Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы сайты

Эзләнергә, табарга, сынатмаска- алга барырга

Профессия: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: Төрле бәйрәмнәргә татарча сценарийлар язам

Увлечения: Шигырь укырга яратам

Регион: Республика Татарстан

Место работы: Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/latyypova-rmziya
Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул чакта — башкаларны чакырганда үзе яккан учакка; ятлар белән танышканда күзләре җылынганда; шул җылылыкның рәхәтен җаның белән тойганда. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул мәлдә — шигырь тыңлаган чагында уйга чума белгәндә; мәхәббәтен сүзсез генә аңлаткан мизгелендә; бәхет белән сөйләшкәндә бәхетнең үз телендә. Кеше кайчан матур була? Кеше матур шул вакыт — иле өчен, халкы өчен яшәгәндә җан атып; замананың авырлыгын җилкәсенә алганда; олы данга ирешеп тә, кече булып калганда.
Ренат Харис

О себе

Мин Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы 1975 елның җәйнең иң матур көне 31 нче июлендә Балтач районы Сәрдек авылында туганмын. Башлангыч һәм төп белем алганнан соң, укытучы булу максаты белән Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. 1994 нче  елда көллиятне тәмамлап, Әтнә башлангыч мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башладым. Шул  ук чорда Казан дәүләт педагоггика университетын читтән торып тәмамладым. Хәзерге вакытта Пыжмара төп гомуми белем мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим.   

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Сынарга үземдә сабырлык көчен!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Исән –сау үссен дип һәр сабый кешем!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Күрмәсен дип беркем ана рәнҗешен!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Гыйлем наданның ексын дип бишен!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Намуслы явыздан булсын дип өстен!

Мин нигә сайладым укытучы эшен?

Булмасын дип көнче, көндәшем!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Киңәшкә керсен дип миңа бар күршем!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Һәрбер җирдә хаклык җиңсен өчен!

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Яшәргә, эшләргә, яшьнәтеп яшен!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

КИТАП

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмыйча, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә:

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь,

- Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам:

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәткүче йолдызым:

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем.

Җиңелләнәм, мәгъсүмланам мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка,

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмит берлән карый башлыйм булачакка.

Габдулла Тукай

 

Зифа Кадыйрова "Сагынырсың мин булмам"

Мәгъмүрә Хөрмәтуллинаның шигырьләре

Мой взгляд на мир

     Әгәр  мин  уземнән  яхшырак,  күбрәк  белгән  укучылар  әзерли  алам  икән,  димәк,  киләчәк  өметле  булачак.  Ә  бүген  аларны  тормыш  зилзиләсенә  бирешмәслек нык,  кабатланмас  шәхес  итеп  тәрбиялисе  бар.Иртәләрен  мәктәп  бусагасын  атлап  кергәндә,   мин  үз  җаныма  тынгы  бирмәс  борчуларымны,   вак-төяк  мәшәкатьләремне  һәм  бетмәс-төкәнмәс  моң-зарларымны  онытып  торсам  иде.   Сау – сәламәт  булып,  көләч  йөз  белән   укучыларымны   көн дә   каршы  алып,  озатырга  язсын  иде.

Мои достижения

Награды, звания грамотаРОО(2003 за плодотворную работу),грамота РОО (2003 "Наставник года"1 место),-свидетельство МО и Н РТ за подготовку видеоролика «Спешите делать добро!»- 2007г. -Диплом за подготовку школьного театра здоровья (1 место) -Благодарственное письмо Балтасинского Района РТ- 2008г.»За активное участие на республиканских научных мероприятиях» - свидетельство зам. Министра МО и Н РТ за активное плодотворное сотрудничество по созданию телевизионной программы «Тамчы- шоу»- 2008г. - Благодарственное письмо за активное участие на районном конкурсе методич. разработок – 2009г. -Рәхмәт хаты”Илһамлы каләм” - 2009г. -Почетная грамота ОО Балтасинского Района РТ (конкурс кабинетов татарского языка) победитель в номинации «Творчески работающий учитель»- 2009г. Грамота администрации района -2009г. - Почетная грамота ОО Балтасинского Района РТ (Хезмәтем нәтиҗәләре (портфолио) III место- 2010г. - Благодарственное письмо (КФУ за подготовку ученика)2011. -Почетная грамота (победитель в номинации "Учитель года - 2011") -Сертификат МО и Н РТ(""Мудрая белка). -Диплом за 1 место МО и Н РТ (победитель республиканского конкурса авторских программ и элективных курсов) -Рәхмәт хаты”Илһамлы каләм” - 2013г. -Почетная грамота(победитель в номинации"Мастер-класс учителя татарского языка и литературы")2013 Почетная грамота МО и Н РТ (за достигнутые успехи и многолетний добросовестный труд) 2014

Моё портфолио

Мәктәптә татар теле ана теле һәм дәүләт теле буларак өйрәнелә. Әйе, һәр баланың күңеленә үтеп керү өчен, татар теле мөгаллиме, иң беренче чиратта, укучының якын киңәшчесе дә, сердәшчесе дә, остазы да, якын дусты да булырга тиеш. Менә шушындый сыйфатларга ия булган укытучылар безнең арабызда бик күп. Халыкта "Киңәшле эш таркалмас" дигән  үтемле мәкаль бар.Шуны истә тотып, хөрмәтле хезмәттәшләрем, әйдәгез бер - беребез белән тәҗрибә уртаклашып, ярдәмләшеп яшик, эшлик, нәтиҗәгә ирешик. 

Мои публикации:
Родной язык и литература
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: