Фәнни эшләр

«Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Мәгълүмати- методик үзәк» муниципаль бюджет учреждениесе

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «10 нчы урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе

Укучыларның муниципаль фәнни- гамәли конференциясе «Мәктәп белемнәреннән-фәнни эзләнүләргә »

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ СЕКЦИЯСЕ

“Балачак җырчысы” (Роберт Миңнуллин иҗатына бер караш)

Фәнни эш

Башкарды 10 нчы урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы Д классы укучысы Гатина Алия Ирек кызы

Фәнни җитәкче – 10 нчы урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рамазанова Диләрә Фәнәвис кызы

Алабуга, 2014

Эчтәлек 1

эКереш өлеш. Мәктәп программалары һәм Р. Миңнуллин иҗаты. -----2

2.Төп өлеш.---------------------------------------------------------------------------------3

). Дәреслекләрдәге кайбер шигырьләренә күзәтү.------------------------------3

2). Роберт Миңнуллин – тәрҗемәче. ------------------------------------------------9

3). Аерым сыйныфларда дәреслекләргә кертелгән әсәрләр. ----------------11

3. Йомгаклау. Р. Миңнуллин иҗатының актуальлеге. -------------------------13

4. Әдәбият исемлеге. -----------------------------------------------------------------14  

Зур әдәбият янәшәсендә бер дә туйдырмый һәм картаймый торган могҗизалы дөнья – балалар әдәбияты яши.Ул әдәбиятны укып үскән бала, олыгайгач та, матурлык хисен, хыяллана белү сәләтен югалтмый. Мәктәп дәреслекләрен төзегәндә, программаларга һәм дәреслекләргә, әлбәттә, балалар әдәбиятыннан үрнәкләр алына. Иң беренче чиратта, Шәүкәт Галиев, Ләбибә Ихсанова, Фәнис Яруллин әсәрләре кертелә. Балалар белән шигърият телендә иң табигый һәм үз булып сөйләшүче булганга, үзенчәлекле булып аерылып торганга, Роберт Миңнуллин иҗаты да мәктәп дәреслекләрендә өйрәнелә. Татарстанда икетеллелек шартларында мәктәп аерым бер хәлдә. Рус балалары да татар телен яратып, теләп өйрәнсеннәр өчен, төрле чаралар кулланырга кирәк. Әлбәттә, дәреслеккә кертелгән әдәбият үрнәкләре дә зур әһәмияткә ия. Бу фәнни эшебезне үтәү алдыннан без алдыбызга Роберт Миңнуллинның иҗатын өйрәнүне максат итеп куйдык. Р. Р. Нигъматуллина авторлыгындагы дәреслекләрдә Роберт Миңнуллинның шигырьләренә күзәтү ясау барышында шундый сорауларга җавап эзләдек: “Бу авторның ниндирәк әсәрләре алынган?”“Ни өчен шул әсәрләренә мөрәҗәгать ителгән?” “Кайсы сыйныфларда ничә әсәре кертелгән?” Әлбәттә, бер фәнни эш кысаларында һәр шигырьгә тәфсилләп тукталырга мөмкин түгел. Роберт абыйның һәр әсәре турында озаклап сөйләргә мөмкин булыр иде. Без бары тик кайберләренә генә күз салып, фәнни эшебез алдына куйган бурычларны чишәргә тырышырбыз. 5 класс өчен дәреслекнең 1 нче кисәгеннән башлыйк. Каникулда рәхәт иде, Дуслар җыела- һәркайсы Ял итәсең, уйныйсың. Олырак, белемлерәк. Үзең уйныйсың, ә үзең Каникулда рәхәтрәк тә, Мәктәбеңне уйлыйсың. Мәктәптә күңеллерәк. Әйе, чыннанда, каникулда рәхәт булуга карамастан, мәктәптә күңеллерәк шул. Һәрбер кеше каникулны бик көтеп ала, ләкин каникуллар килеп җиткәч, мәктәпне сагындым, дия башлыйлар.Чынлап әйткәндә, укучылар үзләренең дусларын, укытучыларын, ошаган дәресләрен бик сагыналар.Мәсәлән, мин үзем дә каникул җитүенә бик шатланам, ләкин мәктәпне сагынмыйча булмый шул! Мин дә, калган укучылар кебек, укытучыларымны, дусларымны бик сагынам. Ә тагын мин, каникул җиткәч, эшсезлектән интегәм һәм өй эшләрен дә сагына башлыйм. Күргәнебезчә, Роберт Риңнуллин без балаларның күңелендәгене әйтеп биргән. Мөгаен, үзе дә, укыган чагында,шундый хисләр кичергәндер. Минем әби – бик тә кызык кеше ул. Ләбибләргә , Хәбибләргә – күрше ул. Ул – әтинең әнисе ,апамның дәү әнисе. Ул – минем дә дәү әнием. Ул инде – бик дәү әби. Бабам :”карчык” , - ди аңа, ә әнигә – биана. Тик әнием : “әни”,-ди. Бу шигырьдә (5 нче сыйныф, 1 нче кисәк, 71 нче бит) сүз әби кеше турында бара. Кемнеңдер әбиләре бар, ә кемнеңдер, кызганычка каршы, юк. Роберт Миңнуллин бу шигырьне гомумән бар әбиләрне яратып, сөеп , хөрмәтләп язгандыр. Ләкин бу әсәрдә язучы әбиләр турында гына сөйләп калмый, татар телендәге колакны иркәләүче ягымлы сүзләргә игътибарыбызны тарта, татар кешеләренең милли үзенчәлегенә басым ясый. Безнең халык үзенең кадерле кешеләренә менә шундый матур сүзләр белән эндәшеп, аларга хөрмәтен, яратуын күрсәтә. Чөнки өлкәннәргә хөрмәт күрсәтү – халкымның милли йөзен ассызыклаучы сыйфат. Шигырьнең гади тел белән язылуы аны русларга да аңлаешлы итә, шуңа күрә дәреслекләрдә ул үзенең лаеклы урынын алган. Рус балалары бездән көнләшеп тә куймыйлар микән әле?! Ак кыш. Яратам мин ап-ак төсне, Бөтен дөнья ап-ак төсле. Куяннар да ак тун кигән, Каеннар да ак туннан. Бүреккә дә , керфеккә дә, Борынга да ак кунган. Биек булып, ап-ак булып, Урамга ак кар яуган. Көне буе шау-гөр килеп Шуабыз шул ак таудан. Роберт Миңнуллин бу шигырьдә (5 нче класс, 1 нче кисәк, 79 нчы бит.) ап -ак кыш турында сүз йөртә.“Яратам” дигән сүзе белән, бөтереп, автор укучысын ак буранлы кыш куенына алып кереп китә. Ирексездән ак кар арасына кереп югаласы, бар нәрсәңне онытып, рәхәтләнеп, балачакның ак карлы, ак хыяллы әкияти дөньясында уйныйсы килә. Шагыйрь кышның матурлыгын, ямен күрсәтә. Кыш вакытында куяннарның, агачларның, урамнарның, бар дөньяның ак карга күмелүен тасвирлый.Шигырьнең рифмасы һәм “ак”, “ап-ак” сүзләренең еш кабатлануы аны искиткеч дәрәҗәдә матурлый, әйтерсең лә, ул шуның белән рус баласын татар телен өйрәнергә чакырып, кызыктырып тора.Эх, ничек рәхәт һәм күңелле ул кыш көне! Роберт абыйның бу әсәре мине дә илһамландырды һәм нәтиҗәдә менә шундый юллар туды. Карлар ява. Карлар ява, ап-ак карлар ява, Әйтерсеңлә ап-ак күбәләк. Очып кунып синең иңнәреңә, Миннән сәлам әйтә иркәләп. Карлар ява, ап-ак карлар ява, Бар дөньяны аклыкка күмеп. Әйдә яусын әле, яусын алар, Күңелләрне шатлыкка төреп. Исәнме, и мәктәп! Сагынып беттеңме? Укырга килдек без, Син безне көттеңме? Җәй көне үзеңә Күңелсез булгандыр. Ялгызың калдың син, Күңелең тулгандыр. Без килгәч, бүгеннән Бик күңелле булыр. Классларың моннан соң Шаулап – гөрләп торыр. Бу шигырьдә лирик герой (ул, һичшиксез, укучы бала) мәктәп белән сөйләшә, аңа төрле сораулар бирә. Әйтерсең лә, бала үзенең кадерле, кирәкле икәнен аңлый. Шул ук вакытта ул мәктәбенә карата үзенең дә яратуын белдерә. Бу шигырь бик гади булса да, рус балалары өчен белем чыганагы булып хезмәт итәрлек: анда антонимнар (күңелле – күңелсез), синтаксик синонимнар (ялгызың – шаулап-гөрләп торыр), фразеологизмнар да (күңелең тулыр) табарга мөмкин. Ул укучылар күңелендә мәктәпкә карата ярату, укуга теләк-омтылыш тәрбияләргә дә сәләтле.Шундый әсәр рус балаларының күңеленә бик хуш киләдер дип уйлыйм мин. 8 нче класс дәреслегендә, 19 нчы биттә Роберт Миңнуллинның тагын бер шигыре урын алган.Лирик герой сазан баласы тотуы турында сөйли. Ул шундый зур: Күпме генә тырышсаң да Сыймас иде казанга. Юк, казанга гына түгел, Әле бала килеш тә, Әгәр җибәрсәң яңадан Сыймас иде инешкә! Кешеләрнең милләте булса да, аларның күңел халәтен, хисләрен, кичерешләрен милләтләргә бүлеп карау мөмкин түгел. Димәк балачакның да милләте юк: бала күңеле бер төсле. Роберт абыйның шаян герое да арттырып җибәргәнен үзе дә аңлый : ”Ышанмыйсызмы? ”- дип сорый.Үзенә ышансыннар өчен, тагын берне тотар иде дә , ләкин андый зур балык берәү генә булган шул! Балачакның һәр өлкәдә үз кануннары,кагыйдәләре. Анда мактану, шапырыну,арттырулар да уңай кабул ителә. Балачак фонтазиясенең чиге юк. Ә шул балачакны сурәтләгән шагыйрьнең күңел байлыгын сөйләп-аңлатып бетерү мөмкинме?! “Спортның яңа төре” (8класс 27 б)шигырендә дә Роберт абый Миңнуллин – юморист. Шигырьнең яшь герое –Алмаз. Күз алдына спорт белән шөгыльләнүче, аның бөтен төрен яратучы егет килеп басты дигәндә генә, сүз сөреше бөтенләй башка борылыш ала. Алмаз – спорт белән, диванда ятып, ягъни телевизор каршында шөгыльләнүче. Ул спорт төрләренең берсен дә калдырмый Хәлсезләнә, хәле калмый, Ә шулай да карый ул. Ә телевизор карарга Сәбәп булып тора шул. Әмма Алмаз түзә һаман – Спорт чыныктыра шул! Шагыйрь үзенең героен яратып сурәтли. Уланнан яратып көлә, шулай да шигырьне укучы моныңдөрес түгеллеген аңлый. “ Телевизор каршысы спорты” белән шөгыльләнергә ярамый! Рус баласы бу әсәрне укып, спорт өлкәсенә караган сүзләрнең күбесе ике телдә дә бер үк яңгыравын күңеленә сеңдерә. Шигырь гади тел белән язылган, шуңа күрә аннан соң “эчтәлеген сөйләгез” дигән бирем китерелгән. Теләсә кайсы әсәрнең, бигрәк тә ул шигырь булса, эчтәлеген сөйләү җиңел эш түгел. Ә Роберт Миңнуллинның һәр шигырен гади җөмләләр рәвешендә сөйләп бирү рус баласы өчен дә бернинди дә авырлык тудырмый. Мөгаен, шуның өчен дә дәреслек авторлары аның иҗатына мөрәҗәгать иткәндер. 8 нче класс дәреслегендәге(62 б ) тагынбер шигыренең герое – беркатлы авыл малае. Роберт Миңнуллин шәһәр ыгы-зыгысына иреккә, иркенлеккә өйрәнгән авыл малае күзлеге аша карарга мәҗбүр итә. Герой, беренчедән, шәһәр урамындагы хәрәкәткә таң калган, бераз курыккан. Шул ук вакыттаул кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген аңлый, үтәргә тырыша. Милиционер абыйга хөрмәт белән карый. Йә сызгырта сыбызгысын Милиционер абый. Йөри белмәсәң урамда, Ул әллә каян таный. Мондый кызынсынучан,хәрәкәтчән,акыллы авыл малайларыннан үрнәк алсаң да була! Ә үрнәк алганда, үзең дә сизмәстән, әсәрдәге лексик, синтаксик, грамматик күренешләрне истә калдыруыңны сизми дә каласыңдыр! Хәрәкәт күп булган, , вакыйга-күренешләр тиз алышынган әсәрләр балаларга гына түгел, зурларга да бик ошый бит. “Әни, мин көчек күрдем” шигырендәге герой әнисенә таш күңелләрне эретерлек итеп ялына, өзгәләнеп ялына. Бу – гаҗәеп драматик яңгырашлы шигырь. Кемдер ташлап калдырган этне бары сабый җаны гына шул дәрәҗәдә аңлап кызгана. Ә укучы җаны өзгәләнгән шул малайның кичерешләренә буйсына, иярә, аның белән берьялгызы урамда туңып, дерелдәп утырып калган көчекне коткарырга тели. Геройның кичерешләрен һәр бала бүлешер, рус балаларының дә аңа теләктәшлек белдерәсе, үз фикерләре татар телендә әйтәсе килмәсмени? Роберт абыйның һәр шигыре, алардагы һәр сүз, һәр җөмлә укучыларны аралашырга, сөйләшергә, фикер алышырга чакырып тора. Автор бала күңелендәге хисләрне, тойгыларны, кичерешләрне гади кенә итеп алар күңеленә үк сала да куя. Шулай итеп ул аларның нәни җаннарын дәвалый, үгет-нәсихәтсез кенә аларга киңәшләр бирә, яшәргә өйрәтә, яхшы белән начарны аерып күрсәтә. Рифмасының, теленең, фикеренең гадилеге аның әсәрләрен рус балалары өчен дә җиңел итә, шуңа күрә Роберт Миңнуллинның иҗаты – мәктәп программаларының аерылгысыз өлеше. Роберт абыйның шигырьләре бик күп. Ул һәр чорга, төрле темаларга багышлап яза автор! Роберт Миңнуллин – тәрҗемәче . Шагыйрь Р.Миңнуллин шигырьләрен өйрәнгәндә,без, безнең белән бергә рус балалары да аны оста тәрҗемәче буларак та ачабыз. Бу әсәрләрне карагач, аларның һәркайсының үз әсәрләренә аваздашлыгы иң беренче булып күзгә ташлана. Хәер, югарыда балачакның милләте юк дигән идек инде, шулай булгач, бөтен балалар язучылары алдында бер үк бурычлар тора дигән сүз. Мәсәлән, 9 класс дәреслегендә аның шактый гына тәрҗемә хезмәтләре китерелгән. Менә С. Михалковның “Булдыксыз” шигыре. Лирик геройның әнисе улын, аның киләчәге турында кайгыртып , талантлы балалар белән чагыштыра. Ә малай әнисенә каршы әйтми, бәхәсләшми, чөнки киләчәккә карары нык: Тик төзүче җырчыдан Барыбер кирәклерәк! Алдына максат куеп , хыялларына омтылып ,теләкләре чынга ашасына ышанып яшәгән яшьтәшеңә сокланмый мөмкинме?! Үзеннән-үзе аңа ошыйсы, аның кебек нык характерлы буласы килә. Әсәрне уку вакытында рус баласы һөнәрләрнең татарча исемнәре белән таныша, үзенең киләчәге турында уйлана. Ә менә Агния Бартоның “Әтинең ачуы килде” шигырендә Павлик кичерешләре сурәтләнә. Ул “2” ле алган. Әтисе аны күрмәгәнгә салыша. Бу – малайны рәнҗетә. Әтисенең дәшмәве аның өчен кычкырудан , тәлинкә ватудан, көндәлекне идәнгә атудан да яманрак. Геройның хәлендә кайсыбызның гына калганы юк микән? Шулай булгач, аның сүзләрен, грамматик формаларын да хәтергә саласы килү бик табигый. Владимир Романовның “Дуслашасым килә” шигыре (67-68 нче битләр). Шигырьнең герое - үсмер кыз. Аның зурларга әйтәсе килгән сүзе бар. Ул малай – бик тәртипсез, Сугыш чукмары!” – дисез. Димәк, әле сез аны Бөтенләй дә белмисез. Малай кызларны яклап сугыша. Башка иптәшләре куркып читкә киткәндә, ул берүзе “бер әзмәвергә” каршы чыга. Буе озын булмаса да, ул көчле. Шундый куркусыз , яклаучы,саклаучы , кыю, батыр, тәвәккәл дус турында кем хыялланмас? Бу турыда татар теле дәресендә татарча да сөйләшәсе килмәсме? Иван Белянов “Походта” шигырен укып (92б), ялкау малайны татарча тәнкыйтьләпҗибәрүбиккүңелледер Шулай ук авторның 7 сыйныфта да (51 нче бит) тәрҗемә шигыре бар. А.Алланазаров шигыренең герое – кечкенә малай. Ул дусты Акбайны югалткан. Этен шундый нык яратучы , кайгыртучы малайны җитәкләп аласы, аңа көчекне эзләшәсе килеп китә.Нинди генә бала дүртаяклы дусты булуын теләми икән? Әгәр аның теләге чынга ашсамы?.. Үзеңнең теләгеңне татарча да әйтеп бирә алу чиксез горурлык хисләре уятмасмыни? Ә партадашың белән диалог та төзи алсаң, борыныңны чөебрәк җибәрсәң дә була. Роберт абыйның үзенең кайбер геройлары кебегрәк... Аерым сыйныфларда дәреслекләргә кертелгән әсәрләр. 5 нче сыйныф, 1 нче кисәк, 2 шигырь: 1. Ак куян . 2. Каникуллардарәхәт иде... 5 нче сыйныф, 2 нче кисәк, 3 шигырь: 1. Бабайлар нинди була? 2. Беркемгә дә охшамаган. 3. Торам менә елмаеп. 6 нчы сыйныф, 1 нче кисәк, 1 шигырь: 1. Малайлар бәйрәме иде. 7 нче сыйныф, 3 шигырь: 1. Исәнме и мәктәп... 2. Әни, мин көчек күрдем! 3. 1 тәрҗемә әсәре. 8 нче сыйныф, 4 шигырь: 1. Үзебезнең инештән мин... 2. Спаортның яңа төре. 3. Урамның теге ягына... 4. Көзге. 9 нчы сыйныф: 1 Тәрҗемә әсәрләре (4 шигырь) Шигырьләрне барлап чыккач:”Аларда балачак бар!” – дип әйтәсе килә. Һәм бу дөрес тә. Һәр шигырьдә самимиллек, сабыйларча шуклык, беркатлылык, тынгысызлык, бөтен нәрсә белән танышырга, һәр күренешкә үз бәяңне бирергә омтылу, шул рәвешле үзеңнең зур кеше икәнеңне расларга тырышу ярылып ята. Бала һәрчак бала булып кала.Ул ихлас. Үзен борчыган, сокландырган, игътибарын җәлеп иткән һәрбер нәрсә хакында уй-кичерешләрен җиткереп бара. Шигырьләр аша безгә мәхәббәтле гаиләдә үскән сөекле һәм сөйкемле бала карап тора. Лирик герой хөр күңелле, шук, бераз иркә, очыныбрак та китә. “Шигырьләрдә балачак бар”,- дию генә җитми. Бу шигырьләрдә БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК бар. Һәм балаларның аңа тартылуы бик тә табигый. Роберт Миңнуллинның нәниләр өчен иҗат ителгән әсәрләре сабыйлар тормышын бөтен тулылыгында чагылдыра, аларның йөрәк тибешен тоярга мәҗбүр итә. Бу җәһәттән, алар һәрбер ата-анага бала күңелен аңлау өчен ачык, тәрбия әсбабы булырлык. Бәлки,аларны “балалар һәм ата-аналар әдәбияты” дип атау дөресрәктер дә әле. Роберт Миңнуллин үзе дә балалык сафлыгын,ихласлыгын, шаянлыгын саклаган. Бу сыйфаты аны Андерсен исемендәге Халыкара диплом, яшьләрнең Муса Җәлил исемендәге бүләген алырлык балалар шагыйре иткән. Шагыйрь “Дөньядагы иң зур алма” үстереп , аны бишкә генә түгел, йөзгә-меңнәргә бүлеп, балаларга өләште; балачак хисләрен югалтмавы, аны акыл һәм тормыш тәҗрибәсе белән баетуы Роберт Миңнуллинның үзен дә, шигъриятен дә укучыга якынайтты. Татар укучысына гына түгел, рус укучысына да...

Кулланылган әдәбият

1. Ганиева Флера. Шагыйрь гомере – аккошлар юлы. – Казан утлары, 1998, №8.

2. Кәбиров Марат. Ул да берәү генә. – Казан утлары, 2008, №8.

3. Миңнуллин Роберт. Уфа – Казан юллары. Казан, “Татарстан китап нәшрияты”, 1998.

4. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. // Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең5 нче классы өчен татар теле дәреслеге, ике кисәктә, беренче кисәк. – Казан: Мәгариф, 2006.

5. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. // Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче классы өчен татар теле дәреслеге, ике кисәктә, икенче кисәк. – Казан: Мәгариф, 2006.

6. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. // Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы классы өчен татар теле дәреслеге, ике кисәктә, беренче кисәк. – Казан: Мәгариф, 2007.

7. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. // Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6 нчы классы өчен татар теле дәреслеге, ике кисәктә, икенче кисәк. – Казан: Мәгариф, 2007.

8. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. // Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 7 нче классы өчен татар теле дәреслеге. – Казан: Мәгариф, 2007.

9. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. // Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы классы өчен татар теле дәреслеге. – Казан: Мәгариф, 2008.

10. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. // Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 10 нчы классы өчен татар теле дәреслеге, – Казан: Мәгариф, 2010.

11. Нигъмәтуллина Р.Р. Татарча да яхшы бел. // Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 11 нче классы өчен татар теле дәреслеге,– Казан: Мәгариф, 2011.

12. Фәизова Ф. С., Яковлева В.А. Татарча да яхшы бел. // Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче классы өчен татар теле дәреслеге. – Казан: Мәгариф, 2008.

13. Юзеев Илдар. Шагыйрьләр нинди була? – Уфа – Казан юллары / Редакторы Г.Гыйльманов.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1998.