10 класс татарская литература

Хайруллина Сагира Иршатовна

Фольклор һәм төрки халыкларның әдәбияты.

Дастан һәм әкиятләрдән, Фирдәүси һәм Низамидан, Шекспир һәм Тукайдан башка без бүгенге тормышыбызны да, үткәнебезне дә күз алдына китерә алмыйбыз. Чөнки фольклор һәм әдәбият – кешелекнең аерылгысыз юлдашы, рухи елъязмасы, җәмгыять тарихының зарури өлеше. Фольклор һәм язма әдәбиятның үзәгендә – кеше, аның рухи дөньясы, эш – гамәле, табигать һәм җәмгыять белән үзара мөнәсәбәтләре. Кешене әхлаклый яктан тәрбияләүдә әдәбият һәм фольклор чын мәгънәсендә остаз. Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп – әхлак кагыйдәләрен, нәрсә ул яхшы, нәрсә ул яман төшенчәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә. Әдәбият һәм фольклор сәнгатьнең башка төрләрен аңлауда һәм үзләштерүдә төп фактор булып тора.

 Әдәбият тарихы аны тудырган халык тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Татар халкы төрле кабиләләрнең , этник төркемнәрнең катнашуыннан барлыкка килгән. Татар халкының формалашуында төркиләр хәлиткеч урын алганнар.

Борынгы төрки дәүләтләре үзара тыгыз бәйләнештә булган һәм еш кына  бер – берсенең дәвамы булган. Шуңа күрә аларның телләрендә, гореф-гадәтләрендә, рухи мирасларында, аеруча фольклорында һәм язма әдәбиятларында уртаклык көчле. XIII йөзләргә кадәрле төрки телле сүз сәнгатен, язма истәлекләрне гомумтөрки әдәбият, уртак хәзинә дип тә йөртәлә. XII- XIII йөзләрдән соң да төрки әдәбиятта үзара керешүләр, күчешләр көчле була. VII – VIII гасырларда мөселман дине керә башлый, гарәп дөньясы, Урта Азия, Иран белән мәдәни, гыйльми бәйләнешләр аеруча көчәя, бу, үз чиратында, төрки – татарларның үсешенә йогынты ясый.

Борынгы төркиләрнең үз язулары һәм, гомумән, язма әдәбияты моннан 2 мең еллар элек, ягъни яңа эрага кадәр үк булуы билгеле. Әмма хәзерге көнгә килеп җиткән иң элекке язма истәлекләр- рун язмалары V – VI гасырларга карый.  Алар аркылы без борынгы төркиләрнең тормыш – көнкүрешен, башка халыклар белән багланышын, рухи дөньяларын, гореф – гадәтләрен, образлы фикерләүләрен, телләрен шактый дәрәҗәдә күз алдына китерәбез. Рун язмаларында фольклор, мифологик фикерләү белән бәйләнеш үзен нык сиздерә. Бүгенге укучыларга таныш сүзләр, гыйбарәләр, грамматик формалар күпләп очрый. Мәсәлән, “Энем Күлтигин йити йашда калты” һ.б. Рун истәлекләрендәге күп кенә фикерләр, образлар, сүз – гыйбарәләр, мәкаль – әйтемнәр, сурәтләр, тасвир чаралары үзләреннән соңгы төрки сүз сәнгатендә, шул исәптән татар фольклорында һәм язма әдәбиятында да билгеле дәрәҗәдә куллануларын дәвам иткәннәр. Мәсәлән, Күлтәгин, Билгә- каган истәлекләрендә һәм кайбер башка ядкәрләрдә сүз мәрхүм кеше авызыннан үткәннәрне искә төшерү рәвешендә алып барыла. Мондый алым татар бәетләре өчен дә хас. Руник язмаларда көчле, батыр кеше алып, аның аты акбүз дип бирелә. Алып батырлар, акбүз атка атланып чабулар белән без күп кенә фольклор әсәрләрендә очрашабыз.

Соңгырак дәвердә язылган рун истәлекләренең берсе – “Ырыг битиг”, ягъни “Юрау китабы” (“Тәгъбирнамә”). Кәгазьгә язылган бу ядкәр, кытайча текстлар тәэсирендә, якынча IX гасырларда төзелгән. “Юрау” китабында бирелгән хикәят сюжетында аккош кешенең ярдәмчесе итеп бирелә. Бу төр мотив, күренеш исә татар халык әкиятләрендә дә күпләп очрый. Язмаларда ак төс, нур, тереклек уңай (изге), ә караңгылык үлем, яман галәмәт рәвешендә аңлашыла. Ак төс, нур чәчү, – гомумән, татар образлы фикерләвенә хас сурәтләр. Мәсәлән, Кол Галинең Йосыфы нурлы, нур чәчеп торучы рәвешендә сурәтләнә.

XI йөздә яшәгән һәм иҗат иткән галим Мәхмүд бине Хөсәен бине Мөхәммәд Кашгарыйның “Диване лөгатет төрк” китабында төрки халыкларның мифологиясенә, фольклорына, язма әдәбиятына, гадәт- йолаларына бәйле мәгълүматлар бар. М.Кашгарый китабындагы мәкальләр-әйтемнәр болгарларга да билгеле булуы шиксез. Мәсәлән, берин-берин мең булыр, тама-тама күл булыр. Гарәп телендә язылган китапта төрки сүзләре, сүзтезмәләре, мәкаль-әйтемнәре, шигъри юллары әүвәл оригиналда, аннан гарәпчәгә тәрҗемә итеп бирелгәннәр. Шигъри строфалар арасында фольклор һәм язма әдәбият үрнәкләре дә, дастаннардан өзекләр дә, тарихи һәм лирик җырлар, мәдхия-мәрсияләр, мәхәббәт шигырьләре, табигать лирикасы, башка төр әсәрләр дә бар. М.Кашгарый үз китабына төрки халыкларның күп гасырлык бай рухи хәзинәсен туплаган. Борынгы төрки фольклор һәм язма әдәби мирасының мөһим чыганагы булган “Диван...”рун, уйгур язулы башка ядкәрләр белән беррәттән, үзеннән соңгы төрки мәдәниятләр үсешендә нигез, йогынтылы фактор булып хезмәт итте. “Диване лөгатет-төрк” берничә гасырлык фольклор үрнәкләрен һәм билгесез авторларның әсәрләрен туплый.

 Үзенең идея эстетик байлыгы, фәлсәфи тирәнлеге, рухи тормыштагы роле белән дөнья әдәбиятында урын алып торган Йосыф Баласагунлының “Котадгу белек” китабы(1069) төрки һәм башка халыкларның рухи мирасына нигезләнеп, яшәеш тәҗрибәсен гәүдәләндерә, укучыларга әхлакый сабак бирә. Поэма – әдәбият тарихы өчен генә түгел, ә борынгы төркиләрнең фәлсәфи, педагогик карашларын, тормыш – көнкүрешләрен, телен өйрәнүдә бик мөһим чыганак. Йосыф Баласагунлы поэмасында мондый бәет бар: Үкеш күрке сүз ул, бу тел күрке – сүз. Кеше күрке йөз ул, бу йөз күрке – күз. 1909 елда Җаек буенда Сарайчык төбәгендә Алтын Урда чорыннан калган бер чүлмәк табыла. Анда: Кеше күрке йөз ул, бу йөз күрке – күз, Бу үз күрке тел ул, бу тел күрке – сүз.  Чүлмәктәге бәетнең “Котадгу белек” кә мөнәсәбәтле булуы һич бәхәс тудырмый. Кол Гали, нәкъ үзенең остазы Йосыф Баласагунлы кебек, төш күрү, төш юрау алымнарыннан иркен файдалана, сабырлык, гыйлем – мәгърифәт, әхлаклылык кебек төшенчәләрне кеше идеалының мөһим өлеше дип саный. Мәхмүд Болгари ( XIV йөз ) өчен эчүчелек – бөтен начарлыкның нигезе. Котбның “Хөсрәү вә Ширин” (1342), Хисам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан” (1369) әсәрләрендә “Котадгу белек” кә аваздаш, охшаш яклар күп. Сараи шундый ук мотивны “Гөлстан бит – төрки” (1391) әсәрендә куллана. Мөхәммәдьярның “Нуры содур” поэмасында да (1942) күни (дөрес), тугры сүзне бөтен нәрсәнең нигезе итеп карый. Утыз Имәни өчен белем – кешенең иң зур гәүһәре.  Кыскасы, татар әдәбиятында “Котадгу белек” кә аваздаш яклар күп. Йосыф Баласагунлы әсәре Идел – йорттан ерак иҗат ителсә дә, татар халкын менә мең елга якын азыкландырып, тәрбияләп килә. Татар фольклорында “Котадгу белек” тән алынган хикмәтле сүзләр, мәкальләр күп. Гомумтөрки әдәбиятта башка ядкәрләр дә бар. Алар бигрәк тә XII йөзләрдә күбәеп китә. Бу төр истәлекләрдә, бер яктан, элеккеге төрки фольклоры һәм язма әдәбияты традицияләре дәвам иттерелсә, икенче яктан, аларда гарәп – фарсы мәдәни йогынтысы, ислам дине тәэсире дә сизелә. XII йөздә Урта Азиядә яшәгән һәм иҗат иткән Ясәви һәм Бакырганый әсәрләренең күпчелеге төрки фольклорына һәм язма әдәбиятына хас булган дүртьюллык строфалар белән иҗат ителгән. Бер өлеше икеюллык строфалардан – бәетләрдән гыйбарәт. XIII йөзләргә кадәр үк, ягъни хәзерге татар, төрек, үзбәк, уйгур, азәрбайҗан һәм башка төрки кавемнәре халык булып формалашканчы төрки телдә язма әдәбият зур үсеш алган. Аның өчен идеал – тематик байлыгы, гуманистик эчтәлек, поэтик яктан шактый камиллек, фольклор белән тыгыз бәйләнеш хас. Борынгы төрки телендәге әдәбият хәзерге күп кенә төрки халыкларның уртак мирасы булып тора. Ул, фольклор белән берлектә, татар әдәбиятының да нигезе, төп чыганагы. Чөнки аны тудыруда, үстерүдә, таратуда безнең әби – бабайларыбыз да катнашкан.  Татар язма әдәби теле – борынгы төрки әдәби телнең яңа тарихи шартларда турыдан – туры дәвам иттерелеше ул.

Төркиләрнең милли әдәбиятлары формалаша, үсә башлагач та, үзара керешүләр, уртаклыклар билгеле бер дәрәҗәдә дәвам итә. Мәсәлән, Алтын Урда чорының Рабгузый, Харәзми кебек шагыйрьләре татарларның да, үзбәкләрнең дә уртак әдипләре дип хисаплана.

 Язма әдәбият үзенең барлыкка килүендә, үсешендә һәм гомумән яшәешендә, реаль чынбарлыктан тыш, мифологиягә һәм аеруча сүз сәнгатенең мөһим тармагы – фольклорга бурычлы. Матур әдәбият алар нигезендә туган, үскән, күп материалларны һәм сәнгатьчә фикерләүнең шактый гына ысулларын, чараларын алардан алган. Борынгы мифлар фольклорның нигезен тәшкил итә, аның белән тыгыз бәйләнештә тора. Борынгы һәм Урта гасырларда матур әдәбият һәм фольклор арасында үзара багланыш көчле булган. Туып һәм үсеп килгән язма әдәбият мифологиягә, фольклорга ныклап таянган, иҗади материалны, сәнгатьчә фикерләү алымнарын һәм чараларын алардан күпләп алган. Мәсәлән, Йосыф – Зөләйха, Ләйлә – Мәҗнүн, Таһир – Зөһрә, Фәрһад – Ширин, Сәйфелмөлек һәм Бәдыйгылҗәмал сюжетларының һәммәсе диярлек язма әдәбиятка фольклор аша килеп кергән. Борынгы кешенең җанын кош рәвешендә күзаллаганнар. Бу мифологик караш, шигъри сурәткә әйләнеп, Котб, Мөхәммәдьяр һәм башка бик күп шагыйрьләр иҗаты аша Тукайга ук килеп җитә: Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы...(“Өзелгән өмид”).

Үз чиратында язма әдәбият та фольклорга йогынты ясаган. Аерым сюжет – мотивларның, образларның, шигъри сурәтләрнең язма әдәбияттан халык авыз иҗатына күчеп, теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреп яшәүләре мәгълүм. Мәсәлән, Кол Гали әсәрендәге строфа, үлчәм үрнәгендә “ Кәҗә бәете” чыгарыла. Хәзерге чорда да язма әдәбиятның фольклорга йогынты ясавы күзәтелә. 1969 елда Мәскәүнең “Фән” нәшриятында ”Къарачай халък джырла” китабы бастырыла. Ф.С.Сафиуллина җырларны укыганда , “Нек? “ дип исемләнгән җыр белән таныша һәм аны Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрендәге “Тозлы балык” шигыренә охшата. Муса Җәлил шигырен 1943 елда язган һәм беренче дәфтәргә теркәгән. Карачай халык җыры да дүртәр юллык ике строфадан тора , шул ук тозлы балык турында. Тикшерә торгач, беленә: Әхмәт Кубанов М. Җ әлилнең шигырен карачай теленә тәрҗемә итә, шигырь җыр буларак, карачай телендә яңгырый. Димәк, чын шигърият үрнәкләре чикләрне белмичә,бер халыктан икенчесенә күчеп йөри.

Болгар-татар халык иҗаты әсәрләрен җыюга һәм өйрәнүгә күп көч куйган К. Насыйри халыкның рухи байлыгын тәшкил иткән әсәрләрне хезмәт кешесенең талантын һәм иҗади көчен , киләчәккә булган омтылышын чагылдыру ышанычлы чыганак дип саный , үзенең әсәрләрендә халык иҗаты үрнәкләренә мөрәҗәгать итә .Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да халык авыз иҗатына олы мәхәббәт белән карый , аның бу карашы “Халык әдәбияты” әсәрендә дә чагылыш таба. Шулай итеп , халык иҗаты әсәрләре һәм әдәбият халыкның рухи байлыгын, тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итәләр.