Конспект: "Әминә курчакка кунакка"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

Конспект на тему здоровья

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_kurchakka_kunakka.doc23.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат:       Балаларга сәламәт яшәү рәвеше турында башлангыч                                                                  

                             төшенчә бирү, кулның вак моторикасын үстерү,

                             чисталыкка омтылыш тәрбияләү.

 

       Җиһазлар: курчак, агач, алмалар, сулы савыт.

   

      Шөгыль барышы:

                     

       Балалар, бүген безне Әминә курчак үзенә кунакка чакырды, балалар белән уйныйсым килә диде? Кунакка барасыгыз киләме?

       Кунакка барганда күчтәнәч алып баралар. Ә без нәрсә алып барырбыз икән? Балалар,  карагыз әле бакчада алмалар коелган, әйдәгез бергәләп алмаларны җыябыз да,  Әминә курчакка алмалар алып барабыз.

(балалар белән кәрзингә алмалар җыю).

        Карагыз әле балалар күпме алмалар җыйдык, ләкин алар пычрак. Пычрак алмаларны ашарга ярыймы? Чөнки пычрак алмаларны ашасак безнең эчебез авыртачак. Шуның өчен дә җирдә яткан әйберләрне юмыйча авызга кабарга ярамый. Бу пычрак алмаларны нишләтик инде? Әйдәгез без аларны юып чистартыйк.(суда алмаларны юуу). Менә алмаларыбыз чистарды, ә менә суыбыз ничек пычранды.(балаларга суны күрсәтү).

         Хәзер инде Әминә курчак янына китсәк тә була инде. Ләкин Әминә курчакның өе бик ерак. Тиз генә барып җитү өчен серле басма аша үтәргә кирәк.(басма аша үтү).

         Менә Әминә курчакның өенә килеп тә җиттек.

         Исәнме, Әминә курчак. Менә без, балалар белән сиңа күчтәнәчкә алмалар алып килдек.(кәрзинне бирү)

         Рәхмәт сезгә балалар. Мин сезне шундый көттем, сезнең белән уйныйсым килде.

        Әйдәгез балалар Әминә курчак белән “Кояш һәм яңгыр” уенын уйныйбыз.

        Рәхмәт сезгә балалар миңа бик күңелле булды.

         Балалар , Әминә курчакның йоклар вакыты җитте, безгә дә кайтырга кирәк, әйдәгез серле басма аша группага кайтыйк.

        Сау бул, Әминә курчак.