Методсеминар "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Сингапур методикасын куллану"

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Сингапур технологиясенең асылы дөньяда иң алдынгылардан саналган Сингапур мәгариф системасының безнең мәктәп һәм дәресләрдә кулланырга мөмкин булган иң яхшы элементларын үзләштерү, кулланудан гыйбарәт. Төп максат исә артык тыйнак, үз фикерен өздереп әйтә белмәүче укучыдан актив шәхес тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл metod_seminar.docx21.56 КБ

Предварительный просмотр:

                                                  Методик семинар.

       Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Сингапур методикасын куллану.

Бүгенге көндә яңа буын стандартлары гамәлгә кертелде. Ул укытучылар алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә ул. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә бездән белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр оештыруны таләп итә. Шул максаттан чыгып дәресләремдә Сингапур методикасын кулланам. Сингапур технологиясенең асылы дөньяда иң алдынгылардан саналган Сингапур мәгариф системасының безнең мәктәп һәм дәресләрдә кулланырга мөмкин булган иң яхшы элементларын үзләштерү, кулланудан гыйбарәт. Төп максат исә – артык тыйнак, үз фикерен өздереп әйтә белмәүче укучыдан актив шәхес тәрбияләү.

Бу технология укучыда төп дүрт күнекмә тәрбияләүне күздә тота. Киләчәктә республикага файда китерерлек шәхес формалаштыру өчен, укучы дөрес һәм ачык итеп аралашырга, хезмәттәшлек итә белергә тиеш. Критик фикер йөртү һәм креатив идеяләр белән чыгыш ясау исә баланы чын мәгънәсендә көндәшлеккә сәләтле итә.

Белем бирү структуралары – билгеле бер алгоритм буенча үтәлә торган белем бирүне оештыруның формасы һәм техникасы. Аларны кулланганда, укучыларда XXI гасыр таләпләренә туры килә торган күнекмәләр формалаша:

1. Коммуникатив күнекмәләр һәм аларны формалаштыра торган структуралар: Релли Робин, Раунд Робин, Таймд-пэа-шэа, Континиус раунд робин, Финк-райт-раунд робин, Ол райт раунд робин, Куиз-куиз трейд, Клок баддис, Инсайд-аутсайд сёкл, Микс-пэа-шэа, Сималтиниус раунд тейбл, Сте зе класс, Конэрс, Микс-фриз-груп.

2. Хезмәттәшлек күнекмәләре һәм аларны формалаштыра торган структуралар: Релли Робин, Раунд Робин, Таймд-пэа-шэа, Континиус раунд робин, Финк-райт-раунд робин, Ол райт раунд робин, Куиз-куиз трейд, Клок баддис, Инсайд-аутсайд сёкл, Микс-пэа-шэа, Сималтиниус раунд тейбл, Сте зе класс, Микс-фриз-груп.

3. Критик фикер йөртү күнекмәләре һәм аларны формалаштыра торган структуралар: Конэрс, Микс-Фриз-груп, Модель фрейер, Фо бокс синектикс, Джот тотс, Тик-тэк-тоу, Эй ар гайд, Коннект-экстенд-чэлэндж, Зум ин, Рафт.

4. Креатив фикер йөртү күнекмәләре һәм аларны формалаштыра торган структуралар: Фо бокс синектикс, Джот тотс, Тик-тэк-тоу, Коннект-экстенд-чэлэндж, Зум ин, Рафт.

     Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә Сингапур методикасын куллану дәреснең төрле этапларын кызыклы,җанлы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә. Яңага күчү бик авыр,күнекмәгән эшне башкару,бигрәк тә үзеңне үзгәртеп кору авырлык белән бара.  Кеше күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала,ә менә аралашмыйча яши алмый.Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен,ничек бүлдермичә тыңларга,кимсетмичә тәнкыйтьләргә   өйрәнсен?!

Традицион дәрестә  укытучы нинди тема үтәчәген әйтә. Балалар шуңа әзерләнә. Бездә, гадәттә, төркемдә бер-ике лидер була, шулар бөтен сорауларга җавапны таба, башкалар сүлпән генә аның янында утырып тора. Кайберәүләр сорауга җавапны белергә дә мөмкин, тик ул дөрес булмас, дип шикләнә, ягъни, үзенә ышанычы булмый һәм кеше алдында оятка калмас өчен дәшми калуны кулай күрә.  Дәрестә пассив методларны кулланганда укытучы төп (үзәк) рольне уйный. Мондый дәресләр монологик сөйләм рәвешендә үтә. Укытучы кирәкле (информацияне) мәгълүматны алдан төзелгән план буенча тәкъдим итә. Укучыларның нинди дә булса мөстәкыйльлек күрсәтүе яки яңа тәкъдимнәр кертүе, алдан уйлап куелган планнан читкә китү дип карала. Традицион  дәресләрдә балалар укытучы йогынтысына пассив бирелүчән объект буларак кына катнашалар.   Сингапур методикасы буенча, баланың берсе дә читтә калырга тиеш түгел Дәресләр укытучы һәм укучы арасында үзара хезмәттәшлеккә нигезләнә. Укучыларны эшкә этәрү, кызыксындыру максатыннан эш күбрәк төркемнәрдә оештырыла. Төркемдәге һәр бала үз фикерен әйтә, башкалар фикерен ишетә ала. Дәресләрнең уңай ягы шунда: дәрестә барлык бала да сөйләшә, төркемдәге балаларга үз фикерен җиткерә. Балалар бер-берсен тыңларга, бергәләп карар кабул итәргә өйрәнәләр.  Безнең төп максатыбызның  берсе – укучыны аралашырга өйрәтү. Шулай булгач, төркемнәрдә эш укучыларны сөйләргә, аралашуга өйрәтүдә бер уңышлы юнәлеш булып тора. Бу балаларның бердәмлегенә, бергәләп фикерләшә белергә өйрәнүгә китерә. Балаларның активлыгы, кызыксынучанлыгы арта, аларның аралаша белү күнекмәләре үсә. Дәрес вакытында ялкаурак булган укучы да фикер туплап калырга мәҗбүр була. Ә– оялып, кыенсынып торучы укучылар да фикерен әйтә ала. Укытучыга әйтергә оялса, янындагы иптәшенә җиткереп яки язып бирә ала. Шул рәвешле, дәрестә укытучы берничә баладан гына сорарга өлгерсә, әлеге методика дәрес барышында сыйныфтагы бар укучының да белемен  билгеләргә мөмкинлек тудыра. Бу дәресләр билгеле бер структурага нигезләнеп төзелми. Биредә  беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә баланың мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Укытучы оештыручы, координатор , консультант ролен башкара.  Дәрес барышында әңгәмәдән соң тема һәм проблема ачыла.  Яңа алымнарның асылына төшенеп, һәр укытучы аларны үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп куллана. Иң мөһиме — дәрес башланганчы ук укытучы балаларга яңа белемне нинди формада җиткерәчәген ачык күзалларга тиеш.  Дәрестә балалар төркемләп эшли, бердәм хезмәттәшлек итә. Төркемдә дүрт бала, аларның бер үк вакытта дүртесе дә эшли. Бу укыту методикасының асылы — балага  яңа мәгълүматны үзе эзләп табарга юнәлеш бирү. Иң мөһиме —укытучы баланы белем алырга мәҗбүр итми, ә аңа бары тик ярдәм итә. Лидер үз биремен әзерләп бетергәч, башкаларга да булыша, җавапларны бергәләп кабатлыйлар, ятлап бетерәләр. Барысы да әзер булгач кына торып басып сөйлиләр. Ә аңламаганны укытучыдан сорыйлар. Әлбәттә, укытучының нык әзерлекле булуы сорала. Бу методика үзенә күрә тәрбия чарасы да. курыкмыйча үз белгәннәрен сөйли ала.

Әхлак кануннарына, гуманизмга корылган Сингапурча укыту азмы-күпме безнең Совет чорындагы белем бирү системасын хәтерләтә. Ул дәвердәге: "Берең бөтен кеше өчен, бөтен кеше бер кеше өчен!" дигән өндәмәләр әле күпләрнең хәтереннән җуелмагандыр. Берең уңайсыз хәлдә калса, аңа коллектив белән булышырга кирәклеге дә канга сеңгән иде. Бала бер-береңә ярдәмләшеп яшәргә кирәк, дигән төшенчәне кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә. "Икеле"гә, "өчле"гә укыган баланың фикерләре "бишле"гә укыганныкы кебек төгәл булмаска да мөмкин. Тик аның әйткәннәре дә хупланырга тиеш. Укучы шуннан соң гына курыкмыйча үз белгәннәрен сөйли ала. 

Сингапур белгечләре үзләренең укыту алымнарын совет галиме Л.Выготскийның хезмәтләренә таянып эшләүләрен яшермиләр. Төркемнәрдә, парларда эшләү безнең укыту системасында моңа кадәр кулланылса да, анда төп игътибар көчле укучылар белән эшләүгә юнәлтелә иде. Федераль дәүләт мәгариф стандартының нигезендә белем бирүне эшчәнлекле итеп оештыру ята. Бу укучы белән аралашу ысулларын яңадан карап чыгуны таләп итә. Бүген хезмәттәшлекне оештыруга һәм аны гамәлгә куюга юнәлтелгән коммуникатив гамәлләр формалаштыру аеруча мөһим. Ул укытучы, партнер, башкаларны тыңлый, аңлый белү, алар белән диалогка керү, башкаларның фикерен исәпкә алу, мәгълүматны кабул итү һәм тапшыру,  алар белән хезмәттәшлек итү осталыгын үз эченә ала. 

Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, фән, техника өлкәсендә әледән-әле яңа ачышлар ясалган, яңалыкка омтыла торган гасырда яшибез һәм бүген искечә укый да, укыта да алмыйбыз. Укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Белем бирүдә федераль дәүләт стандартында чагылыш тапкан яңа кыйммәтләргә, яңа сыйфатка һәм яңа белем нәтиҗәләренә таләпләр гомуми белем бирүнең барлык баскычларында укытуның яңа гамәлләрен, аеруча эшчәнлеккә корылган укыту ысулларын куллануны сорый. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим.

Яңа алымны һәр укытучы үз эшчәнлегендә иҗади якын килеп куллана. Мин дә дәрестә кайбер Сингапур методикасының элементларын кулланам.  Мәсәлән., “Клок баддис”ны. Бу элементта укучычлар сәгать12 (3,6,9 ) саны янына кем белән очрашырга тиеш кешенең исемен язып куялар. Сәгатьтә кем белән очрашу куелган, шул кеше белән очрашалар. Мин, бу элементны  текстның эчтәлеген, диалогны төзеп сөйләүдә кулланам.  Диалог сөйләгәндә еш кына очрашу  сәгатен алмаштырам. Бу алымны укучылар яраталар. Беренчедән , аларның бәйләнешле сөйли белүләре артса, икенчедән -  иптәшләре алдында бәйләнешле итеп сөйләргә  өйрәнәләр.  Икенче элемент - МИКС ПЭА ШЭА. Укучылар музыка тәэсиренә бирелеп хәрәкәт итә, шуннан соң туктап кала. Шул вакытта алар тиз генә парлашып өлгерергә тиеш. Укытучы тема буенча сорау бирә, укучылар үз фикерләрен, җавапларын әйтә. Кыска җавап бирсәләр -  РЕЛЛИ РОБИН, җәенкеләндереп җавап бирсәләр - ТАЙМД_ПЭА_ШЭА алымын кулланып җавап бирәләр.