Математика иленә сәяхәт
план-конспект занятия по математике (старшая группа) на тему

зурлар төркеме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matem.docx19.24 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: ел дәвамында алган белемнәрне ачыклау.

Тәрбия бурычы: Математикага мәхәббәт, дуслык, ярдәмгә килергә теләк хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: әйләнә - тирәдә ориентлашуны, хәтерне, уйлау сәләтләрен, бер-берсенә карата ярдәмчеллек, яхшы мөнәсәбәт, кызыксынучанлык, үз үзенә бәя бирү күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: 10 га кадәр һәм кирегә санарга, санның рәттә урынын таба белергә, 10 эчендә янәшә торган саннарны чагыштырырга, геометрик фигуралар һәм предметның формалары, атна көннәрен әйтә белергә өйрәтүне дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсе:  Танып белү (ФЭМП).

Интеграль белем бирү өлкәләре: Сөйләм телен үстерү,  танып-белү үсеше, сәнгатьле-эстетик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сорауларга җавап бирү,

Җиһазлау: цифрлар, дидактик уеннар, проектор, ноутбук.

Алдан үткәрелгән эш:   саннар белән уеннар, атна көннәрен кабатлау.

Шөгыль барышы:

Балалар бүген безнең төркемгә хат килгән. Кемнән икән? әйдәгез ачып карыйк. Хат уку.

“Исәнмесез балалар. Мин математика патшасы булам. Сезнең математика белән шөгыльләнергә яратканыгызны беләм. Шуңа күрә мин сезне, үземнең математика иленә чакырам. Математика илендә сезне  сюрприз көтә. Сюрпризны  алу өчен сезгә, минем математика илендәге биремнәремне үтәргә кирәк. Әгәр дә сез кыю, тәвәккәл, үз көчегезгә ышанасыз икән минем  илемә рәхим итегез. Хәерле юл сезгә.”

Балалар сез математиканы яратасызмы?

Үзегезнең белемегезгә, көчегезгә ышанасызмы?

Әйдәгез математика иленә юл тотыйк.

Балалар математика иленә җиңел генә кереп булмый. Анда керү өчен безгә парольне белергә кирәк. Һәр бала парольне әйткәннән соң гына математика иленә керә алачак.

Һәр балага сорау бирелә.

1.        Ике песинең ничә колагы бар? (4)

2.        Атнада ничә көн? (7)

3.        Светофорның ничә күзе бар? (3)

4.        Бер кулда ничә бармак? (5)

5.        Безнең төркемдә ничә бала? (14) Атнада ничә ял көне? (2)

6.        Бер елда ничә ай? (12)

7.        Ике кулда ничә бармак? (10)

8.        Ничә ел фасылы бар? (4)

9.        Җомга атнаның ничәнче көне? (5)  

10.         Һәр ел фасылында ничә ай? (3)

11.        Кошның ничә канаты бар? (2)

    13. Ике этнең ничә тәпие бар? (8)

    14. Безнең төркемдә ничә кыз бар? (7)

Т: Булдырдыгыз балалар, без парольне уңышлы үттек, һәм без математика илендә.

Һәр дөрес үтәлгән бирем өчен минем дә сезгә бүләгем бар.

Хәреф күрсәтелә. Бу нәрсә? ... . Нинди хәреф?

Минем сезгә беренче бүләгем  “М” хәрефе.

Сез ничек уйлыйсыз балалар, бу өйдә кемнәр яши икән? Цифрлар.

Бик дөрес. Алар сез килүне шундый көткәннәр, әзерләнгәннәр, хәтта үзләренең урыннарын да онытканнар. Әйдәгез аларга үз урыннарын табарга булышыйк.

1 бирем:  Дид. уен: “Үз урынын тап”

(цифрларны 1-10, 10 -1 кадәр тезү)

Булдырдыгыз балалар сезгә мин икенче хәрефне бүләк итәм. Бу нинди хәреф? “О”

2 бирем: Ә бу өйдәге  цифрлар үзләренең күршеләрен югалтканнар. Әйдәгез аларга күршеләрен табарга булышыйк.

Дид. уен: “Күршесен тап” .

Ә бу уенга мин сезгә өченче хәрефне бүләк итәм. Бу нинди хәреф? “Л”

Алдагы өйдә кемнәр яши икән? Геометрик фигуралар.

3 бирем:    

        Таякчыклардан 3 ягы, 3 почмагы булган фигура, (өчпочмак)

        барлык яклары да тигез булган фигура, (квадрат)

        2 ягы озын, 2 ягы кечкенә булган фигура, (турыпочмаклык)

        2 почмагы тупас, 2 почмагы очлы булган фигура төзергә (ромб).

квадратны (кәгазь)  2 һәм 4 тигез өлешкә бүлергә,

түгәрәкне ике тигез өлешкә бүлергә.

Бу бирем өчен мин сезгә дүртенче хәрефне бүләк итәм. Бу нинди хәреф? “О”

Алдагы биремне үтәгәнче бармакларыбызны ял иттереп алыйк.

Бармак уены:  Уң кулыбызны табыйк,

                        Әйдәгез санап карыйк.

                        Башлыйк чәнтидән

                        Иң кечтекидән

                        Чәнти була бер

                        Исемсез ике,

                        Урта бармак өч

                        Имән бармак дүрт.

                        Бишенчесе баш бармак

                        Менә нинди зур тармак.

                        Менә биш күпме була

                        Бөкләсәң йодрык була.

4 бирем:

        сул як өске почмакка кызыл өчпочмак,

        уң як аскы почмакка яшел квадрат,

        уртага  кара овал,

        сул як аскы почмакка зәңгәр турыпочмаклык,

        уң як өске почмакка сары түгәрәк.

Бу бирем өчен мин сезгә бишенче хәрефне бүләк итәм. Бу нинди хәреф?

“Д”

Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Ял минуты.

4 бирем:  Алдагы өйдә шигъри табышмаклар яши.

Керпе салды кәрзиненә         Кайтып килә ике бүре

Ике гөмбәнең берсен.            Урман сукмагы буйлап.

Ничә гөмбә үсеп калды?       Ә икесе каршы ала,

Җавапны әйт әле син.  (1)     Барсы ничә? Тап җавап. (4)

Дүрт күгәрчен килеп кунды   Туплар алып кайтты куян

Келәтнең түбәсенә.                  Уллары, кызларына.

Берсе кире очып китте,            Өч зәңгәр туп, ике сары,

Ничә калды? Әйт менә. (3)      Барысы ничә? Сана. (5)

Алты кәлтәнең дүртесе           Дүрт бал корты киң болынга

Каядыр качып китте.               Бал җыярга дип килде.

Ничә кәлтә калды? Уйла.        Соңрак өчесе өстәлгәч,

Санарга вакыт җитте. (2)        Ничәү булдылар инде.  (7)

Бу бирем өчен мин сезгә алтынчы хәрефне бүләк итәм. Бу нинди хәреф? “Ц”

4 бирем:   Бу өйдә атна көннәре яши.

Бер атнада ничә көн? Атнада ничә ял көне?

Дид. уен: “Үз урыныңны тап”

Бу биремне дә уңышлы гына башкардык. Мин сезгә алтынчы хәрефне бүләк итәм. Бу нинди хәреф? “Ы”

Нинди сүз килеп чыкты инде балалар?

МОЛОДЦЫ

Менә без математика патшасының биремнәрен үтәп бетердек. Ә кая икән соң  сюрприз. Тирә ягыгызны күзләр белән генә күзәтегез әле. Берәр ят әйбер күрмисезме? (күзләр белән тирә-якны күзәтү)

Серле сандыкны ачу өчен безгә математика иленнән кайтырга кирәк. Без бит математика иленә пароль аша кердек. Чыкканда да пароль аша чыгарга кирәк. Безгә сүзләрнең киресен әйтергә кирәк.

Дид. уен: “Киресен әйт”

озын – кыска                 зур – кечкенә

биек – тәбәнәк          киң – тар

юан – нечкә                 ерак - якын

өстә – аста                  уңда - сулда

алда- артта                  бер - күп

эчтә –тышта                 җиңел – авыр

көчле- көчсез                 тиз – акрын.

Менә без балалар бакчасына кайтып та җиттек. Инде серле сандыкта нәрсә барын карыйк. (Сандыкны ачалар, анда медальләр)

Балалар сезгә математика патшасының биремнәре ошадымы?

Кайсы биреме бигрәктә ошады?

Сез үзегезне бу медальләргә лаек дип уйлыйсызмы?

Булдырдыгыз балалар, киләчәктә дә математиканы яратыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...