“Математика иленә сәяхәт”
план-конспект занятия по математике (средняя группа) на тему

Фаттиева Гульфия Махмутгараевна

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_ilen_syaht.docx18.63 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ “МӘКТӘПКӘЧӘ  МӘГАРИФ  ИДАРӘСЕ” МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

                                                                                     

“Математика иленә сәяхәт”

Уртанчылыр төркемендә  ата-аналарга үткәрелгән

математика  шөгыленең конспекты.

                                                                                     

        Төзеде һәм таныштырды:  

                                                                          гомуми үстерешле 76 нчы балалар    

                                                                      бакчасының 6 нчы төркем  тәрбиячесе                                                                          

                                                                    Фаттиева Гөлфия Мәхмүтгәрәй кызы,

                                                                                      декабрь, 2014ел.    

                                    ТАТАРСТАН  РЕСПУБЛИКАСЫ

                                         ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ        

                                   

Максат:

Бишкә хәтлек санауны, саннарны һәм тәртип саннарын дөрес файдалануны ныгыту.

Предметларның ике төркемен чагыштыруны, геометрик фигураларны әйтеп бирергә өйрәтүне, предметларның торышын сүзләр белән аңлатып бирүне ныгыту.

Таякчыклардан геометрик фигуралар төзү.

Шөгыльгә кызыксыну уяту.

Җиһазлау:

Урындыклардан ясалган поезд, урман рәсеме, геометрик фигуралар, предметлар рәсемнәре, таякчыклар

 Сүзлек өстендә эш:

әзрәк, күбрәк, тигез, уңда, сулда, өстә, аста.

Методлар һәм алымнар:

проблемалы ситуация, сорау – җавап, күрсәтү,  дидактик уеннар, күргәзмәлек.

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше:

бармак уеннарын өйрәтү, рәсемнәр ясау.

Балалар белән алдан эшләнгән эш:

таякчыклар белән төзү, бармак уеннарын өйрәнү.

Шәхси эш:

пассив балаларны  активлаштыру.

Шөгыльнең структурасы:

     I. Кереш өлеш – 1 мин.

     1. Поезда сәяхәткә бару - 2 мин  

     II.                                                                                                                                                                                                                                                          

       2.” Пальчики”  бармак уены – 1мин

3. Уен “Нинди геометрик фигура юк?” -2 мин

4. Өстәлләрдә таратма материаллар белән эш -3

5 .Уен “Нәрсә кайда урнашкан?” - 2 мин

6. Таякчыклар белән төзү- 3

III . Йомгаклау

 Поезда кире бакчага кайту-1

Балаларны оештыру:

I. Урындыклардан ясалган “Поезда” басып тору.

II. Урындыкка утыралар.

III. Урындыклар янына басу.

Барышы: балалар тәрбияче артыннан кереп ярым түгәрәккә басалар.

  • Балалар карагыз әле бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез әле алар белән елмаеп исәнләшәбез!
  • Исәнмесез.

- Балалар әйдәгез без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Ә сәяхәткә без поезд белән “Математика иленә” барырбыз. Әйдәгез әле башта поездыбызны карыйк. Поездның нәрсәләре була?

- Вагоннары.

- Әйе вагоннары.Ничә вагоны бар безнең поездның?

- Биш.

- Ничәнче вагон беренче урында ? Анда нинди сан?

- Беренче вагон беренче урында.Берле саны.

- Ә соңгы вагонның номеры ничә?

- Соңгы вагонның номеры 5.

- Дөрес. Хәзер сезгә билетлар сатып алырга кирәк. Билетларда түгәрәкләр бар. Шул түгәрәкләрне саныйсызда, шундый сан янына килеп басырга кирәк.

Балалар билетлар алалар.

- Ә хәзер мин билет тикшерүче контролер булам.Дөрес утырдыгыз микән? Булдырдыгыз балалар дөрес утыргансыз. Ә хәзер безгә кузгалырга вакыт.Юлда күңелсез булмасын өчен җырлап барыйк.

 Алга таба барабыз                         Ах-ах-ух!

Тик-так-так!                                    Ах-ах-ух!

 Тик-так-так!                                   Свисток яңгырап китә.

Гөрләп чаба паравоз.                      Ту-ту-ту.

Юл тап-тап.                                     Ту-ту-ту.

Юл тап-тап.                                     Тавыш еракка җитә

Ак төтен артта кала:                        Уу-Уу-Уу.      

Пух-пах-пух!                                    Уу-Уу-Уу.        

 Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:

- Озак бардык. Урман аланына килеп җиткәч поездыбыз ватылды. Әйдәгез утырыйк әле урыннарга. Нәрсә булды икән? Поездыбызны төзәтер алдыннан бармаклар белән уйнап алыйк әле.

Раз, два, три, четыре, пять

Вышли пальчики гулять

Раз, два, три, четыре, пять

Домик спрятались опять

- Балалар карагыз әле бу нәрсә?(геометрик фигуралар күрсәтү)

-Дөрес.Хәзер менә бу рәсемгә карагыз әле.Монда һәр рәттә геометрик фигуралар ясалган, ә бу шакмакта бушлык. Анда нинди геометрик фигура куярга онытканнар икән?

- Дөрес. Өчпочмак.

- Урман аланында 5 чыршы үсеп утыра.Шул 5 чыршыларны тасмаларыгызның өске өлешенә куегыз әле.Ничә чыршы куйдың Камил?

- Без әзрәк бардыкта 4 гөмбә таптык.Шул гөмбәләрне тасманың аскы өлешенә нәк чыршылар астына куегыз.Ничә гөмбә куйдың Самирә?

- Балалар нәрсәләр күп? Ул ничә?

- Чыршылар күбрәк.Алар бишәү.

- Нәрсәләр әзрәк? Алар ничә?

- Гөмбәләр әзрәк.Алар дүрт.

-Дөрес.Ә ничек аларны тигезләргә икән?

-Бер гөмбә өстәргә.

-Өстәгез.Ә хәзер гөмбәләр  белән чыршылар ничек?

-Тигез.

- Булдырдыгыз балалар.Җыеп куегыз,бераз ял итеп алыйк.

Ял минуты. “Кышкы урман”

       Язгы урманга килдек, (йөрү хәрәкәтләре)

       Матур урыннар күрдек, (кулларны як-якка җәяләр)

       Ак каен тора –уңда, ямь-яшел чыршы- сулда, (як-якка карап күрсәтү)

        Әнә куян сикерә (сикерү)

        Ул бүредән элдертә. (урында йөгерәләр)

   Без аннанда качабыз( чүгәләп утыру)

Тапмас ул безне явыз.

(Балалар урыннарына утыралар)

- Ә хәзер бу рәсемгә карап әйтегез әле уртада нәрсә? Уңда? Сулда? Өстә? Аста? (Рәсемнәрнең урынын әйтү)

-Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер таякчыкларны алабыз.Квадрат төзегез әле.Квадрат төзер өчен ничә таякчык алдыгыз?

-Дүрт.

Ә хәзер өчпочмак төзегез. Ничә таяк кулландыгыз?

- Өч.

-Булдырдыгыз балалар.Менә без поездны төзәттек инде, кире бакчага кайтарга вакыт.(Урындыклар янына килеп басалар)

-Менә без бакчага кайттык.Сезгә сәяхәт ошадымы? Нәрсә ошады?

- Миңада сезнең белән сәяхәттә булу бик ошады.Сез барыгызда тырыштыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадә...

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...