Математика иленә сәяхәт.
план-конспект занятия по математике (старшая группа) по теме

 

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.
               2) Геометрик фигураларны атауны, төсләрне белүне ныгыту.
               3) Фикерләү сәләтен үстерү.
               4) Математик эшчәнлеккә кызыксыну тәрбияләү, тирә-юньдә ориентлаша белүне ныгыту.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika.odt14.43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Математика иленә сәяхәт.

  1. Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.

               2) Геометрик фигураларны атауны, төсләрне белүне ныгыту.

               3) Фикерләү сәләтен үстерү.

               4) Математик эшчәнлеккә кызыксыну тәрбияләү, тирә-юньдә ориентлаша белүне ныгыту.

Жиһаз: Таблица,таякчыклар,рәсемнәр,карточкалар,карандашлар.

                              Эшчәнлек барышы.

1.Кереш өлеше.

Тәрбияче: Балалар, бүген без сезнең белән математика иленә сәяхәткә барабыз. Ул илгә эләгү өчен безгә бөтен белгәннәребезне күрсәтергә кирәк. Без анда нәрсә белән барырбыз икән? Сезнең алдыгызда нокталар куелган битләр,дөрес тоташтырсагыз бер транспорт килеп чыгачак.(Машина рәсеме).

Тәрбяче:Хәзер яхшы итеп утырабыз һәм юлга чыгабыз.

1Тукталыш.Ел фасылларын билгеләү.

Тәрбияче:Балалар, әйтегез әле, хәзер кайсы ел фасылы?

Балалар:Яз.

Тәрбияче:Яз фасылында нинди айлар бар? Хәзер нинди ай?

Балалар:Март, апрель, май. Хәзер апрель ае.

Тәрбияче:Язга кадәр нинди ел фасылы иде?

Балалар:Кыш.

Тәрбияче:Яз килгәнен кайдан беләбез?

Балалар:Кар эреде,кояш җылыта, кошлар килде.

Тәрбияче:Яздан соң кайсы ел фасылы килә?

Балалар:Җәй, ә аннары көз фасылы.

Тәрбияче:Әйдәгез , тактада дөрес итеп куябыз.

2Тукталыш.Атна көннәрен билгеләү.

Тәрбияче:Балалар, бер атнада нинди һәм ничә көн бар?

Балалар:Дүшәмбе,сишәмбе,чәршәмбе,пәнҗешәмбе,җомга,шимбә,як-шәмбе.Барысы 7 көн.

Тәрбияче:Әйдәгез,бер уен уйнап алабыз.Уен «Атна төзел» дип атала.

1)Хәзер 7 бала чыга һәм минем өстәлдәге саннар язылган карточкаларны ала. «Атна төзел» дигәч, дөрес итеп, тезелеп басалар.

2)Сишәмбедән соң булган көннәр тезелеп басалар.

3)Шимбә һәм дүшәмбе арасындагы көннәр баса.

3Тукталыш.Тәүлек өлешләре.

Тәрбияче:Балалар, тәүлек нинди һәм ничә өлештән тора?

Балалар:Иртә, көндез, кич, төн. 4 өлештән тора.

Тәрбияче:Хәзер тәүлекнең кайсы өлеше? Кайдан беләбез? Иртән без нишлибез?(Көндез, кич, төн). Әйдәгез, тактада дөрес итеп билгелибез.

4Тукталыш.Геометрик фигуралар.

Тәрбияче:Балалар, сез нинди геометрик фигуралар беләсез? Нинди төсләр беләсез?

Балалар:Шакмак, турыпочмак, өчпочмак, түгәрәк, овал, цилиндр.

Тәрбияче:Балалар, хәзер мин сезгә таблица күрсәтәм, игътибар белән карагыз һәм җавап бирегез.Фигуралар нәрсәсе белән охшаш һәм нәрсә белән аерылып торалар?

1)рәт-төсләре белән охшаш ( зурлыклары белән аерылып торалар)

2)рәт-формалары белән охшаш (төсе, зурлыклары белән аерылалар).

3)рәт-зурлыклары белән охшаш (төсе, формасы белән аерылалар).

Тәрбияче:Балалар, сезнең өстәлегездә геометрик фигуралар бар. Әйдәгез, алар белән эшләп алабыз:

1)Өчпочмакны иң уртага куябыз.

2)Аның уң ягына турыпочмакны куябыз.

3)Түгәрәкне сул ягына куябыз.

4)Шакмакны өчпочмакның өстенә куябыз.

5)Овалны өчпочмакның астына куябыз.

6)Шакмак белән овал арасында нинди фигура урнашкан?

Шушы фигуралардан нәрсәләр төзергә була?

Тәрбияче:Балалар, бераз ял итеп алыйк.

                                   Физкультминут.

Дүшәмбе – мин су коендым,(йөзү хәрәкәте)

Сишәмбе-рәсем ясадым,(рәсем ясау)

Чәршәмбе- озак юындым,(юыну)

Пәнҗешәмбе- футбол уйнадым,(урында йөгерү)

Җомга көнне йөгердем, сикердем,(сикерү)

Бик озак итеп биедем.(әйләнү)

Шимбә һәм якшәмбе көннәрне (кул чабу)

Рәхәтләнеп ял иттем (чүгәләп,кулларын куеп, «йоклап» китәләр).

5Тукталыш.Предметларны урынына урнаштыр.

Тәрбияче: Балалар, сезнең алда рәсем.Һәрбер әйберне үз урынына урнаштырырга кирәк. Башта әйтеп чыгабыз, аннары карандаш белән күрсәтәбез.

6Тукталыш.10 га кадәр санау.

(Елаган тавыш ишетелә. Аю керә ).

Тәрбияче:Кем бар анда? Ни булды?

Аю:Миңа бүген кунаклар килде.Ә минем бәлешем бер генә. Ничек итеп аны бүләргә . Мин бит саный белмим.Миңа ярдәм итмәссезме?

Тәрбияче:Балалар, аюга ярдәм итәбезме?

Балалар:Әйе, ярдәм итәбез.

Тәрбияче:Тыңлап торыгыз, ничә җәнлек һәм ничә кош кунакка килгән  

һәм бәлешне ничә өлешкә бүләргә кирәк? Мин әйтеп барам ,ә сез таякчыклар ярдәмендә саный барыгыз.

      Иң башта килеп керделәр:

      Керпе, бурсык, енот һәм куян.

      Ә аннары бүре һәм хәйләкәр төлке.

      Иң соңыннан- болан, карга һәм саескан

      Барысы ничә булды инде?

Балалар:Тугыз булды.

Тәрбияче:Аю кушсак ничә була?

Балалар:Ун була.

Тәрбияче: Бәлешне ничә өлешкә кисәргә кирәк?(ун)

Аю:Рәхмәт, балалар,сез миңа бик ярдәм иттегез.

Тәрбияче:Балалар, безнең сәяхәтебез тәмамланып килә.Бакчага кайту өчен безгә уннан бергә кадәр(10-1) санарга кирәк.(Саныйлар)

Тәрбияче:Менә шуның белән сәяхәтебез тәмам. Бүген сез барыгыз да булдырдыгыз, сәяхәт вакытында үзегезне бик тәртипле тоттыгыз, дус булдыгыз, матур җаваплар бирдегез.

6Тукталыш.10 га кадәр санау.

Тәрбияче: Яз җиткәч аланда чәчәкләр үсә , күбәләкләр очып йөриләр.

Күбәләкләр , очып арыгач, чәчәккә кунып ял итәләр. Санагыз әле, ничә чәчәк үсеп утыра? Ничә күбәләк очып йөри?

Менә тагын бер күбәләк очып килде. Барысы ничә күбәләк булды?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...