Утяганова Нина Ивановна

Сайт учителя татарского языка и литературы Утягановой Нины Ивановны

" Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала” К.Д. Ушинский

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: инновационные технологии

Увлечения: музыка

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Пестрецы

Место работы: МБОУ "Пестречинская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/utyaganova
"Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала” К.Д. Ушинский

О себе

Мин, Утяганова Нина Ивановна, Татарстан Республикасы,Питрәч районы "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Питрәч беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе"ндә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшлим. Үз эшемне яратып башкарам. Хезмәтем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин – укытучы. Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте.Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә укытучы җанын телем-телем кисәкләргә телеп балаларга өләшә. Мин – мөгаллимә. Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтерләмим дә. Мәктәптә укыган вакытта үзем өчен ныклы карарга килгән идем: укытучы булачакмын. Шушы карарым мине Казан дәүләт гуманитар – педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетына китерде. Менә ике дистә елдан артык бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм. Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Мин моны яхшы аңлыйм. Шуңа да югарыда саналган сыйфатлар миндә икеләтә булырга тиеш дип уйлыйм. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала. Хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала. Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Еллар узу белән педагогик осталык та арта. Укытучы һәрдаим үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә атларга тиеш. Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә. Укучыларга иҗади сәләт һәм иҗади эш күнекмәсе бирүнең – кичә, бүген, иртәгеге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк белән бәйли, һәм үткәнне киләчәккә юнәлдерә торган бөек көч икәнлегенә мин эшли башлавымның беренче елларында ук аңладым. Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә, ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә... Дәресләрдә укучыларның сәламәтлеген саклауга да нык әһәмият бирәм. Дәрес башында балаларда яхшы кәеф һәм уңай хис булдыруның эш нәтиҗәлегенә уңай тәэсир итүен эш тәҗрибәмнән чыгып беләм. Үз эшемдә традицион булмаган дәрес — экскурсия, дәрес — сәяхәт, дәрес – уен, дәрес – конференция, кебек эш төрләрен яратып кулланам. Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Укучыларымның фән олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә катнашып урыннар яулавы педагогик эшемне дөрес оештырганлыгымны раслыйлар. Укыту - һөнәр генә түгел, барлык тормышым да. Уйлап карасам, бөтен яшәвем, кызыксынуларым, аралашуым – барысы да шушы бер юлга барып тоташа. Уемда гел укучылар, балалар. Кайда барсам, ни эшләсәм дә күңелем гел балалар белән сөйләшә. Укучыларымның, үзем үстергән балаларның уңышларын күреп ничек сөенмисең?! Тагын бер кат басым ясап әйтергә теләгән фикерем белән сүземне йомгаклыйсым килә: укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, — дип язган.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фәнис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала"

Мои достижения

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Утяганова Нина Ивановна сайтына рәхим итегез! Минем бурычым - үземнең туган телемне үстерү, балаларга өйрәтү. Әлеге сайт битләрендә минем эш тәҗрибәм белән танышырга мөмкин. Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Максатым – рус балаларын татарча аралашырга өйрәтү, һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру, барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү. Минем фикеремчә, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү, үзлегеңнән белем алуга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Бу сорауга һәр укытучы үзенчә җавап бирәдер. Шәхсән мин үзем аның турыда көн саен уйланам. Җавапны да даими эзләргә туры килә. Кайчагында – фәнни һәм методик әдәбиятта, хезмәттәшләремнең тәҗрибәләрендә, ә кайчагында – үзем укыткан укучыларның күзләрендә...

Моё портфолио

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Утяганова Нина Ивановна сайтына рәхим итегез! Минем бурычым - үземнең туган телемне үстерү, балаларга өйрәтү.

Әлеге сайт битләрендә минем эш тәҗрибәм белән танышырга мөмкин.

 

Минем видеога сылтама: https://nsportal.ru/video/2019/02/video-1

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио:
Мои альбомы