Укучылар иҗаты

Тукай  һәйкәле  янында  уйланулар

 

Алабуганың   ак  кышлары

Китерде  безгә  Тукайны.

Тора  мәктәп  каршында

Сәламләп  һәр  үткәнне.

 

Су  анасы,  Шүрәлеләр –

Танышлар  безгә  һәркайсы.

Туган  телем – татар  теле,

Хөрмәт  итсен  иде  барысы.

 

Балачагым – әкият  иле,

Тукай  теле – туган  телем.

Кояшлы,  ак карлы  кыштай

Якты  булып  туа  һәр көнем.

 

Мәңге  яшәр  Тукай  абый,

Гасырдан  гасырга  күчеп.

Илһамланыр  күп  буыннар

Аның  “Туган  тел”ен  укып.

 

Татар  милләте  көчле  булыр,

Даны  таралыр  тагын  да.

Гасырларны  кичеп  кайткан

Тукай  тора бит сагында.

 

Карлар ява.

 

Карлар ява, ап-ак карлар ява,

Әйтерсеңлә  ап-ак  күбәләк.

Очып  кунып синең иңнәреңә,

Миннән  сәлам әйтә иркәләп.

 

Карлар ява, ап-ак карлар ява,

Бар дөньяны аклыкка күмеп.

Әйдә яусын әле, яусын алар,

Күңелләрне шатлыкка төреп.

Гатина  Алия

10 нчы класс

 

 

Гимранова  Эльвинаның   күңел  дәфтәре.

 

Ике  куян.

Әкият.

Борын-борын заманда  яшәгән  ди  ике  куян.  Бер  вакыт  алар  зур  кишер  тапканнар.   Кишерне  өйләренә  алып  кайтырга  уйлаганнар  да  ике  башыннан  тотып,  юлга  кузгалганнар.Берсе –   ямь-яшел  сабагыннан,  ә  икенчесе  тамырыннан  тоткан.  Икенче  куянга  авыр  булган. Ул  кишерне  азрак  ашап  караган.  Кишер  җиңеләеп  киткән. Бераз  баргач,  тагын  да  җиңелрәк  булган.  Ашый  торгач,  йөк  тәмам  җиңеләйгән. Беренче  куянга  рәхәт,  җиңел булып  киткән. Ул,  аптырап,  артка  караса,  кишернең  төбе  генә  калган икән.Икенчесе  шунда:

-         Хәзер  сиңа  да  авыр  түгел  инде! – дип, шатланып  көлгән  имеш.

Шуның  белән  куяннарның  дуслыклары  да  беткән.

 

Туган  шәһәрем

 

-         Каайсы яктан,  сеңел? – диеп

сорасалар  әгәр  дә,  

-         Яшим,  - димен,  – Алабугада,

Бигрәк  матур  шәһәрдә.

 

Урамнарында  каеннар,

Юкәләр –  яшел  чуклы.

Онталмамын  монда  үткән

Кояшлы  балачакны.

 

 

 

 

 

 

 

 

Куяным

 

 

Ап-ак  кына,  йомшак  кына 

Бер  куяным  бар  минем.

Бик  яратам  куянымны,

Беркемгә  бирмәс  идем .

 

Ләкин  энем  көн  саен  шул

Куянны  сорап  елый.

Әллә  инде  эшне  сизде - 

Беркөн  югалды  кылый.

 

Эзләмәгән  җир  калмады,

Бөтенләй  гаҗиз  булдым.

Аптырагач,  энем  яткан

Бүлмәгә  дә  күз  салдым.

 

Күзләремә  ышанмадым:

Ачкан  энем  юрганын –

Колакларын  тырпайтып,

Килеп  чыкты  куяным.  

 

 

 

Сәгать

 

Стенада  бертуктаусыз

Сәгать  йөри дә  йөри,

Дәрескә  соңга  калучы

       Вилдан   буласы  килми.

 

“Гомер  буе  йөрим, - ди ул. –

Арырга  һич  уйламыйм.

Артка  калмыйм,  алга  чапмыйм,

Дөрес  кенә  булам  мин.” 

 

 

 

 

 

 

Яз  килә

Күктән  кояш  күз  кысты –

Кар-таулар  эреп  чыкты.

Чыпчыклыр  да  шат  көлә:

Безгә  ямьле  яз  килә.

 

Агачлар  күзен  ачты,

Суык  каядыр  качты.

Кар  сулары  йөгерде –

Яз барсына  өлгерде.

 

Яз  килә,  яз килә!

Балалар белән  көлә,

Тәрәзәләрне  ачтырып, 

Өйләргә  кадәр  керә.