Главные вкладки
Рамазанова Дилара Фанависовна
сайт учителя татарского языка и литературы
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: чтение художественной литературы
Увлечения: огород
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: г. Елабуга
Место работы: средняя школа №10
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ramazanova-dilaraҖирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып, Үзе үлсә, эше калсын Мең яшәрлек имән булып.
Үтелде, күп юллар үтелде,
Өстәге киемнәр тетелде.
Кай көннәр яшь булып түгелде,
Кай көннәр гөл булып сибелде.
Кичелде, дәрьялар кичелде,
Иелеп сулары эчелде.
Өсләргә тау-ташлар ишелде,
Тауларга менелде, төшелде.
Янылды, туктаусыз янылды,
Гел ялкын эченнән барылды.
Ут алып йөрәгем учактан
Күкләргә яшеннәр кабынды.
Ф. Яруллин

О себе
Күп иҗат ияләрен илһамландырган җырлы-моңлы Сөн буенда Ахун авылында туып-үскән кыз мин. Минзәлә педучилищесын, Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Язмышымның бормалы юллары 25 ел элек мине Алабуга шәһәренә алып килде.
Менә инде 30 елдан артык мин балалар арасында. Бөтен көчемне, осталыгымны, сәләтемне биреп эшлим. Яраткан хезмәтемнән башка үземне күз алдыма да китерә алмыйм. Син тәрбияләгән укучыларның уңышларга ирешүен, тормышта үз урыннарын табуын күрүдән дә зуррак бәхет бармы дөньяда?!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Китаплар уку - минем иң яраткан шөгылем. Һәр укыган әсәр күңелдә билгеле бер урын ала, эз калдыра. Ә менә дөньяга, һөнәремә мөнәсәбәт тәрбияләүдә Г. Әпсәләмовның "Яшел яр", "Ак чәчәкләр" романнарының роле зур булгандыр, дип уйлыйм.

Мой взгляд на мир
Тормышта ак белән кара һәрвакыт янәшә. Яшәеш адәм балаларын туктаусыз сыный. Шул сынауларны җиңәр өчен, күп көч, түземлек, зирәклек, кешелеклелек кирәк.

Мои достижения
Училище тәмамладым.
Югары белем алдым.
Беренче категория.
"Безнең иң яхшы укытучы" грантына ия булдым (2014)

Моё портфолио
Мин үзем һәм укучыларым кайбер конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз. Кайвакыт урыннар да алабыз. Шул уңайдан безгә тапшырылган шактый гына диплом, грамота, рәхмәт хатлары, сертификатларыбыз да бик күп. Мин эшләү дәверемдә ачык дәресләр, төрле чаралар үткәрдем. Алар турында да сертификатлар бар.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты