Ачык дәрес

Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы

 Татар теленнән ачык дәрес

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Балтач районы

МБГББУ «Пыжмара гомуми урта мәктәбе”

Тема:

Үткәннәрне кабатлау буенча көзге сынаулар

Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы,

 1категория

2013

Тема: Үткәннәрне кабатлау буенча көзге сынаулар.

Максат:

-  Укучыларның  башлангыч сыйныфларда  алган тел  гыйлеме  буенча белемнәрен системага салу;  -белгәннәрне гомумиләштереп кабатлау;

-дөрес язу һәм уку күнекмәләре формалаштыру;

- көз ел фасылының үзенчәлекләрен барлау, көзге табигатькә мәхәббәт тәрбияләү;

Эш төре: аудиал, визуал, кинстетик укучылар өчен ишетеп, күреп, тоемлау белән укучының белем һәм күнекмәләрен үстерүгә биремнәр

Җиһазлау: компьютер, экран,  җыелма чәчәкләр,  теләкләр ябыштырылган көзге яфраклар.

Материал: индивидуаль карточкалар, белемнәрне тикшерү   материалы,  дәреслек Р.А.  Юсупов,К.З. Зиннатуллина, Ч.М. Харисова, Т.М. Гайфуллина

                                                    Дәрес   барышы

      1.Оештыру өлеше.

Исәнмесез, укучылар!  Хәерле, имин көннәр теләп,  чираттагы туган телебез буларак та,  дәүләт теле буларак та өйрәнелә торган  татар теле дәресен башлыйбыз.  

Укучылар,  тәрәзәгә игътибар итегез әле! Үзенең алтынсу  яфраклары, болытлы һавалары,  тымызык яңгырлары,  мул  уңышлары белән  җиһанда көз хакимлек итә.   Көз ул бик сыный торган ел фасылыннан санала.  Быелгы сыный торган көз үзе белән безгә кунаклар алып килгән.  Әйдәгез, әле,дусларым,   көз алып килгән барлык сынауларны  да уңышлы үтәргә тырышыйк,  барлык белемнәребезне  тырышып күрсәтик.

СЛАЙД № 1

        Укучылар, көз сынаулары белән бергә  үзенең теләкләрен дә җибәргән.  Әйдәгез,  алдыбызга түшәлгән яфраклардан   теләкләрне  барчабызга ишеттереп укыйк.

(Һәрбер укучының психологик үзенчәлегенә карап  дәрестә үсендереп җибәрә торган теләкләр языла һәм өрәңге яфраклары артына ябыштырып куела)

  • Сиңа уңышлар телим!
  • Игътибарлы булырга онытма!
  • Бүгенге дәрестә кыюрак бул!
  • Белемеңне күрсәтүдән курыкма!
  • Башкаларга булышырга әзер бул!

                     2. Актуальләштерү өлеше.

Әйдәгез, укучылар,  көзнең  беренче сынавына игътибар итик.(Тактада  баганалап бирелгән сүзләрдән,  морфологик  үзенчәлекләрдән чыгып, артык сүзне табу .   Аудиаллар өчен сүзләр укыла, визуаллар өчен экранга җибәрелә.  Артык сүзләр баганалап бирелә һәм  юкка чыгарылып барыла.  Ахырдан  артык сүзләрдән нинди җөмлә чыкканлыгы сорала. (Көзнең бер көне ел туйдыра)  Мәкальне дәфтәрләргә язу,  морфологик яктан тикшерү.  Укучыларның визуалы җөмләне  бик тиз әйтте, аудиал булдыра алмады, кинстетик тактага чыгып язды.)

Көзнең                               без                                сары                             көннәр                            утырткан

Урманда                            бер                              яшел                             агачлар                            чәчкән

Бакчада                             сез                                 көне                            басулар                            җыйган

Юлда                                  алар                              күгелҗем                   ел                                      туйдыра

СЛАЙД   № 2-6

  • Укучылар, әлеге сынау аша тел гыйлеменең нинди бүлеген искә төшердек?

(Морфология  сүзе әйтелә һәм такта кырыена эленә)

СЛАЙД №7

3. Төп өлеш.

   А) Укучылар,  көзнең тагын  бер сынавын  үтәп алыйк.

               Сүзлек диктанты.

Бертуктаусыз, табигать, уңыш, уҗым, тавыш, яңгыр, эңгер-меңгер, алмагач, матурлык,хис

(көз белән бәйләнешле   сүзләр  яздырыла)

  • Сүзләрнең    дөрес язылышын,  дөрес укылышын ныгыту.
  • Орфография, орфоэпия сүзләре тактага  эленә.
  • Иҗади яктан сәләтләре ачылган укчыларга,  шушы сүзләрне кертеп, җөмләләр төзергә, ә калган укучыларга  сүзтезмәләр  әйтергә.(Кинстетик укучы тактага чакырыла. Визуаллар тактадан тикшереп бара.)

Ә)  Көз безнең өчен сынауларны яудырып кына тора. Үзенә карата язылган текст җибәргән.

  Төрле төстәге буяулары белән алтын көз килә. Көндез җылы, җәйдән  аерма юк диярсең: кояш кыздыра, күк йөзе зәңгәрләнеп тора. Иртән һәм кичен көннәр салкынча. Агач яфраклары, аз гына кагылуга, төрле төстәге күбәләкләр кебек, җиргә сибелә башлыйлар. Бу чорны халыкта “Әбиләр чуагы ” дип йөртәләр. Урман саргая башлый. Бары тик чыршылар гына, яшел туннарын кигән килеш, кышка керергә җыеналар. Җәйнең тырыш эшчеләре- бал кортлары-  кышка әзерлекләрен тәмамлап киләләр.  Җәнлекләр,  хайваннар һәм кошлар өчен әле җирдә азык күп, шуңа күрәдер, аларның  кәефе яхшы.

      Алтын көз үзенең муллыгы белән күңелгә якын.

     Өлгергән  җиләк-җимеш, яшелчә, иген әле җыелып бетмәгән.  Һәркем шул уңышны җыю белән мәшгуль.

(Аудиаллар өчен текст укыла, визуаллар өчен экранга  җибәрелә.  Билгеләнгән сүзләрнең ясалышын  язарга. Эшләр дәфтәрдә башкарыла.)

СЛАЙД № 8

ЯЛ   МИНУТЫ

 Көз  безне бакчага кунакка  дәшә.  Кыраудан калган  чәчәкләрне  җыю. Чәчәкләр артына укучылар  тарафыннан  еш  җибәрелә торган хаталы сүзләр язылган була. (Мәсәлән,  ал(ь,ъ) япкыч,  һәр(бер),  ты(н,ң)лык     һ.б.) (Балалар ишетеп, күреп, тоемлап хаталар өстендә эшлиләр)

Б) Әлбәттә, сынамышлардан  башка  көз безне сынап бетерә алмаячак.

(Сынамышның беренче өлеше укыла,  экранга җибәрелә. Укучылар икенче өлешен  белергә тиешләр. Кинеститиклар язып баралар, калганнар экрандагы белән эшли. )

Көз көне пәрәвез очса,.......
К
өз озын килсә,....
Суган кабыгы калын булса,...
К
өз көне тычкан-күсе күп
булса,....
Кыр казлары ирт
ә китсә,...

                                               СЛАЙД № 9

( Җөмләләрдән  баш кисәкләрне язып алырга. Тел гыйлеменең нинди бүлеге кабатлануы искә төшерелә. Синтаксис сүзе такта кырыена эленә.)

В) Дәреслек белән эш. (Эш барлык укучылар эшләрлек итеп уйланылган)

        - шигырьне сәнгатьле итеп укытучының укуы,

  • укучылардан укыту,
  • шигырьдән  алгы рәт сузыкларына башланган сүзләрне язып алырга,
  • тел  гыйлеменең кайсы бүлеге кабатлануы сорала фонетика сүзе тактага эленә.

Г)  Белемнәрне тикшерү эше

1.Татар телендә сүз төркемнәрен .................. бүлеге өйрәнә.

2. Сөйләм авазларын тел гыйлеменең  .........  бүлеге өйрәнә.

3. Дөрес язылыш кагыйдәләрен   .............  өйрәнә.

4.Җөмлә һәм җөмлә кисәкләре тел гыйлеменең  ......     бүлегендә өйрәнелә.

5.Тел гыйлеменең дөрес укылыш кагыйдәләре  ........   бүлегендә өйрәнелә.

6.Халык авыз иҗаты икенче  төрле  ...... дип атала.

(Аудиаллар өчен укыла, визуаллар өчен экранга җибәрелә. Укучыларның җаваплары   эшләгәннән  соң экрандагы белән тикшерелә.  Визуаллар каршыдагы таблицадан карап бик тиз эшләделәр.)

4. Йомгаклау

- дәрестә сиңа нәрсә ошады?

- Мин сезгә ярдәм итә алдыммы?

- Ә сез миңа ничек ярдәм иттегез?

( билгеләр кую)

5. Өй эше

- хикәя яки шигырь язарга( иҗади яктан сәләтле укучыларга)

- көз темасына рәсем ясарга(рәсем сәнгатенә сәләтле укучыларга)

Нәтиҗә: Сочинение, рәсем ясап, без 5 нче класс укучыларын тикшерүне, диагностикалауны дәвам итәбез. Балаларның мәктәпкә адаптация чоры  бара.        

 



Предварительный просмотр:

Тема: Сузык һәм тартык авазларны  ныгыту

Максат: укучыларның сузык һәм тартык авазлар турындагы белемнәрен системага салу;

Орфографик яктан дөрес язу күнекмәләренә ирешү.

Җиһазлау: дәреслек, индив. карточкалар,компьютер, экран

                                             Дәрес планы

  1. Актуальләштерү
  • Бурыч һәм максатларны укучыларга җиткерү;
  • Өй эшләрен тикшерү ( к хәрефеннән башланган хикәяләрне укыту)

  1. Төп өлеш

- Сорауларга җавап(телдән эшләү )

- Сүзлек диктанты: каләм, мәкалә, тәкъдим,сәнгать, гомер, мәгариф,вәгъдә, шөгыль, гаҗәп,канәфер, кагыйдә, кардәш,

тәкъдим,сәгать, игътибар.

  • Баганалап бирелгә сүзләрдән артык сүзне таптыру

Бөркет,бөтен, көзге, төтен,ваза

Шәһәр, яңгыр, һава, витамин, карлыган

Телефон, китап, вакыт, сиңа, зәңгәрсу

  • Физкултьминутка

Тавык, вәгъдә,вертолет,витамин,Вәли,ваза, аваз, авыз,варенье,

Виноград,вазелин,тавыш( рәт буенча тору)

  • [о], [о-],[ы], [ы-]сузыкларын аеруга күнегүләр
  • Тестлар эшләп, белемнәрне бәяләү

  1. Йомгаклау
  • Билге кую;
  • Өй эше бирү



Предварительный просмотр:

Тема:  Иярченле кушма җөмләләрне  ныгыту.

Максат:  Укучыларның иярченле кушма җөмләләр турында                              белемнәрен камилләштерү;

                    Җөмләнең төзелешенә һәм мәгънәсенә бәйле рәвештә тыныш билгеләрен дөрес  куярга  өйрәнү күнекмәләрен ныгыту, тиз фикерләү һәм төгәл җавап бирә белү сәләтләрен үстерү;

                     Туган телне ихтирам итү, матурлыкны тоярга өйрәтү,

әхлак тәрбиясе бирү

Җиһазлау: бәйләүче чаралар, иярчен җөмлә шәҗәрәсе,Г.Тукай китаплары, портреты, тестлар, карточкалар.

                        Дәрес барышы.

Оештыру.

  1. Исәнләшү. Таныштыру.

Исәнмесез. Хәерле көн. Мин Пыжмара урта мәктәбенең татар теле  һәм татар әдәбияты укытучысы Рәмзия Габдулловна булам.

                               Слайд 1

_ Һәммәгезгә дә хәерле, имин көннәр теләп, туган телебез буларак та, дәүләт телебез буларак та өйрәнелә торган бүгенге дәресебезгә эпиграф итеп олуг шагыйребез Г. Тукайның мондый сүзләрен алдым:

     

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә, белергә кушканын белсә.

 

Бөек шагыйрьнең тууына 125 ел була.

Дөньяда 27 ел гына яшәп тә биниһая күп шигырьләре һәм үтемле фикерләре белән тирән эз калдырган  Г. Тукай иҗаты  мәңгелек.

                                        Слайд 2

Укучылар, игътибар белән җөмләне күзәтик әле. (уку, анализ ясау)

Бер укучы тактада эшли, калган укучылар урыннарда

Иярчен аергыч җөмлә.[ шул  ], ( кайсы  )  аналитик бәйләнеш

Нәтиҗә:  бүгенге дәресебезнең темасы: “ Туган телем – бөек тәрбияче”(ирченле кушма җөмләләрне кабатлау)

                                           Слайд 3

Актуальләштерү.

Укучылар, әйдәгез әле иярченле  кушма җөмлә турында бөтен белгәннәребезне күрсәтик.

  • Тактага игътибар итегез әле.  Бу чаралар иярченле кушма  җөмләнең кайсы ягына ишарә ясый?

         

.........

1 нче рәтләр аналитик, 2нче рәтләр синтетик  чараларны сайлап алсын әле.( балалар берәм-берәм алалар.)

Нәтиҗә: димәк, аналитик бәйләүче чаралар.......,

Синтетик бәйләүче чаралар .......

                                               Слайд 4

 -Хәзер иярчен җөмләләрнең шәҗәрә агачын төзеп карыйк әле

 

                                                 Слайд 5

Нәтиҗә: иярченле кушма җөмләне мәгънәсе ягыннан төркемләдек.

  • Укучылар, ә хәзер белемнәребезне  җөмләләр белән ныгыту өчен, 3 төркемгә үзебезнең гаилә шәҗәрәсенә бүленик әле (Әти, әни, мин.)

  Әти төркеме: 1-3 җөмләләрнең;

   Әни төркеме: 4-5 җөмләләрнең;

    Мин төркеме: 6-9 җөмләләрнең схемаларын төзи.

(Дәфтәрләргә число һәм теманы яздыру)

Нәтиҗә:Аналитик бәйләүче чаралар мөнәсәбәтле сүзләр, теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр, көттерү паузасы. Тыныш билгесе  ике нокта, өтер һәм сызык.

                 Синтетик бәйләүче чаралар: кушымчалар, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшәлек. Тыныш билгесе өтер.

  • Укучылар, әйтегез әле иярченле кушма  җөмләләрне кайларда очратырга туры килә?

........

Ә менә халык авыз иҗатында кушма җөмләләр кулланыла микән?

1.Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

2.Кем эшләми, шул ашамый.

3.Агачы нинди, җимеше шундый.

4.Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың.

5.Егет үзе үлсә дә, сүзе үлмәс.

6.Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи.

     Слайд 6

Нәтиҗә: Халык авыз иҗаты әби –бабаларыбыздан калган югалмас хәзинә. Үтемле, фикерне җыйнак итә торган хикмәтле, гыйбрәтле  мәкальләр бик күп. Мәкальләр безне әдәп - әхлак сыйфатларына тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.  Аналитик җөмләдә өтер куела, синтетик иярчен  җөмләләрдә янәшә тору булганда өтер куелмый.

                            Физкультминутка

Укучылар, шагыйрь Г.Тукай балага бәхетле булуның шартларын күрсәтә.  Ә шулай да һәркем үзенең алдагы бәхетен үзенчә күз аллый. Әйдәгез әле, рәхәтләнеп ял итеп  күзләребезне йомып  хыялланып алыйк.

     Бәхет телим. Ул беркемгә  комачаулык итми.

     Сәламәтлек телим. Ул да һәрчак җитми.

   Шатлык телим.  Аның белән яшьлек кире кайта.

Байлык телим. Аның белән ышанычың арта.

Бәхет нурларында коенып, дөньягыз булсын тәхет.

Дуслар, туганнарыгыз булу – үзе бик зур бәхет.

                         

Китап белән эш.

2011нче ел ТЮРКСОЙ Халыкара төрки мәдәниятләре оешмасы тарафыннан  Тукай елы дип игълан ителде. Апрель аенда яраткан шагыйребез Г. Тукайның 125 еллыгын

 зурлап билгеләп үтәргә әзерләнәбез. Һәр ел саен районыбыз халкы , шул исәптән без дә үзебезнең җирлектә Тукай көннәрен кәтеп алабыз. Шагыйрьнең мәңге сүнмәс якты йолдыз икәнен онытмыйбыз.

 (Иярченле кушма җөмләләр  кулланып хикәя төзү )

                Слайд 7 ( Музыка “Тәфтиләү”)

Нәтиҗә: Иярченле кушма җөмләләр аралашканда, язма эшләр эшләгәндә киң кулланыла торган синтаксик берәмлек.

Укучылар, матур истәлекле бәйрәмнәрдән әйдәгез бүгенге көнгә, бүгенге дәресебезгә кайтыйк әле. Бирелгән схемаларга туры  китереп бүгенге дәресебезгә үз фикерләрегезне әйтегез әле.

                                       Слайд 8

Ниһаять, күптәнге хыялым тормышка ашты, ягъни мин бүген Нөнәгәр урта мәктәбендә дәрес бирдем.

Укучылар, ә менә бу аныклагыч җөмләне сез икенче дәрескә генә өйрәнәчәксез.

Нәтиҗә:   Димәк, иярченле кушма җөмлә аша үз фикереңне дә белдерергә мөмкин.

Укучылар, иярченле кушма җөмләләр буенча белемнәрегезне бәяләү өчен тестлар өләшәм. (тестлар эшләү)

Йомгаклау.            

   Тестларны тикшерү (Булдырдың!)

  • Әсез кая хата җибәргәнсез?
  • Бүгенге дәрестә мин сезгә ничек ярдәм иттем?
  • Ә сез миңа ничек ярдәм иттегез?

             

Өй эше

                                        Слайд 9

               Миңа сорау бирсәләр,

              Бәхет ни ул дисәләр?

               Бәхет шушы: укучылар

              Кеше булып үссәләр.

Укучылар, Ренат ага Хариска ияреп, мин сезнең киләчәктә чын кешеләр булуыгызны теләп калам.

1. Г Тукай  шигъриятеннән 4 кушма җөмлә язарга.

2. Кушма җөмләләр файдаланып, бүгенге дәрес турында шигырь язып карарга тәкъдим итәм.



Предварительный просмотр:

Тема:  Бәйләнешле сөйләм  үстерү.

 “Кеше булып яшим  дисәң, бул син кешелекле”.

Максат:

1.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.

2.Кешелекле булу мөселманнар өчен иң күркәм сыйфатларның берсе икәнлеген аңлату.

3. Әти-әнигә , өлкәннәргә ихтирамлы, игътибарлы

булу сыйфатлары тәрбияләү. Укучыларны үз эшләренә, гамәлләренә бәя бирергә чакыру.

Материал:Р.Фәхреддин ”Балаларга  нәсыйхәт”, Иман дәресләре.Вил Казыйханов .2 китап;Мәгариф №6, 2007 Ачык дәрес.Р.И.Шәяхмәтова.”Дин-культуралылык һәм әхлак билгесе”

Җиһазлау: видеопроектор, күргәзмә китаплар, көзгеләр,диск  ,хикәя язылган битләр, магнитофон.

плакатлар

               

   Д Ә Р Е С       Б А Р Ы Ш Ы

I.ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ.

    - Әгүзү билләһи минәш-шәйтанирраҗим. Бисмилләһир-рәхмәниррахим.

    Әссәләмү галәйкүм,килгән кунаклар, укучылар, укытучылар.

   Менә тагын яңа көн туды. Димәк, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Яңа көн туу белән, үзебезнең туган җиребездә бәхетле булуыбызга тагын бер кат инандык. Әти-әниләребезнең, туганнарыбызның, сыйныфташларыбызның исән-сау булуына, бу мәктәптә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек. Әнә шундый теләк- омтылышлар, сөенеч-шатлыклар белән дәресебезне башлыйбыз.

 Слайд 1. Дәресебезнең темасы: “Кеше булып яшим, дисәң, бул син кешелекле” дигән исем астында узар.

 - Дәреснең темасын дәфтәрләргә язып куйдык.Бүгенге дәрестә без хикәяләр укырбыз, вакыйгалар чишәрбез. Үз фикерләребезне әйтеп, иптәшләребезнең фикерләрен тыңларбыз.  Игътибар белән катнашып утырыгыз. Ә дәрес азагында йомгаклау сүзен сездән көтәм.

-Ә хәзер сүзне Алсуга бирәм.

Ф.Яруллин “Ашыгыйк”

ӨЙГӘ БИРЕЛГӘН ЭШНЕ ТИКШЕРҮ

 Өйгә бирелгән эшне карап үтик әле.  Өлкән кешеләрнең,  әби-бабаларызызның биргән киңәшләрен, теләкләрен   тыңлап үтик.

 II. ТӨП ӨЛЕШ

   - Әби-бабаларыгызнең сезгә биргән бу киңәшләре, теләкләре һәрвакыт сезнең күңелләрегездә, хәтерегездә торсын һәм сез аларны тормышта да кулланыгыз. Укучылар, хәзер тактада барлыкка килгән киңәшне, нәсыйхәтне укып үтик.

Слайд 2.Киемнәрегезне, тәннәрегезне кер вә пычраклардан пакьләгән кебек, күңелегезне дә алдау, икейөзлелек, үч алу, көнчелек, ачу кебек бозык холыклардан пакь итегез.

1. Нинди киңәш бирелгән бу нәсыйхәттә?

2. Күңелләребезне нәрсәләрдән чистартырга кушкан? (укучы җаваплары)

    - Безгә бу киңәшне Р.Фәхреддин язып калдырган. Без аны гел куллана торган “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы аша беләбез. Монда аның башка китаплары да бирелгән.(күргәзмә) 2009 нчы елның  гыйнвар аенда мәгърифәтче, галим, дин белгече Р.Фәхреддингә 150 ел була. Гомумән, Р.Фәхреддин  белем һәм тәрбия бирүдә күп мирас калдырган шәхес. Без аны зурлап билгеләп үтәрбез. Аның безгә әйтеп калдырган нәсыйхәтләрен алдагы дәресләрдә дә укырбыз һәм дәресләребездә кулланырбыз.

   - Әби-бабаларыгызның киңәшләрен, Р Фәхреддиннең киңәшләрен тыңлап үттек.Ә хәзер ,укучылар, хикәяләр безгә нинди киңәшләр бирер икән ? Сезнең алларыгызда хикәяләр бар.(ике рәткә ике төрле хикәя бирелә) Бу хикәяләрдә кешелеклеккә өйрәтә торган нинди сыфатлар булыр икән?

Өч ул

- Хикәяне  рольләргә бүлеп укыту. Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе.

  Бер кешенең өч улы бар иде. Иң кечкенәсе Гали исемле була. Әтиләре базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалар

бик пешкән-татлы сулы  җимешләр иде.

     Беркадәр вакыттан соң әтиләре: “Алмаларны нишләттегез ?”- дип сорады, балаларын янына чакыртып. Өлкән улы әйтте:

    -Әти, мин аларны ашадым. Эчендәге орлыкларын җыеп куйдым.Бакчабызга чәчеп, алма агачы үстерергә булдым.

    -Яхшы иткәнсең, улым!- диде әтисе.

  Уртанчы улы әйтте:

    -Мин дә алманы ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Хак  Тәгалә исәнлек бирсен, дип  дога кылдым.

   Әтиләре янә:”Яхшы иткәнсең , улым!”-диде.

   Өченче улы Гали әтисенә карап әйтте:

-Алманың яртысын ашадым...

Әтисе әйтте:

-Яртысын нишләттең, улым?

Гали куркып кызарып әйтте:

-Күршебезнең улы Вәли авырып ята. Барып, яртысын аңа бирдем. Бик куанды, дога кылды.

-Бәрәкалла ,улым! Син бигрәк тә яхшы иткәнсең!-дип, әтисе Галинең битеннән, күзләреннән үпте.

-Рәхмәт. Бу хикәядә әти кешенең нинди сыйфатлары күренде?

(гадел, юмарт)

1.Өлкән улы  нишли? Яхшы эшлиме?

(изге эш эшләргә уйлый, агач утыртырга ниятли)

2. Уртанчы улы нишли?

(Әтиемә Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен , дип дога кыла)

3.Дога нәрсә соң ул?

4.Гали нишли, анда нинди кешелеклелек сыйфатлары бар?

(кызарды... читенсенә белү, ояла белү; авыруның хәлен белгән, үз алмасын бүлешеп биргән, юмарт.)

 5.Бу хикәя нинди кешелеклелек сыйфатларына өйрәтте?

  (Укучыларның җаваплары)

-Ә хәзер икенче рәткә сүз бирик. ( Хикәяне  рольләргә бүлеп  уку )

             Туган көндә.

    Бүген Фәридәнең туган көне. Кызның әбисе белән әнисе бик иртә тордылар, чөнки Фәридәне туган көне белән котларга дуслары киләчәк. Әбисе бәйрәм өстәле өчен баллы чәк-чәк пешерде. Әнисе бик матур бүләк әзерләде.Кызына күлмәк бүләк итте. Әбисе дә, әнисе дә, әтисе дә кызның туган көне күңелле булуын телиләр иде. Аларның фатирлары бүген бигрәк тә матур:бүлмәләрдә тәртип, чисталык, чәчәкләр. Өстәлдә тәмле-тәмле ризыклар, чәй. Бөтен нәрсә шундый матур, яңа. Тиздән аның дус кызлары да килер.

     Фәридә аш бүлмәсенә керде.Әнисе анда үзе генә иде.

  -Әни, әйдә бүген әбием минем кунакларым янына чыкмасын, бүлмәсендә генә утырсын, ә? Бүген кунак бүлмәсе шундый матур, анда бөтен нәрсә яңа, ә әби шундый карт, матур түгел.

    Фәридәнең әнисе сүзсез калды. Бик озак тынычлана алмады. Аңа бик авыр, кызы өчен оят иде...

    -Менә нәрсә, Фәридә, дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне  уздырмыйбыз...

   -Шулай дөнья булгач, менә шундый Фәридә кебек кызлар да була.

 1.Укучылар, әйтегез әле,  Фәридәнең туган көне нинди булыр иде.

2.Ни өчен туган көнен уздырмаска  булалар ?

3.Әни нинди?

4.Фәридә үз гаебен аңладымы икән? Аңларга кем ярдәм итте ?

5.Хикәянең исемен ничек үзгәртергә була?

6.Бу хикәядән үзебезгә нинди сабак алабыз?

-Бик яхшы, укучылар. Ә хәзер “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” ярдәмендә кешелеклелек сүзенең мәгънәсен ачыклыйк.

Слайд 3.Кешелекле-шәфкатьле, мәрхәмәтле, мөлаем, кешегә ярдәм итүчән.

Кешелеклелек- кешелекле булу сыйфаты.

1.  Укучылар, кешеләрнең барысын да кешелекле дип әйтергә мөмкинме?

2.Нинди кешеләрне кешелексез дип әйтергә була?

      -эчкечеләр, әти-әниләрен карамаучылар, гайбәт сөйләүчеләр,сүгенүчеләрне, үзен генә яратучыларны.һ.б.

Сүзне  Илзирә бирик әле.Ф.Яруллин “Яманлык дигән  кортка”шиг.

 Слайд 4 “Түгәрәкләр безгә нәрсә турында сөйли?”

Үзе   фай   ңә   сы   да

бул   да   маса   кыт   ва   һәр

ре   дө   сөй   сен   лә

Җавап:”Үзеңә файдасы булмаса да, һәрвакыт дөресен сөйлә”Хәдис.

( Җавапны дәфтәрләргә язып куябыз)

    -Яхшылык турында татар халкында бик күп мәкальләр бар.Әйдәгез, шуларның берничәсен языйк әле. Мәкальләрнең башы бирелгән, ахырын уйлап дәфтәрләрегезгә языгыз.

 Слайд 5

*Ата-ананы тыңлаган адәм булган, ( тыңламаган әрәм булган)

*Үзеңне –үзең мактама, ( кеше сине мактасын)

*Карамагыз үземә, (карагыз сүземә)

*Бауның озыны, сүзнең (кыскасы яхшы)

*Кеше холкын күзәт, (үзеңнекен төзәт)

*Яхшылык итә алмасаң, (яманлык кылма)

*Изгелек ит тә суга сал,(балык белмәсә, халык белер.)

* Коега таш ташлау җиңел, (алу авыр)

         - Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер уен уйнап алабыз.

“Көзгегә карыйбыз”(  Һәр укучыда көзге, алларында чиста кәгазь.)

       А.С. Пушкинның әкиятен барыгыз да хәтерли торгандыр: явыз патшабикә тылсымлы көзгедән гел үзенең тышкы матурлыгы турында сорап тора.Тышкы матурлык кына түгел, кешенең эчке матурлыгы булуын да белдек. Кулларыгыздагы көзгене тылсымлы дип күз алдына китерегез, үзегезне игътибар белән карагыз Һәм сорауларга җавап бирегез.Сораулар тактада.

Слайд 6. Анкета сораулары.

1.Мин сиңа ошыйммы?

2.Син үзеңнең кайсы ягыңны үзгәртергә теләр идең?

3.Көзгедән син кемне яки нәрсәне күрергә теләр идең?

4.Көзгедән син кемне яки нәрсәне күрергә теләмәс идең ?

5.Үзең башкалар күзенә нинди булып күренергә теләр идең ?

     (Тактада 3-4 сорауларның җавапларын язу)

                             телим                      \  теләмим

                            яхшы кешене һ.б      \  усал кешене һ.б

    --Рәхмәт укучылар. Димәк, сезнең барыгызның да нинди буласы килә инде? Чехов әйткәнчә:” Кешедә бар нәрсә дә гүзәл булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, уйлары да, күңеле дә”  

 Слайд  7.Уен “Тиз генә уйлап әйтү”

  -Тактада тәмамланмаган җөмлә бар.Сез аны, бер-берегезне кабатламыйча дәвам итәргә тиеш. Һәркем фикерен әйтәчәк. Ләкин, кабатланмасын өчен , берничәне язып куегыз.

  Кешелеклелек- ул минемчә...

-алдашмау, тугры булу.

-юмарт, ярдәмчел булу.

-тыйнак, сабыр булу.

-кешегә үпкә сакламау.

-әти-әнине ярату һ.б.  

 - Укучылар, никадәр кешелеклелек сыйфатлары таптыгыз, рәхмәт. Дәрес башында мин сезгә йомгаклауны сездән сорыйм , дигән идем. 1.Әйтегез әле, сез үзегезне нәрсә өчен мактый аласыз?

2.Сезгә бу дәрес тормыш өчен нәрсә бирде?

3.Бүгенге дәресне без бушка үткәрмәдекме?

4.Укытучыга, үзеңә ничек ярдәм иттең ?

Слайд 8. Өй эше: үз-үзеңә бәя биреп, “Мин кешелеклеме?” дигән хикәя язарга.

-Билгеләр кую.

-Бүгенге дәресне Галия Гайнетдинованың “Кеше булыйм дисәң” дип исемләнгән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсы килә.

           

              Кеше булыйм дисәң.

Кыл яхшылык   кешеләргә-

Кеше булыйм ,дисәң.

Авыр булыр, өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Аера бел ак-караны,

Начар юлда йөрмә.

Яхшы белән явызлыкны

Берүк бутый күрмә.

Шатландыр син ярдәм кылып  

Ялгыз бер әбине.

Үскәнем дип, син матур дип,

Юат бер нәнине.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле,

Кеше булып яшим, дисәң,

Бул син кешелекле.



Предварительный просмотр:

       Тема:      Укытучының соңгы дәресе буламы?

(Ф.Садриевның “Соңгы дәрес” хикәясен анализлау буенча бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)

Максат:   - хикәяне анализлау аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;

  • үз фикерләрен эзлекле рәвештә белдерә алуларына  ирешү;
  • белем һәм тәрбия биргән укытучыларын аихтирам тәрбияләү;

Җиһазлау: эпиграф, тестлар, компьютер, экран, Ф.Садриевның портреты,ел                                                  эмблемалары, сандык

                                Дәрес барышы

Исәнләшү.

Уңай психологик халәт тудыру

  • Хәерле көн әдәбият сөюче яшь  дусларым! Чираттагы матур әдәбият дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәресебез башкаларыннан бераз аерылып тора.

Бездә кунакта районыбызның укыту эшләре буенча директор урынбасарлары – иң мөхтәрәм кешеләр катнаша.

Һәммәгезгә хәерле имин көннәр, уңышлы гамәлләр теләп, бүгенге дәресебезгә эпиграф итеп рус язучысы Лев Николаевич  Толстойның мондый сүзләрен алдым.

Укыту процессында шуңа төшендем: укыту белән тәрбия бербөтен процесс

 Дәресебезнең эпиграфын ачу йөзеннән ,  “Укытучының соңгы дәресе буламы?”

Дигән б.с.ү. өчен Мөслим ягы язучысы, авыл җирендә яшәп иҗат итүче прозаик Фоат Садриевның “Соңгы дәрес” хикәясе алынды.

                                         Слайд 1

 

  • Укучылар, ничек уйлыйсыз, хикәяне ничә өлешкә бүләргә мөмкин?

3 өлешкә:

 1. Дамирның гаиләсе

 2. Дамирның мәктәп еллары.

 3. Дамир Яруллинның бүгенге көне.

 

( Хикәянең өлешләре буенча төркемнәрдә эш)

  • Рәхмәт укучылар! Ә хәзер хикәя буенча барлык укучыларның да белемнәрен тест ярдәмендә тикшереп алыйм әле.

(5 вариантта тестлар өләшенә. Тестларга ачкычлар: акыл намус, күңел, белем, бәхет)

                                                                       СЛАЙД

  Һәрвакыт акыл белән уйлаучы , намус белән эшләүче, күңеле белән кешеләрне яратучы, өзлексез белем бирүче, биргән белем һәм тәрбиясеннән бәхет табучы кем булыр дип уйлыйсыз?

                             У К Ы Т У Ч Ы

 Әйе укучылар, җавабыгыз дөрес.  2010 нчы ел  Укытучылар елы итеп игълан ителде Тактадагы саннар символикасына игътибар итегез әле, төшенчәләрне ничек  аңлатырсыз икән?

                                                    СЛАЙД

“Гаилә”, “Сәламәтлек”, “Укытучы” төшенчәләрен  - тәрбия тәгәрмәчен  хикәя белән бәйләп ничек аң латырсыз икән?

................

Әйе, гаилә белән укытучы бер кадакка сукканда гына нәтиҗә булачак. Әти - әнисеннән күрмәгән җылылыкны, тәрбияне Дамир укытучысыннан ала.

Кадерле укучылар! Сез дә быел мәктәптә соңгы елыгызны укыйсыз, соңгы дәресләрегезне аласыз.  Сезгә ничәмә -ничә еллар белем һәм тәрбия биргән укытучыларның күңел сандыгында ниләр бар икән? Әйдәгез, ял итеп сандыкны ачыйк әле.

               ( укучылар укытучыларның теләкләрен укыйлар, кемнеке булуын әйтәләр)

  - рус теле укытучысы;

 - башл. С-ф укытучысы;

 - тәрбия эшләре буенча директор урынбасары;

 - сыйныф җитәкчесе;

 - завуч;

  - татар теле укытучысы;

                                      СЛАЙД

  Кадерле 11 нче сыйныф укучылары! Сез быел очар кошлар. Һәрбер укытучы сезгә изге теләктә, һәрберебез сезне яратабыз, якын итәбез.

АКЫЛ ШТОРМЫ:

 Ә ни өчен укытучысы Дамирны якын итә?

                                    СЛАЙД

Әйе укучылар, нәрсә генә булса да укытучы балаларны яратырга, киләчәктә аларның чын кеше буласына ышанырга тиеш.

   Хикәя “Соңгы дәрес” дип атала. Ничек уйлыйсыз, укытучының соңгы дәресе буламы?

(укучыларның фикерләрен тыңлау)

  • Килешәм;
  • Килешмим;
  • Белмим;
  • Килешәм, ләкин ......

Рәхмәт укучылар! Үз фикерләрегезне белдердегез. Дамир да хикәя ахырында үз хисләрен белдерергә укытучысына килде.  Ә сезнең күңелдә мәктәп, укытучыларга карата ниндиерәк хисләр микән? Өй эшләрен тикшереп алыйк әле.

  Без сезне ныклы тамырлы, ямь-яшел файдалы агач итеп күзаллыйбыз.  

 (укучылар шигъри юллар сөйлиләр һәм агачка ябыштырып баралар.)

                          Җыр

  • Рәхмәт укучылар! Бүгенге дәресебез беребезнең дә соңгы дәресе булмасын!

Шушу кыңгырау чыңы һәрвакыт сезне дәресләргә чакырып торсын.

Йомгаклау.

Билге кую.

Өй эше бирү.



Предварительный просмотр:

“Тормыш чагыштырулардан тора”

 (Ш.Камалның “Акчарлаклар” повестена анализ  10 нчы сыйныф) 

Татарстан Республикасы Балтач районы

Пыжмара гомуми урта белем бирү мәктәбенең 2 категорияле укытучысы

Латыйпова Рәмзия Габдулла кызының  

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе

Тема:Тормыш чагыштырулардан тора

 (Шэриф Камалнын "Акчарлаклар" повестена анализ)

Максат:

- укучыларның "Акчарлаклар"әсәрен логик һәм    эмоциональ кабул  итә алуларына, сәнгатьле  уку аша әсәрнең гузэллеген башкаларга да тапшыра белүләренә ирешү;

- укучыларны әдәби әсәргә анализ ясарга, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү;

- укучыларда уңай характер сыйфатлары тәрбияләү;

Җиһазлау:

    Ш.Камалның портреты, китапларыннан күргәзмә, компьютер

Тарату - өләшү материаллары:

    индивидуаль  карточкалар, тест сораулары, акчарлаклар рәсеме

                       

Дәреснең төре:катнаш дәрес

Дәреснең тибы: йомгаклау дәресе

                                            Дәрес  барышы:

1. Актуальләштерү

      - бурыч һәм  максатларны  укучыларга җиткерү;

       - балаларның дәрескә әзерлекләрен барлау;

       Хәерле көн, укучылар! Чираттагы матур әдәбият дәресен  башлыйбыз. Хәерле сәгатьтә дип эшкә керешик.

      Без сезнең белән әдәбиятның алтын дәвере дип йөртелгән XX йөз башы прозасын үтәбез. XX гасырга аяк басканда татар тормышында яңа сыйныф үзенә урын даулый. Бу –эшчеләр сыйныфы. Бу сыйныф тиз арада әдәбиятта да үз урынын таба. Инкыйлабый рухлы шигърият, проза һәм драматургиядә эшчеләр образын үзәккә куйган әсәрләр языла. Моңа мисал итеп, без кайсы әсәрне атый алыр идек.

Укучылар: ....

Укытучы:  Әйе, без бүген менә шушы әсәргә нигезләнеп, “Тормыш чагыштырулардан тора” дигән тема астында сөйләшәчәкбез. Чөнки әсәрнең исеме дә чагыштырылып “Акчарлаклар” диелгән.

       Нинди кошлар соң алар акчарлаклар? Әдип ни өчен әсәрне шулай чагыштыру  белән бирде икән?

Слайд № 1

Укучы: ...

Укытучы: Рәхмәт. Әйе, әдип эшчеләрне символик образлар – акчарлаклар белән чагыштыра. Укучылар, әйдәгез әле әсәрнең сюжетын искә төшерү йөзеннән түбәндәге очып торучы акчарлаклар белән эшләп алыйк.(Акчарлаклар артына әсәрнең эчтәлеген чагылдырган җөмләләр язылган, шуның кайсы бүлекне ачыклавын әйтергә).Кошлар артындагы җөмләләр кайсы бүлекнең сюжетын искә төшерәләр икән?

Слайд № 2

Укытучы: Әсәр төзелеше, корылышы, сюжеты ягыннан әллә ни катлаулы әсәр түгел. Тик шулай да бер сүз белән әйткәндә аның нигезендә нәрсә ята?

Укучы: ...

Укытучы: Әсәрдә гуманизмны кешелеклелекне яклау, гаделсезлеккә нәфрәт чагыла. Язучы эшчеләр тормышын нинди хисләр аша бирә? Тормыштагы ак белән караны ничек аерырга?

Слайд № 3

Укытучы: Хәзерге тормыш тоташ каршылыклардан, киртәләрдән тора дибез. Тормыш сынауларын уңышлы үтәр өчен, бүгенге тормышка карата нинди  чагыштырулар таптыгыз икән, өй эшләрен тикшереп алыйк әле.

Укучы: ...

Укытучы:  Укучылар, ничек уйлыйсыз, тормышта ир-егетләр өчен иң кирәкле  сыйфат нинди?

Укучы:...

  Укытучы:  Күп акча эшләргә өмет белән килгән Гарифның кыюлыгы нәрсәдә күренә?

Укучы: ...

Укытучы:  Ә кыю булсын өчен ир-егет нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

Укучы: ...

Укытучы:  Кыю ир-егетләр турында халыкта нинди фикерләр бар микән? Нинди мәкаль, әйтемнәр  беләсез?(яртысы экранда)

Укучы: ...

Укытучы:  Әйе, бүгенге көн, хәзерге заманга Гарифлар шикелле кыю, тәвәккәл, булдыклы ирләр кирәк. Моны Р. Гаташ та үзенең “Ирләр булыйк” шигырендә исбатлый.

.

Әйе, укучылар тормыш сездән дә, 21 гасыр ир-егетләреннән, чын ирләр булуны таләп итә.

Укытучы: Әсәрдә вакыйгалар салмак аккан су кебек тыныч кына баралар. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше дә бик гади. Ул эчке кичерешләргә һәм сурәтләү чарасы буларак чагыштыруларга нигезләнгән.

(индивидуаль карта белән эш)

Булган белемнәребезне тест эшләп йомгаклап куйыйк.(Кемнәр тестка дөрес җаваплар яза “Булдырдын”сүзе чыгарга тиеш)

Йомгаклау (Билгеләр кую)

  • Булдырдың!
  • Син үзеңне бу дәрестә нәрсә өчен мактый аласың?
  • Нәрсә өстендә кабат эшләргә кирәк дип саныйсың?
  • Сиңа бу дәрес тормыш өчен нәрсә бирде?
  • Бүгенге дәрестә нәрсәне яттан белергә кирәк дип саныйсың?
  • Дәрестә алынган белемнәр киләчәк тормышыңдә кирәкме?
  • Мин сезгә ничек ярдәм иттем?
  • Сез безгә ничек ярдәм иттегез?
  • Әсәрнең бүгенге көн белән берәр бәйләнеше бар дип саныйсыңмы?