Главные вкладки
Рамазанова Дилара Фанависовна
Яшәргә икән, яшәргә: күкрәргә, яшьнәргә! Безнең катлаулы. мәшәкатьле тормышыбызда бөтен нәрсәдән хәбәрдар булу, һәр нәрсәгә җитешү бик мөһим. Шул ыгы-зыгы арасында кинәт туктыйсың да, үз күңелеңне, йөрәгеңне тыңлыйсың. Мин ни өчен яшим, ничек яшим, дигән сорауларны бирәсең. Тормышыңны анализлап карыйсың да шаккатасың: гомер узып бара лабаса! Яшәгән дә кебек түгел әле. Бары бер уй күңелне җылыта: начар яшәлмәде бит, гаиләм бар, балаларым йөземә кызыллык китерми, кешеләрне рәнҗетмәдем...