Укытучының фәнни эшчәнлеге

Хайруллина Сагира Иршатовна

ТР Алабуга бюджет  муниципаль районының

5 нче урта(тулы)  гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

                      Укытучыларның август конференциясе

 

 

 

 

Укытучының фәнни эшчәнлеге

 

Укытучы: Хәйруллина Саһира иршат кызы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучының   һәм укучыларның    фәнни-гамәли эшчәнлеге

I

Белем бирү системасындагы үзгәрешләр укытучының педагогик осталыгын, профессиональ компетентлыгын өзлексез, системалы рәвештә күтәрүне таләп итә. Хәзерге мәктәпләрдә инновацион эшчәнлегенә туры килә торган гадәттәгечә уку-белемне тулыландыру һәм фәнни-тикшеренү юнәләшендәге методик эш нәтиҗәлеләрдән санала. Һәр укытучы үз эшчәнлеген төрле юнәлешләрдә башкара. Нәтиҗәлелеккә ирешү өчен мин дә башка укытучылар кебек, үземнең методик эшчәнлегемне түбәндәге юнәлешләрдә алып барам: а) гомуми педагогик әзерлекне тагын да камилләштерү; б) белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен яңа, алдынгы технологияләрне үз эшемдә актив куллану; в) мәктәп, район, республика күләмендә оештырылган фәнни-тикшеренү эшләрендә укучылар белән һәм үзем дә укытучы буларак   актив катнашу һәм тәҗрибә уртаклашу.

Беренче карашка, укытучы балаларга белем бирә, ә галим фәнни хезмәтләр яза. Болай уйлау бик үк дөреслеккә туры килми. Фәнни эш белән шөгыльләнүче дә, укытучы кебек үк, башта мәктәптә фән нигезләрен үзләштерә, аннары да зиһенен аерым чыганаклар аша тулыландырып, баетып тора. Бу — күпкырлы һәм ихтыяр көчен таләп итүче дәвамлы процесс, һәм аны фәнни белем алу (научное образование) дип атап йөртү гамәлгә кергән. Укытучы үзе туплаган фәнни белемне башкаларга җиткерә. Аның өчен иң мөһиме — үзе белгәннәрен укучыларына җиткерү, үз белгечлегенә кагылышлы яңа мәгълүматлардан да даими хәбәрдар булу. Чөнки тормыш һаман үзгәреп тора. Мәгариф системасында көн саен яңалыклар булып тора. Соңгы 30 — 40 елда ничәмә-ничә реформа булып үтте инде, алда буласылары да бихисап. Аларның асылына төшенү өчен генә дә күпме укырга, белгән, аңлаганнарыңны язып куярга кирәк. Ә укыган-аңлаганнарың, үз караш-мөнәсәбәтләрең белән баетылып, балаларга, аларның әти-әниләренә җиткерелә, төрле белгечлек вәкилләре катнашкан җыелышларда, киңәшмәләрдә яңгырый. Ягъни фән укытучы тарафыннан пропагандалана. Болары инде укытучының фән белән бәйле булган икенче төрле эшчәнлеге, һәм аның өчен дә махсус атама бар: фәнни эш (научная работа). Бу төр эшчәнлекне фәнне пропагандалау дип тә атап булыр иде.

Алда күрсәтелгән ике юнәлешнең югары сыйфатлы итеп гамәлгә ашырылуы укытучының фәнни иҗат (научное творчество) дип аталган өченче юнәлештә дә еш кына уңышка ирешүенә ярдәм итә. Фәнни иҗат — фәнни эшчәнлекнең югары баскычы. Фәнни иҗатка сәләтле кеше моңа кадәр билгеле булмаган, очрамаган, күзәтелмәгән нәрсәләрне ача, һәм ул чынбарлык, аның таләпләре белән каршылыкка керми. Нәтиҗәләре үзгәрми торган иҗтимагый әһәмиятле хакыйкать бу.

Фәнни эшчәнлекнең беренче ике төре мәҗбүрирәк рәвештә бара. Телисеңме син, теләмисеңме, кулга белгечлек дипломы алу өчен, еллар буе укырга, зачет-имтиханнарны бирү өчен, тиешле чыганакларны өйрәнергә, фән эшлеклеләренең сөйләгәнен тыңларга һәм тиешле дәрәҗәдә мәгълүматлы булырга тиешсең. Инде укытучы белгечлеге алып, мәктәпкә эшкә килгәнсең икән, син тагын гыйлем туплыйсың, аны дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда ничек куллану турында уйлыйсың. Белгәннәреңне хезмәттәшләрең белән дә, ата-аналар белән дә уртаклашасың. Фикерләрең тирән эчтәлекле, логик яктан төзек, кызыклы булсын өчен, төрле чыганакларны укып алган белем турында дәфтәргә язып кую максатка ярашлы. Фәнни иҗатның тәүге адымнары әнә шулай башлана.

II/    Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы. Тел бетә икән – милли мәдәният күргәзмә формада гына яшәп калачак.

Хәзерге мәгариф системасында укытучылардан укучыларның   фәнни-тикшеренү  эшчәнлеген даими, системалы оештыру сорала.

Бүгенге педагогларның бурычы – укучыларның  фәнни-тикшеренү  эшчәнлеген оештыру,  фәнни-тикшеренү  күнекмәләрен ныгыту, мөстәкыйль рәвештә тикшеренү бурычларын, мәсьәләләрен куярга һәм чишәргә өйрәтү.

Бу эшне оештыруда түбәндәге төп бурычлар куела: сәләтле укучыларны ачыклау,  фәнни  белемнәрне актуальләштерү һәм тирәнәйтү, танып белү активлыгына,  фәнни  стильдә фикер йөртү эшчәнлегенә ия булган иҗади шәхес тәрбияләү.  Фәнни-тикшеренү  эшчәнлеген оештыру татар теле һәм әдәбияты укытучылары эшенең дә бер тармагы булып тора, шуның нигезендә шәхес үзлектән белем-күнекмәләрен ныгыта, алган белемнәрен практик кулланырга өйрәнә.

 Фәнни-тикшеренү  эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта,  фәнни  әдәбият белән кызыксына, эзләнә.  Фәнни-тикшеренү  эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш.

 Фәнни-практик  конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

Хәзергесе көндә гомуми белем бирү йортларында тикшеренү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Кызганычка каршы, укучыларның күбесе тикшеренү эшчәнлегенә дөрес якын килеп, проблемаларны чишүдә генә кыенлык кичереп калмыйлар, хәтта реферат, доклад, тезислар да төзи белмиләр.

Шушы олы максатларга ирешү өчен алар туган телне чын күңелдән яратырга тиешләр. Ә ярату өчен бала күңелендә җиңү шатлыгы, нинди дә булса ачыш ясау шатлыгы булырга тиеш. Май аенда Актанышта булган фәнни- гамәли конференция турында фикерләремне әйтәсем килә. Укытучылар бик күп тырышлык куйганнар. Фәнни эшкә ныклы әзерлек , күп  мәгълүмат  туплап әзерләгәннәр.  Ләкин  бу гына җитми.

Фәнни- гамәли эшләргә килгәндә тәбәндәгеләрне әйтәсе килә:

 Заман таләбе буенча хәзер укытучылар да , укучылар да фәнни эшкә тартылдылар.Елдан-ел укучылар да, укытучылар да  конференцияләргә ныграк әзерлек белән киләләр, кызыклы темалар табып, бүгенге көндә актуаль проблемаларны фәнни дәрәҗәдә яктыртуга омтылалар. Ләкин “миннән үтсен” генә дип, балаларны тиешле дәрәҗәдә әзерләп бетермәгән очраклар да юк түгел. Шулай ук  укытучыларның кайберләре фәнни эшнең таләпләрен төгәл үтәмиләр.  Күп материал табалар, күп итеп язалар,  тема  буенча сорауга  төгәл җавап бирә алмыйлар.

Фәнни- гамәли эшне яклап чыгыш ясаганда исәпкә алынырга тиешле төп мәсьәләләрнең читтә калуын да күрергә мөмкин. Эш темасының актуаль булуы, аны төгәл итеп ачып бирү, материалның таләпләргә  туры китереп бизәлүе, кулланылган әдәбият, күрсәтмә әсбапларның җитәрлек булуы, чыгыш ясау культурасы, сорауларга дөрес җавап бирү- төп шартлардан санала. Әдәби әсәрнең тел-стиль чараларын өйрәнү юнәлешендә көчләрен сынаучылар да бар. Әмма аларда эшнең яртысын авторның биографиясе алып торса, икенче өлешендә тел күренешләре әдәби әсәр анализы белән кушылып китә,нәтиҗәдә, стиль күренешләре турында сөйләү бөтенләй онытыла.  Фәнни эш эшләүче  бик мавыгып әдәби әсәрнең эчтәлеген сөйләп чыга. Әлбәттә, әле ул регламентка да сыешмый. Жюри членнары йомгаклап, нәтиҗә ясарга кушса, бөтенләй югалып кала.

Эш ахырында кулланылган әдәбият күрсәтелә. Фәнни эш өчен әле кулланылган әдәбиятның күп булуы гына җитми. Әдәбият исемлеге алфавит тәртибендә, авторның исем- фамилиясен, китапның (яисә газета-журналларның) исемен, кайчан һәм кайда нәшер ителгәнлеген дә төгәл күрсәтеп язылырга тиеш. Фәнни эшкә кагылышлы бөтен нечкәлекләрне белмичә эшләү дә түбән билге алуга китерә.

 

III/ Фәнни   эшкә  тотыныр алдыннан, гадәттә, шундый сораулар туа:

1. Теманы ничек сайларга?

2.Теманың актуальлеген ничек нигезләргә?

3. Ничек итеп материал тупларга?

4.Нинди әдәбият өйрәнергә?

5.Эшнең структурасы нинди булырга тиеш?

6.  Фәнни  эшнең текстын ничек язарга, аны ничек формалаштырырга?

7. Эшне яклау ничек булыр?

Хәзер hәр этапка якыннанрак тукталыйк.

Тема сайлау –  фәнни  эшнең җитди, җаваплы өлеше. Нинди генә тема алынса да, ул озак hәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне  таләп  итә.

 

 Фәнни-эзләнү  эшенә тема сайлау.

Тема сайлау –  фәнни  эшнең җитди, җаваплы өлеше. Нинди генә тема алынса да, ул озак һәм киеренке эшләүне, бөтен көч, белем, сәләтеңне бирүне  таләп  итә.  Фәнни  эшнең исеме эшләгән эшне төгәл һәм анык итеп атарга тиеш. Гомуми характердагы темаларны алмаска, конкретрак темалар алынырга тиеш дип карыйлар жюри әгъзалары. Мин моның белә килешәм дә, килешмим дә. Килешәм, чөнки тема киңрәк булган саен аны ачу күп көч  таләп  итә. Бөтенләй үк ачылып бетмәгән эш тиешле бәя ала алмый. Килешмим, чөнки күп әдәбият актарган очракта гына чагыштыру мөмкинлеге туа, тиешле нәтиҗә ясарга мөмкин. Һәр  фәнни  эш яңа күренешләрне өйрәнү процессында килеп туган кайбер кыенлыкларны җиңүгә максат итеп куела. Шулай ук әлегә кадәр билгеле булмаган фактларны аңлату да –  фәнни  эшнең актуальлеген билгели.

Темалар “Авылым тарихы”, “Татар диалектлары һәм аларның матур әдәбиятта чагылышы”, “Пензятка авылының халык авыз ижаты”, “Мәктәбем тарихы”, “Татар халкының милли костюмы”, “Юрамышлар”, “Каюм Насыйри –татар халкының бөек мәгърифәтчесе” һ.б.

Җирле сөйләм, тарих , халык авыз ижаты , онамастика темалары күңелгә якын темалар. Татар әдәбиятын рус әдәбияты белән чагыштырмача өйрәнү. Татар телен рус теле, төрки телләр белән чагыштырып карау, халык авыз иҗаты әсәрләрен чагыштырма карау да матур гына нәтиҗәләр бирә, дип уйлыйм мин. Аерым гына бер әсәр өстендә эшләп, аны төрле яктан тикшерү кечерәк яшьтәге балалар өчен уңышлырак булыр. Менә быелгы уку елында  фәнни  эшләр Габдулла Тукай белән бәйләп башкарылса бик яхшы булыр иде. Кыскасы, чыгышымны тәмамлап, дәреслектәге темалар турыдан-туры ук булмаса да  фәнни  эзләнү эшенә менә дигән тема була ала, дип әйтә алам. Ә теманы дөрес сайлау – эшләгән эшегезнең уңышының яртысын тәшкил итә.

 

 Фәнни   эшкә  материал туплау.

 Фәнни  эшне язу тема сайлауданмы, әллә материал җыюдан башланамы? Бу “йомырка беренчелме, әллә тавыкмы?” дигән мәңгелек сорау кебек. Ике якны яклаучылар да бар: материал туплагач кына тема конкретлаша, яисә ачык тема булмый торып, нинди материал җыя башлау ул диючеләр дә күп.

Тема ачыклангач,  фәнни  эш язу материал җыюдан башлана. Иң беренче чиратта темага караган  фәнни  әдәбиятны барларга кирәк.

Җыелган материалны үзләштерү, теманы яктырту өчен мәгълүмат туплау – тема өстендә эшләүнең иң беренче мөһим этабы. Укучы башта тикшерелә торган чыганакны җентекләп өйрәнергә тиеш (әдәбият буенча  фәнни  эш язганда, ул авторның әсәрләре белән танышу).

Кирәкле мәкалә һәм китапларны эзләп табуда китапханәләрнең тематик картотекалары да ярдәм итә. Иң беренче чиратта нинди чыганакларга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген  фәнни  җитәкче күрсәтә. Хәзерге Интернет заманында китапханәләрнең роле кимеде диючеләр дә булыр. Башка предметка караган  фәнни  эшләрдә шулайдыр ул, ләкин татар теле һәм әдәбияты буенча эшләнә торганнарда түгел. Әлеге өлкәләр буенча Интернетта кирәкле материал юк диярлек. Ноутбуклар алган укытучылар минем белән килешер: тел һәм әдәбият укытучылары Интернетта сообществоларын ачалар да, әзер материал көтеп яталар.

 Фәнни-теоретик  әдәбиятны, шулай ук әдәби текстларны һәм тел фактларын өйрәнгәндә язмалар булдыру кирәк. Цитаталар, өзекләр, уку дәверендә үзеңдә туган фикерләрне язу өчен аерым кәгазьләр, карточкалар файдалану мөһим. Һәр биттә яисә карточкада бер генә язма булырга тиеш. Мондый тәртиптә эшләү җыелган материалны төркемләү өчен уңайлы.

Кайбер укучылар язмалар өчен дәфтәр кулланалар. Алай эшләгәндә, дәфтәр битенең бер ягына гына язып, битләре номерлансын. Цитаталар, өзекләр төгәл алынырга, шунда ук чыганаклар күрсәтелергә тиеш. Җыелган материалның кайбер өлеше файдаланмыйча да калырга мөмкин, чөнки материалны анализлаганда һәм гомумиләштерүләр ясаганда, иң кирәкле, кыйммәтле мәгълүматлар сайлап алына. Җыелган материал җитәрлек дип табылганнан соң, аны системага салу башлана.

Материал туплау, аны системага салу һәм анализлау барышында тикшерүнең төп бурычлары ачыклана, яктыртылырга тиешле проблемалар билгеләнә, шул нигездә эшнең планы төзелә.

План, гадәттә, темага караган әдәбият белән танышканда ук күзаллана. Баштарак ул якынча булып, материал туплау барышында еш кына тулыландырыла, конкретлаштырыла һәм соңыннан  фәнни  эшнең эчтәлеге итеп куела.

 

 Фәнни  эшнең төзелеше белән таныштыру.

Титул бите  фәнни  эшнең беренче бите булып тора һәм ул катгый кагыйдәләргә буйсынып языла.

Битнең югары өлешендә мәктәпнең исеме языла. Титул битенең уртасында  фәнни  эшнең темасы языла.

Теманың исеме астында - битнең беренче өлешендә авторның фамилиясе, исеме, атасының исеме,  фәнни  җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме, квалификация категориясе языла.

Битнең сул ягында  фәнни  эшне яклауга рөхсәт ителү билгесе язылырга тиеш.

Битнең түбән өлешендә шәһәр исеме, эшне башкару елы күрсәтелә .

Титул битен язу кагыйдәләре:

- Титул бите рамкасыз булырга тиеш.

- Елын язганда “ел” сүзе язылмый.

-  Фәнни  эшнең исеме битнең уртасына языла, нокта куелмый, куштырнакларга алына.

-  Фәнни  эшнең исеме мөмкин кадәр кыска һәм эшнең эчтәлегенә туры килергә тиеш.

- Эшнең исеме элегрәк бастырылган  фәнни  тикшеренүләрне кабатламаска тиеш.

Тезислар:

Ике биттән артмаган, бастырылган һәм түбәндәге мәгълүматтан тора торган текст:

·         Эшнең максатыннан чыгып кыскача куелган бурычлар.

·         Бурычларның актуальлеге һәм аның кулланылышы ( эшкә  куелган бурычларның ни өчен сайлануы, аның  фәнни-практик  әһәмияте).

·         Бурычларның методик чишелешен язу (тикшеренүдә нинди методлар кулланылган, нинди эксперимент үткәрелгән).

·         Алынган нәтиҗәләрне анализлау: эшне башкаруда алынган төп нәтиҗәләр, аның фәнни-практик кыйммәтен ачыклау, ирешелгән нәтиҗәләрнең моңа кадәр ачыкланганнарыннан нәрсәсе белән яхшырак булуын күрсәтү.

·         Файдаланылган әдәбият.

 

Фәнни эшнең планын төзү тәртибе:

       I.            Кереш өлеш

    II.            1 нче бүлек ( теория)

§1, §2 ...

 III.            2 нче бүлек (практик эш)

§1, §2 ...

 IV.            Йомгаклау өлеше

    V.            Кулланылган әдәбият

 VI.            Кушымта

 

Фәнни эшнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләре.

Фәнни хезмәт, гадәттә, 3 төп өлештән тора: кереш, төп өлеш hәм йомгаклау өлешләре.

Кереш өлештә укучы үз хезмәтенең максатын куя, шул максатны тормышка ашыруның бурычларын билгели, теманың фәнни hәм практик яктан актуальлеген, әhәмиятен күрсәтә. Биредә үк мөсьәләнең өйрәнелү тарихы яктыртыла. Әгәр экспериментлар үткәрелгән булса (методика буенча), аларга аңлатма бирелә. Керешнең күләме 3-5 биттән артмаска тиеш.

Кереш өлештә түбәндәгеләр ачыклына:

·         теманың актуальлеге;

·         эшнең ни дәрәҗәдә өйрәнелүе;

·         эшнең максаты hәм бурычлары;

·         өйрәнү объекты hәм предметы;

·         гипотезалар (гыйбарәләр)

·         эзләнү-тикшеренү методлары;

·         эшнең (хезмәтнең) фәнни hәм практик яктан бүленеше;

·         эшнең структурасы;

Төп өлеш теоретик hәм практик өлешләргә бүленә. Төп өлештә укучы үзе җыйган фактик материалга фәнни анализ ясый hәм hәр бүлек саен тикшеренүләрнең нәтиҗәләрен күрсәтеп бара. Теоретик өлештә укучы төрле фәнни чыганакларга нигезләнеп өйрәнелгән мәсьәләргә карата үз позициясен белдерә.

Практик өлеш исә аналитик характерда була. Биредә укучы тарафыннан өйрәнелгән тикшеренү мәсьәләренә тирән анализ ясала. Монда ук автор әлеге мәсьәләләргә карата үзенең конкрет тәкъдимнәрен күрсәтә.

Төп өлеш берничә бүлеккә, ә бүлекләр бүлекчәләргә (параграфларга) бүленергә мөмкин. Һәр бүлек 2-3 бүлекчәне үз эченә ала. Бүлекчәләр күләме ягыннан бер-берсеннән нык аерылмаска тиеш. Бүлек hәм бүлекчәләрнең исемнәре төп проблеманың аерым тармаклары рәвәшендә бирелә. Гадәттә, hәр бүлек ахырында кыскача нәтиҗә ясала. hәр бүлек яңа биттән башланып китә. Бүлекчәләр текст буенча дәвам иттереләләр, алдагы бүлекчәдән соң hәм яңа бүлекчә алдыннан юлара интервал гына калдырыла.

Йомгакта укучы тикшеренү барышында алынган теоретик hәм практик нәтиҗәләрне яза, тик ул hәр бүлекнең нәтиҗәләрен санап чыгу гына түгел, ә эшнең гомумиләштерелгән нәтиҗәләре булырга тиеш. Шул ук вакытта аларның кыска hәм төгәл булулары зарури. Димәк, төп өлешне укымыйча да, йомгак аркылы эшнең асылы аңлаешлы булуы шарт. Аның күләме 2-5 бит тирәсе булырга мөмкин.

Йомгак өлеше өйрәнелгән теманың тагы да киңрәк өлкә белән бәйләнешен ачыкларга тиеш, ягъни теманың актуальлеген һәм алга таба өйрәнү перспективасын күз алдында тотып эш ителә.

Йомгак түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

·         фәнни эшнең төп өлеш бүлекләре буенча кыска нәтиҗәләр чыгару;

·         кереш өлештә куелган максат һәм бурычларның тулы ачылышы;

·         хезмәтнең киләчәктә өйрәнү перспективасы

Йомгакта нәтиҗәләр чыгарудан тыш, тикшеренү дәвамында өйрәнелми калган мәсьәләләр һәм эзләнү – тикшеренү барышында барлыкка яңа өйрәнеләсе мәсьәләләр һәм аларны алга таба кайсы юнәлештә өйрәнергә кирәклеге турында әйтеп үтәргә кирәк.

 

 

Фәнни эшне яклау.

Фәнгә беренче адымнар ясауга, әлбәттә, мәктәптә үткәрелә торган конференцияләр ярдәм итә. Бу конференцияләрдә укучылар ораторлык осталыгы, үз фикерен дәлилли белү, дискуссия алып бару күнекмәләре ала.

Фәнни эшне яклау вакытында һәр укучы 6-8 минут чыгыш ясый. Чыгыш автореферат рәвешендә алдан әзерләнә. Бу чыгышта ни өчен шушы тема сайлап алынуы, аның актуальлеге, әһәмияте күрсәтелә, төп чыганаклар белән таныштырыла, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәтелә. Чыгыш төгәл, конкрет булырга тиеш.

Тикшеренү эшен тәкъдим итүнең классик һәм иҗади моделе бар. Классик модель: теманың актуальлеге һәм яңалыгы, проблеманы чишү юлларына характеристика; эшнең эчтәлеге буенча характеристика язу.

Иҗади модель: стендка документлар, иллюстратив материаллар кую, видеоязма һәм аудиоязмалардан файдалану, презентация, тикшеренүнең төп өлешен оригиналь рәвештә тәкъдим итү, хезмәт буенча нәтиҗә.

Укучы жюри әгъзалары, секциядә катнашкан башка укучыларның сорауларына җавап бирә. Аларга кыска һәм төгәл җаваплар бирелергә тиеш. Һәм секциядә эш тәмамланганннан соң, жюриның ябык утырышында урыннар билгеләнә.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: фәнни эш белән шөгыльләнү укучыны күп нәрсәгә өйрәтә: уйлау мөмкинлекләре киң ачыла, логик фикерләү дәрәҗәсе үсә, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшләргә, төрле чыгышлар ясарга өйрәтә. Ә иң кыйммәте – аларда үз нәтиҗәләрен күргәннән соң иҗат дәрте кабынуы.

 

 

2012 ел