“Җир йөзендә иң зур байлык –кеше белән аралашу",осталык классы.

Әхмәтҗанова Римма Нәҗип кызы сайты

Киләчәктә республикага файда китерерлек шәхес формалаштыру өчен, укучы дөрес һәм ачык итеп аралашырга, хезмәттәшлек итә белергә тиеш. Критик фикер йөртү һәм креатив идеяләр белән чыгыш ясау исә баланы чын мәгънәсендә югары баскычка күтәрә.Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында  конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында шушы структураларны оста файдаланып, иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                Осталык классы.

“Җир йөзендә иң зур байлык-кеше белән аралашу байлыгы”А.Сент.Экзюпери.

Максат: Сингапур методикасының дәрестә кулланышын күрсәтү, бүгенге укыту системасы белән чагыштыру.

-Исәнмесез хөрмәтле коллегалар, жюри әгъзалары, кунаклар.

-Кәефләрегез ничек? Яхшымы? Рәхмәт. Сезнең алдыгызда чыгыш ясавыма  мин дә бик шат.

-Хөрмәтле коллегалар, кеше күп нәрсәдән башка яши ала, ләкин аралашмыйча яши алмый.

Без укучылар белән көндә берничә дәрес уткәрәбез. Шул вакыт эчендә укучыларыбыз коммуникатив компетенциягә якынча нинди күләмдә җәлеп ителәләр икән? Ничә проценты дип уйлыйсыз? Без бер дәрестә ничә укучыдан сорыйбыз һәм җавап алабыз?

Слайд№2

Тикшеренүләр күрсәтүенчә уку дәверенә 10% укучы гына  коммуникатив компетенциягә җәлеп ителә икән.

Башлангыч сыйныфта укучылар актив:сорыйлар,җавап бирәләр,сөйлиләр.Урта сыйныф укучыларының сораулары, кул күтәрүләре  кәми, ә өлкән сыйныфта укытучы чакырып чыгармаса, такта алдына чыгып җавап бирү өчен, укучы кулын күтәрми. Хөрмәтле коллегалар, кая булалар соң безнең сораулар яудыра торган, актив укучыларыбыз? Нәрсәдән курка безнең укучылар?

Тикшеренүләр күрсәтүенчә 9-11 сыйныф укучыларының 48% сыйныф алдында җавап бирергә авырсынабыз диләр.

Шундый күрсәткечләр белән Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә без җавап бирә алабызмы? Универсаль уку гамәлләрен коммуникатив компетенциясез үтәп буламы? Әлбәттә, юк.

Слайд№3

Шушылардан чыгып мастер-классыма Экзюпериның сүзләрен алдым:”Җир йөзендә иң зур байлык-кеше белән аралашу байлыгы”А.Сент.Экзюпери.

Слайд№4

 Максатымнан чыгып дәресләремдә Сингапур методикасын яки кооператив укыту методикасын кулланам.Сингапур мәгариф системасының дөньяда иң алдынгылардан санала. Һәм безгә сезнең белән үзебезнең мәктәп һәм дәресләрдә кулланырга мөмкин булган иң яхшы элементларын үзләштерергә кирәктер. Төп максат исә – артык тыйнак, үз фикерен өздереп әйтә белмәүче укучыдан актив шәхес тәрбияләү.

Сингапурда барысы 350 мәктәп бар, сыйныфларында 40 укучы,бер укытучыга 40 укучы туры килә. Шуңа карамастан, Сингапурның яшь гражданнары дөньяда иң яхшы нәтиҗәләр  математикадан һәм табигать белемнәреннән күрсәтәләр.

Сингапур методикасы дип аталса да, моны сингапурлылар уйлап чыгармаган, алар Рәсәйдән Выготскийның теориясен һәм Америка галиме Спенсер Каганның тәҗрибәсен алып структуралар төзегәннәр. Бу структуралар белем бирүгә генә корылган технология түгел. Ул баланың әйләнә-тирәдәге барлык күренешләргә, вакыйгаларга карата шәхси карашы формалашуда, шәхесара мөнәсәбәтләрдә үзенә урын табуда ярдәм итүгә юнәлтелгән. Сингапурда:”Тегенди бул,мондый бул”,-дип тәрбияләмиләр.Тәрбиягә, көч-үгет кулланмыйча, укыту системасы аша ирешәләр. Әлеге алымнар үзенә күрә тәрбия чарасы итеп тә карала.

Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәсем килә, әлбәттә, яңага күчү авыр, ләкин заман шуны таләп итә. Бишенче сыйныфта укучыларны шушы структура белән укытканда парлашырга кушкач,бер укучы икенчесе белән басудан баш тартты.”Мин аның белән басмыйм “,-ди.

-Ни өчен дип уйлыйсыз, хөрмәтле коллегалар?

-Чөнки укучы я Элина , я Гаяз,я Луиза белән генә аралашырга өйрәнгән. Башка сыйныфташын бик кабул итәсе килми. Ә тормышта без кем белән аралашырга сайлый алабызмы? Без төрле ситуацияләрдә, төрле кешеләр белән аралашырга, яраклашырга мәҗбүр булабыз,охшыймы ул кеше безгә, охшамыймы.

Бу технология укучыда төп дүрт күнекмә тәрбияләүне күздә тота.

 Белем бирү структуралары, укучыларда XXI гасыр таләпләренә туры килә торган күнекмәләр формалаша:

Слайд№5

Коммуникативкүнекмәләр,

                             Хезмәттәшлек күнекмәләр,

    Критик фикер йөртү күнекмәләре,

      Креатив фикер йөртү күнекмәләре.

Сингапурлыларның классларында парталар бездәге кебек урнашмаган, алар укытучы өстәленнән  кояш нурлары кебек китәргә тиеш.

Слайд№6

Укучылар дүртәрләп утыра,  өстәлдә, укучылар белән идарә итәр өчен, карта була. Бу картада балаларның саннары һәм партнёрлары  күрсәтелә -иңгә-иң, йөзгә-йөз партнёрлар.

-Рәхим итеп утырыгыз,хөрмәтле коллегалар.

Сингапур технологиясенең “КОНЭРС” –почмаклар структурасы мисалында эшләп карыйк.

Хөрмәтле коллегалар, Сингапур технологиясендә күнекмәләрнең берсе критик күнекмәләр дип билгеләгән идем, нинди күнекмәләр соң алар,критикны ничек аңлыйсыз?  

- Сорауны биргәч укучы аңлый - бу сорауга җавап берничә булырга мөмкин.  Кешеләрнең уй-фикерләре төрле була һәм моның белән килешергә туры киләчәк.

Хөрмәтле коллегалар, мин сезгә шундый сорау бирәм.

Слайд№7

Әгәр  тылсым көченә ия булырга мөмкинлегегез булса, нәрсә сайлар идегез?

1. Очарга (летать)

2.Вакытны контрольдә тотарга (контролировать время)

3.Күренми торган булырга(стать невидимым)

4.Уйларны укырга (читать мысли)

Максат: дөрес дип тапкан фикерне җиткерү һәм үз позицияңне аңлату.

-Хәзер үзегезгә якын кеше белән парлашыгыз. Минем команда белән, ни өчен шушы тылсым көченә ия булырга теләүегез турында фикер алышыгыз. Кемнең буе озын, шул башлый. Хәзер икенче коллега үз фикере белән алыша. Бу очракта һәрбер укучы иптәшенә үз фикерен җиткерә.

-Вакыт чыкты, хөрмәтле коллегалалар.

-Күрүегезчә минем коллегаларым үзара хезмәттәшлек иттеләр, коммуникатив компетенция күнекмәләре формалаштырдылар.

Рәхмәт, утырыгыз.

Конерс структурасы укучыларда критик  һәм коммуникатив фикер йөртү күнекмәләрен формалаштыру өстендә эшләдек.

Сингапур методикасының тагы бер күнекмәсе –креатив фикерләү.

Укучыда  креатив фикерләүне  ничек формалаштырырга соң?

Креатив фикерләү – шаблон фикер йөртүнең капма - каршысы. Креатив фикер йөртү аркасында гадәти булмаган фикерләр, проблемаларның яңача чишелешләре ачыла,  кызык булмаган,  тапталган идеялар,  фикерләр читтә кала, и әйберләргә беренчел караш юкка чыга. Күптөрле тикшерүләр күрсәткәнчә, бөтен югары акылга ия кешеләр дә креатив фикерләүгә сәләтле түгел.

Слайд№8

 Күпчелек тестлар барлык балаларның да креатив булуын дәлилли. Балаларның 6-7 яшькә креативлыклары яртылаш кими, җитлеккән вакытка 30% кими. Еллар үтү  белән аларда шаблон фикер йөртү формалаша, стандарт булмаган фикер йөртү сәләте нульгә тигезләшә. Димәк, креатив фикер йөртү формалаштыруның төп бурычы булып көндәлек тәртиптән читләшү тора.

Хөрмәтле коллегалар,хәзер креатив күнекмәләрне булдыру өчен 1.”Фикерләрегезне языгыз”

Йөз буенча партнёрларкәгазъ битен алалар. Аны урталайга бүлеп каршыда утыручы укучыга бирәләр. Һәр укучы битне тигез 4 өлешкә бүлә. Әйтик, укытучы укучыларга “Гаилә” темасына караган сүзләр язарга тәкъдим итә. Тема буенча һәр кәгазъ битенә бер сүз язалар. Мәсәлән, әти. әни, татау, яратам һәм башкалар. Төркемдәге укучылар, ишетелерлек итеп, битләрне өстәл уртасына куялар. Шулай итеп. Өстәлнең уртасында барлыгы 16 кәгазъ була.

2. “Крестик һәм нолик”

Критик һәм креатив фикерләүне үстерү өчен кулланыла. Алдагы структураның дәвамы буларак файдаланыла. “Гаилә” темасы буенча язылган 16 сүздән, карамыйча, бары тик тугызы сайлап алына. Төркемнән бер укучы аларны язулы ягы белән белән 3х3 итеп өстәл уртасына тезеп куя. Төркемдәге һәр укучы, вертикаль, горизонталь яки диагоналҗ буенча сүзләрне кулланып, җөмләләр төзи. Мәсәлән. Мин әтине һәм әнине яратам.

Вакыт  чыкты түгәрәк буенча  1 номер укый башлый.

Рәхмәт.

Слайд№9,Слайд№10

Слайд№11Традицион дәрестә укытучы ...

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була:  

Киләчәктә республикага файда китерерлек шәхес формалаштыру өчен, укучы дөрес һәм ачык итеп аралашырга, хезмәттәшлек итә белергә тиеш. Критик фикер йөртү һәм креатив идеяләр белән чыгыш ясау исә баланы чын мәгънәсендә югары баскычка күтәрә.

Укучылар – безнең киләчәгебез. Аларны бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында  конкурентлыкка сәләтле, олы максатларга ирешү юлында шушы структураларны оста файдаланып, иҗади шәхес итеп тәрбияләү – безнең бурычыбыз.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.