Салихова Миляуша Мударисовна

"Сайт воспитателя детского сада"

Улыбнись Жизни и она улыбнется тебе в ответ!

Профессия: воспитатель

Профессиональные интересы: нравится работать с детьми

Увлечения: вязание,

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Актаныш, Актанышский район

Место работы: МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salihovamilaysha

О себе

Мин, Салихова Миләүшә Мөдәрис кызы  балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Мин үз эшемне, балаларны яратам.

Мин көн саен  үземә төбәлгән сораулы карашлар белән очрашам. Менә шул сораулы карашларга җавапларны бергәләп эзлибез, хаталар, борчылулар аша дөрес тәрбия алымнарын табарга тырышам. 

Мин – тәрбияче. Мин көндез дә, төнлә дә, төшемдә дә, хыялымда да, уйларымда да һәрвакыт балалар белән, һәрвакыт нәниләр дөньясында. Минем һәрбер көнем  бәйге. Мин балачак илендә!

Кешенең иң изге хыялллары, иң матур истәлекләре, беренче сөенеч-көенечләре балачакта. Балалар үзләренчә уйлый, үзләренчә бәя бирә. Аларның үз дөньясы һәм ул дөнья гаҗәеп бай. Ниләр генә юк анда. Ул кечкенә генә олы хәсрәтләр, бәләкәй генә олы шатлыклар, гүзәл мизгел, якты хәтирәләр дисеңме? Болар бар да балачак илендә, безнең көндәлек тормышыбызда, балалар бакчасында.

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Габдрахман Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Зифа Кадырова "Сагынырсың мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер", "Синсез үткән язлар"

Мой взгляд на мир

 Бала, әкият, хыял, музыка, иҗат һәм уен дөньясында яшәгәндэ генә рухи дөньясы бай була.     

Моё портфолио

 

 

        “Кеше һөнәрне түгел,

ә һөнәр кешене сайлый”

Сократ.

 

Һәрбер олы кеше хәзерге көненә балачакны узып килә. Аның балачагы нинди булган - бу барлык башлангычларның башлангычы - безнең бүгенге тормышыбызны билгели.

 Гаиләдән бала балалар бакчасына килә. Бакчада баланың якын дусты, киңәшчесе, әлбәттә - тәрбияче.

Тәрбияче иң беренче чиратта бала җанлы, эчкерсез һәм ягымлы булырга тиеш.

       Балачак - кеше тормышының иң мөһим чоры. Ул киләчәккә әзерләүдән тыш, бүгенге, якты, кабатланмас гомер. Балачак ничек үткән, сабыйны бу елларда тормышта кем җитәкләгән, әйләнә-тирәдә аның акылына һәм йөрәгенә нәрсә кергән-бүгенге сабыйның киләчәктә кем буласы хәлиткеч дәрәҗәдә шуңа бәйле.

Замана тәрбиячесе нинди булырга тиеш соң? Ул балаларны яратырга, алар тормышы белән, уй-хыяллары белән янып яши белергә тиеш. 

Тәрбия эше зур сабырлык, күңел юмартлыгы таләп итә торган озакка сузылган эшчәнлек. Шунлыктан, тәрбияче бик күп белергә, балалар өчен һәрчак кызыклы, кабатланмас булырга тиеш. Ә моңа эзләнүчән, белемеңне һәрчак баетып торганда, үз эшенең чын остасы булганда гына ирешергә мөмкин. Яңача тәрбия алымнары, яңа технологияләр, традицион булмаган

методлар куллану белән беррәттән, әдәби мирасыбыз - халык авыз иҗаты әсәрләрен, милли-региональ компонентларны да онытмаска тиеш.

       Тәрбияче булу ул бик олы хезмәт, чөнки баланың дөньяны бәхетле итеп күрәме, начар, тискәре яктан күрәме болар барысыда тәрбияче хезмәтеннән тора. Чын тәрбияче бу дөнья белән яшәргә, барлык мәхәббәтен, йөрәк җылысын балаларга бирергә тиеш. Бу исемгә үзеңнең талантың, теләгең белән лаек булырга кирәк. Чөнки безнең заман таләпләренә туры китереп балалар тәрбияләү өчен һәр вакыт эзләнергә, яңалыклар ачырга, яңа идеяләр белән янарга кирәк.

 

 

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: