Уен-Сәяхәт "Мияубикәгә кунакка"
материал по математике (младшая группа) по теме

Закрепление с числом 5.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл uen-syaht_miyaubikg_kunakka.odt22.42 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Уен – Сәяхәт

                           “ Мияубикәгә кунакка “.

ТЕМА : “ 5” саны .  “Унда – сулда “  , “ Зур – кечкенә “ , “ Алда – артта “

                 төшенчәләре . “ Яз” ел фасылы .

БУРЫЧЛАР : “ 5 “  саны эчендә санауны ныгыту .

  1. Таныш булган предметларны зурлык буенча чагыштырырга , ; Зур “ “ Кечкенә “ сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәтү.
  2. “ Яз” ел фасылын әйтә белә hәм аеру .
  3. Пространствода ориентлашырга “ уңда – сулда “ өйрәтүне дәвам итү.

ОЕШТЫРУ  МОМЕНТЫ : Балаларның кәефләрен сорашу , җаваплар алырга

                                               торышу . “ Елмай  “ уены уйнала . ( Балалар түгәрәк ясап басалар ,  1 – 2- 3 елмаю дустыма күч ! ,балалар бер – берсенә карап елмаялар , кочаклашалар ) .

-- Безнең кәеф тагында күтәрелеп китте ! Үзебезнең яхшы күтәренке кәефебез белән килгән  кунаклар  белән   уртаклашыйк ! Балалар  кунакларга  карап  елмаялар , исәнләшәләр !

                                               БАРЫШЫ

 

Тәрбияче : Әйтегезче сез миңа , хәзер елның кайсы вакытты ?

                   Балалар :  ЯЗ !

Тәрб : Язның кайсы ае ?

Балалар : МАЙ !

Тәрб : Игътибар белән тыңлагыз , мин сезгә  Май  ае турында шигырь сөйләп

            китәсем килә !

Майдан да ямльле ай,                        Яшәргән агачлар,

Җанлы ай юк бугай .                          Каеннар , усаклар ,

Беренче май белән                              Юкәләр ярганнар

Башлана шул бу ай .                           Ямь – яшел яфраклар .

 

Тәрб : Як – якка карыйк әле нинди матурлык , нинди яшелек !

            Саф , язгы hава. ( Балалар  исниләр ).

Тәрб :  Сез тагын нинди ел фасылларын беләсез ?

Балалар :  Яз , Җәй , Көз , Кыш .

Тәрб : Димәк ничә ел фасылы бар ?

Балалар :  4 – ел фасылы бар .

Тәрбияче :  Балалар сез кунакка йөрергә яратасызмы ?

  1.  Балалрның җаваплары .

Мин сезгә  бер табышмак әйтәм , тыңлагыз !

( Балаларга табышмак әйтелә ) .

         

  1.   ТАБЫШМАК .

 2 – күзе , 2 – колагы  бар !

 1 –   коерыгы ,

 Дүрт  тәпие бар  аның !

Тычканнарны ярата ,

 Кычкыра ул  - МЯУ – МЯУ-  МЯУ !

Балаларның җаваплары . ( ПЕСИ ) .

Тәрбияче : Балалар мин сезне бүген Мияубикә  янына кунакка алып барам !

  1. Яши Мияубикә  еракта , аның янына барырга бик озак !

Ә, хәзер минем артка басыгыз !

Кулга – кул тотынып

Әйдәгез алга барыйк

Нәрсә көтә безне алда

Тизрәк барып карыйк !

  1. Ой, балалар , без кая килеп чыктык ?

БАЛАЛАР : Аланлыкка.

Тәрбияче :  Күрегезче , балалар, нинди матур чәчәкләр  ! Исеме аның - Тузганак .  

  1. Ул нинди төстә ? ( Сары ) ,яфраклары яшел !

  1. Төзелешеп бер ряткә тузганаклар үсәләр

Ничә чәчәк барлыгын кем әйтер икән миңа ?

Тәрб : Ничә чәчәк барлыгын белер өчен безгә нишләргә кирәк ?

БАЛАЛАР : Аларны санарга кирәк !

  1. Балалар чәчәкләрне саныйлар, индивидуаль балалар җаваплары .

Тәрбияче нәтиҗә ясый : Барлыгы  5 – чәчәк бар .

2. Алга таба барыйк әле

    Өскә бер карыйк әле

    Анда ни күрәбез без ? ( Күбәләкләр )

Тәрб : Карагызче балалар нинди матур күбәләкләр очып килгәнәр .

            Әйдәгез бергәләшеп аларны санап алыйк .

            1 – 2  - 3 – 4  - Барлыгы ничә күбәләк ?

Балалар :  Барлыгы 4 – күбәләк .

Тәрб :  5 – күбәләк булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк ?

Балалар : 1 – күбәләкне өстәп куярга кирәк ,

Тәрб : 1 – күбәләкне өстәп куйдык ничә күбәләк булды ?

Балалар : Барлыгы 5 – күбәләк булды .

 НӘТИҖӘ  ЯСАЛА : Чәчәкләр – 5 , Күбәләкләр – 5  

ДИМӘК  АЛАР БЕР  ТИГЕЗ .

      3.  Юллыбызны дәвам итик , алга таба барып карыйк !

          ( Балалар комнык янына баралар ) .

         Комнык  тирәле геометрик фигуралар таралып ята .( түгүрәк , квадрат, өчпочмак ).

Тәрбияче : Шук песи   бөтен уенчыкларын таратып аткан , туктагыз әле балалар бу безгә таныш булган фигуралар түгелмы сон ? Моны җыештырып алмыйча булмый балалар , сез миңа булышырсызмы ? ( булышырбыз ! ) ,  hәр берегез бер геометрик фигураны кулыгызга алыгыз .

Сораулар бирелә: Динә, синдә нинди фигура ? ( Квадрат ) Рияз , синдә нинди фигура ? ( Түгәрәк ) .

         УЕН : “ Үз өйеңе тап !”.

        Максат : Геометрик фигураларны   үзенә  туры килгән әзенә , зурлыгына дөрес

               итеп    урнаштыру.

        4. Тәрб : Булдырдыгыз   балалар,  хәр фигураны дөрес урнаштырдыгыз ! .

            Уен : “ Мин башлыйм сез дәвам итәсез ! “.

       Бу уен тәгәрәктә уйнала , балалар кулларыннан тотыналар, - Минем уң якта – Рияз . Минем

  1.        уң якта -  Динә ......  уен шулай дәвам итә .

        5. Тәрбияче : Балалар тыңлагыз әле мин бер тавыш ишетәм !

                       Бу бит песи тавышы

                       Кайсы яктан тавыш ишетелә ? Балалар билгелиләр, сүз белән әйтәләр ;

                      алдан , арттан ( Балаларның җаваплары тыңлана ).

                 (  Балалар песи тавышына баралар , әзләп табалар )

- Исәнме песи ! Без сине озак  әзләдек , кайларда йөресең  син ?

       ПЕСИ : Бар иде минем тубым, шуны эзләп йөрдем , бер кайданда тапмадым шул .

  1.  

    Тәрбияче : Пескәй кайгырма әле син, без  буш кул белән килмәдек ,сиңа   берне түгел ике

     йөмгак  алып килдек ( бармак белән күрсәтү ) Берсе зур аның, икенчесе кечкенә .

    Балалар әйдәгез бергәләшеп песигә йөгакларны  бирик ,иң элек зур  йөмгакны ,менә ул.

                 Рияз ,  нинди йөмгак  әле бу ? ( Зур ). Песигә бирәләр .

  1.         Тәрбияче: Миндә нинди йөмгак калды ? ( Кечкенә ) .

        Аяз , ниниди  йөмгак әле бу ( Кечкенә ). Песигә бирәләр .

  1.        Песи балаларга рәхмәт әйтә . Саубулашалар.

      ЙӨМГАКЛАУ : Балалар без бүген кайда  бардык ? Песи янына !

                                    Сезгә күбрәк нәрсә охшады?

                                    Нәрсә бик авыр булды ?

                                    Балаларның җаваплары тыңлана.

                                    Балалар сез бүген бик актив, тырыш булдыгыз,

                                    Дөрес җаваплар кайтардыгыз !

                                    Рәхмәт сезгә балалар !.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ромашка чәчәгенә кунакка

ТЕМА: “ Ромашка чәчәгенә кунакка”  Оештыру моменты: Исәнләшү җыры.Ромашкадан килгән хатны уку.Балаларга шарларны таратып чыгу. Максат: Балаларны ромашка чәчәге белән таныштыру. Үзенә х...

Конспект: "Әминә курчакка кунакка"

Конспект на тему здоровья...

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Шүрэле кунакка килә

Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына”  нигезләнеп үткәрәм....

Кунакка барабыз

открытое занятие...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...