Математика иленә сәяхәт.
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме

Халимова Рузалия Рифкатовна

 

Йомгаклау занятиесе. Өйрәнгән материалларны ныгыту максатыннан үткәрелә.

Балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадәр цифрларны тану; 10 эчендәге саннар составын ныгыту, гади мәсьәләләр төзү һәм чишү, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту, математик тамгаларны, символларны дөрес куллану; логик фикерләүне, күзаллауны, игътибарны үстерү максатлары куела.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mat.docx15.21 КБ

Предварительный просмотр:

Занятиенең максаты: балаларның предметларның үзлекләре, кушу, алу турында белемнәрен ныгыту; микъдар һәм тәртип саннарын кабатлау; 0-9 га кадәр цифрларны тану; 10 эчендәге саннар составын ныгыту, гади мәсьәләләр төзү һәм чишү, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту, математик тамгаларны, символларны дөрес куллану; логик фикерләүне, күзаллауны, игътибарны үстерү.

Материалы:

күрсәтү: цифрлар, хәрефләр,слайдлар, ноутбук, картина, лупада цифрлар, гномиклар (кулларында цифрлар), рәсемнәр, саннар кисемтәсе, зурлык, кечелек, тигезлек билгеләре, символлар белән табышмаклар, геометрик фигуралар;

тарату: нокталы кәгазьләр, ручкалар, веерлар, һәр балага цифрлар, +, -, = тамгалары  

- Бүген атнаның ничәнче көне? Нинди көн?

  1. Безне Фея бүген бер илгә кунакка чакыра. Ә нинди ил икәнен цифрлар һәм  хәрефләр ярдәмендә белербез

М

И

Е

Т

А

К

1

2

3

4

5

6

15 - 43 -15 - 42 - 65

                                                 ма - те – ма – ти -  ка

Бу математика иленең кайбер шәһәрләрендә үләннәр, кошлар, хайваннар да гадәти түгел икән, әкияти, математик. Алар безгә фоторәсемнәр җибәргәннәр, әйдәгез аларны карыйк әле, нинди цифрлар яшеренде микән?  Слайдлар

  1. Хәзер безгә нокталарны эзлекле тоташтырып, нинди транспорт белән барасын ачыкларга кирәк. Балалар эше (ракета чыга)
  2. Ракетага утырабыз, күзләрне йомдык, очып киттек ( Ноутбукта ракета тавышы)
  3. Күзләрне ачтык, математика иленә килеп җиттек. (Картина  - өйләр, Фея уртада)
  4.  Карагыз әле, Фея серле таягы белән тигән дә, цифрлар зурайган,  сыймыйча калганнар. “Бу нинди цифр?” уены
  5. Математика иленең башкаласы – Саннар шәһәре. Монда аның бер урамы. Кунакка гномиклар килгән. Әйдәгез аларга йорт номерларын табарга ярдәм итик. Карагыз әле, аларның кулында 2 сан, аларны кушып, суммасын табабыз. Шул сумма гномикларның йорт номерлары була.

№ 9       7+2

№ 10    9+1 һ.б.

(Бер бала тактага чыга, ә калганнар веер ярдәмендә йорт номерларын күрсәтә)

  1. Икенче урамга бер турист килгән. Ул үзен кунакханәгә урнаштыруны сорый. Ләкин ул бер шарт куя, тыңлагыз әле, “минем кунакханә кызыл түбәле йортлар белән янәшә булмасын” ди. Карыйк әле кайсына урнаштырыйк микән?

 Күзләргә гимнастика. Гномиклар урнашып беткәч, футбол уйнарга чыкканнар.”Футбол”

  1. Саннар шәһәрендә юллар да гадәти түгел: ул – саннар кисемтәсе. Бу шәһәрдә йөрер өчен “юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк. Ә без аны беләбез, әйтегез әле саннар кисемтәсендә уңга барганда саннар нишли? Ә сулга барганда? (кими). Юл билгеләре зурлык, кечкенә билгеләре. Игътибар белән карыйк әле, барлык тамгалар да дөрес микән? “Хатасын төзәт” уены.
  2. Ә хәзер рәсемнәргә карап билгелик: кайсы капчыкта предметлар күбрәк, кайсында азрак. (цифрларны куеп, < >  билгеләрен куярга.
  3. Физминутка (символлар белән)
  4. Бакчаларында бездәге кебек яшелчә, җиләк-җимешләр үсә икән. Ә нинди яшелчә, җиләк-җимеш икәнен символлар ярдәмендә белербез.

  1. Фея сезгә мәсьәләләр төзеп чишәргә рәсемнәр бирә. Мин ул рәсемнәрне күрсәтәм,  сез  эчтән генә мәсьәлә уйлап, аннар ярдәмендә  урында эшләп куясыз, кем әзер була, кул күтәреп мәсьәләсен әйтә, җавабын әйтә. Игътибарлы булыгыз! (Слайдлар)
  2. Математика иленең бер шәһәрендә замокларны геометрик фигуралардан төзегәннәр. Аларның ачкычларын табарга кирәк. Бу бик гади: нинди геометрик фигуралар, ничәү кулланылганын карыйсыз да, ачкычларны табасыз.
  3. Логик фикерләүгә мәсьәләләр.
  4. Булдырдыгыз балалар, сезгә математика илендә ошадымы? Хәзер кире очып кайтабыз. ( ракета тавышы)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....

Математика иленә сәяхәт.

Максат: 1) Балаларның 10 саны эчендә дөрес санау күнекмәләрен, ел фасылларын аеруларын, атна көннәренең берсе артыннан берсе килүен белүләрен үстерү.            ...

“Математика иленә сәяхәт”

Конспект НОД в средней группе по ФЭМП....

Математика иленә сәяхәт

1.  Балаларны атна көннәрен эзлекле рәвештә исемнәре белән атарга, тәүлек төшенчәсе турында күзаллауларын булдыру. Янәшә торган саннарның нисбәтен аңлауны һәм 10 эчендә янәшә торган саннарны чагы...

“Математика иленә сәяхәт” Уртанчылар төркеме

Тема: “Математика иленә сәяхәт”Максат: 1)    Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәрен тикшерү һәм ныгыту; (0-9 га кадәр цифрларны тану; 0-50 гә кадәр санау; предметларны тәрле билгеләре бу...

Математика иленә сәяхәт. (ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)

ТЕМА:  Математика иленә сәяхәт.(ПУТЕШЕСТВИЕ В СТРАНУ МАТЕМАТИКИ)Максаты :1.1дән 10 га  кадәр уңайга һәм кирегәсаный белүне ныгыту ;уң ,сул,алда ,артта,аскы ,өске якларны дөрес атау;мәсьәләлә...

“Кызыл калфак белән математика иленә сәяхәт” темасына оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты (математик белем бирү өлкәсе)

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районыМуниципаль үзидәрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениесы 83 нче номерлы гомуми үстерешле  балалар бакчасы...