Занятие на тему:"Домашние животные"с использованием УМК в средней группе
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Валитова Фрида Загировна

УМК содержит разнообразный по форме дидактический материал, что позволяет изучить новый материал на занятиях, провести повторение и закрепление. Игровые элементы, интерактивные задания, использование интернет-технологий обеспечивают познавательный интерес детей, что немаловажно при изучении родного языка. Помогает расширить словарный запас . 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yort_hayvannary.docx19 КБ

Предварительный просмотр:

 Конспект: “Мияуның туган көне”

 Уртанчылар төркеме

 Юнәлеш: танып-белү-сөйләм үсеше.

Төп белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Белем бирү өлкәләрнең интеграциясе: аралашу, танып-белү, социальләштерү, сәламәтлек,  иҗади сәнгать,  музыка.

Үткәрү формасы: фронталь, уен элементлары белән белем бирү ситуациясе.

Максат: балаларның йорт хайваннар дөньясы турындагы танып-белү кызыксынучанлыгын, интелектларын үстерү.

Бурычлар:

тәрбияви: йорт хайваннарына сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

үстерешле:  бәйләнешле сөйләмне үстерү.

белем бирү: характерны билгеләре буенча, хайваннарны сүрәтли белү;хайваннарның файдасы турында белемнәрен арттыру; җөмләләрдә сүзләрне яраштырырга һәм дөрес итеп төзергә өйрәтү;

Методлар: сүзле уен, , практик эш, сөенеч мизгеле.

Алымнар: сорау, нәфис сүз, мактау, бәяләү.

Күрсәтмә чаралар: мультимедия-проектор, такта, предметлы рәсемнәр.

Балаларны оештыру:

1.түгәрәктә

2. ирекле

3. урыннарда

Шәхси эш: 3 бала белән сүзләрне кабатлау.

Сүзлек өстендә эш: тулыландыру: көтүлек, колын, көчек, бозау.

кабатлау: сарык бәрәне, кәҗә бәтие.

Алдан үткәрелгән эшчәнлек: йорт хайваннары турында әңгәмә; күрсәтмә һәм таратма материаллар, нәфис сүзләр әзерләү, методик алымнар карау.

                                            Шөгыль барышы:

Тәрбияче:Балалар,буген безгә кунаклар килгән,кояш та елмаеп,сезне күзәтеп тора,исәнләшик әле!(Давайте,поздороваемся!)

Здравствуй,солнце,золотое!

Здравствуй,небо голубое,

 Здравствуй,вольный ветерок!

 Здравствуй,маленький дубок!

Здравствуйте,гости!доброе утро!

Исәнме,алтын кояш!

Исәнме,зәңгәр һава!

Исәнме,уйнак җил!

 Исәнме,кечкенә имән!

 Исәнмесез,кунаклар!Хәерле иртә

!–  Балалар,кәефләрегез яхшымы,без бүген якын дустыбыз песи баласы-мияуның туган коненә барабыз! Ул безне кунакка чакырды. Сезнең барасыгыз киләме? (Песи елаган тавыш ишетелә)

Кем елый икән ?Карагыз әле, песи тәрәзәдән караган,ул нинди?Сорыйк әле ни булды икән аңа?

Песинең  бер йортта яшәүче дусларын  төлке куып киткән,шуңа елый икән,бездән ярдәм сорый,булышабызмы?Песи белән бер йортта яшәгәч,алар нинди хайваннар булыр икән?Тыңлап карыйк әле,бәлки без аларның тавышларын ишетербез(йорт хайваннарының   тавышлары ишетелә.Балалар,аларны атый баралар)

-Урман ягыннан килә тавыш,анда алып киткәндер,ә урманга нәрсә белән барып була?(автобус,машина,поезд.....)

Мин сезгә поезд белән барырга тәкъдим итәм.Ләкин,башта без “Ялгышны төзәт!”уенын уйнап алырбыз!Мин паровозы булырмын,ә минем артыма минем ялгышларымны матур итеп дөресләүче бала килеп баса бара.

      мөгезле       ат            сөт бирә

      йомшак      сыер         тычкан тота

      сакаллы      песи         йон бирә      

     мөгезле          эт           печән ашый  

     тугры         кәҗә         өй саклый

      Мыклы  сарык сөт эчә(Поезд кузгала.Җыр.” Зәңгәр вагон”)

----Балалар,хәзер елныә кайсы вакыты?Ә урманда нәрсәләр бар?

Менә килеп тә җиттек!Иркен итеп сулап алыйк!карыйкәле,күренмиләрме хайваннар?Бәлки куаклар артына качканнардыр?(куак артында койрык күренү.Уйлыйбыз,нәрсәнеке икән ?(Төлке булып чыга)

 -Балалар,төлке йоклый торсын,ә без сөйләшеп алыйк.(Синквейн)Бу нәрсә?Төлке.Ул нинди?Нишли?Нәрсә ярата?Нинди хайван?(Рәсемнәр буенча)

-Монда сезгә таныш агачлар бармы соң?Ниндиләр?(Чыршыда кош күрәбез.)Сорыйк әле коштан хайваннарны күрмәдеме икән?Рәсемнәр белән эш.Сорыйбыз,кош җавап бирми,матур сүзләр әйтеп карыйбыз(кош сайрый).

Ул безнең белән уйнап алырга тели...(.”Кош кайда?”уены).хәзер инде безгә йор тхайваннарын коткарырга ярдәм итә ул,киттек артыннан!Физкульминутка.

Як-якка каранабыз-

Канатларны кагабыз,

Аяк очында барабыз,

Бераз йогереп алабыз!

Менә бит алар кая!Тиз төлке уянганчы алып китик моннан!(йомшак уенчыклар,хайваннарның балалары .Балалар берне-берне ала бара,нәрсә баласы икәнлеген әйтә бара).

Без аларны эзли-эзли кайтып та җиткәнбез,хайваннарның әниләре дә кайтканнар!Карагыз әле!(Экранда энилэре)Ә кәҗә бәтие күршегә кереп качкан булган Гали янына.

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый — сакалын селкетә.

-Бу шигырьне кем язган әле?(Г.Тукай)

Песине карагыз әле,песи нинди хәзер?(шат)Туган көн булгач,Мияуга бүләк тә әзерәдем бит мин,бирикме?Тартмадан сөттән,йоннан ясалган әйберләр чыга)Сыер,кәҗә,сарыкның файдасы турында сөйлибез.Ә хәзер без Мияуга узе турында шаян бер шигырь дә сөйләп алыйк!          

              Мияу, мияу, пескәем,

              Соры синең төскәең.

              Йомшак синең йоннарың,

              Җылы синең туннарың.

 Мияу-мияу мышнаган,

Мич башында кышлаган.

Бүген тычкан тотмаган,

Тотар иде,йоклаган.

 Кунак ашы кара-каршы дигәндәй,Мияу да сезгә,тәмлеләр әзерләгән

-.Балалар,сезгә бүген күңелле булдымы,ошадымы?

     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

логопедическое занятие по теме "Домашние животные" с использованием БОС технологии

Конспект занятия раскрывает возможности использования БОС технологии на фронтальных занятиях...

Конспект открытого интегрированного занятия по теме "Домашние животные" с использованием элементов антистрессовой гимнастики Т.Ф.Акбашева

Занятие направлено на расширение представлений детей о домашних животных,  формирование активного и пассивного словаря по теме. В деятельности используется  пальчиковая игра «Коза», элементы...

Презентация к логопедическому занятию в старшей группе по теме - " Домашние животные" с использованием ИКТ.

В презентации подобраны игры и игровые задания для детей старшего возраста с общим недоразвитием речи. В занятии используются электронные ресурсы ( смарт доска)....

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в 1й младшей группы на тему «Домашние животные» с использованием сенсорной коробки «Ферма».

1.    Образовательная область: Познавательное развитие2.    Тема занятия: «Домашние животные»3.    Программное содержание:Образовательная задача: формирова...

Презентация на тему "Домашние животные и их детеныши" для средней группы детского сада.

Данная презентация предназначена для детей дошкольного возраста (средняя группа ).Задачи:1-Познакомить детей с домашними животными и их детенышами.2-Рассказать детям полезную информацию о каждом живот...

Занятие по РР «Домашние животные и их детеныши» в средней группе

Тема: «Домашние животные и их детеныши» Цель занятия: выяснить, обогатить и закрепить знания детей о домашних животных; рассказать о пользе, приносимой людям и о месте их содержа...


 

Комментарии

Валитова Фрида Загировна

УМК содержит разнообразный по форме дидактический материал, что позволяет изучить новый материал на занятиях, провести повторение и закрепление. Игровые элементы, интерактивные задания, использование интернет-технологий обеспечивают познавательный интерес детей, что немаловажно при изучении родного языка. Помогает расширить словарный запас .

Скачать: