Тема: Сузыкларны кабатлау һәм йомгаклау.
план-конспект урока

Дәрес эшкәртмәсе ( 2 нче сыйныф)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan.docx20.25 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сузыкларны кабатлау һәм йомгаклау.

Максат: 1. Укучыларның белемнәрен тикшерү, тирәнәйтү;

              2. Сузык авазларны үзләштерү сәләтен ныгыту;

              3. Туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү; сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: дәреслек, индивидуаль карточкалар, “футбол” уены өчен капка,        туп, хәрефләр.

Метод: Уен-дәрес.

Дәрес планы

I.Актуальләштерү.

   1. Исәнләшү

   2. Дежур укучы белән әңгәмә кору

   3. Өй эшен тикшерү; шигырьләр сөйләтү

   4. Сорауларга җавап бирү

II. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

  1. “Сузыкларда кунакта”
  2. Дәреслек белән эшләү. 97  нче күнегү
  3. “Футбол” уены
  4. Индивидуаль карточкалар белән эшләү

III. Дәресне йомгаклау.

IV. Өй эше.

V. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

  1. 1. – Исәнмесез, укучылар!
  • Исәнмесез, саумысез!
  • Хәерле көн, балалар!
  • Имин үтсен көнегез!
  • Кәефләрегез ничек соң?
  • Кояшлы иртә кебек,
  • Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

       2. -  Мин дежур укучы.( Дежур укучы үзе белән таныштыра)

- Хәзер татар теле дәресе.

- Татар теле дәресендә без язабыз, укыйбыз, җөмләләр төзибез,

җырлыйбыз.

3. - Өй эшләрен тикшерәбез. Мин сезгә телне күнектерү өчен, сузык-

ларны дөрес әйтү максатыннан чыгып шигырьләр биргән идем. Хәзер

әйдәгез аларны тикшерәбез.

    1 укучы: Туган тел – иң татлы тел

                    Туган тел – иң тәмле тел

                     Тәмле дип, телең йотма-

                     Туган телне онытма!

    2 укучы: Татарча да, яхшы бел,

                    Русча да, яхшы бел.

                    Икесе дә безнең өчен

                    Иң кирәкле затлы тел

    3 укучы: И туган тел, и матур тел,

                   Әткәм-әнкәмнең теле

                   Дөньяда күп нәрсә белдем

                   Син туган тел аркылы.

     4 укучы: Иң татлы тел – туган тел,

                     Анам сөйли торган тел

                     Минем өчен иң матур тел

                     Иң тәмле тел – туган тел!

  • Чыннан да, укучылар, безнең туган телебез бик матур яңгыраш-

лы, аһәңле, затлы, камил тел.

  1. – Хәреф белән аваз арасында нинди аерма бар?

(Хәрефләрне без күрәбез, укыйбыз, язабыз;

Авазларны ишетәбез, әйтәбез).

  • Авазлар нинди төркемгә бүленә?

 (Тартык һәм сузык авазларга)

  • Сузыклар ничә һәм нинди төркемнәргә бүленә?

(Ике төркемгә, калвн һәм нечкә сузыкларга)

  • Нечкә һәм калын сузыкларга нинди сузыклар керә?

(нечкә сузыклар: ә ү э(е) ө и

калын сузыклар: а у ы   о)

  1. -  Укучылар, без сузыкларны искә төшереп чыктык. Ә хәзер сузыкларга кунакка барабыз. (Укытучы “Сузыкларда кунакта”

дигән рәсемне тактага элә дә сөйли башлый)

  • Бервакыт укучылар сузык аваз хәрефләреннән хат алалар. Хәрефләр балаларны кунакка чакырганнар. Өебез иркен, ял да итәрсез, кунып та китәрсез, дигәннәр

   Менә балалар сузык аваз хәрефләренә кунакка киткәннәр.

Балалар хәрефләр яшәгән җиргә килеп җиткән. А хәрефе бала-

ларны каршы алган.

      Балалар адашмасын өчен, сузык аваз хәрефләре көтеп торалар

икән. Балалар башта бер сузык янына киләләр, ул юл күрсәтеп җибәрә, аннан икенче, өченчесе... Ялгыш юлга керсәләр, тартык авазлар аларны кире борып чыгара, сузыклар юлына төшерә икән. Шулай итеп, балалар, адашмыйча, сузыклар өенә барып җиткәннәр.

Ягез әле, сез, адашмыйча өйгә барып җитә аласызмы? (Бер укучы бирелгән рәсем буенча сузыкларны күрсәтә).

2. - Ә хәзер, дәреслекләрне ачып, 97 нче күнегүне эшлибез.

Сузык аваздан башланган сүзләрне табарга. Бер юлга калын сузык-

тан башланган сүзләрне, ә икенче юлга нечкә сузыктан башланган

сүзләрне күчереп язарга

Дәфтәрләрне ачабыз һәм физкультминутны кабатлыйбыз.

Каләмне мин дөрес тотам,

Дәфтәрне авыш итеп

Хәрефләрне яза башлыйм,

Чиста һәм  матур итеп,

Арыш, әрем, имән, үлән сүзләре белән җөмләләр төзеп язарга.

(Әнә арыш басуы. Басу янында зур имән үсә. Имән тирәсен үлән әйлән-

дереп алган. Әллә кайдан әрем исе килә.)

3. - Укучылар, бу туган як исе инде. Үләнле имән янында ял итеп

“футбол” уйнап алыйк әле.

Класс тактасына футбол капкасы ясалган плакат беркетелә. Өс-

тәлдә сузык аваз хәрефләре язылган футбол “туп”лары ята. Штанга

итеп тартык аваз хәрефләре куела. Сузык аваз хәрефләрен шул ике тартык арасына, сүз килеп чыгарлык итеп, дөрес урнаштырсак, “гол”

санала.

Т ... Ш (таш, тиш, төш, түш, тыш, теш)

К ...З  (каз, кыз, күз, көз)

К ... Ш  (каш, кыш, кош, кеш, куш)

К ... Л   (кул, күл, көл, кыл, кал, кил кол)

С ... З    (саз, сүз, сыз, сөз, сез, суз)

4. Дәфтәрләргә индивидуаль карточкалар белән эшләү.

Һәр укучыга карточкалар таратыла. Нокталар урынына тиешле сузык-

лар куеп, яңа сүзләр ясарга.

1 карточка:    Җир  -  җ ... р

                        тара  -  т ... ра

                        ул    -    ... л

                         ат   -     ... т

                         бер  -  б ... р

2 карточка:     эш   -   ... ш

                        бөре   -   б ... ре

                         ак    -   ... к

                       җый   -   җ ... й

3 карточка:    аваз  -    ав ... з

                        ай    -    ... й

                        тары  -  тар ...

                        мул  -   м ... л

  1. -  Укучылар, дәресебезне йомгаклыйк инде. Бүген без дәрестә нәрсәгә игътибар иттек? (Сузыклар турында сөйләштек)
  • Татар телендә ничә сузык аваз бар?

(9 сузык, ләкин рус теле аша кергән киң әйтелешле өч сузык о, ы, э

сузыклары белән 12 сузык була.)

  • Укучылар сузыклардан башка сүз ясап буламы? Сузык нәрсә ясый?

(Сүз барлыкка килсен өчен сузык һәм тартык авазлар да кирәк.

Сузыклар иҗек ясыйлар)

  • Менә сезнең алдыгызда Шихазда  болыны. Безнең як болынна-

рында бик матур чәчәкләр үсә, ләкин чәчәкләре гади генә түгел,

биремле. Чәчәкләр артына сүзләр язылган, аларны укып, сузыкла-

рын табарга, язылышлары нинди кагыйдәгә караганлыгын аңлатыр-

га. Сүзләр: эссе, элгеч; солы, болын, колын; төтен, көмеш.

  1. Өй эше: Индивидуаль карточкалар белән эшләргә. Нокталар урыны-

на тиешле сузыкларны куеп текстны күчереп язарга.

  1. Билгеләр кую.

Дәресебезне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәрескә үзанализ Тема " Затланышлы фигыльләр" темасын йомгаклау.

Татар теле укытучысы Рәхмәтуллова Гөлгенә Иршат  кызының дәрескә               үзанализы Тема: «Затланышлы фигыльләр» те...

Рус мәктәпләрендәге татар балаларына “Сүз ясалышы”темасын кабатлау-йомгаклау

план конспект урока для 5 класса по татарскому языку...

"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.

Тема:"Ашамлыклар" темасын кабатлау.Йомгаклау.Максат:ашамлыкларны кабатлау,аларны дөрес әйтә белүгә ирешү,ашамлыкларны сөйләмдә кулланна белүгә ирешү,татар халык ашларын танып белү,алар белән җөмләләр ...

Ачык дәрес Тема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау.

Ачык дәресТема: Туган як табигате. Кыш темасын йомгаклау....

Тема: “Кышкы табигать” темасын йомгаклау.

4 нче сыйныф өчен татар теле дәресе (рус подгр.)...

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау.

Сүз төркемнәрен кабатлау. Исем, сыйфат, сан сүз төркемнәрен кабатлау....

Фигыль темасын кабатлау, йомгаклау өчен биремнәр

Әлеге биремнәр 7 нче сыйныфта фигыль сүз төркемен кабатлау, йомгаклау өчен тәкъдим ителә...