Эссе "Мое педагогическое мастерство"
методическая разработка

Һәр көн сыйныфка керәм. Сынап, кызыксынып, оялып, яратып һәм битараф караучы йөзләр белән очрашам. Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Хыялым– һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым.

Диңгез өсләрендә очкан 
Акчарлак кебек, 
Безнең еллар юллар яра 
Үрләргә менеп...

(Шәрига Таһирова)

Белем, мәктәп дөньясында үземне очар кош образы белән чагыштырам. Кош та һәр иртәдә канатларын җилпеп  очарга ашкына, юлында нинди генә киртәләр булса да, ургылып күккә атыла. Мин дә иртә саен, ашкынып, укучыларым янына киләм. Тизрәк аларның нурлы йөзләрен күреп, сорауларына җавап бирергә ашыгам.       Укучыларга яңалыклар ачасым, белем дөньясына алып кереп, уй-фикерләрен баетасым, яшәргә, чиксез галәм киңлекләренә очарга өйрәтәсем килә.

 Һәр көн сыйныфка керәм. Сынап, кызыксынып, оялып, яратып һәм битараф караучы йөзләр белән очрашам.  Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Балага аның барлык эшләрне булдыра алырдай шәхес икәнен күрсәтү – минем максатым һәм педагогик фәлсәфәм. Хыялым– һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.

Укыту технологиясенә килгәндә, миңа иҗади үстерешле технология якын,чөнки ул каршылыкларны җиңә белергә,   сөйләшергә,  тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтә.  

Мин укучылар өчен – киңәшче, ярдәмче. Балаларга әзер юлларны күрсәтмим, юнәлеш кенә бирәм. Ә уңышка ирешү - иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу –

минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала:   алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юлларын да син үзең сайлыйсың.

 Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә, телгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем,  барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала, дип уйлыйм. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, күнегүләр эшләү, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен, дәрес темасын аңлатканда,  төрле алымнар куллану отышлы дип саныйм.

Мин урыс төркемнәрендә  эшлим. Бу  – үзе бер тормыш.  Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Кар йомарламы” принцибын( иптәшеңнең җавабына үзеңнекен өстәп сөйләмне үстерү);, “Ком сәгате” буенча хикәя эчтәлеген, автор фикерен  тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү; коллегам уйлап чыгарган схемалар буенча җөмлә төзү (яки җөмләне төзәтү)  “Кызыл шар” ату (кызыл шар эләккән укучы сорауга җавап бирә); “Ассоциация” уенын үткәрү( тема буенча яңа сүзләрнең истә калуын тикшерү) көтелгән нәтиҗәләрне бирә.  Төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар,  терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра. Дәресләрдә тәнкыйди фикерләү технологиясенең бүгенге көндә актуаль булырдай  алымнарның берсе – “Шакмак” алымын да кулланам.  Бу алымның асылы - рус балаларына татар телен укыту дәресләрендә телне ятлатып түгел, ә актив фикерләп өйрәтү.

Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Эш барышында алар бер-берләренә ярдәм итәргә кирәклеген  аңлыйлар. Балаларым актив, аралашучан, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.Ә бит кеше, ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.  “Син бит булдырасың, акыллым!”— дигән сүзләр  балага канатлар үстерә.

Тырыша-тырыша беренче адымнарны ясаучы, талпынып “канат кагучы” яшь укытучы булсам да, бүгенге көндә күңелемдәге акчарлак өскә ыргыла. Бернинди каршы көч тә, киртәләр дә туктатып кала алмас аны.  Чөнки яшәвемнең – максаты, максатымның өмете бар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Школа педагогического мастерства "Устный опрос как один из методов педагогического контроля"

Школа педагогического мастерства по теме "Устный опрос как один из методов педагогического контроля" предполагает работу педагогического коллектива в группах....

Из опыта участия в конкурсе педагогического мастерства "Мир в твоих руках" в номинации "Учитель года" (выступление на педагогической конференции)

Всем тем, кто хочет попробовать себя в конкурсе педагогического мастерства в номинации "Учитель года", кто побаивается или сомневается, кто интересуется и хочет узнать побольше о данном конкурсе помож...

Педагогический совет на тему "Педагогическое мастерство классного руководителя: сущность и методы его работы"

Цель педсовета: выявить уровень профессиональной подготовленности  классных руководителей, развивать сплоченность, умение работать в команде, аргументировано отстаивать свою точку зрения....

Педагогически совет - фестиваль педагогического мастерства под девизом "Без творчества нет учителя"

В стремительно меняющемся открытом мире главным профессиональным качеством, которое педагог должен постоянно демонстрировать своим ученикам, становится умение учиться. Готовность к переменам, мобильно...

Педагогически совет - фестиваль педагогического мастерства под девизом "Без творчества нет учителя"

В стремительно меняющемся открытом мире главным профессиональным качеством, которое педагог должен постоянно демонстрировать своим ученикам, становится умение учиться. Готовность к переменам, мобильно...

педагогический совет"Профессионализм и педагогическое мастерство"

данный материал поможет понять вопросы профессионализма и педагогического мастерства,  найти пути повышения мотивации к совершенствованию профессионального мастерства учителя....

Сценарий конкурса педагогического мастерства "Педагогический дебют"

Сценарий состоит из двух частей :торжественная и основная .Проводится среди педагогов дополнительного образования...