Эссе
методическая разработка на тему

Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы

Минем методик табышларым

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx20.12 КБ

Предварительный просмотр:

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Сынарга үземдә сабырлык көчен.

Нигә мин сайладым укытучы эшен?

Һәр бала күрсен дип иҗат җимешен.

      Мин- укытучы... Мин – тәрбия  бирүче...Мин – белем бирүче...,  киңәшче..., остаз... Уйларыма чумам...   Күңелемнең һәр төрле почмагыннан  сорау яңгырый   ” Нигә  мин сайладым укытучы эшен?” .  Уйлап -уйлап карыйм  да  төгәл генә,  конкрет  кына  кистереп  җавап  та биреп  булмый  шикелле.    Арча педагогия көллиятенә укырга кергәндә  үз   өстемә моның   кадәр  җаваплылыкны алуым   турында  башыма  да китермәдем.   Бары тик практика үткәндә генә үземнең  нинди җаваплы  профессия  сайлаганымны аңлап алдым. Үземнең  татар теле һәм әдәбияты  укытучым булган  Тәскирә апа Шәфиковнага  һәм  ул  укыткан  фәнгә булган  мәхәббәт  мине  КДПУ ның  филология  факультетына   алып  килде.

        Мин татар  теле  һәм әдәбияты укытучысы  булачакмын...     Ничек  эшләрмен?  Минем  балалар ничек укырлар?   Бүгенге буынга тапшыра  алырмынмы  мин халкымның  мәңгелек мирасын?    Туган  телебезгә  мәхәббәт  тудыра алырмынмы?   Телебезне  халык кадәр  халыктан   тартып  алдырмаслык  буын  тәрбияләү  минем  көчемнән  килерме?    Интернетизм,  глобализм  басымы астында  килеп кергән  балаларга  тормышта  үз  юлларын  табарга  ярдәм  итә  алырмынмы  дигән  сораулар  яңгыры  белән  акрын  гына  мәктәп  коридорыннан  класска  укучылар  янына  атлыйм.

      Ә  класста самими,беркатлы,  уйчан  укучылар  белән  бергә инде  күңеленә  замана  “чире”, замана “шакшылыгы” үтеп  керә  башлаган  укучы  күзләре  белән  дә  очрашырга  туры  килде.

Укыта  башлаганда  көз  өлгерә  башлаган   алма  бакчасына  кергәндәй  хис  итеп  керә  идем дәресләремә.  Чыннан  да,  чагыштырып  карасаң,  агачтагы  алмалар  бит алар  укучылар.   Кайсылары  кызарып,  матур  булып,  мине  күрәсеңме,  мин  бөтен  нәрсәне беләм  дигәндәй  утыра,  ә  кайберләре  ямь-яшел бербөтен  булып  күренә,  ә  берничәсенә  инде  корт  та кереп,   аның  үзәгенә,  күңеленә  үрмәләгәндәй  сизелә.  Нишләргә...?

      Һәр  укучы -  үзенчәлекле  дөнья  чагылышы.  Мин  шушы  дөньяларны  сак  кына  ачарга,  аларга  үсәргә,  яхшы  якка  үзгәрергә  ярдәм итәргә  тиеш.  Минем  омтылышым  - һәр  укучыга    кызыксындыру  аша иҗади  мөмкинлекләрен  табарга  ярдәм итү, үзенең  көченә  ышандыру.  Балага,  сәләтенә  карап,  аның  барлык  эшләрне  булдыра  алырдай  шәхес  икәнен  күрсәтү – минем   максатым  һәм  педагогик  фәлсәфәм.  Минем  уйлавымча,  татар  әдәбияты  укытучысының  төп  бурычы – укучыда  эчке  матурлыкка  омтылыш  тәрбияләү,  әйләнә-тирә  мохиткә, дөньядагы төрле  вакыйгаларга  дөрес  бәя  бирергә  өйрәтү,  кыскасы,  акны  карадан,  яхшыны  яманнан  тиешле  вакытта ук   аера  белүне  күз  уңында  тотып  эшләү.  Ә  бу  максатларга  ничек  ирешергә  соң?  Бу  сорауны  һәр  укытучы  үзенә-үзе  ничә мәртәбәләр  бирә  микән?   Шәхсән  мин  үзем  бу  сорауны  үз-үземә  һәр  иртә  саен  бирәм.  Соравы  көн  саен  тугач,  җавапны  да  көн  саен  эзләргә  туры  килә. Кайчагында- фәнни һәм методик  әдәбиятта,  кайчагында  дәрес  һәм  тәнәфес  вакытларында,  ә  кайчагында  укучыларның  күзләрендә  нинди  генә  җаваплар  укырга  туры  килми.  

     Мин  укучыларым  өчен  укытучы  апа  гына  түгел,  мин- киңәшче,  ярдәмче,  сердәшче  һәм  якын  дус. Әйе,  бу  чыннан  да  шулай.  Укучыларның табигый  сәләтлелеген  ачу экспериментында  катнашу  мине укучыларым  белән  тагын да  якынайтты,  аларны  аңларга,  укучыларның  күңеленә  ярардай  ачкыч  табарга  ярдәм  итте.   Тормыш  агышының  һәр  көнендә  кеше  нәрсә  дә  булса  үзләштерә,  укый,  белемен  күтәрә .  Белем  алудан  да  гади  һәм  шул  ук  вакытта  катлаулы  процесс  бар микән  бу  дөньяда?   Тик  җиһанны  техника  яулап  алган,  татар теле “кирәксез”  дип  табылган, “татар  теле  безгә  нәрсәгә ”  дигән  заманда  балаларны  ничек  итеп  милли   рухи  хәзинәбезгә  йөз  белән  борырга?  Сүз  сәнгатебезнең  матурлыгын,  байлыгын  күрсәтергә?    Монысы  инде  укытучының  ни   дәрәҗәдә  үз  эшенең  остасы  булуына  бәйле.    Чор  таләбе  буенча,  теләсәң,  теләмәсәң  дә, фәнгә,  телгә  мәхәббәт  уяту  өчен  яңа  методик,  алдынгы  педагогик  алымнар  эзләргә  туры  килә.  Дәреслек  нинди генә  булмасын,   укытучының  тырышлыгыннан,  үҗәтлегеннән  башка  барыбер  көткән  нәтиҗәне  бирмәячәк.  Укучының  табигатьтән  бирелгән  сәләтен  ачыклап,  индивидуаль  якын  килеп  эшләгәндә  генә,  укытучы  тауга  түбән  тәгәрәми,   ә  акрын  тизлек  белән  булса  да  өскә  үрмәли.  Баланың  берсе  укытучыны  ярты  сүзеннән  аңлый, ә  кайберләре  син  әйткәнне мизгел  эчендә  “эләктереп ”   ала,  икенчеләренә  берничә  тапкыр  кабатларга  кирәк,  ә  өченчесе  исә,    күнегүләр  эшләү,  проблемалы  ситуацияләрне  чишеп  кенә теманы  бераз  аңлауга  ирешә.  Шуның  өчен  дәрес  аңлатканда   төрле  алымнар  куллану – нәтиҗәгә  туры  юл.   Шәхсән  мин  үзем,  барлык  сыйныфтагы  укучылар  белән  аудиал,  визуал,  кинстетик  яктан  чыгып  эш  итәм.  Бигрәк  тә  визуал  укучылар  белән грамоталы  язуда  нәтиҗәләргә  ирешергә  җайлырак.   Ә  аудиал  укучылар    әдәбият дәресләрендә   үз  осталыкларын  күрсәтәләр.  Кинестетик  укучыларга исә, такта  янында,  класс каршында  эшләү   нәтиҗәлерәк  дип  таптым.   Һәрдаим  дәресләрдә  һәм  дәрестән   тыш   чараларда   укучыларның  гендр  үзенчәлекләрен  исәпкә  алам  әдәбият  дәресләрендә  кызлар  өчен  аерым,  егетләр  өчен  аерым  ситуацияләр  чишүне алгы  планга  куеп  эш  итәм.  Чынлыкта,  кызлар  белән  егетләрнең    фикерләре  бертөрле  түгел.  Фикерләрне  тыңлап,  “арифметик”  уртасын  укучылар  белән  бергәләп  табабыз,  нәтиҗәләр  ясыйбыз.  

      Әйе,  тел  укытучысының   хезмәте  җиңел  түгел.  Аны  М.Гафуриның  “ Ике  чебен  һәм  үгез”  мәсәлендәге  көн  буе  сабан  сөргән   үгезгә  дә,   “Ике  каз  һәм  бака”   мәсәлендәге  казларга  да  тиңләп  була.  Бака шикелле  кирәкмәгән  урында,  кирәкмәгәнне  сөйләшеп,  тормыш  чоңгылына  чумган  укучыларны    тартып  чыгаручы  бит  ул  татар теле  мөгаллиме.

        Дәресләрдә  укучылар  укытучы  әйткәнне  тыңларга,  аның  биремнәрен  эшләргә  күнеккән.  Әгәр  бу  әзер  шаблоннан  читкә  чыгып,    укучыларга  мөстәкыйль  фикер  йөртергә  күбрәк   урын  калдырсак?    Әйе,  ничек  тели,  шулай  бәя  бирсен,  ошам аган  якларын  әйтсен,  образларның  уңай  һәм  тискәре  якларын  күреп,  үз-үзенә  анализ  ясасын,  киләчәк  тормышына   нәрсәләрнедер  юлдаш  итсен,  нәрсәләрдәндер  гыйбрәт  алсын.  Мондый  очракта  укучылар  үзләрен  бик  җаваплы  хис  итәләр,  чөнки  алар  әзер  бәяне  сөйләми, ә    үз    алдына  куйган  максатка  ирешә. Ә  максатка  ирешү  өчен  ай- һай  күп  тырышлык,  дәлил,  фикерләү,  хәтта  фантазия  кирәк.

       Әйе,  һәр  баланың  үз  мөмкинлеге...  Укучыларны  чагыштырмыйча,  һәрберсенең  үсешен  аерым  күзәтергә  тырышам.   Аларның  “Булдырдың!”,  “Синең  җавабың иң  төгәле!” , “Мин сиңа  ышанган идем!”, “ Искиткеч  җавап”  дигән  мактау  сүзләремнән  соң  алга таба  тагы  да  ныграк  максатчан  эшкә  омтылганнарын  күреп,  үзем  сабый  баладай  сөенәм.    Шулай  үсендерә-үсендерә  укучыларымны  район,  республика  конкурсларына,  олимпиадаларга  катнашырга  әзерлим.  Нәтиҗәсе  дә  күренә...  Ел  саен  уздырыла  торган  “Алтын  каләм”  конкурсында,  КФУ  уздырган  “Илһамлы   каләм”  конкурсында  укучыларым  алдынгы  урыннарны  яулый.   Төрле  иҗат  бәйгеләре,  сәнгать  конкурсларында  теләп  катнашабыз,   даими призлы урыннар алуыбыз хезмәтем  нәтиҗәседер  дип  куанам.  Һәр  ел  уздырылган  фән  олимпиадаларында  2003  нче  елдан  бирле  бер  елны  да  җиңүче  яки  призер   исеме  алмаган   бушлык  юк.  Ә  бу  үз  чиратында   укучыларымның телне һәм әдәбиятны  яратуларына  һәм  белүләренә  дәлил.   Укучыларымнан  килгән саф  татарча СМС  хәбәрләрне  уку  күңелгә  рәхәтлек  бирә,,  шатлык  диңгезендә  йөздерә.  Димәк,  мин  укучыларымның   йөрәгенә  юл  яра  алганмын.   Алар  әле  шәһәрдә бүтәннәр  кебек “урыслашып”  китмәгәннәр  икән  дигән  уй  яшен  тизлегендәй  уза  башымнан. Ирексездән,  иреннәрем  елмая,  күзләрем  очкынлана.  Димәк,  укытучылык  хезмәтем  җилгә  очмый  икән  бит.    Татар  телен  пычратып,  аяк  астына  салып  таптаган  заманда,  телебезгә  карата  тиешле  игътибар  җитмәгән  чорда, телебез  язмышы  кыл   өстендә  торганда,  курыкмыйча,  3  укучым  бүгенге  көндә   КФУ ның  филология  факультетында  белем алып,  үземә  лаеклы  алмаш  булырга  әзерләнә.  Алар  минем  горурлыгым!

     Әгәр  мин  уземнән  яхшырак,  кубрәк  белгән  укучылар  әзерли  алам  икән,  димәк,  киләчәк  өметле  булачак.  Ә  бүген  аларны  тормыш  зилзиләсенә  бирешмәслек нык,  кабатланмас  шәхес  итеп  тәрбиялисе  бар.Иртәләрен  мәктәп  бусагасын  атлап  кергәндә,   мин  үз  җаныма  тынгы  бирмәс  бочуларымны,   вак-төяк  мәшәкатьләремне  һәм  бетмәс-төкәнмәс  моң-зарларымны  онытып  торсам  иде.   Сау – сәламәт  булып,  көләч  йөз  белән   укучыларымны   көн дә   каршы  алып,  озатырга  язсын  иде.

       Нигә  мин  сайладым  укытучы  эшен?

   Үзем  сайлаган  хезмәт  юлымда  дөрес  һәм  нәтиҗәле  хезмәт  куюым,  миңа алга  таба  да эшләргә  көч,  дәрт  өсти, татар  теленең  киләчәге  барлыгына   өметне  сүндермичә  яшәргә  дәрман  бирә.

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Структура эссе. Алгоритм написания эссе.

Структура эссе . Алгоритм написания эссе....

Критерии оценивания эссе. Примеры эссе и их анализ .

Критерии оценивания эссе . Примеры эссе и их анализ....

Эссе. Темы эссе

В помощь сдающим ЕГЭ по английскому языку...

Формирование навыков написания эссе с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения)

Статья описывает правила и принципы написания эссе по английскому языку с элементами рассуждения (эссе с выражением собственного мнения), а также типичные ошибки при написании эссе такого типа....

Учебно-методическая разработка "Эссе-мнение: как написать эссе за 50 минут"

УМР учитывает принцип визуализации при подаче материала. Может быть использован как раздаточный материал на вводном уроке по написанию эссе-мнения. (Разработка выполнена для получения зачета на курсах...

Учимся писать эссе: Эссе моих учеников на различные темы на немецком языке

Написание эссе - одно из сложнейших заданий ЕГЭ по ИЯ. Научить писать эссе - нелёгкая задача для любого учителя. Начинать писать эссе стоит уже с 7 класса. Данная публикация содержит оригинальные и не...