С. И. Хәйруллина . Ризаэддин Фәхреддин мирасын уку-укыту эшендә куллану

Хайруллина Сагира Иршатовна

 С. И. Хәйруллина

Алабуга шәһәре ,5нче урта мәктәбе

 

Ризаэддин Фәхреддин мирасын уку-укыту эшендә куллану

 Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхреддиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул. Борынгы фәлсәфәчеләр: "Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче тапкыр рухи яктан", – дигән. Икенче тапкыр туу иң катлаулы, дәвамлы процесс. Кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, кешелеклелек – яшьтән үк тәрбияләнә торган күркәм әдәп-әхлак сыйфатлары. Мәктәптә  яшь   буынга    әхлак тәрбиясе бирү   төп  бурычларның  берсе  булып тора.

  Балаларны   тәрбияләүдә   ана теле һәм әдәбияты укытучысының өстәл китабы булып татар әдәбияты тарихында урын алган, безнең бабаларыбызны тәрбияләгән әдәби әсәрләр (Кол Гали, Мөхәммдъяр, Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни һ.б.), татар мәгърифәтчеләренең идеяләре, карашлары тупланган чыганаклар тора (К.Насыйри, Р.Фәхретдин, Г.Ибраһимов һ.б.). Укучыларның фикерләү дәрәҗәләрен үстерү, милли тәрбия бирүне көчәйтү максатыннан күренекле мәгърифәтче, галим, дин белгече Р.Фәхретдин хезмәтләрен  дәресләрдә   файдаланам.  

 Шул хезмәтләр аша     укучыларны мөстәкыйль фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, миһербанлылык, игелеклелек, әйләнә-тирәгә игътибарлылык, инсафлылык кебек сыйфатлар тәрбияләргә омтылам.

 Ризаэддин Фәхреддин мирасын уку-укыту эшендә куллану актуальлеге нәрсәдә соң? Без   катлаулы  заманда яшибез.Эчүчелек, наркомания, җинаятьчелек көннән-көн ныграк тамыр җәя. Җәмгыятьтә рухи ярлылык, үз чиратында, әхлаксызлыкны тудыра. Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шуңа күрә һәрвакыт балаларны тәртипле, тәрбияле булырга өндәргә кирәк.

Мәсәлән,  6 сыйныфта, (Р. Р. Нигъматуллина дәреслеге) “Табын янына рәхим итегез!” темасын үткәндә,   рус группасында укучы балаларга аңлаешлы телдә күренекле галим , педагог Р. Фәхреддиннең  табын янында үз- үзеңне тоту кагыйдәләре белән  таныштырам.” Чәй эчкәннең соң, киемнәрегезне киеп укырга барыгыз, чыгып китәр алдыннан ата вә аналарыгызның ризалыкларын алыгыз “, дигән киңәшләре бик урынлы.      Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт” темасын өйрәнгәндә, Коляга киңәшләр биргәндә,  Р. Фәхреддиннең   олыларны  ихтирам  итәргә өйрәткән кагыйдәләренә тукталам. “Тәрбияле  бала ялгышлык белән  тиешсез бер эш эшләгән булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз каравыннан ук белер, аңлар,  шунда ук  оялыр һәм кызарыр, әгәр дә  берәрсе үзенә киңәш бирсә, аңа һич тә каршы әйтмәс, бәлки киңәш бирүчегә: “Бу эшем – тиешсез икәнен үзем дә белдем,  моннан соң икенче мәртәбә алай эшләмәм, әйткәнең өчен сиңа рәхмәт, синнән Аллаһы Тәгалә риза булсын !” –дип әйтер, - дип яза ул. Ләкин өендә тәртипкә, олылар сүзен тыңларга өйрәтелмәгән балага  бу киңәшләрне аңлау бик авырга килә, бала укытучы әйткәнне колагына да элми, тупас, ямьсез сүзләрне өйтүен белә. Бу урам тәрбиясе, телевизордан ишеткән- күргәннәрнең нәтиҗәсе. Шуңа күрә көн саен  дәрестә генә түгел,кирәкле вакытта , кирәк урында  әхлак нормаларын искәртеп торырга кирәк.  Шул ук 6 сыйныфта “Игелекле бала” тексты үтелә.” Ата вә аналарыгыз хозурында бик әдәпле булыгыз, аларның сүзләрен яхшы тыңлагыз, ишарәләрен аңлагыз, алар белән артык кычкырмыйча, әдәпле итеп, ачык сөйләшегез. Алар аягүрә торганда,       сез утырып тормагыз!..”

 Бу киңәшләр бик урынлы. Шунда ук әбиләренә, әниләренә    бәйрәм котлавы язганда,  Р. Фәхреддиннең, укытучы   сүзләренең   тәэсир  көче     кайсы баланың тырышып, күңел биреп язуыннан күренеп тора.   “  Урамда йөргән вакытларыгызда атагыз очраса, аңа  һәм аның белән берлектә булганнарга сәлам биреп әмерләрен көтеп торыгыз! Әгәр дә утырып  торган вакытыгызда килсә — ачык йөз белән аягүрә торыгыз!..” Укытучы кат-кат әйтеп кенә бала кинәт яхшыланып китми, моның өчен ата-ананың баласының әдәпсезлегенә исе китмичә, укытучыны хөрмәт итмәве зыян итә.Кайбер ата- аналар баланың мәктәптә тәртипсезлеге киләчәктә ата-анага булган ихтирамның бетүенә китерүен аңлап җиткерми. Мәктәп һәм ата-ана бер юнәлештә бердәм булып тәрбия эшен башкарганда гына  укучыларыбыз тәрбияле, тәртипле, алдагы тормышларында яхшы кешеләр булырлар.