Ямьле яз, без сине көтәбез
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

конспект занятия по развитию речи и окружающим миром

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yamle_yaz_bez_sine_kotbez._pedsovet_shogyle_2022_el.docx20.65 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

 “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

Тема: Ямьле яз, без сине көтәбез.

I квалификацион категорияле тәрбияче: Салихова М.М

Максат: балаларның язның характерлы билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычы: Табигатьнең матурлыгын күрә, аңа соклана белү хисләре һәм экологик культура тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның күзаллау, күзәтүчәнлек, фикер йөртү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларны табигатьтә була торган үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү. Тулы җөмләләр белән кечкенә хикәя төзеп сөйли алуларына ирешү.

Балалар эшчәнлеге: күнегүләр эшләү, схема буенча җөмләләр,  хикәяләр төзү, уеннар.

Сүзлек өстендә эш: яз, бөре, гөрләвек, весна, почка, ручей,

Алдан үткәрелгән эш: әңгәмәләр үткәрү, рәсемнәр карау, табигатьне күзәтү.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, әңгәмә, сорауларга җавап бирү, табышмаклар, сюрприз момент.

Җиһазлау: слайдлар, рәсемнәр, җөмлә һәм хикәя төзү өчен схемалар.

Кулланылган әдәбият: “Балачак аланы”, “Иң матур сүз” К.В.Закирова.

Эшчәнлек барышы:

Балалар,  хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы?

Әйдәгез, барыбызга да күңелле булсын өчен хәерле иртә телик, килгән кунаклар белән исәнләшик.

Хәерле иртә телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле иртә телик барчабызга,

Хәерле иртә телик үзебезгә.

Балалар, без кояшлы, аяз көн теләдек тә, ә безнең кояшыбыз ни өчендер бик моңсу. Ни өчен моңсу икән ул? Сез ничек уйлыйсыз

  • Чөнки нурлары юк.
  • Ә кояшка нурлар ни өчен кирәк соң? яктыртыр өчен, җылытыр өчен.
  • Әйе, чыннан да ул үзенең җылы нурлары белән бар табигатьне җанланыра, җылыта, ямьләндерә.
  • Ишек шакыйлар. (Бер бала ишек янына бара, хат алып керә).
  • Балалар безнең төркемгә хат килгән. Әйдәгез карыйк әле кемнән икән.

Хат уку: “Хәерле көн балалар. Мин үз урынымны Язга бирергә теләмим. Ләкин Яз үзенең бүләген сезгә җибәреп өлгергән инде. Әгәр сез минем биремнәремне үтәсәгез, язгы кояшның җылы нурлары сезгә бүләкне табарга ярдәм итәр. Шул чагында, мин, Язга үз урынын бирермен”

  • Балалар, бу хат кемнән дип уйлыйсыз? Кыш
  • Сез гел кыш булуын теләр идегезме? Ни өчен?

Шулай булгач, безгә кышның биремнәрен тиз арада үтәп, Язны үз урынына кайтарырга кирәк. (Биремнәрне конверттан алу). Биремнәр кояш нурларына язылган. Балалар бу бит безнең кояшыбызның нурлары, менә ни өчен ул шундый күңелсез икән.

1. Биремне уку: Табышмакка җавап табарга.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара.  (Г.Тукай) Яз

  • Балалар, яз сүзе рус телендә ничек әйтелә? Весна. (бергәләп кабатлау)
  • Яз кайсы ел фасылыннан соң килә?
  • Яздан соң нинди ел фасылы килә?
  • Язның ничә ае бар?
  • Язның беренче аеның исемен әйт?
  • Язның өченче аеның исемен әйт?
  • Язның икенче аеның исемен әйт?
  • Яз айларын әйт?
  • Булдырдыгыз балалар, беренче биремне үтәдек. Кояшның нурын урынына куябыз. (1 бала кояш нурын кояш янына илтеп куя)

2. “Яз билгеләрен әйтергә”.  Җөмләне “Яз җиткәч” дип башларга:

  • Яз җиткәч түбәләрдән тамчылар тама.
  • Яз җиткәч кояш ныграк җылыта.
  • Булдырдыгыз балалар, икенче биремне дә үтәдек. Кояшның нурын урынына куябыз. (1 бала кояш нурын кояш янына илтеп куя)

3. Уен: “Үз урынын тап” (рәсемнәрне тиешле тәртиптә урнаштырырга)

  • Балалар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Ял минуты.

Солнышко, солнышко, золотое донышко!

Гори, гори ясно, чтобы не погасло.

Побежал в сад ручей

Прилетели сто грачей

А сугробы тают, тают

А цветочки подрастают.

4. Яз турында мәкальләр һәм әйтемнәр әйтергә.

- Вода с гор притекла весну принесла.

- Грач на горе-весна на дворе.

- Весенний день целый год кормит.

- Кто спит весною-плачет зимой.

- Увидел грача-весну встречай.

- Кышкы кар, көзге икмәк.

- Язгы хезмәт, көзге хөрмәт.

- Яз яме чәчәк белән- көз яме көлтә белән.

- Май ае салкын булса игенгә туклык.

- Кар күп булса иген уңар.

Ә хәзер балалар күзләребезне ял иттереп алыйк. (слайд)

5. Схема буенча яз турында сөйләргә.

6. Яз турында шигырь сөйләргә.

Яз килә (М.Мазунов)                         “Весна”

Көннәр аяз, күктә алсу                        Отшумела злая вьюга
Нур сибеп кояш көлә.                        Стала ночь короче дня.
Җиргә тама көмеш тамчы –                        Тёплый ветер дует с юга.
Сагынып көткән яз килә.                        Капли падают, звеня.

Әйтегезче, кайсы вакыт                        Солнце землю нагревая,
Яздагыдан ямьлерәк?                        Гонит с нашей горки лёд.
Кыш айларын да яратам,                        Тает баба снеговая
Әмма яз күңеллерәк.                        И ручьями слезы льёт.

  • Балалар без сезнең белән Кыш бабай җибәргән биремнәрне үтәдек, кояшның нурларын үз урыннарына кайтардык. Ә Яз кызы җибәргән бүләк кайда икән соң? Тирә-якны карагыз әле, күренмиме икән.(балалар эзлиләр, табалар)

Анда нәрсә дип уйлыйсыз. (балалар җавабы). (Посылкада умырзая чәчәкләре).

Умырзаялар – яз чәчәкләре. Алар Кызыл китапка кертелгән бик аз калган чәчәкләр. Болыннарда йөргәндә аларны өзмәгез. Алар табигать бизәкләре. Алар яныннан матурлыкка сокланып кына үтегез.

  • Балалар, без бүген нәрсәгә ярдәм иттек?
  • Бүгенге шөгыльдән сез үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?
  •  Әти – әниләрегезгә нәрсә турында сөйлисез?

“Хәерле көн балалар. Мин үз урынымны Язга бирергә теләмим. Ләкин Яз үзенең бүләген сезгә җибәреп өлгергән инде. Әгәр сез минем биремнәремне үтәсәгез, язгы кояшның җылы нурлары сезгә бүләкне табарга ярдәм итәр. Шул чагында, мин, Язга үз урынын бирермен”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ямьле яз.

Уртанчылар торкемендэ тирэ-юнь белэн таныштыру эшчэнлеге...

"Хуш киләсең, ямьле көз!"

Балалар белән уңыш бәйрәмен үткәрү....

“Зәем, син ямьле төбәгем!”

(Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр ...

Зәем, син ямьле төбәгем!

Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр с...

Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Ямьле яз”.(5-6 яшьлек балалар өчен)....

Открытое занятие по теме"Туган ягым бик ямьле"

Сандугачкай,сайра, сайра,Котлап язгы таңнарны.Туган җирдәй гүзәл җирләрДөньяда тагын бармы?                             ...

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ “ЯМЬЛЕ ҖӘЙЛӘР КИЛЕП ҖИТТЕ!” «ЛЕТО КРАСНОЕ ПРИШЛО!»

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДЕТСКОГО САДА С НАРУШЕНИЕМ ЗРЕНИЯ...