Шүрэле кунакка килә
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) по теме
Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына” нигезләнеп үткәрәм.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 28.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Шүрәле кунакка килә.
(Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрү өчен шөгыль) -Балалар,дәресегез тәмамланганны түземсезләнеп көттем.Сезгә кемнәндер хат килгән,тизрәк укыйсым килә.Кемнән булыр икән,ничек уйлыйсыз?(Балаларның җавапларын тыңлап үтәм.) -Укыйм әле бәлки белербез.“Балалар ,мин әкият герое,сезне мәктәпкә китәсез дип ишеттем дә,бүләкләр китерергә уйладым.Ләкин юлда адаштым,зинһар ярдәм итегез!!!Ярдәм итү өчен берничә бирем үтәргә кирәк”. 1.Менә бу рәсемнәрдән берүк язучы язган әкиятләрне эзләп табарга кирәк.(“Шүрәле”,”Су анасы”,”Гали белән кәҗә”)Калган әкиятләрнең дә исемнәрен атыйбыз). Бу әкиятләрне кем язган?(Габдулла Тукай) 2.Сезгә киләсе герой кем икәнен беләсегез килсә,табышмакның җавабын табыгыз: Ялтырап тора ике күзем,
Маңгаемда бер мөгезем!(шүрәле)
3.Ә шүрәле сүзе нинди аваздан башлана?(Ш)
(ш)-авазы тартыкмы,әллә сузыкмы?(тартык) 4.Ә тагын –Ш-авазы кергән нинди сүзләр беләсез? 5.Шүрәле һәм балалар атаган тагын берничә сүзне иҗекләргә бүлеп карыйбыз.Ничә иҗек икәнен әйтәбез. 6.Шүрәле әкияте кая бара соң?(урманда).Урманда нәрсәләр яши?(кыргый хайваннар),нәрсәләр үсә?Елның кайсы вакытында?(җәй). Балалар,”Шүрәле”әкиятендә төп геройлар кемнәр?(Былтыр,шүрәле)
Былтыр кем ул?Ул нинди?(характеристика)(Батыр,эшчән).Ул нинди милләт кешесе?(татар)Каян беләсез?(өстендәге киеменнән).Нәрсә кигән ул?(Читек,Түбәтәй)
7.”Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.
Түп-түп,түбәтәй,
Түбәтәең укалы
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды. Уртада калган балага сораулар:а)тизәйткеч әйтергә-кара карга кунган карга,б)киресен әйтергә-ялкау-уңган,ямьсез-матур,начар-яхшы,пычрак-чиста,в)татарча шигырь әйтергә, г)Г.Тукай сүзләренә язылган без яратып җырлый торган җырны атарга.(“Туган тел”). 8.Бергәләп җырның бер куплетын җырлыйбыз. Шүрәле керә,бүләкләр бирә.

