Көз буйлап сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Көз буйлап сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл pfyznbt.docx19.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: Балаларның белемнәрен системалаштыру, камилләштерү.

Тәрбия бурычы: Балаларда көзге табигатьнең матурлыгына соклана белү, күзәтүчәнлек һәм кызыксынучанлык сыйфатлары тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Уеннар, күнегүләр аша балаларның хәтерләрен, уйлау сәләтләрен үстерүне дәвам итү. Көз, көзге күренешләр турындагы белемнәрен системалаштыру.

Белем бирү бурычы: Сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирергә өйрәтү. Рәсемгә карап җөмлә төзергә өйрәтүне дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе:  Сөйләм телен үстерү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:  танып-белү үсеше, сәнгатьле-эстетик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сорауларга җавап бирү, мәкальләр.

Җиһазлау: көз рәсемнәре, слайдлар, яфраклар.

Сүзлек өстендә эш: 

Алдан үткәрелгән эш:   матур әдәбият әсәрләре уку, рәсемнәр карау, шигырьләр ятлау, мәкальләр, сынамышлар өйрәнү.

Шөгыль барышы.

  1. Оештыру.

Балалар, килгән кунаклар белән исәнләшик әле. Исәнмесез, хәерле иртә.

Балалар, бүген мин сезне сәяхәткә чакырам. Ә кая баруыбызны белү өчен табышмакка җавап табарга кирәк.

Һәр көн диярлек

Елап яшь коя.

Килгән кошларны

Көньякка куа.  (Көз)

Әйе, балалар, без көз буйлап сәяхәт итәрбез.

Балалар, нәрсә соң ул көз?  Ел фасылы.

Тагын нинди ел фасылларын беләсез? Кыш, яз, җәй.

Көздән соң нинди ел фасылы килә? Кыш.

Көз алдыннан нинди ел фасылы иде? Җәй.

 Мәрьямнең безгә әйтер сүзе бар. Илфинага, Илгизәргә бирик.

1. Мәрьям                                                Илфина

Кошлар оча, төркемләп,                2. Все мрачней лицо природы,
Яңгыр ява, иркенләп.                            Почернели огороды,
Кояш чыгып алгалый,                            Оголяются леса,
Моңсу караш салгалый.                    Молкнут птичьи голоса.
Агач сары төстәдер.                            Мишка в спячку завалился.
Кайсы ай бу?                                      Что за месяц к нам явился?

Сентябрь.                                                        Октябрь.

Илгизәр                                    

Болытлар – кара шәлдә,

Агачлар – кара шәүлә.

Карлар ява китмәскә,

Җирне шәрә итмәскә.

Көз югалды каядыр.

Кайсы ай бу?                     Ноябрь.

Балалар, сентябрь, октябрь, ноябрь нәрсәләр соң алар? Көз айлары.

Хәзер көзнең ничәнче ае? Хәзер көзнең өченче ае.

Көзнең беренче аеның исеме ничек? Сентябрь. Рәсем күрсәтелә.

Сентябрь көзнең беренче ае, аны көз башы диләр. Бу вакытта табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (агачларның яфраклары, үләннәр саргая башлый, иртән һәм кичен көннәр салкыная, чык, томаннар төшә бакчалардан, басулардан уңышларны җыялар).

Көзнең икенче аеның исеме ничек? Октябрь. Рәсем күрсәтелә.

Октябрь көзнең икенче ае, аны көз уртасы  диләр.

Октябр аенда  табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

(салкын яңгырлар ява, салкын җилләр исә, агачларның яфраклары коела, үләннәр корый, чәчәкләр шиңәләр, кояш сирәк күренә, бөҗәкләр юкка чыга, төнлә кыраулар була, кошлар җылы якка китә башлыйлар, кешеләр җылы итеп киенәләр, кешеләр басулардан, бакчалардан соңгы уңышларны җыялар)

Көзнең өченче  аеның исеме ничек? Ноябрь. Рәсем күрсәтелә.

Ноябрь көзнең өченче, соңгы ае, аны көз азагы  диләр.

(агачтагы соңгы яфраклар коела, кояш бик сирәк күренә, күк йөзен ямьсез кара болытлар каплый, карла яңгырлар  ява, көннәр ныграк суына, соңгы кошлар җылы якка китәләр, җыелып торган сулар туңа, җәнлекләр кышка әзерләнәләр)

Ә хәзер балалар рәсемгә карыйк әле. Бу рәсем сез әйткән билгеләргә туры киләме икән?    Дид. уен: “Хатаны тап”

Балалар, көз турында нинди мәкальләр һәм сынамышлар беләсез?

Мәкальләр

  1. Көзге көн ул бала кебек: әле көлә, әле елый.
  2. Осень идет, и дождь за собой ведет.
  3. Красна весна цветами, а осень пирогами.
  4. Язның байлыгы - кояш, көзнең байлыгы - уңыш.
  5. Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.

Сынамышлар

  1. Агачтан яфрак сирәк коелса, кыш салкын була.
  2. Сентябрьдә күк күкрәсә –көз җылы була.
  3. Сентябрьдә кар күренсә, көз озак килер.
  4. Агач яфрак коймый, кар яумый.
  5. Сентябр аяз булса, кыш салкын булыр.
  6. Шигырь  “Көз”

Балалар, кошлар кая китәләр? Җылы якка китәләр.

Ни өчен китәләр?

Балалар көз нинди кошларны җылы якка куа? Торна, аккош, кара карга, күке, карлыгач, сыерчык, тургай, сандугач, кыр казы, кыр үрдәге.

Аларны нинди кошлар дип атыйлар? Күчмә кошлар.

Беренчеләрдән булып нинди кошлар китә? Иң беренче бөҗәк белән тукланучы кошлар китә. (карлыгач, күке, тургай)

Икенче булып нинди кошлар китә? Җирдән азык табучы, орлыклар, җимешләр, ашлыклар  белән тукланучы  кошлар китә. (сыерчык, торна, каргалар)

Иң соңыннан нинди кошлар китә? Суда яшәүче кошлар китә.

Ә хәзер балалар  “Китә-китми” уенын уйнап алый. Мин сезгә кошлар әйтәм, ә сез җылы якка китүче кош булса кулларыгызны җилписез, ә китмәсә чүгәлисез.

Кыргый җәнлекләр кышка ничек әзерләнә?

Керпеләр көз башында ук кышка әзерләнә башлыйлар. Тирән өн эзлиләр, корыган яфраклар җыялар һәм шунда кереп йоклыйлар.

Аю көз көне җиләкләр белән туклана һәм кышка өненә кереп йоклый.

Куян соры йонын акка алыштыра. Төлке һәм бүренең тәне калын йон белән каплана.

Тиен үзенә кыш буена җитәрлек азык әзерләп куя. (чикләвек, шишкалар, гөмбәләр, җиләкләр).  Ул үзенең куышын кош каурыйлары белән җылыта.

Кешеләр көз көне нинди эшләр башкаралар?

Яшелчә, җиләк-җимешләр, гөмбәләр җыялар. Төрле кайнатмалар ясыйлар.

Басуларда игеннәрне җыеп алалар, коелган яфракларны, чүпләрне җыялар. Бакчаларны, басуларны кышка әзерлиләр.

Булдырдыгыз балалар, ә хәзер ял итеп алыйк.

Ял минуты.

Балалар идәнгә коелган яфракларны алыйк та, кайсы агачныкы икәнен әйтик.

  “Үз агачыңны тап” уенын уйнау.

Балалар сездә нинди агачларның яфраклары?

Миндә каен (имән, миләш) агачының яфрагы.

Рәсем күрсәтелә. Бу нинди агач? Каен (имән, миләш, өрәңге).

Каен (имән, миләш, өрәңге) яфраклары үз агачыгызны табыгыз.

Балалар, карагыз әле, яфраклар сезнең урындык астында калган. Алар гади генә яфраклар түгел, аларның сере бар. Рәсемгә карап җөмлә төзергә.

Балалар, әйдәгез әле матур яфракларыбыз белән “Көзге урман” рәсеме ясыйк.

Эш барышын аңлату.

Яфракларны краскага манып рәсем ясау.

Йомгаклау.

Көз турында нәрсә әйтә аласыз, көз нинди ул? матур, яңгырлы, болытлы, алтын һ.б.

Сез көзне яратасызмы?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Авыл тарихы эзлэре буйлап"

Авыл тарихы буенча балаларнын белемнэрен ныгыту,  авылнын куренекле шэхеслэре, урыннары, уткэне белэн  белэн таныштыру, региональ якын килуне гамэлгэ ашыру....

"Тукай эзләре буйлап"

Балаларны  Г.Тукай  иҗаты белән таныштыру...

Шәһәребез урамы буйлап сәяхәт

материал для воспитателей , подготовительных групп....

«Татарстан елгалары буйлап»

Максат: Татарстан җөмһүрияте аша ага торган елгалар турында мәгълүмат бирү.Бурычлар:Елгаларыбызда суның чисталыгын саклау, әйләнә-тирә мохитка сак караш тәрбияләү.Табигать байлыгы – елгаларыбызн...

Шәһәр урамы буйлап сәяхәт.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү. юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту....

Экология сукмагы буйлап

МАДОУ №396 “Центр развития ребенка” Сабирова Савия Равиловна 1 категория 1. «Экология сукмагы буйлап»             (уртан...

"Татар халык әкиятләре буйлап сәяхәт"

Балаларга сәхнәләштерү өчен әзерләнгән, татар халык әкиятләре турында сценарий. "Төлке һәм каз", " Төлке һәм торна", Төлке һәм бүре" әкиятләрен берләштереп  әзерләнде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ...