" Фазыл Шәехнең саф күңеле". Хайруллина С. И.

Хайруллина Сагира Иршатовна

Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең татар теле укытучысы Хәйруллина Саһира Иршат кызы

Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас", – дип кисәтә ул. Борынгы фәлсәфәчеләр: "Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче тапкыр рухи яктан", – дигән. Икенче тапкыр туу иң катлаулы, дәвамлы процесс.

Безнең милләт үзенең аеруча әһәмиятле әхлак нормаларын аларның асылын ачуга юнәлдерелгән тәгъбирләр аша яшьләргә ирештерә. Хакыйкать  һәм гаделлекне милләтебез аеруча  хуплаган.Кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, кешелеклелек – яшьтән үк тәрбияләнә торган күркәм әдәп-әхлак сыйфатлары. Фазыл Шәех милләтебезгә хас сыйфатларны югалтмаска чакыра.Укучыларга шигырьләрен укыганда, алар, аның тормыш юлы, кайда яшәве белән дә кызыксыналар. Рус телле балалар да янәшәдә яшәгән  шагыйрьнең үз тормышында нинди булуы турында сорашалар. Мин аларга аның ягымлы, кеше белән акыллы, әдәпле сөйләшә белүен сөйләгәч, бер бала минем дә әбием аны белә иде, аны соңгы юлга озатырга да барды, безнең өй шагыйрь яшәгән йорттан ерак түгел, диде. Фазыл Шәех озын буйлы, бик пөхтә, сабыр, яхшы күңелле булып минем дә хәтеремдә калды. Бер вакыт эшкә барганда, юл аша чыгарга булыштым. Шунда ул татар балаларының тәртипле, белемле булуларына куануын әйтте. Иҗатында да кешеләр белән сөйләшкәндә ягымлы тавыш куллану , ачу килгәндә дә , тавышыңны күтәрмәү, гади генә нәрсәгә дә сөенә алу, һәр туган көнгә куана  белү кебек сыйфатларны  Фазыл Шәех   укучысына төшендерергә тырыша:

Бар иде безнең авылның

Нурлы бер Әхмәтнуры,

 Каршылый иде елмаеп:

Саумы, рәхмәт яугыры!

Кыш көнендә ул , җим сибеп,

Чыпчыкларны чакырды.

Иркәләргә сүзләрен дә

 Тапты, рәхмәт яугыры!

Табигатьнең матурлыгын Фазыл Шәех саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә сала:

 Туган җирдә чәчәк аткан язлар

Иҗатыма илһам китерә.

Җырларым да шуңа бу тормышта

Мине җиңелмәслек иттерә

Хезмәт – тормыш шатлыгы, бәхет, хөрмәт чыганагы. Без моны: "Бәрәңгегә дога” шигырендә күрәбез:

Җырлый- җырлый барып болыннарга,

Печән чаптык чалгы уйнатып.

 Бәрәңгегә тук яшәгән егет

 Уңган кызны алды туйлатып.

Класстан тыш чараларда җирле шагыйребез Фазыл Шәехнең  шигырьләрен дә кулланам, шәфкатьлелек турында шагыйрь  күп уйлана. Бу аның  “Георгин кушаматлы ат” шигырендә чагылыш таба. Хәзер  балалар да бик явызланып бара,  песи-этләрне дә кызганмыйлар.   Олыларның да усаллыгына шагыйрь нәфрәтләнә.  Әхлаксызлык, мәрхәмәтсезлек шәхесне бизәми, хурлыкка алып бара.

Кайнар холкын тыя алмый тартты

 Үпкә чирле ярсу тырыш ат,

 Сазга баткан атны хуҗа кыйнап

 Хәлдән тайды... Йөген хет бушат!

Фазыл Шәехнең ”Ветеран”, “Фронттан соңлаган хат”, “Онытмый яшә син!” шигырьләрендә укучылар белән  батырлык турында  әңгәмә үткәргәндә   файдаланам. Укучылар белән тәрбия темасына әңгәмәләр үткәрү өчен мондый шигырьләр таяныч ноктасы вазифасын үти. Фронттан соңлаган хат” кебек шигыре  аша 1943 елның апрелендә Псков сазлыкларында һәлак булып, әле дә булса күмелмичә яткан Габделхак абзый – Рәис Кашаповның әтисе эндәшә безгә:

Җәсәдемә коеп яңгыр ява,

Яшен атып туплы узышта.

Кешелеккә каршы эшли фронт.

Мин әлегә, улым, сугышта...

Җирдә тереклек дәвам итә. Изге куәткә ия булган әхлак орлыклары мәктәптә шытым биреп, алар һаман да үсеп җимешләрен бирсен иде. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешенең җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.

Без, әдәбият укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел – күңел күзе белән дә "укырга" өйрәтергә тиешбез. Укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, туган телеңне онытмау, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы:

 Татарымның күңел җәүһәрләрен,

Тутык алмас,җил, су, ут алмас!

Мәгърур таулар юкка чыксалар да,

Туган теле аның югалмас!

Туган теле аның югалмас!

                      Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Педагогика : Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек/ Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.- Казан:Мәгариф, 2004.- 543 б.

2. Туган якның бер талы: шигырьләр/ Фазыл Шәех.- Казан: Татар. кит. нәшр.,2007.-206 б.

3. Көзге күкрәү: лирик һәм сатирик шигырьләр.-Казан: Татар. кит.нәшр., 1993.- 88б.

4. Дала тулпары: лирик һәм сатирик шигырьләр.-Чаллы: Мәгърифәт кит. нәшр.,1996.- 210 б.