ләкин алар гади рәсемнәр генә түгел.

        4. 12-15 нче җөмләләрдән исемләшкән рәвешне күчереп языгыз.

 5. 14-17 нче җөмләләрдән баш килешне таләп итә торган бәйлекне табып языгыз.

6. 19 нчы җөмләдән салкын сүзенең антонимын табып языгыз.

7. 17 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз.

8. 4-7 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

9. Тиңдәш кисәкләр янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

 Көзге караңгы төннәрдә ерак офыкларда балкыган якты утларның берсе, (1) һичшиксез, (2) Фәнис Яруллин шигырьләреннән, (3) шагыйрь җаныннан төшкән нур булыр. (4)

10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 18-21 нче җөмләләрнең берсендә кире сүз тәртибе файдаланылган. Шул җөмләнең номерын языгыз.

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. «Көзге караңгы төннәрдә ерак офыкларда балкыган якты утларның берсе, һичшиксез, Фәнис Яруллин шигырьләреннән, шагыйрь җаныннан төшкән нур булыр. Адашсагыз – юл табышырга ярдәм итәр, күшексәгез – җылытыр ул нур сезне» җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

 Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).

11.2. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән”, - дип яза шагыйрь Мифтахетдин Акмулла. Бу шигырь юлларының  мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шигърият  төшенчәсенә аңлатма бирегез. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан – 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).



Предварительный просмотр:

VII нче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.

Шөгыле зурның - түре нур

1) Нәрсәдән килеп чыккандыр, сүз “ир күрке – кәсеп, тормыш терәге – һөнәр” турында башланып китте.

2) – Әлбәттә, шулай! 3) Күңелеңне сихерләп, бөтен гомереңне яулап ала торган һөнәр булуга ни җиткән. 4) Андый кеше бәхетле. 5) Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. 6) – Шәвәли абзый әлеге сүзләрен үтемле гыйбарәләр белән ныгытып та куйды. 7) – Ямау сала белүче һичкайчан да шәрә булмас...

8) Сүзгә Иргали абый да кушылды. 9) Ул игенчелек турында, үзенең җир белән кавышудан бәхет, ләззәт табуы турында сүз башлады. 10) Аның игенчелек хакында, игенчелекнең мөкатдәс хезмәт булуы хакында әйткән сүзләре гомерем буена күңелем түрендә уелып калган. 11) “Тормышның хуҗасы, төп терәге – игенче”, - дигән иде ул. 

12) Дөньядан киткәндәй тыңлап утырган Шәвәли абзый янә сүзгә кушылды:

13) – Шулай хезмәтнең тәмен белгәнгә күрә, яшәүнең ямен, көн итүнең кадерен белеп яшисең дә син, Иргали энем. 14) Шөгыле зурның – түре нур, димәсләр иде аны.

15) Шунда Шәвәли абзый берьюлы ике кулын да ут яктысына чыгарып салган иде. 16) Ул куллар әле дә булса күз алдымда. 17) Кышкы зәмһәрир салкыннардан, җәйге челләнең көйдергеч кызуларыннан, көзнең бозлы яңгырларыннан бирчәеп беткән олы куллар мунча ташыдай катып, таба чүпрәгедәй яргаланып беткәннәр иде. 18) Үз гомерләрендә ниләр генә эшләмәделәр икән ул кодрәтле куллар?! 19) Авыр хезмәттән бармак буыннары юанайган, карабодай сабагыдай күгелҗем-каракучкыл кан тамырлары киңәйгән.

(Мәхмүт Хәсәновтан*)

* Мәхмүт Хәсәнов (Мәхмүт         Максуд улы Хәсәнов (1927 - 1990) – прозаик, драматург, публицист. Әдип әсәрләрендә төрле һөнәр ияләренең тормышын яктырта, гадел, хезмәт сөючән, гомере буе кешелеклелексыйфатларын югалтмыйча яшәргә омтылган кеше образларын тудыра. Аның “Саф җилләр”, “Юллар, юллар”, “Язгы аҗаган” романнарын, балалар өчен язылган “Очар кошлар”, “Җирән кашка”, “Динозаврлар өнендә” дигән повестьларын укучылар яратып укыйлар.

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.

2. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Ул игенчелек турында, үзенең җир белән кавышудан бәхет, ләззәт табуы турында сүз башлады.

2) “Тормышның хуҗасы, төп терәге – игенче”, - дигән иде ул.

3) Шунда Шәвәли абзый берьюлы ике кулын да ут яктысына чыгарып салган иде.  

4) Кышкы зәмһәрир салкыннардан, җәйге челләнең көйдергеч кызуларыннан, көзнең бозлы яңгырларыннан бирчәеп беткән олы куллар мунча ташыдай катып, таба чүпрәгедәй яргаланып беткәннәр иде.

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, мәкаль кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Нәрсәдән килеп чыккандыр, сүз “ир күрке – кәсеп, тормыш терәге – һөнәр” турында башланып китте. 

2) Дөньядан киткәндәй тыңлап утырган Шәвәли абзый янә сүзгә кушылды.

3) Үз гомерләрендә ниләр генә эшләмәделәр икән ул кодрәтле куллар?! 

4) Авыр хезмәттән бармак буыннары юанайган, карабодай сабагыдай күгелҗем-каракучкыл кан тамырлары киңәйгән.

        4. 7-10 нчы җөмләләрдән үткән заман сыйфат фигыльне күчереп языгыз.

5. 4-7 нче җөмләләрдән юклык алмашлыгын табып языгыз.

6. 10 нчы җөмләдән изге сүзенең синонимын табып языгыз.

7. 8 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз.

8. 3-6 нче җөмләләрдән теркәгечсез тезмә кушма җөмләнең номерын языгыз.

9. Тиңдәш кисәкләр янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

 – (1) Шулай хезмәтнең тәмен белгәнгә күрә, (2) яшәүнең ямен, (3) көн итүнең кадерен белеп яшисең дә син, (4) Иргали энем. (5)

10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 16-19 нчы җөмләләрнең берсендә кире сүз тәртибе файдаланылган. Шул җөмләнең номерын языгыз.

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. «Шулай хезмәтнең тәмен белгәнгә күрә, яшәүнең ямен, көн итүнең кадерен белеп яшисең дә син, Иргали энем. Шөгыле зурның – түре нур, димәсләр иде аны» җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

 Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).

11.2. “Хезмәт төбе - хәзинә”, - диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Хезмәт  төшенчәсенә аңлатма бирегез. “Хезмәт төбе - хәзинә” темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан – 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).



Предварительный просмотр:

VIII нче вариант

1 нче бүлек

Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.

1. Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.

Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.

Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.

Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

2 нче бүлек

Текстны укыгыз һәм 2-10 нчы биремнәрне үтәгез.

Кайтаваз

1) Ана, машинадан төшүгә, тирә-яктагы илаһи матурлыкка текәлде.

2) – Әнкәй, әйдә, тау елгасына төшеп юынып меник.

3) Соңгы елларда ананың аяклары сызлап интектерә иде, шунлыктан кияве белән кызы тозлы күлгә алып барырга күндерде. 4) Карчыкны юл ераклыгы куркытмады, тавык-чебешләрен сылтау итеп киреләнде. 5) Балаларына артык мәшәкать тудырасы килмәде. 6) Тәки үзләренекен иттеләр: кияве машинаның арткы утыргычына йомшак мендәрләр түшәп, анага патшабикәләр урыны әзерләде, кызы юл төенчеге хәстәрләде. 7) “Мине кадерләгән кебек, үз балаларыгыз сезне кадерләсен” – ананың юл догасына изге теләк-фатихасы да кушылды.

8) Ана һәм кыз су буена төштеләр. 9) Дуамалланып, ярсып аккан елганың боздай салкын суында бит-кулларын югач, арыган тәннәренә мизгел эчендә көч, сихәт өстәлгәндәй булды, ананың ирен читендәге буразналарына якты елмаю эленде. 10) Кызы эндәшмәде. 11) Кайнап торган елгага карагач, авылның язгы ташуда кодрәтле дәрьяга әверелгән, җәйләрен чыпчык тезеннән генә булган нәни инеше, әнкәсенең яшь, үзенең сабый чагы күзалдына килеп, кинәт кенә күңеле нечкәрде... 

12) Авыл башындагы агач күперне, һәр елдагыча, язгы ташу үзе белән алып киткән; аргы якка чыгыйм дисәң, өстенә кадәр су менеп җиткән торба-басма аша тәвәкәлләргә генә кала. 13) Кардан арчылып кына килгән бакчаның капкасы ачык калганмы, ишегалдыннан чыгып тайганмы – бүген-иртәгә бәрәнлисе сарыклары ниндидер могҗиза белән аръякка чыккан. 14) Шунда бәрәнләп тә куйган. 15) Кемдер күреп хәбәр итүгә, әнисе, зур кунычлы резин итекләрен киеп, өйдән чыгып та чапты. 16) Кыз да аның артыннан иярде. 17) Аръяктагы сарыкның бертуктамый ачыргаланып мәэлдәве, инешнең олы дәрьяга әйләнүе, әнкәсенең басма башында икеләнеп, чарасызлыктан кулын угалап торуы сәбәп булдымы – кызның күңеленә кинәт кенә шом йөгерде. 18) Басма дисәң хәтере калырлык бу торбага аяк басса, әнкәсе таеп китәр дә каралып күренгән әлеге төпсез дәрья аны мәңгелеккә йотар кебек тоелды кызга.

19) – Әнкәй, теге якка чыга күрмә!

20) – Бәрәне җәл бит, балам, өшеп үлә бит.

21) Баласыннан аералар дип коты очкандыр, әлегәчә ярда арлы-бирле йөренгән сарык кинәт кенә су буена атылды.

22) – Әй бу әниләр... 23) Бала дип бозлы суларга төшәргә дә әзер шул...

24) Әнкәсе башта бәрәнне чыгарды. 25) Аннан, каяндыр килгән көч белән сарыкны ябык иңнәренә салып, тагын басмага аяк басты.

26) Әнкәсенең, суга карамаска тырышып, аягын шуыштыра-шуыштыра ипләп кенә атлавы, җилкәдәге сарыкның тыпырчынып куюы, бу икәүне үз кочагына алырга теләгәндәй, инеш суының гөрелдәп агуы кызның котын очырды. 27) Кыз үз-үзен белештермичә сикереп торды да басмага таба атлады. 28) Дөньядагы иң газиз кешесен югалтудан курку хисе өстенрәк булып чыкты – аяклары торба өстеннән бер-ике адым ясады.

29) Шул мизгелдә ул әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде, “Кермә!” дип эндәшкәнен ишетте. 30) Басма өстеннән тасмадай шуышкан агымга иелеп карауга, башы әйләнеп киттеме – ә дигәнче ташкын аны үз кочагына алды...

31) ... Елганың ике яры болытларда кушыла икән. 32) Ул болытларга әнкәсенең: “Әй бу әниләр... Бала дип бозлы суларга да төшәргә әзер шул” дип йомшак кына кабатлавы сарылган кебек... 33) Кечкенә кызчыкның зурларча итеп: “Әнкәем, газизкәем, кирәксә, мин дә синең өчен утка-суга керермен” дип үзалдына пышылдавы да кайтаваз булып болытлар итәгенә барып бәрелгән кебек...  

(Айгөл Әхмәтгалиевадан*)

* Айгөл Әхмәтгалиева (Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева (1973) – язучы, журналист, “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Сөембикә” журналлары, “Мәдәни җомга” газетасы белән иҗади хезмәттәшлектә яши. Аның “Болытта җиләк үсә” (2008) исемле әкият һәм хикәяләр китабы яшь укучылар арасында популярлык казана.

2-10 нчы биремнәрнең җавапларын сүз (сүзтезмә) яки цифр белән күрсәтегез.

2. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) – Әнкәй, әйдә, тау елгасына төшеп юынып меник.

2) Кардан арчылып кына килгән бакчаның капкасы ачык калганмы, ишегалдыннан чыгып тайганмы – бүген-иртәгә бәрәнлисе сарыклары ниндидер могҗиза белән аръякка чыккан.

3) Кыз үз-үзен белештермичә сикереп торды да басмага таба атлады.  

4) Шул мизгелдә ул әнкәсенең куркудан күгелҗем төскә кергән күзләрен күрде, “Кермә!” дип эндәшкәнен ишетте.

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан, фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) “Мине кадерләгән кебек, үз балаларыгыз сезне кадерләсен” – ананың юл догасына изге теләк-фатихасы да кушылды. 

2) Кызы эндәшмәде.

3) – Бәрәне җәл бит, балам, өшеп үлә бит. 

4) Әнкәсенең, суга карамаска тырышып, аягын шуыштыра-шуыштыра ипләп кенә атлавы, җилкәдәге сарыкның тыпырчынып куюы, бу икәүне үз кочагына алырга теләгәндәй, инеш суының гөрелдәп агуы кызның котын очырды.

4. 29-32 нче җөмләләрдән охшату-чагыштыру рәвешен күчереп языгыз.

5. 22-25 нче җөмләләрдән билгесезлек алмашлыгын табып языгыз.

6. 28 нче җөмләдән кадерле сүзенең синонимын табып языгыз.

7. 8 нче җөмләнең грамматик нигезен күчереп языгыз.

8. 2-5 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

9. Тезүле бәйләнештәге җөмләләр арасына куелган номерны языгыз.

 Дуамалланып, (1) ярсып аккан елганың боздай салкын суында бит-кулларын югач, (2) арыган тәннәренә мизгел эчендә көч, (3) сихәт өстәлгәндәй булды, (4) ананың ирен читендәге буразналарына якты елмаю эленде. (5)

10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 16-19 нчы җөмләләрнең берсендә кире сүз тәртибе файдаланылган. Шул җөмләнең номерын языгыз.

3 нче бүлек

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1, 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып үтәгез. Яза башлар алдыннан, сайланган биремнең номерын күрсәтегез.

11.1. «Ул болытларга әнкәсенең: “Әй бу әниләр... Бала дип бозлы суларга да төшәргә әзер шул” дип йомшак кына кабатлавы сарылган кебек... Кечкенә кызчыкның зурларча итеп: “Әнкәем, газизкәем, кирәксә, мин дә синең өчен утка-суга керермен” дип үзалдына пышылдавы да кайтаваз булып болытлар итәгенә барып бәрелгән кебек...» җөмләләрендә әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз?

 Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башлый аласыз. Аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен, билге куелмый (ноль балл куела).



Предварительный просмотр:

(С1 биремен эшләү өчен әзерлек)

Бирелгән текстка нигезләнеп, сочинение язу - шул тексттан алынган өзекнең мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп язылган эш. Бу сочинениенең төп эчтәлеге -тексттагы мәгълүматны анализлау (эчтәлеген сөйләү түгел!).

Сочинение өч өлештән тора: кереш (тезис), төп өлеш (дәлилләр һәм мисаллар), йомгак (нәтиҗә). Бу өлешләрнең берсе сочинениедә булмаса, хата санала һәм балларны югалтуга китерә.

Сочинениене кереш-тезистан башларга кирәк. Ул - исбатланырга тиешле фикер. Сочинениенең күләме зур булмаганга, тезиста тексттан алынган өзекнең мәгънәсе кыскача, 1-2 җөмлә белән генә формалаштырыла. Җөмләләрне күбрәк тә кулланырга ярый, ләкин керешнең күләме төп өлешнең күләменнән азрак булырга тиешлеген онытмагыз.

Керешне язганда, түбәндәге сүзләр тезмәсеннән файдаланырга мөмкин:

  • Текстның соңгы юлларының мәгънәсе безгә ... аңлата.
  • Текст «...» сүзләре белән тәмамлана. Минемчә,   ... турында әйтелгән.
  • Әлеге текст авторы укучыларны ... мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.
  • Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул ... аңлата.
  • Бу өзектә автор ... турында сөйли.
  • Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: ...

Минем фикеремчә, миңа качса кебек кереш сүзләрне куллану да урынлы, ләкин артык күп файдаланмагыз.

Кереш өлешенә мисаллар:

1)        Минемчә, Г.Бәгииров әсәреннән алынган өзектә бирелгән фикер кешеләрнең
табигатькә төрле мөнәсәбәтен чагылдыра.

2)        Камилнең әтисе үзенең фикерен: «Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга
өйрәндең. Ә кош оясын күрергә кирәкми дә», дип тәмамлый. Минемчә, бу сүзләр
табигатькә булган мөнәсәбәтеңне яңача бәячәргә этәрә.

Төп өлеш күләме ягыннан кереш һәм йомгактан зуррак була. Сочинениенең бу өлешендә текстны сөйләп чыгудан, темага туры килмәгән мәгълүматларны язудан качарга кирәк. Төп өлештә үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик хаталарсыз язу осталыгы күрсәтелә. Тезиста чагылган фикернең дөреслеге дә төп өлештә дәлилләнә. Моның өчен, текстны берничә тапкыр укырга, аның темасын (текст нәрсә турында?), идеясен (автор нәрсә әйтергә тели?) билгеләргә кирәк. Гадәттә, текстның идеясе нәкъ менә бирелгән өзектә чагыла. Тексттан, бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларның мәгънәсен үз сүзләрегез белән аңлатып язарга кирәк. Бу - эчтәлек сөйләп чыгу гына түгел, ә фикер йөртү һәм текстны анализлау икәнен онытмагыз.

Төп өлештә ике дәлил булырга тиеш, һәм һәр дәлилне берәр мисал белән расларга кирәк. Мисаллар икедән дә ким булмаска, бирелгән текстка карарга, төрле дәлилләрне расларга, һәр мисал бирелгән дәлилгә туры килергә тиеш. Дәлилгә туры килмәгән мисал исәпкә алынмый.

Сочинениедә мисалларны 3 төрле ысул белән формалаштырырга мөмкин. 1) Бик озын булмаса, җөмлә цитаталана. Бу очракта җөмләне куштырнаклар эченә алырга кирәк. 2) Кайбер очракларда җөмләне тулысынча цитата итеп биреп булмый. Төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокталар куярга кирәк. 3) Мисалларны җөмләнең санын күрсәтеп тә формалаштырып була. Бу - җөмлә бик озын булганда кулланыла торган ысул. Мисалларны формалаштырганда, түбәндәге сүзләр тезмәсен файдаланырга ярый:

  • Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның ... җөмләсенә игътибар итик.
  • Бирелгән дәлилне текстның ... җөмләсендәге мисач белән расларга мөмкин.
  • Бу нәтиҗәнең дөреслеген ... җөмлә мисашнда расларга мөмкин.
  • Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы ... җөмләдән мисал китерәм.
  • ... җөмлә ... турындагы фикерне раслый.

Йомгак күләме ягыннан төп өлештән зур булмаска тиеш. Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә, эш тәмамлана. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда әйтелгәннәр белән логик бәйләнешле булырга, тезис һәм дәлилләргә мәгънәсе белән каршы килмәскә тиеш. Йомгакны шулай итеп, димәк, шулай булгач, алдагыларга нәтиҗә ясап һ.б. сүзләр белән башларга мөмкин.

Кайбер йомгак үрнәкләрен карап үтик:

  1. Шулай итеп, Г.Бәширов табигатьне саклау кебек җитди проблемалар турында яза.
  2. Димәк, текстның авторы дуслыкта ышаныч һәм бер-береңне аңлау мөһимлегенә ышандыра. Дуслар белән ихлас булырга өнди.

Сочинениене язганда, текстны абзацларга бүлү бик мөһим. Абзацлар өчтән дә ким була алмый: 1 иче абзац - тезис, 2 нче абзац - дәлилләр һәм мисаллар, 3 иче абзац - нәтиҗә. Төп өлештә абзацлар бердән артык булырга мөмкин.