Безнең гәҗит

Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы

Мәктәп гәҗите

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon no1.doc112.5 КБ
Microsoft Office document icon no2.doc136 КБ
Microsoft Office document icon no3.doc134 КБ
Microsoft Office document icon no4.doc126.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укучылар һәм әти-әниләр өчен газета

        

        

Безнең гәҗит

МБДУ “Пыжмара төп белем мәктәбе” газетасы

 

Газета 2014нче елның 22нче сентябреннән чыга

Хатлар өчен адрес: 422247, РТ, Балтач районы,  Пижмара авылы, С. Мулеков урамы, 27нче йорт

Газетаның баш

мөхәррире: Латипова Р.Г.



Предварительный просмотр:

Укучылар һәм әти-әниләр өчен газета

        

        

Безнең гәҗит

МБДУ “Пыжмара төп белем мәктәбе” газетасы

Әти- әни колагына

Сез, әти-әниләр, бала-

ларыгызга  яхшылык  кына  телисез. Әмма,

шуңа  карамастан,  ба-

ла  язмышына тискәре

йогынты ясарга, аны

“ялгыш” юлдан жибә-

рергә дә мөмкинсез.Ба-

ла куңелен- аның ни

белән шөгыльләнергә

теләвен, нәрсәгә сәләт-

ле булуын ничек аңлар

га соң? Моның өчен

нинди уеннар уйнавы-

на, яраткан уенчыкла-

рына игътибар итәргә

кирәк.

Машина. Ир баланың

күбесе машина белән

уйнарга ярата. Әмма

кызлар арасында да

машиналар белән узы-

шырга яраткан балалар

була. Билгеле инде, бу

аларның техникага би-

тараф булмавын күрсә-

тә. Балага үз автопар-

кын булдырырга ярдәм

итегез. Тик аның бер

өзлекез яңа машина

җыюы сезне сагайтыр-

га тиеш. Белгечләр фи-

керенчә, ул саран, ке-

ше хәленә керә белми    

Таныш  булыйк.

Агымдагы елның 6 нчы феврале көнне Пыжмара авыл җирлеге Советы узенең чираттагы утырышын уткәрде.  Утырышта Пыжмара авыл җирлегендә референдум уткәрү турында депутатлар карар кабул иттеләр. Референдум 2015  нче елның 29 март көненә билгеләнде. 18 яше тулган, авыл җир -легендә яшәүче һәр кешегә 500 сум күләмендә үзара салым акчасы җыярга карар кабул ителде һәм нинди максатларда тотылачагы да расланды. Югары Сәрдек, Иске Пукши-

нер авылларында су башнялары, су линия- ләрен ремонтлау, Сәрдек авылында су торбаларын алыш-

 тыру, Пыжмара авылында су линиясен ремонтлау, Пыжмара, Әтнә авылларында авыл эчендәге юл-

ларны ремонтлау Пыжмара, Әтнә авы -лына пожар гидранты алып урнаштыру, Пыжмара һәм Әтнә авылларында һәй -кәлләрне ремонтлау эшләре билгеләнде.

500 сум  күтәмендәге

акчаны  күп  дип әйтүчеләр  барлыгын

 торган булып үсәргә мөм-

кин.

 Йомшак уенчыклар. Мон-

 дый уенчыкларның кибет-

 ләрдә нинди генә төрләре

 юк. Йоп-йомшак, әле сөйлә-

 шә дә “белгән” уенчык пе-

 сидән, әйтик, кайсы бала

 баш тартыр икән? Ләкин

 йомшак уенчыклар белән

 мавыгудан да вактында, тү-

 бән сыйныфларда укыганда

 туктарга кирәк, диләр.Чөн-

 ки баланың аң үсешенә за-

 рар килүе ихтимал.

 Компьютер, видеоуеннар

 реакцияне үстерә. Алар яр-

 дәмендә бала төрле ситуа-

 цияләрдә югалып калмаска

 өйрәнә. Тик гел компьютер

 каршында утыру сәламәт-

 леккә зыян китерә. Әти-әни-

 ләр моны контрольдә тотар-

 га тиеш.

 Конструктор. Вак деталь-

 ләрдән торган жыелма ба-

 ланы уйларга өйрәтә. Ул

 алгебра, геометрия фәнен

 яхшы үзләштерә, дизайн-

 ны дөрес күзаллый баш-

 лый. Киләчәктә аннан менә

 дигән инженер, төзүче. ар-

 хитектор чыгарга мөмкин.

 Тик төзегән корылмаларны

 җимерә барса, баланың

 иҗади хезмәтенә  сезнең игътибар җитми  дигән сүз.

   

 да ишетәбез.  Үзебезнең җирлекне башка авыллар белән чагыштырганда шуны да онытмаска иде. Мәсьәлән: Чепья җирлегендә коммуналь хезмәтләр өчен шактый күләмдә түләүләр кертелгән, Куныр җирлеге- нең юллары асфальтланган.

     Безнең авылларыбызның кайсын гына алсак та, су линияләре аяныч хәлдә, авыл эчендәге юллар шулай ук. Акрынлап булса да, үзебез өчен уңайлы шартлар тудырасы иде.

    Бу мәсьәләдә алга таба да, хөрмәтле авылдашлар, сезне таныштырып барырбыз. Иң мөһиме, 29 март көнне референдумга катнашып, уңай тавышлар бирерсез дип ышанып калабыз.

(Гөлсинә  Фазылова,  Пыжмара  авыл  җирлеге)

   Минем  уйлануларым.

 Бәхетле бул, балам! Җирдә яңа кеше туа һәм якты дөнья

 белән исәнләшкәндәй,бе-

 ренче тапкыр кычкырып аваз сала. Бәхетеннән чиксез

 шатланган ана, елмаеп, нәни

 сабыена төбәлә һәм әкрен генә әлеге сүзләрне кабат-

 лый: “Син дөньяга килдең,

 син бәхетле, илебезнең

 киләчәге синең кулда”.

  Әйе, безнең илебездә һәр-

 бер ана үз сабыена сөенеп,

зур өмет белән ышанып   карый. Чөнки ул аны ту-

ган иленең киләчәген дә-

вам итүче, тынычлыгын

саклаучы итеп үстерә.            

 

 

 

 

   

Тимер юл. Балалар бу

 уенны бик яратып уй-

 ныйлар.Әгәр ул юл буй-

 ларын агачлар, матур-

 матур өйләр,хайваннар  

 һәм җәнлекләр баетса,

 димәк, сабый шигьри  

 күңелле,эмоциональ бу-

 лып үсәчәк. Инде, кире-

 сенчә ,поездга һөҗүм-

 нәр оештырып,авария-

 ләр оештырып,авария-

 ләр ясап уйнаса,аны,һич

 шиксез,психологка күр-

 сәтергә кирәк.

  Иң мөһиме: кыз бала-

 ның машина белән уй-

 навы да, ир баланың

 курчак чәчен таравы да

 уңай күренеш. Мондый

 балалар кечкенәдән капма-каршы җенес кешесен аңларга тыры-

шалар. Алардан киләчәк-

тә менә дигән ир,хатын,

әти-әни чыгачак.

  Бала ничә яшькә кадәр

 уйный ала соң?Монда

 ниндидер төгәл бер чик

 куеп булмыйдыр. Уен-

 нардан “файдаланып”

 калу турында уйлау дөрес булыр-алар балага

һөнәр сайларга ярдәм  

итәргә мөмкин. (Җәми-

лева  Алсу.  Сәрдек  балалар  бакчасы)

Әгәр дә нәни сабыеның

гөнаһсыз чиста күзләре-

нә карап аның кайчан да

булса үз иленә, халкына

кан-яшь алып килүче

явыз җәллад яисә кемгә-

дер бил бөгүче мескен

кол булуы күз алдына килсә, аның бәхетле бу-

ласына ышаныр идеме

икән аналар?

 Безнең халкыбыз бәхет-

 не туган иленнән,ты-

 нычлыктан башка күз

 алдына да китерми. Са-

 быйлар күз яше тамган,

 кешеләрнең канына бу-

 ялган,аналарның йөрә-

генә сагыш-хәсрәт сал-

ган, ятимнәрнең бәхет-

сез язмышлары бәрабә-

ренә яулап алынган бай-

лык, муллык, алтын-кө-

меш кызыктырмый без-

не.

  Без киләчәк еллар кап-

касын бернинди корал-

сыз- Тынычлык, Дуслык

Туганлык белән янәшә

атлап керергә тиешбез

һәм шуның өчен көрә-

шәбез дә.  (Таһирова  Лилия,  6 нчы  класс)

Хөрмәтле  авылдашлар!

Авыл  урамнарында “ияле” этләрнең иясез

булып  йөрүе  кич  мәк-

тәпкә,  мәчеткә  баручы  укучылар  өчен  куркы-

ныч  тудыра. Зинһар,  бу

сүзләргә  битараф бул -

мыйча, этләрегезне  бәйдә  тотсагыз  иде.

-Газета 2014нче елның 22нче сентябреннән чыга

Хатлар өчен адрес: 422247, РТ, Балтач районы,  Пижмара авылы, С. Мулеков урамы, 27нче йорт

Газетаның баш

мөхәррире: Латипова Р.Г.



Предварительный просмотр:

Укучылар һәм әти-әниләр өчен газета

Безнең гәҗит

   МБДУ “Пыжмара төп белем мәктәбе” газетасы

Gerb_shkoly2013

Редактор сүзе

Эй, бу гомер дигәннәрең, дусларым! Бигрәкләр дә тиз уза бит ул! (Сезгә дә шулай тоеламы ул, әллә миңа гынамы?) Әле генә Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп йөри идек, инде февраль аена да аяк бастык. Анысы да бик тиз узып китәр, иң кыска ай да бит әле ул, исән-сау гына булырга язсын барчабызга да!

Атна башындагы күз ачкысыз буранны хәтерлисездер? Ялгышмасам, дүшәмбе иде бугай. Авыл җирлеге буенча ут сүнде. Ут булмагач, әллә нинди уйлар, уйланулар килә икән ул башка, мин әйтәм.

Шулар турында әз-мәз язып китим әле. Мин шәхсән үземнең уй-фикерләремне язам. Алар бары тик минеке, мин аны беркемгә дә такмыйм (Аллам сакласын!). Мин профеccионал түгел, кыек-мыек җирләрен уздырып җибәрерсез, дусларым. Сезнең хөкемгә

 Буранлы утсыз кичтә    уйланулар...

Көтмәгәндә генә ут сүнеп китте. Өйдә башта биш секундлык тынлык урнашты. Урнашмыйча! Телевизор юк, компьютер да тү-тү, барыбыз да берәм-берәм, олылар әйтмешли, сукыр лампа һәм шәм янына җыелыштык. Оныкларының “Хәзер нишлибез инде?” соравына әби-бабасының “Без шушы сукыр лампа яктысында укыдык, эшләдек, бәйләү бәйләдек, чигү чиктек, тегү тектек. Әле анысы булса да зур бәхет иде!” дигән җаваплары әзер иде.

ерак әби-бабаларыгыз бер телем икмәккә тилмергәннәр! Үзләрен аямыйча илебез азатлыгы өчен көрәшкәннәр, бик күпләре яу кырында башларын салган, кайберләренең кайда күмелгәне дә билгесез. Бу матур тормышны безгә алар бүләк иткән! Онытмагыз!

Ул дәһшәтле еллар инде бик еракта калсалар да, безнең аларны онытырга хакыбыз юк! Нинди генә булса да, бу безнең үткәнебез, тарихыбыз.

Ут сүнеп торган 2 сәгать эчендә менә шушындый уйлар биләп алды башымны.

7нче сыйныф җитәкчесе Зәкиева Л.И.

“Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мәгълүм ки, һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана. Бакчадан алган тәрбия безне гомеребез буена озатып йөри, тормышыбызның кыйбласын билгели...

Безнең эшебез балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки әдәплелек сыйфатлары бигрәк тә транспортта, юлда йөргәндә ачык сиздерә. Шуңа күрә дә әдәплелек дәресләренең кайберләрен юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне истә тотып үткәрелә.

Хәзер безнең бакчабызда 24 нче гыйнвардан 13 нче февральгә кадәр “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дигән проект буенча эшлибез.Бакчада нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәфевсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче чаралар үткәрелә. Светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, урам аркылы кайдан һәм ничек чыгарга,

Олыларның бу сүзләре мине ерак сугыш елларына алып китте (нигә икәнен аңлата алмыйм). Чыннан да, бик зур авырлыклар күргәннәр бит ул чор кешеләре: авылдан йөзләгән ир-егет илебезне фашист илбасарларыннан азат итәргә чыгып китә, авылда олы әби-бабайлар, хатын-кызлар,  кечкенә балалар гына кала. Авылны, илне күтәрү, “Барысы да фронтка!” дигән уй белән яшәгәннәр алар. Уйлап кына карагыз: 12-13 яшьлек балалар олы апалар белән беррәттән сыер, үгез җигеп басуда эшләгәннәр! Мәрхүмә әбием Агния Ивановна (әниемнең әнисе) сугыш башланганда 13 яшьтә була. “Әниләр, апалар белән сыер җигеп басу сукалаганда, бара алмыйча егылып кала идек, юньләп ашамагач эшләргэ хәл юк иде, ә эшләргә кирәк, көнлек норманы тутырасы бар!” дип сөйли торган булган әниләргә. Ул михнәтләр барысы да эз калдыргандыр инде, 62 яшен дә тутыра алмыйча әбием гүр иясе булды (урыны җәннәттә булсын!) (үзем язам, үземнең күземнән яшь ага).

Без мәктәптә укыганда ел саен сугыш ветераннары белән очрашулар оештыра идек. Минем бабам Семён Тихонович та ел саен килә иде бу очрашуга, ләкин күз яшьләрен тыя алмыйча без биргән сорауларга җавап  бирә алмый иде! Бабам Курская дугада булган, Кёнигсберг (хәзерге

транспортны кайсы яктан әйләнеп үтәргә кирәклеге һәм башкалар турында ныклы белем бирәбез. Шөгыльләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү”, аудио-видео материаллар нәниләрнең игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә.

Бүлмәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү почмагы булдырылды. “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!” дигән альбом төзелде, төрле дидактик уеннар әзерләнде.

Бакчабыз тормышында әти-әниләрнең дә роле бик зур. Алар белән уртак тел табып, зур тормыш юлына аяк басу өчен бергәләп эшлибез.

Пыжмара балалар бакчасы тәрбиячесе Әлтәпова Ф.С.

Әтнә авыл китапханәсе тормышыннан

2015 елны Әтнә авылы китапханәсе үз эшен Әдәбият елына “Әдәбият – тәрбия нигезе”, Бөек Җиңүнең  70  еллыгына “ Утлы еллар авазы” исемле китап күргәзмәләре төзү белән башлады. Шулай ук 1 нче сыйныф укучыларына тапшырылган Мәдәни көндәлек кысаларында“Әкият иленә сәяхәт”,”Сугыш елларында балалар батырлыгы”,”Минем беренче китабым” исемле кичәләр, барлык укучы балалар өчен “Чәчелгән сораулар” исемле викторина лар үткәрелде. Китапханә 6 февральдә

булачак “ Во имя мира на земле”исемле район нәфис сүз осталары конкурсында катнашырга әзерләнә.

Әтнә авылы китапханәсе.

 

Калиниград) шәһәрен азат итүдә катнашкан.  Бабамның вафатына да 18 ел була инде.

 9 нчы Май - Бөек Җиңү көнендә сугыш һәм тыл ветераннарыбыз һәйкәл янына сыймыйлар иде хәтта. Еллар аларның сафларын сирәгәйтте, бик сирәгәйтте шул. Шуңа да без исән калганнарына мөмкин кадәр игътибарлы булыйк, булдыра алганча булышыйк, хөрмәт итик. Олы кешенең әздән дә күңеле була бит аның!

Әби-бабамны сораштырып, истәлекләр язып алып калмаганга үкенәм, бик үкенәм! Яшь идек шул, ул турыда яшь барган саен гына уйланасың икән. Кызганыч!

Язмамны тәмамлап, укучылар, сезгә әйтәсе сүзем бар: ил күләмендә уздырылучы “Бессмертный полк” акциясендә бик актив катнашып алыйк әле! Әби-бабаларыгыз исән чакта, аларның әти-әниләре (сезнең прадед һәм прабабушкаларыгыз була ул, татарчасын белмим, гафу итәрсез) турында мәгълүматны алып калырга тырышыгыз! Беркем дә мәңгелек түгел.

Инде линейка саен Тәбрик Василович, Билсур Илсурович бу чараның әһәмияте турында бик күп сөйләделәр,  көн саен без, сыйныф җитәкчеләре, тәкрарлап (чын мәгънәсендә) торабыз, ә сез һаман сузасыз!

Без хәзер бик рәхәт тормышта яшибез: нәрсә ашыйсы килсә шул бар, нәрсә киясе килсә, шуны киябез, онытмагыз, укучылар, сезнең

Җиңү безнең кулларда!

6 нчы февраль көнне Балтач үзәк китапханәсендә  Габдулла Тукай иҗатына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Во имя мира на земле”исемле район нәфис сүз осталары конкурсы булып узды. Анда безнең мәктәптән ике укучы Латыйпова Дилә (3нче сыйныф), Зәкиева Гүзәл (7 нче сыйныф) катнашып икесе дә призлы урын яулап кайтуы күңелгә рәхәтлек бирә. Афәрин, кызлар! Уңышыгыз белән чын күңелдән котлап, яңадан да зур уңышлар телибез!

“Котлы булсын туган көнең!”

Февраль аенда туган көннәрен билгеләп үтүче:

2/II – Җәмилева Гөлназ;

6/ II – Гимадиев Шамсун абый, Каримова Алия Раилевна. Закирова Рәсүлә, Рожина Алсу;

7/II – Хисамова Ләйлә;

10/II – Хафизова Гөлнира апа, Аскаров Ранис;

11/II – Галиева Әминә Рафиковна;

15/II – Сабирова Әнисә апа;

16/II – Бариева Алинә;

21/II – Хадиева Илсөяр апа;

27/II – Галиева Фәридә апа!

Сезне барчагызны да үтеп киткән, булачак туган көннәрегез белән котлыйбыз! Ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге, эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, гаиләләрегездә иминлек телибез!

 

 



Предварительный просмотр:

Укучылар һәм әти-әниләр өчен газета

        

        

Безнең гәҗит

МБДУ “Пыжмара төп белем мәктәбе” газетасы

Рәхмәт сиңа, Солдат абый!

 Ничә  дистә  еллар  узгач,  күңел  түремдә  йөрткән  иң  кадерле  рәхмәт  хисләремне,        иң  кайнар  йөрәгем  серләрен  җиткерергә  Сиңа хат  язарга  бул-дым,   Солдат  абый.

        Минем  битлә-ремнән  назлы  җилләр  иркәли,  сандугач  сай-раган,  агач  яфрак-лары  лепердәшкән  авазлар йөрәгемә  керә  һәм  шушы  авазлар  сугыш  кырында  ятып  калган  солдат  абый-ларның  кайтавазын  ишеттерә:

-Үзебез  еракта  калсак  та,  җаныбыз  туган  якларда...

      Тәңкә-тәңкә  яуган  карлар,  киң  кырларда  җәйрәп  утырган  ба-шаклар  җыры  гүя  Сезне  туган  якка  ча-кыра  сыман. Ише-тәсеңме,  Солдат  абый?

      Авылымда  елмаючы  бәхетле  йөз-ләр  күрсәм,   самими  шат  нәниләр  авазы  ишетсәм,тыныч  күктә  зәңгәрсу  ак  болытлар

күңелне  тырный.

Кадерле,  Солдат  абый!  Иртән  әнием-нең  назлап  уятуыннан  җылы  юрган  астында  иркәләнеп  ятканда  да  минем  уйларым  еракка,  сезнең  янга  юнәлә.  Юк, Юк... бо-лай  очрашу  мөмкин  түгел  икәнлеген  бик  яхшы   аңлыйм.    Һәр  кич  саен  йокларга  ятканда  Ходаемнан  төшләремдә  генә  булса  да,  Синең  бе-лән  очрашуны  сорап  ятам.  Син  күргән  га-зап-михнәтләрне,  син  кичергән  хисләрне  үз  авызыңнан  ишетәсем  килә  минем.   Ләкин  уйга  калам.  Сөйләсәң  дә  мин  аларны  киләчәк  буынга  җиткерә  алырмынмы?  Сез  күргәннәрне  тел  белән  әйтеп,  каләм белән  генә  язып  бетереп  буламы  соң?!  

    Әйе, ничәмә-ничә буыннарның  йөрәк-ләрендә сызлый  ярасы,  ә  үткәнгә  ничек  барасы?  Бу  сүзләр  сугышта  үлеп  калган  меңләгән  солдат  аналарыннан,  солдат  хатынна-рыннан,  солдат  ту-ганнарыннан,  солдат  

 

йөзсә,  йолдыз –йолдыз  булып  язгы  чиста саф  тамчылар  тамса,  беләм: болар  бөтенесе  дә  сезнең  рухыгызга  дога  кыла  ке-бек.   Аларга  кушылып,  мин  дә  изге  догамны   кы-лам.  Сизәсеңме,  Солдат  абый?

    Әгәр  мин  тыныч  өйләр-дә  яшим, иркен,  матур  мәктәпләрдә  укыйм,  айлы  кичләрдә  дусларым  белән  серләшеп  утыра алам  икән,  кешеләргә  шатлык  өләшәм  һәм  җирдә  эз  калдыра  алам  икән,  беләм – бу  җир-дә  сезнең  матур  яшәвегез  өчен  меңләгән  солдатлар-ның  каны  түгелгән.  Сезнең  түгелгән  каннарыгыз  инде  ничәмә буыннарның  мәңге  онытылмаслык  йөрәк  ярасы  икәнен  аңлыйбыз,  Солдат  абый.             Эх,  Солдат  абый!   Син  дошманны  куып  үткән  йөзләрчә  шә-һәрләрне,  син   кан  коеп  азат  иткән  дистәләрчә  ил  һәм калаларны  күрә-күрә,  син  корбан  булган  Алман  иленә,  син  азат  иткән Германиягә  барып,  кабере-ңә  үз кулларым  белән  бер  генә  мәртәбә  булса  да,  чәчәк  куярга  өметләнәм.  

 

балаларыннан ишетелеп,  ерак-еракларга  сагышлы  моң  булып  тарала.   ...Күңел  кылын, эх, бер  тартасы,

      Ә үткәнгә  ничек  кайтасы???                                                  

Мин  шуны  уйлыйм  әле,  Солдат  абый,  дөньяда  ниндидер могҗиза  булып, син  тагын  бер  генә  тапкыр  җир  йөзенә  күз  сала  алсаң  иде һәм  шунда  син  үзең  кебек  һәлак  булган  меңнәрчә  якташларың,  миллионнарча  ватандаш-ларың  исеменнән,  бөтен  галәмгә  ишетелерлек  итеп  әйтер  идең:

_  Кешеләр,  уяу  булыгыз!  Безнең  аяныч  язмышлар  җирдә  бүтән  кабатланма-сын,  килер  буыннарга  сугыш  афәтен  күрергә  язмасын,  язмасын...

   Әйе,  Солдат  абый,  кабатланмасын,  язмасын.  Без,  ХХI  гасыр  балалары,  барыбыз  да  шул  теләктә.  Сез  яулап  алып  биргән  тыныч  тормышның  кадерен  белербез  һәм   сакларбыз.   Сез  безгә  ышаныгыз.  Тыныч  йокла,  рәхмәт  Сиңа,Солдат  абый.

(Әүхәтшина Гөлия,  9 нчы  сыйныф  укучысы)

 

 

 

   

  Нәни  башымны  синең  рухын  сакланган  изге   туфракка  куясым  килә. Һәм  шунда  мин  Сиңа  ишетелерлек  итеп: “Без  Сезне  онытмадык,  Сез-гә  мәңге  бурычлы  без!”- дип, яңгыратып  бар  җиһанга  кычкырыр  идем.

   Әй,  Солдат  абый,  ничә  дистә  еллар  узса  да, Җиңү  көннәрендә   мин  әле  дә  синең  бе-лән  җитәкләшеп,  бер  генә  мәртәбә  булса  да,  башымны  югары  күтә-реп,  урамнан  узарга  хыялланам.  Син  миңа  берүк  ачулана  күрмә,  буш  хыяллар,  татлы  уйлар  икәнен  үзем  дә  аңлыйм.  Шулай  да..  Күңел  нидер  көтә,  каядыр  ашкына  сыман.  Уйларым  ерак-ераклар-га  барып  тоташа.  Сез-нең  арагызда  ничәмә-ничә  баласын  ятим  калдырып  сугышка  киткән, газиз  әнкәсен,  сөекле  хатынын елатып,  хәтта  бер  генә  мәртәбә  булса  да,  “әти”  сүзен  ишетмәгән  солдатлар  барлыгы  җанны  өшетә,

Атна хәбәрләре

Ниһаять,  укучылар, җиң

сызганып,  4 нче  чирек-не  башладылар. Беренче

 уку  атнасы  укучы-ларның  шактый  мәк-тәпне  сагынуларын  күрсәтә. Бигрәк  тә  киң,

озын  коридорларын  са-

гынып  килгән  6-7  нче  сыйныф  малайлары.  Ә

Аскаров  Ранис  беркем-не  дә  санныйсы  бар  дип  уйлап  та тормый,  үзбуйлы  йөрүен  дәвам  итә.  Ял  итеп  килү  дә  кайберәүләр  өчен  файда  бирмәгән  дигән

фикер  калдыра.

  1. нче  апрель  көнне

Әтнә  һәм  Сәрдек  уку-чылары  арасында  Җи-

ңүнең  70  еллыгына  багышланган “ Брейн- ринг”  уздырылды.  Командаларның  уены, тамашачылар  ярдәм  итү  хисабына, тигез күрсәткечләр  белән  тәмамланды. Ә  менә

район  күләмендә  укы-

тучылар  өчен  булган

“Үз  уеныбыз” ярышы

бик  киеренкелек  белән  барды. 5 команда  ара-сында  көч  сынашып,

безнең  мәктәбебез  да-

нын  яклаган  укыту-чылар  төркеме  2  нче  урынны  алды.  Уен  көчле  алкышлар  белән тәмамланды.

 (Мөхәррир  сүзе)

   

-Газета 2014нче елның 22нче сентябреннән чыга

Хатлар өчен адрес: 422247, РТ, Балтач районы,  Пижмара авылы, С. Мулеков урамы, 27нче йорт

Газетаның баш

мөхәррире: Латипова Р.Г.