Тема. Ана йорты—алтын бишек. Сыйныфтан тыш чара.
план-конспект урока (6 класс)

Тема. Ана йорты—алтын бишек. Сыйныфтан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyftan_tysh_chara.docx20.79 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Ана йорты—алтын бишек.

Сыйныфтан тыш чара.

Максат.Әниләргә карата кадер-хөрмәт,ярату,олылау хисләре,әдәплелек, әхлак сыйфатлары тәрбияләү. Тәүфыйклы, игелекле булырга өйрәтү. Әниләрнең һәркем өчен бер генә булуын төшендерү.

Җиһазлар.

Интерактив такта,мультимедиа,әниләр турында матур сүзләр язылган плакат,әниләрнең фотолары белән күргәзмә..Өй күренеше.

Укытучы.

    -Хәерле көн,безнең иң кадерле кунакларыбыз-әниләребез,укытучыларыбыз.Ноябрьнең  соңгы якшәмбесе- Бөтендөнья  әниләр бәйрәме.Сезне әниләр бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез.

         Әни!Күпме наз,күпме җылылык бар бу сүздә.Әниләр безгә тормыш бүләк иткән,йомшак кулларында тирбәтеп,бишек җырлары көйләп үстергәннәр.

      – Укучылар.,дөньяда иң мәрхәмәтле кеше кем ул?

Укучы  -Ул минем сөекле әнием.

              Йоклап китсәм ялгыш кына

              Телевизор алдында.

              Кемдер назлап-сөеп кенә

              Иңнәремә кагыла.

              Бу кем икән?Кемнең шундый

              Майдай йомшак куллары?

               Юк,мин беләм!

              Шулай назлый әнием генә бары.

Укытучы:-Тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле,иң акыллы кем соң ул?

Укучы.-Ул-минем кадерле әнием!

              Бер-бер хәвеф килсә кинәт

              Йә боекса күңелем,

              Кем ул борчылып яныма

              Килеп җитә иң элек?

             Бу кем соң бу?

             Кемнең шулай

             Йөрәге сизгер тагы?

             Шулай аңлый күңелемне

             Әнием генә бары.

Укытучы. -Үзе сөйкемле булу белән бергә күңелле дә матур гүзәл ханым?

Укучы.   Ул минем газиз әнием!

              Өйдән чыгып киткән чакта

              Иртән мәктәпкә диеп,

              Кем ул:-Исән йөр.балам,-дип,

              Озатып кала сөеп?

              Йә,кем булсын,кемнең шулай

              Сүзләре татлы тагы?

              Шулай ярата белә  бит

             Әнием генә бары.

Укытучы.-Өйне-ямьле,ризыкны тәмле итүче өлгер хуҗабикә?

Укучы  Ул-минем алтын куллы әнием!

             Мәктәптән арып кайтканда

              Кем ул каршыма килеп.

              Кочагына ала сөеп:

              -Кайттыңмы,балам?-диеп

                Кем булсын соң,кемнән шулай

               Ямьләнә дөнья тагы?

               Күңелемнең сүнмәс нуры

              Әнием генә бары.

         

1 укучы.Ягымлы бер сүз белән

              Елмайттым әле сезне.

              Мин яратам ул сүзне-

             Сез дә аны беләсез,-

             Мөмкин түгел белмәскә!

             Әниеңә сыенып:

             -Әни!Әнкәй!-димәскә.

2 укучы.Әни безне үстерә.

               Күкрәк сөтен имезеп,

               Елаганда юата,

               Башка кулын тигезеп.

               Киендерә.ашата,

               Мәктәпкә илтә безне.

               Ничек сөеп әйтмисең,

               Әни дигән зур сүзне?

3 укучы. Әни диеп әйтү өчен ,

               Әниең булу кирәк.

               Әти белән әни миңа

                Гаиләдә ныклы терәк.

                Бу дөньяга тудыргач та,

                Бишек җыры көйләгән.

                Көйләп аргач,кызыклы

                әкиятләр сөйләгән.

Укытучы. Әйе.,әйе...   

                Бу дөньяга тудыргач та,

                Бишек җыры көйләгән.

                Көйләп аргач,кызыклы

                әкиятләр сөйләгән.

-Хөрмәтле әниләребез, укучыларыбыз,укытучыларыбыз без дә сезгә бүген “Өч кыз”исемле татар халык әкиятен  күрсәтегә телибез.

  Сәхнәлештерелгән “Өч кыз” әкияте ..

 Татар өе күренеше.

Алып баручы. Борын – борын заманда яшәгән, ди бер әни. Аның булган, ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, бишек җырлары җырлап  йоклаткан. ( Ана җырлап  өч курчакны йоклата, бәйләргә утыра).

 «Бишек  җыры». Г. Тукай шигыре, Татар халык көе.

          1. Әлли – бәлли итәр бу,

              Мәдрәсәгә китәр бу.

              Тырышып сабак укыгач,

              Галим  булып  җитәр  бу.

           2. Йокла, балам,күз нурым,

              Йом, йом күзең, йолдызым.

              Кичтән йокың кала да,

              Еглап үтә көндезең.

            3. Әлли – бәлли көйләрем,

              Хикәятләр сөйләрем.

              Сиңа теләк  еләрем,

              Бәхетле бул, диярем.

Алып баручы.  Кызларымның  тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип көне-төне эшләгән, ди әниләре.

Әни. Уяндыгызмы, балакайларым, Әйдәгез әле, битләрегезне юып килик. Аннан мәм-мәм ашарбыз.(Курчакларны алып кереп китә.)

Алып баручы. Айлар, еллар узган.Әнинең теләкләре кабул булган.

Аның кызлары бик сылу, бик уңган, чибәр булып үсеп җиткәннәр. Бер-бер  артлы  кияүгә  дә  киткәннәр.  Өч кыз  кулъяулыклар белән бии.( «Бормалы су».)

Алып баручы. Бер ел үткән, ике ел œткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәп ятканда, әниләре авырып киткән. (Әни чыга һәм караватка ята, ыңгыраша.)

  Урман күренеше. Тиен җыры.

          Ашыкмыйча һәрбер  таңда

          Чикләвек  ватам оямда.

          Чарт – чорт, чарт – чорт

          Шатланамын да уйныймын

          Күңелсез булса җырлыймын

          Лә – лә – лә, лә –лә – лә.

          Күз генә миңа өлгерә

         Ябалдаш буйлап йөгерәм.

         Трәм – трәм – трәм.

         Ап – ак кар булып киенәм,

         Яшел нараттан җилдерәм.

         Рәм – рәм – рәм.

Тиен. Минем киемем ак булганга, дус әнием Акбикә дип исем кушты. Ай, чикләвек җыеп йөреп, онытып та җибәргәнмен. Дустымның хәлен белеп чыгыйм әле. (Ишек шакый.) Тук – тук – тук. (Берәү дә дәшми.) Кая соң бу әбекәй? Ишегалдында да күренми. (Әби янына килә.)

   Әби. Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас дигән идем. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем. Мин бик нык авырып киттем шул. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.

  Тиен.   Ярар, ярар, дускаем,

              Җилдән җитез булырмын.

              Хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып йөгерә.)  

 Алып баручы. Акбикә иң элек олы кыз яши торган йортка килгән. (Олы кыз бии - бии ләгәннәр чистарта.)

Тиен. Тук – тук – тук.  

 Олы кыз. Кем бар анда? (Тәрәзәдән карый.)

Тиен. Бу мин – Акбикә. Әниең бик нык авырый, сине чакыра.

 Олы кыз.Һай, бик барыр идем дә,  ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар шул.

Тиен. Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса син шушы ләгәннәреңнән мәңге аерылма!

Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә, кыз гөберле бакага әверелгән. (Бака булып чыгып китә яки уенчык кулланырга мөмкин.)

  Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә, кыз гөберле бакага әверелгән. Ә Тиенкәй уртанчы кыз яшәгән йортка килгән. (Уртанчы кыз  җырлый – җырлый челтәр бәйли.) «Сөлге чигәм».  Х. Җәләлов шигыре, Ф.Әхмәтов көе.

 Сөлге чигәм асыл җепләр белән,Йөрәк хисен салып бу җырга.Насыйп булса иде бу бүләгем Мәйданнарда җиңгән батырга.

Тиен.Тук – тук – тук.Уртанчы кыз. Кем бар анда?

Тиен. Бу мин, әниеңнең дусты – тиенкәй. Сиңа хәбәр алып килдем. Әиең бик авырый, сине чакыра. Барсана, хәлен белеп кайтсана.   Уртанчы кыз. Һай, бик барыр идем дә, ярминкәгә челтәр бәйләп өлгертәсем бар шул.

Тиен. Шулаймыни, сине карап үстергән әниеңнән шул кадерлерәк-мени? Игелексез бала икәнсең. Әнисенең кадерен белмәгән үзе дә рә-хәт көн күрмәс. Алайса, син шул челтәреңнән беркайчан да аерылма.

Алып баручы. Тиен шулай дип әйтүгә ( «Һай» дигән көчле тавыш ишетелә), уртанчы кыз үрмәкүчкә әйләнгән. Ә Акбикә кече кыз яши торган өйгә килеп, тәрәз шакыган.

(Кече кыз җырлый – җырлый камыр баса.) «Кулъяулыклар чигәм». Мәдинә Ярмиева шигыре һәм көе.

Кулъяулыклар чигәм,Әнием,мин сиңа.

Кулъяулыклар чигәм,Рәсемнәр төшерәм.

Алын бирим микән,

Агын бирим микән?Бәйрәмгә әнигә

Кулъяулыклар чигәм.

Тиен. Тук – тук – тук.

Кече кыз (йөгереп чыга). Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, җаным, әйдә түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез әле? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы? Авырып киттеме әллә?

Тиен. Әйе шул.Әниегезнең сәламәтлеге какшап тора.

Кече кыз. Әйдә ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.

Тиен. И сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар. (Әниләре янына барып җитәләр.)

Кече кыз (әнисен кочаклап). Исәнме, әнием. Авырып киттеңмени? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр.

Әни. Рәхмәт, балакаем. (Кече кыз чәй әзерләргә кереп китә.) Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр? Син аларны чакырмадыңмы әллә? Тиен. Чакырдым, әбекәй. Тик алар ана кадерен белмиләр. Аларга дөнья мәшәкате синнән кадерлерәк икән. Мин аларны үрмәкүч белән бакага әйләндердем.

Әни. Һа-ай, алай итәсең калмаган, тиенкәй! Менә кулда ун бармак, кайсын тешләсәң дә авырта. Балалар да шулай газиз, якын, кадерле. Аларның  берсен дә рәнҗетәсе килми.

Бака-кыз. Әни, әнием, зинһар өчен гафу ит.

Әни. Исәнме, балакаем. Менә бит үз гаебен аңлаган. Гафу итәм, балам, гафу итәм. Ана йөрәге барысын да кичерә ала ул.

Алып баручы. Бака кире кызга әйләнгән һәм әнисен кочаклап алган.

Кыз. Әнием, бәгърем. Кичер мине. Мин беркайчан да сиңа каты бә-гырьле булмам, Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын.

Үрмәкүч-кыз. Әнием,  гөлкәем,  зинһар  өчен  гафу  ит.

Әни. Менә бит монысы да үз гаебен аңлаган. Гафу итәм, балакаем, гафу итәм.

Алып баручы. Үрмәкүч тә кире кызга әйләнгән һәм әнисен кочаклап алган).                                                                                              Кече кыз. Апаларым, әйдәгез, чәй эчәбез, әни, син монда утыр. Тиен, син дә кил (чәй әзерлиләр).

Әни. Әйдәгез, балаларым, үзегез дә утырыгыз (чәй эчәләр). Кинәт кенә хәлем яхшырды. авыруым сезне сагынудан булган икән. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Бәхетле, тәүфыйклы булыгыз.

Укытучы. Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Менә шушы урында Ризаэддин ага Фәхреддиннең “Ни чәчсәң – шуны урырсың” -дигән алтын нәсыйхәтен укып китү бик урынлы булыр.Ата-анага хөрмәт күрсәтү-олы бер вазыйфадыр. Ата-ананы хөрмәт итүче кеше дөньяда бәхетле, ахирәттә саваплы булыр. Никадәр бәхетле булсагыз да, бөек мәртәбәләргә ирешсәгез дә, ата-анагызны онытмагыз, нәсыйхәтләрен тыңлап, ризыкларын алып, кайгы-хәсрәтләрен җиңеләйтергә тырышыгыз.

Ата-ананың ярдәмгә мохтаҗ чагы – картлык көннәре.Бу чорда аларга хөрмәт күрсәтү тиештер.Хөрмәтле булыйм дисәгез, үзегез дә хөрмәт күрсәтегез.Еракта яшәсәләр, хат языгыз, бүләкләр җибәрегез. Вафат булсалар, зиратларына барып, хәер-дога кылыгыз, Коръән укып, ата-анагызның рухына багышлагыз. Тәүфыйклы, игелекле булыгыз. Әниләрегезнең кадерен исән чакта белегез, аларны саклагыз”.

Әниләр турында бик күп җырлар,шигырьләр инде язылган.

Күпме генә җырлар җырланса да,Бурычыбыз түләнмәс сыман.

«Әни» - безнең беренче сүзебез,”Әни”,-диеп буйга җитәбез.

Аларның йөрәк җылысын тоеп,гомер юлын атлап китәбез.

Әниләрнең кадерләрен белик,

Алар исән – имин чакларда.Соңга калмыйк әниләребезне

Бәла – казалардан сакларга

Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә,әниләребезгә бурычыгызны түләп бетерә алмассыз.Тәүфыйклы.игелекле булыгыз.Әниләрегезнең кадерен белегез,аларны саклагыз.

 Укучы .Әниләр турында бик күп җырлар,

               Шигырьләр дә инде язылган.

               Күпме генә җырлар җырланса да.

              Бурычыбыз түләнмәс сыман.

5 укучы.

                Әни”-безнең беренче сүзебез,    

               “Әни”диеп буйга җитәбез.

                Аларның йөрәк җылысын тоеп

                Гомер юлыннан атлап китәбез.

6 укучы.

                Әниләрнең кадерләрен белик,

              Алар исән-имин чакларда.

              Соңга калмыйк әниләребезне

              Бәла-казалардан сакларга.

7 укучы.

              Йөрәк җылың белән.

              Бишек җырын белән

             Күңел кылларымны чирткәнсең.

            Рәхмәт,әнкәй,сиңа

            Сабый чакларымнан

            Бу дөньяга гашыйк иткәнсең.

-Хөрмәтле әниләребез,укытучыларыбыз  кечкенә чакларыгызны искә төшереп безгә кушылып:”Талбишек”( Р.Миңнуллин сүз.,О.Усманов көе). Җырын караокега җырлыйк әле. (Интерактив тактадан сүзләрен карап, бергәләп җырлыйбыз)

 Укучы. Иң беренче бу дөньяга күзем ачып

               Күргәнмен мин синең якты елмаюың.

               Кечкенәдән бер моң булып йөрәгемә

                Кереп калган,әнкәм,назлы бишек җырың.

Укучы.Шул елмаю юл күрсәтә адашканга,

Бу тормышның давылларын кичкән чакта.

Колагыма аваз килә бик ерактан,

Бу бит әнкәй,бишек җырын җырлаган.

  Укытучы.Бүгенге матур кичәбезгә килгәнегезгә зур рәхмәт.Укучылар,ә сез, ноябрьнең соңгы якшәмбесе- Бөтендөнья әниләр бәйрәме,икәнен онытмагыз,һәм ел саен әниләрегезне матур сүзләрегез белән,яхшы кылган эшләрегез белән котларга онытмагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныфтан тыш чара.

Сыйныфтан тыш чара. "Р.Фәхретдин сабаклары"....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

"Тәрбияле бала нинди була?" (Сыйныфтан тыш чара)

Ризаэтдин  Фәхретдиннең үгет- нәсихәтләренә  багышланган тәрбия сәгате  эшкәртмәсе 5-7-сыйныф укучылары белән эшләгән сыйныф җитәкчеләренә тәкъдим ителә.Әлеге материал Федера...

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)

Ярминкә күренеше ( сыйныфтан тыш чара)...

"Сөйкемле бала" сыйныфтан тыш чара

Бу чара башлангыч сыйныфлар өчен. Уен бәйге рәвешендә бара....

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара

«Тел бәйгесе» темасына сыйныфтан тыш чара. Туган тел көненә багышланган....

Сыйныфтан тыш чара. Нәүрүз - түрдән уз. Сыйныфтан тыш чара.

Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән ...