Күңел дәфтәрем.

                        Мин  бу  хикәямне  1980-1984     елларда  Минзәлә  

  педагогия  училищесында укыган

сабакташларыма  багышлыйм.

 

Сагышлы бәхет.

Ризәләнең тынгысыз  күзләре  тагын  юл  борылышына  текәлде.   Һәм... йөрәге  «жу»  итеп  китте,  нидер  сизенгәндәй,   чеметеп  алды да  сыкрап  тора  башлады. Ә  зәңгәрсу  “Ока” ,  артындагы   тузан  өермәсе   куып  тота  күрмәсен   дигәндәй, күлгә  таба  ашыгуын  дәвам  итте.  Йөрәкнең  акылга  буйсынасы  килми, Ризәләнең   өмет,  гаҗәпсенү, ымсыну, шатлык  һәм  моң  тулы  күзләре,  тартып  алырдай  булып, “Ока”ны  көтә..

 Гасырларга  тиң   мизгелләр,  ниһаять, машинаны  китереп  җиткерде.  Йә  Хода!  Шул  бит,  Рүзәл!  Ишек  ачылуга,  җәйге  кояштан  да  яктырак  булып, Рүзәлнең  күз  нурлары  агылды. Әйтерсең  лә  һәр  нур  бары  тик  аңа, Ризәләгә  таба  гына  ага  да,  шул  нурлар  агымында  коенган  Ризәләне  генә  күрә  Рүзәл.

Карашлар  очрашты, кочаклашты,  үбеште. Күзләр  хуҗаларына  да, акылга  да  буйсынырга  теләмәде. Гүя  монда,  күл  буенда,  алардан  башка  беркем  дә  юк. Хәтта  үзләре  дә  юк. Бары тик  сагыш-моң  катыш  нур  агымын  тудыручы  күзләр, карашлар  гына.

Язмыш, бүләгеңме  бу  синең?  Сынавыңмы? Бәхетме бу,  әрнүме?  Ризәлә  төш  күреп   уянгандай  сискәнеп  китте. Акылы  аны  чынбарлыкка  кайтарды.Йөрәген  әче  әрнү  телде.  Күзләр, карашлар  теләми  генә  аерылды.  Чираттагы  нур  агымы  Ризәләгә   килеп  җитә  алмады,   янында  басып  торган  ире   һәм  балаларына   җитеп,  тирә-яктагыларга    чәчелеп  китте.

Кочаклашу, көлешү,  хәл  сорашулар  дәвам  итте. 20  елдан  соң  күрешкән   группадашларның  сөйләшер  сүзләре, бүлешер  яңалыклары  бетәрлек  кенәме   соң?!  

Бүген  бу  күл  буенда  яшьлек  очрашты. Кырыкъяшәр унҗиде-унтугыз  яшьлек  кызлар, егетләр  мәш  килә  бүген  монда. Араларында  гаиләлеләр  күренсә дә,  яшьлекләре  белән  очрашуга   күбесе  ялгызы  килгән.  Һәркемнең  күзләре  шаян  очкыннар  чәчә,  төркем-төркем  булып,  яшьлеккә  сәяхәт  итәләр. Ә  Ризәлә   яшьлеге  белән  генә  түгел, беренче  сөйгәне  белән  дә  очраша  бүген.Иренең  усал, көнләшүле  карашын   тойса  да, күзләре  һаман  Рүзәлне  эзли.  Рүзәл  дә  аңа  карап-карап   алудан  тыела  алмый.

Менә  аның  яшьлегенең  иң  зур  бәхете  берничә  адымда  гына  басып  тора, ләкин  Ризәлә  аның  янына  бара  алмый.   Аның  кулларының  гына   булса  да  җылысын  тою  бәхетенә  дә  ирешә    алмас  ул,  мөгаен.  Их, син,  язмыш! 

Педучилищега  килгәндә,  Ризәлә  башкалардан  әллә  ни  аерылып  тормаган   кечкенә   гәүдәле, почык  борынлы  кыз  иде.  Алай  дисәң,  аерыла  иде  башкалардан. Елак  иде  ул.  Иртән  укырга  барганда  да,  кайтканда  да,  юрган  астында  да,  хәтта  дәресләр  вакытында  да  күз  яшьләре  үзләрен  бик  иркен  тоттылар.Ул  елны  көз  дә  бик  елак  булды:   табигать-ана  яңгырларын  кызганмады. Әллә  Ризәләгә   теләктәшлек  белдерде  инде?  Ни  булса  да  булды,  Ризәлә  үзенең  сагынуларына  хуҗа  була  алмады. Группадашлары,   бүлмәдәшләре  арасында  гәпләшеп   утырганда  да  елап  җибәргән  чаклары  еш  булды  аның.  Туган  авылын  да, әнисен  дә, туганнарын  да, күрше  кызларын  да,  хәтта  яз саен  килә  торган  җырчы   сыерчыкны  да  сагынды  Ризәлә.  Минзәләдәге   пыскак  яңгыр  да  аның  Баулысында  башкадыр  кебек  тоела  иде  кызга.  Ташлап  кайтып  китәргә  талпынган   чаклары  бик  күп  булды   Ризәләнең,  ләкин  кыз  әнисен   кызганды.  4 баланы  ялгыз  үстерүче  әнисенең  аңа  зур  өметләр  баглаганын  аңлый  иде  шул  ул.   Оялмыйча, авызын  җәеп, сагынам  дип,  ничек  кайтып  керсен  соң?  Акыл  шулай  уйлады, ләкин  хисләр  кызны  тыңламады.  Ул  сагынды  да  сагынды,  елады  да  елады.  Тирә-яктагы  тормышны,  кешеләрне  дә  күрмәде, укырга  да   мәҗбүри  булган  өчен  генә  йөрде.  “5”ле  алса  сөенмәде,  “2”ле  алса  көенмәде.Ул, гүя,  яшәми  дә,  ә  бары  тик  сагына  гына  иде.Рүзәл  булмаса,  Ризәлә,  мөгаен,  я  акылдан  язар,  я, оятын  онытып, авылына   кайтып  китәр  иде.  Ләкин  язмышы  аны  Рүзәл  белән  очраштырды. Дөресрәге, Рүзәлне  аның   юлына  чыгарып  куйды. 

Ул  көнне  дә  Ризәләнең  беркемне  дә  күрәсе  килмәде.  Соңгы  дәрескә  кереп  тә  тормыйча, көзге  яңгыр  астында  моңаеп  калган  урамга  чыгып  китте. Исәбе  тулай   торакка  кайта  тору  иде. Көзге  яңгырга  ияреп,  тагын  күз  яшьләренә  ирек  бирде  кыз. Тагын  күңеле  белән  Баулысына  очты,  җылы  итеп  ягылган  өйгә, әнкәсе  янына  тартты  аның   җаны...

 Җилкәсенә  кемнеңдер  куллары кагылудан  кыз туктап  калды , борын  төбеннән,выжлап,  машина узып  китте.  Ризәлә  яшьле  күзләрен   күтәреп  караганда,  янында  “ул”  басып  тора  иде. Дөресрәге,  моң-сагыш  белән тулы  күзләрен  генә  күрде  бугай  ул  аның.  Ләкин  аларга  артык  игътибар   итеп  тормастан,  юлын  дәвам  итте. Икенче  көнне  иптәш  кызлары  ашханәгә  чакырсалар  да  барасы  килмәде.  Коридор  тәрәзәсе  төбендә  үзе  кебек  елак  көзгә  карап  моңаеп  басып  торды  ул.  Бу  юлы  аны  гадәти  булмаган  тынлык  сискәндерде.  Тынлыкның  да  карашы  бармы  әллә  дигәндәй,  артына  борылып  караса, кичәге  күзләрне  күреп  имәнеп  китте.  Ләкин  ул  нәрсә  дә  булса  уйларлык  хәлдә  түгел  иде:  икенче  катка  ашыкты.  Ә  дәресләрен  бетереп, кайтырга  чыкканда, “Ризәлә!”  дигән  тавыш  ишетеп, ялт  борылып  караса,   тагын  шул  сагыш  тулы  моңлы   күзләр...

Кыз  белән  егет  янәшә  атлап  киттеләр.  Ризәләнең  күңеле  егетне  этәрсә  дә, ниндидер  көч  аның   яныннан  атлатты. Егетнең  исеме  Рүзәл  икән.  Минзәләнең  үзенеке.  Ул  да  1нче  курста  гына  укый,  ләкин  егетләр  группасында. Минзәлә  кызларыннан  ул  Ризәлә  турында  сорашып  белгән.  Рүзәлнең  яшәве дә  тулай  торактан  ерак  түгел  икән.   Кайтып  җиткәч, моңсу  карашлы  күзләр  кызны  капкадан   ишеккә  кадәр  озатып  куйдылар. Ләкин  анда  калырга  теләмичә, алар  Ризәләгә  ияреп  үк  керделәр.  Көне  буе  бу  караш  кызга  тынгы  бирмәде.

Кызның  моңы  белән  Рүзәлнең  моңсулыгы   кушылып, Ризәләнең  йөрәгендә  ниндидер  татлы  әрнү  барлыкка  килде. Алар  Минзәлә  урамнарын  ничә  тапкырлар  айкаганнардыр.  Һәр  урамда  аларның  берәр  истәлекле  урыны  бар  иде. Егет  белән  кызның  мәхәббәте  шаһите  булган  каеннар, юкәләр, эскәмияләр, рәшәткә  буйлары, тәрәзә  төпләре, сирень  куаклары... – аларны  санап  бетерерлек  кенә  түгел. Ике  яшь  йөрәк,  ике  саф  күңелдән  яралган  мәхәббәт  иде  аларның  сөюләре. Әлбәттә,  ул  сагынуны   киметмәде  генә  түгел,  көчәйтте  дә  әле.  Ләкин  мәхәббәт  Ризәләне  сагынырга,  сагыныр  өчен  туган  җирең,  әнкәең,  туганнарың  булу  белән  бәхетле  булырга   өйрәтте.  Бу  мәхәббәт   аны  җир  кешесе  булып  яшәргә, тырышып  укырга, дуслар   табарга, кешеләр  белән  аралашырга  өйрәтте.  Кыскасы,  сөю  Ризәләне  яшәргә  өйрәтте.Сөйгәненең  көлгәндә  дә,  шатланганда  да, сагышы  кимемәгән  күзләреннән  күпме  көч  ала  иде  Ризәлә!  Бик  бәхетле  иде  кыз. Чын  ярату, самими  ярату, саф  ярату  белән  сөйде  ул  Рүзәлне.  4  ел  буе  бәхет  диңгезендә  йөздерде  аны  Рүзәлгә  мәхәббәте,  сөйгәненең  яратуы.Каникулларда,  туган  өенә   кайткач,  Рүзәлне  сагынып  тилмерде,  көн  саен  хатлар  язды. Кайвакыт   хатларыннан  да  алда   үзе  килеп  җитә  иде. Мәхәббәтләре  шулай  көчле  булгандыр,  тәүлекнең  кайсы  вакыты  булуга  карамастан,  аны  Рүзәл  каршылый  иде.  4 ел  буе  бер  дә  үпкәләшкәннәрен   хәтерләми  кыз. 8нче  классны  тәмамлап  килгән  балалар,  алар  үстеләр, ныгыдылар. Училище  күпне  бирде  аларга,  ул  аларны  укытучы  булырга  гына  түгел, нык  һәм  көчле  кешеләр  булырга  өйрәтте. Ризәләне  сөяргә  һәм  сөелергә  өйрәтте.  Ләкин   аерылышуларга,  сагыну-сагышларга   түзәргә  өйрәтә  алмаган  булып  чыкты.

Училищены  тәмамлап,  диплом  алуга, Рүзәлне  армия  сафларына  алдылар. Моңлы-сагышлы  карашын  гына  калдырып  китеп  барган  сөйгәнен  ничек  сагынуларын  Ризәлә  беркемгә  дә,  бервакытта  да   аңлатып  бирә  алмас.  Сагыну- сагышның  күләмен  билгеләрлек  берәмлек  тә,  сүзләр  дә  уйлап  табылмаган  бу  дөньяда.  Кызык  бит,  әйеме, сагыну  бар,  сагыш  бар,  ә  аларның  көчен  һәм   күләмен   аңлатып  булмый.  Сагыну  тагын  кызның  канатларын  салындырды.  Сөйгәненнән   килгән  хатлар  да, аның  тарафына  көненә  икешәр-өчәрләп  киткән, шигырьләр  белән  чуарлап  язган  үз  хатлары  да,  мәктәп  ыгы-зыгысы  да, туган  ягында  яшәве  дә  кызның  сагынуын  баса  алмады .

Күз  яшьләре  белән  юылып  узган  җәйдән   соң  акрын  гына  узып  барган  елак   көзнең бер  кичендә  хезмәттәш  кызына  кунакка  чакырулы  иде  Ризәлә. Шунда  бүгенге  ире  белән  танышты. Күрәсең,  күңел  сагынуларга  дәва  эзләде,  кыз  егет  белән   очрашып  йөри  башлады.  Аңа  күнегеп  китте. Ришат  начар  егет  түгел  иде.  Инде  армиядән  кайткан, аягында  нык  басып  торганга  ошый. Хатын-кыз  ягыннан  да  тәҗрибәсе  зур  булып  чыктымы, Ризәләне  яратуы   көчле  идеме,  Рүзәл  турында  белә  идеме –   ни  булса  да  булды,  Ризәләне  барыбер  үзенеке  итте.  Ризәләнең  аңа  кияүгә  чыгудан  башка  чарасы  калмады.    Рүзәлнең  сагыш  тулы  карашы  инде  рәнҗеп  тә  бага  иде. 

Кыз  кыска  гына  аңлатып  соңгы  хатын  язды  да  яңа  тормыш  башлады.  Инде  19  ел  бергә  яшиләр. Бәхетсезме  Ризәлә?  Үзе  дә  белми.  Ире,  көнләшсә  дә,  кырысрак  булса  да,  начар  кеше  түгел.  Ризәлә  мул,  җитеш  тормышта  яши,  гаиләдә  тынычлык,  балалар  үсеп  килә.  Ир  белән  хатын  арасында  үзара  ярату,  хөрмәт  булса  да,   ире  аны  бик  яратса  да, Ризәлә  инде  башка   шашып-янып  сөя  алмады.  Иренә  ул  бернәрсә  дә  сөйләмәде.  Аның  беренче  мәхәббәте,  шашкын  хисләре,  саф  сөюе,   яшерен  күз  яшьләренә  юылып, моңлы  күзләр  кыяфәтендә, иң  ләззәтле  сагыну  хисенә  төренеп,йөрәгенең  иң  түрендә    яшәвен  дәвам  итә.Аларның  кайнарлыгы, үкенече  19  ел  буена  аның  бәгырен  көйдереп  тора. Әлбәттә,  ире  барысын  да  беләдер,  белеп  көнләшәдер  ул, ләкин  тел  тибрәтеп  сиздергәне  юк.  Мөгаен, бүген  ул  да  аны,  Рүзәлне,  күрер  өчен  килгәндер  Ризәлә  белән.

Әнә  ул – аның  үткәндәге  сагышлы  бәхете.  Берничә  адымда  гына  басып  тора.  Нурлы  карашлар  тагын  очрашты,  бер-берсенә  сыенышты. Тагын  дөнья  онытылды.

– Хәлләрең  ничек,  Ризәләм!

– Сине  күрер  өчен  ашкынып  килдем. Мин  бу  мизгелләрне  20  ел көттем. Син  бер  дә  үзгәрмәгәнсең. Күзләреңдә   сагыш  кына  арткан.  Гафу  ит  мине,  сөйгәнем! Мәхәббәтебез  хакына  гафу  ит!

 – Ә  син  тагын  да  матурлангансың. Күз  яшьләрең  карашыңның  моңын  барыбер  юа  алмаган,  Ризәләм! Син  миннән  гафу  сорама, яшьлегебездән  сора  аны!  Бәхетлеме  син,  мәхәббәтем? 

–Мин  бәхетле,  Рүзәл.  20  ел  көткән  шушы  мизгелнең  җитүе  белән  чиксез  бәхетлемен!  Ә  син? 

– Мин  дә. Үткәндә  калган  мәхәббәтле  яшьлегем  белән  бәхетле.

 – Гаиләң,  хатыныңнан  бик  уңгансың   дип  ишеттем.

 –Әйе,  хатыным  –   искиткеч  яхшы  кеше.Син –  яшьлегем, үткәннәрем, яшьлектәге  мәхәббәтем,  хатыным – бүгенге  бәхетем.

– Минем  дә  гаиләмне  начар  дип  булмый.

– Мин  синең  турыңда  барысын  да  беләм,  Ризәләм!  Әгәр  яңадан  яшисе  булсам, мин  нәкъ  шушы  гомеремне   тагын  сайлар  идем,  Ризәләм!  Ак томан  артында  калган  яшьлегем, сиңа  мәхәббәтем,  безнең  сөюебездән  калган  ләззәтле  әрнүләрем – аларның һәркайсын  тагын  кабатларга  риза  булыр  идем,  ерактагы  якын  бердәнберем  минем! 

 – Гомердә  дә  йөрәгемнән   китмәс  сагышым  син, Рүзәлем!  Сагышлы  бәхетем  минем,  бердәнберем,  йөрәгемнең  серле  әрнүе,  ләззәтле  ярасы  син,  Рүзәлем!  Үткәндәге  сөюебез – бүген  дә  минем  өчен  бетмәс  көч  чыганагы...

Сагышлы  караш,  моңлы  күзләр  җылы  кояш  нурларында  коенып  иркәләштеләр,  сөенеп  сикерештеләр,  сарылыштылар,  үбештеләр. Кырыкъяшәр  яшьлек  бүген  белән  үткән  арасында  күпер  салды.  Бу – бәхет, моң, шатлык, сөенечләр, үкенечләр  күпере  иде.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                        Рамазанова  Диләрә                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                           Алабуга  шәһәре   10нчы урта мәктәпнең

                                                                                                                                                                                                                                                                           татар  теле  укытучысы