Эссе "Мин-укытучы"

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

                                              Мин-укытучы.

         Йомшак кына җил  чәчләремне иркәләп исә... Ә мин хәтирәләрем белән туган якка ашыгам. Һәрбер кеше истәлекләр белән яши бит. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп,үткәннәрне, балачак эзләрен саклаган Татарбай авылы урамнарыннан атлыйм. Менә  юксыну белән сагыш катыш төшләремә керә торган Изге уку йорты. Кешенең иң матур истәлекләре,иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның бала-чагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx18.9 КБ

Предварительный просмотр:

                                                      Эссе.

                                              Мин-укытучы.

         Йомшак кына җил  чәчләремне иркәләп исә... Ә мин хәтирәләрем белән туган якка ашыгам. Һәрбер кеше истәлекләр белән яши бит. Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп,үткәннәрне, балачак эзләрен саклаган Татарбай авылы урамнарыннан атлыйм. Менә  юксыну белән сагыш катыш төшләремә керә торган Изге уку йорты. Кешенең иң матур истәлекләре,иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның бала-чагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була.

Укытучы һөнәрен сайлавым да юкка түгелдер. Балачакта табиб булырга хыялланып йөргән кызның, мәктәпне тәмамлап, укытучылыкка укырга керүе күпләрне гаҗәпләндергәндер. Мин укытучы династиясен дәвам итүчемен.Әнием башлангыч сыйныф укучыларын укытты, ә әтием –тарих серләрен өйрәтте. Мәктәп елларында миңа иң яхшы укытучылар белем бирде. Остазларымның һәр сүзен йотып, эш-гамәлләрен уемда кабатлап үстем бит мин. Һәм менә нәтиҗәсе: мин укытучы булдым. Ни өченме? Җавап гади: остазларыма булган хөрмәтем, әнием бүләк иткән ана телемә мәхәббәтем, туган як тарихы һәм гореф-гадәтләрендә тәрбияләнүем.

      Мин-укытучы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ә каршымда эчкерсез, самими балалар. Укучыларымның өметләрен аклармынмы, белемгә-омтылыш, туган телебез белән горурлану, әдәбиятыбызга кызыксыну тәрбияли алырмынмы, дигән сорау белән эш башлаган вакыттан соң да күп еллар узган. Эшләгән, эзләнгән саен сораулар арта гына бара... Сораулар, сораулар... Алар мине үз эшемә тагын бер кат нәтиҗә ясарга, җаваплырак булырга этәрә. Балаларга белем бирү өчен үз белемеңне күтәрү генә җитми, замана укытучысы булырга, үзгәрешләр кертергә кирәк. Нәрсәдән башларга соң үзгәрешләрне? Дәрестән, укыту системасыннанмы? Әлбәттә! Дәресләрдә белемне әзер килеш түгел, бергә табарга, нәрсә эшләргә түгел, ничек эшләргә икәнен күрсәтергә кирәк. Әлеге кануннарны тормыш таләп итә. ”Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. дигән Ризаэтдин Фәхретдин. Чыннан да, кайсы гына чорны алып карасаң да, һәр заманның үз йөзе бар бит.

Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел. Ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык  хисләре чолгап  ала.

Туган тел дип әйтүгә, Г.Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем,  

Син туган тел  аркылы.

Мин татар! Һәм мин бу сүзне башымны күтәреп, горурланып әйтәм. Горурланырлык та шул. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны ... булган горур милләт баласы мин! Башкортстан җирендә яшим һәм чиста, саф татар телендә сөйләшәм.

Ана сөте белән кергәндер ул

Телем көче, телем бөеклеге,

“Әннә”,-диеп телем ачылганда

Тойганмындыр телнең кирәклеген.

Телем көчен, телем бөеклеген,

Телем кадерен, телем сафлыгын,

Киләчәккә алып барыр өчен

Бер нур итеп җанда саклыймын,

диеп язды Нәфисә апа Хәбибдиярова. Әйе, киләчәк  буын өчен сакларга кирәк бөек телебезне. Һәм мин моны үземә бурыч итеп куям, чөнки мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Хәтирәләрем белән һаман туган авылым - Татарбай урамыннан атлыйм. Әнә  мәктәбемнең кыегында  күгәрченнәр гөрлиләр, ә бакчасында аллы-гөлле чәчәкләргә балалар су сибәләр.

Ә җил, чәчләремне иркәләп, йомшак кына һаман да  исә дә исә...