Валитова Фрида Загировна

Детский сад

помогать ребенку быть социально значимым и успешным

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: "Воспитание у детей чувства любви к Родине"

Увлечения: стихи,театр

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Дрожжановский район РТ

Место работы: Стародрожжановский МБДОУ№1

Звание, ученая степень: воспитатель первой категории

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/valitova-frida-zagirovna
Я – счастливый человек! Мне позволено судьбой быть рядом с нашим будущим - с нашими детьми! Каждая мать счастлива, когда вновь проживает период детства со своим ребёнком. А мне посчастливилось наслаждаться этим возрастом многократно, каждый раз «уча других, учиться самой»! Я могу назвать себя «Мамой» с большой буквы, ведь у меня больше сотни детей, и все они мои, все любимые мною, каждому из них я отдала частичку своей души, своего сердца! Некоторые из них уже сами стали родителями, кто-то только недавно начал ходить в детский сад – но все они для меня одинаково любимы, за каждого я переживаю, как мать. Думать о детях, заботиться о них, любить их – самое прекрасное чувство, которое дано испытать не каждому. И этим я счастлива!
Валитова Фрида Загировна


О себе

Я,Валитова Фрида Загировна,родилась в 1968 году,в деревне Новые Какерли Дрожжановского район РТ.В 1986-88ггучилась в ТПУ и получила средне-специальгое образование по профессии-учитель начальных классов.С1990года работаю в детском саду воспитателем.Общий стаж-24 года,а стаж воспитателя 22.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

 

Ш.А.Амонашвили. Здравствуйте, дети!"

В.А. Сухомлинский. Рождение добра

Мой взгляд на мир

 

На мой взгляд, воспитатель - это не только профессия, это призвание, которым отмечен далеко не каждый человек, это призвание нужно заслужить, заслужить своим трудом, своим талантом, своим желание постоянно меняться, преобразовываться, совершенствоваться.

Мои достижения

Награждена Дипломом Министерства образования и науки РТ,2011г..,Дипломом 1 степени отдела образования Дрожжановского районаРТ,2011г..,Почетной грамотой отдела образования Дрожжановского муниципального района РТ,2010г.

Моё портфолио

 

Мин,Вәлитова Фрида Заһир кызы 1968 елның 4 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында туганмын. Мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш педагогия көллиятенә укырга кердем. Хыялым-укытучы булу, балалар белән эшләү иде. 1988 елда укуымны тәмамлап, Яңа Ишле авылында укытучы булып эшли башладым. Анда ике ел эшләү дәверендә балалар белән эшләү авыр да, кызыклы да икәнен аңладым,күпмедер тәҗрибә тупладым. Ә инде 1990 елда язмыш мине Иске Чүпрәле 1нче номерлы балалар бакчасына алып килде, шушы көннән башлап бүгенгәчә мин монда тәрбияче булып эшлим.                                                                                                              

Балалар белән эшләүне мин җиңел димәс идем, бу бик җаваплы эш, чөнки балалар арасында төрлесе була: үтә дә шук, чәчрәп торучысы, я булмаса дәшми-тынмый бер урында утыручысы... Ләкин тәрбия  һәм белем бирүнең төрледән-төрле алымнарын кулланып, балаларга шәхси якын килеп эшләү  минем өчен кызыклы да.                                                                                                                   Безнең эшебезнең төп максаты-балаларга тәрбия һәм белем бирү.Бу безнең көндәлек эш барышында нык чагыла:иртән балалар килү белән чисталык турында сөйләшүләр,иртәнге гимнастика ясаулар,шөгыльләр барышында дөрес утырырга өйрәтү,балаларның дәресләрдә катнашуларына ирешүләр ,уеннар оештыру.Болардан тыш, мин үз алдыма тагын шундый бурыч куйдым:балаларны туган телебездә матур итеп сөйләшергә өйрәтү,туган илебезне ярату,аңа карата ихтирам тәрбияләү,милләтебез белән горурлану хисләре булдыру,дуслык-зур байлык икәнлеген аңлату.

    Балаларга белем һәм тәрбия бирүнең төп формасы-шөгыль.Аларны үткәрү формасы һәр тәрбияченең иҗат фантазиясенә бәйле. Мин балалар бакчасында татар телләре, рәсем, кисеп ябыштыру шөгыльләрен алып барам. Барлык төркемнәрдә дә нәниләр телебезне бик теләп өйрәнәләр, әти-әниләре дә моңа бик шат һәм канәгать. Уку елы башында һәр төркемдә кайсы республикада яшәвебез, татар теле, татар халык әкиятләре, җырлары, шулай ук Татарстанда төрле милләт кешеләренең дус, тату яшәргә омтылулары турында әңгәмәләр үткәрәм. Балалар белән бергә туган илем Татарстан, туган җирем- Чүпрәле дип аталган почмаклар,альбомнар булдырабыз. Халык мәкальләренә, мәзәкләренә, әйтемнәргә, сынамышларга зур игътибар бирәм. Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына”  нигезләнеп үткәрәм. Татар теле шөгыльләрен үткәргәндә, үз эшемдә  Гарипованың “Тел ачкычы”, М.Ф.Кашапованың”Иң татлы тел-туган тел”, Р.А.Борһанованың”Татар телен өйрәнә нәниләр”, К.В.Закированың”Уйный-уйный үсәбез”, бик күп төрле балалар журналлары, әдәби китаплардан, ”мәгариф”журналы, ”Мәгърифәт” гәҗите һ.б кулланам. Татар теленә өйрәнүне, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, халык авыз иҗатын куллануны без башка шөгыльләрдә дә дәвам итәбез: рәсем ясаганда, кисеп ябыштыру, әвәләү эшләрендә татар халык орнаментларыннан, бизәкләрдән, татарча табышмаклардан файдаланабыз. Шөгыльләрдән тыш, без бик күп төрле милли бәйрәмнәр, кичәләр, бәйгеләр оештырабыз: ”Нәүрүз”, ”Сабантуй”, ”Тукай көннәре”, ”Әбием сандыгы”, ”Тәрәзә йөзлекләре”, ”Милли киемнәр”, танылган якташ шәһесләребезнең туган көннәрен билгеләп үтәбез. Балаларның белемнәрен арттыру, телдәге лексик, фразеологик, фонетик һәм грамматик чаралардан дөрес файдалану өчен  атнага бер тапкыр түгәрәк оештырдык. Түгәрәкнең исеме: ”Булсаң зирәк-әйт тизрәк”.Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирүдә безгә иң зур булышлык итүче алым-ул уен. Сөйләм телен үстерү максатыннан мин сүзле уеннардан (“Тубыбыз”, ”Аю-бүре”, ”Мияу,мияу мышнаган”, ”Краска алучы”Һ.б.), җырлы-биюле уеннардан (“Мәликә”, ”Ак калач”, ”Тамчы там”Һ.Б.), дидактик уеннардан (“Тылсымлы капчык”, ”Нәрсә артык?”, ”Яңа өйгә ни кирәк?”һ.б.), тел көрмәкләндергеч уеннар, бармак уеннарыннан,  тизәйткечләрдән, озынәйткечләрдән, физкультминуткалардан файдаланам. Эшемдә театральләштерелгән уеннар да зур урын алып тора.Барлык тәрбиячеләр белән бергәләшеп курчак театры күрсәтәбез,балалар үзләре дә бик теләп курчаклар белән уйнап, артистлар булып карыйлар.Бигрәк тә “Уыйсы килмәгән аю баласы”,”Ут белән уйнарга ярамый”диеп исемләнгән театрларыбыз уңышлы һәм балалар өчен кызыклы килеп чыкты.Тагын бик кирәкле һәм мине куандырган алым-ул балаларның бәйрәмнәрдә үзләре төрле  рольләргә кереп,оста итеп уйнаулары.Балалар бу эшкә бик җитди карыйлар һәм бик теләп катнашалар.Бу эшләрне башкару ,гомумән дөрес һәм төпле тәрбия,белем бирү өчен, әлбәттә, әти-әниләр белән уртак тел табып,киңәшләшеп эш итәргә кирәк.Без әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торабыз,алар безнең бәйрәмнәргә киләләр,алар өчен җыелышлар,ачык ишекләр көннәре үткәрәбез. Эшебездә магнитлы такталар булуы, магнитофон, зур картиналар куллануның да өлеше зур. Балаларның татар телен ни дәрәҗәдә үзләштерүләрен белү максатыннан, мин диагностика күнекмәләре үткәрәм, бу миңа кайсы бала белән нинди юнәлештә күбрәк эшләргә кирәклеген төшенергә ярдәм итә.                                                                                                                    Балалар  бакчасында татар телен үткәрү буенча семинарларда, киңәшмәләрдә фикер алышабыз, докладлар белән чыгышлар ясыйбыз, ачык дәресләр үткәрәбез

 

Добавить грамоту в портфолио