"Хуш киләсең, ямьле көз!"
методическая разработка по развитию речи (средняя группа) по теме

Хафизова Гульназ Накиповна

Балалар белән уңыш бәйрәмен үткәрү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hush_kilsen_yamle_koz.docx18.76 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш  киләсең, ямьле  көз!

Зал   бәйрәмчә  бизәлә.   Өстәлгә  көзге  уңыш:  җиләк-җимеш,  яшелчә, башаклар  куела.  Салмак  көй  яңгырый,  балалар  залга  керәләр.

Алып  баручы:   Көз   көннәре   килеп  җитте,

                                Хушлашабыз  җәй  белән.

                                 Бөтен  җиргә  яфраклардан

                                 Алтын  келәм  җәелгән.

Кадерле  балалар,  тәрбиячеләр,  бакчабыз  җитәкчеләре.  Бүген  без  халкыбызның  иң  гүзәл  бәйрәмнәреннән берсе -  «Сөмбелә»  бәйрәменә  җыелдык.  «Сөмбелә»- көзге  бәйрәм  уңыш  бәйрәме.  

Балалар   шигырь  сөйлиләр.

Җыр  «Яфрак   бәйрәме».

(Балалар   урындыкларга   утыралар.)

Алып  баручы:  Безнең  бакча  балалары

                               Яшелчәләр    үстерә.

                               Бакчадагы   туптан  да  зур,

                                Мәсәлән,  ул   бу  нәрсә?  

Шалкан   күрсәтә.

( 1  нче төркем балалары «Шалкан»  әкиятен  сәхнәләштерә.)

Алып  баручы:  Ә  хәзер, 2  нче  төркем  балалары  башкаруында  җыр.  «Көзге  моң».

Алып  баручы:   Балалар, карыгыз  әле,  җирдә  нидер  ята?  Хат  түгелме бу?

Балалар:  Телеграмма.

Алып баручы:  Әйдәгез,  ачып укыйк   әле.

(Ачып  укыйлар.)

Әйдәгез,  бергәләшеп кул  чабыйк.  Бәлки,  чынлап  та Сөмбелә  үзе дә  килеп  җитәр.

(Көй  яңгырый.   Сөмбелә керә.)

Сөмбелә:  

Исәнмесез,  нәни  дусларым!

Мин -  Сөмбелә,  килдем  сезгә.

Көзге  байлык  кулымда.

Муллык   белән   байлык  телим

Кем    очраса    юлымда.

Алып  баручы:  

 Син  килүгә  сөендек,

Бик  күп  җырлар  өйрәндек,

Шигырь,  табышмак,  мәкальләр,

Күп  биюләр  өйрәндек.

Сөмбелә:  Дусларым, күрәм,  сез  бик  уңганнар икәнсез. Минем  дә   сезгә  бүләгем  бар.  Быел  уңыш  бигрәк   мул  булды!  Ул   кишер,  помидор, чөгендер!  Бүген  мин   аларны  үзем  белән  дә  алып  килдем.

Килегез   әле,  яныма.   ( 9 нчы төркем  балалары  «Бар  матур  бакча»  дип  исемләнгән  җырлы-биюле  уен  башкаралар.)

Сөмбелә:   Булдырдыгыз,  балалар. Рәхмәт  сезгә. Яшелчәләрне  җыеп бетердек,  хәзер   бераз  ял  итеп   алсак  та   була.  Мин  сезгә  табышмаклар  әйтәм,  ә  сез  җавапларын табыгыз.

( табышмаклар  әйтә.)

Сөмбелә: Бик  дөрес, дусларым. Зирәклегегез  мине  сокландырды.  Әйдәгез  хәзер,  бер  күңелле  уен да  уйнап  алыйк.

 (Яшелчәләр    уены.)

Ишектән  игенче  белән  ипи   тоткан   бала  керә.

     

Игенче:  

Көзнең  иң  олы  бүләге

Икмәк  тора   табында.

Тормышыбыз  ямьле   булыр,

Икмәк   булган   чагында.

Бала:

Яшәү  чыганагы- кояш нурын,

Җир  җылысын  саклап  үзендә.

Күкрәкләргә  терәп  кисәр  икмәк

Һәр  табынның  тора  түрендә.

(Икмәкне  тапшыра.)

Җыр: «Чайкала  иген    кырлары».

Игенче,   бала, чыгып  китәләр.

Алып  баручы:

Һәр  көз  үзенчә  килә  ул,

Һәр   көз  үзенчә  матур.

Елмаешып   бер  биесәк,

Көзне   ярату  булыр.

«Елмаю»  биюе.

Алып баручы:  

Шатлык  булып   бүлмәбезне

Гөлгә  күмә   Сөмбелә.

Саубуллашу   җырына

Син  дә  кушыл  Сөмбелә.

Җыр  «Сөмбелә».   Балаларга   күчтәнәч   калдыра.   Сөмбелә   залдан   чыгып  китә.

Алып  баручы:   Бәйрәмебез   тәмам   сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ямьле яз.

Уртанчылар торкемендэ тирэ-юнь белэн таныштыру эшчэнлеге...

“Зәем, син ямьле төбәгем!”

(Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр ...

Зәем, син ямьле төбәгем!

Залда көй яңгырый, балалар көй астында урындыкларга кереп утыралар.)А.б:: Туган ил, туган тел, туган җир! Кемгә дә газиз, якын һәм кадерле ул! Ә туган якның һәр җире, почмагы әллә никадәр истәлекләр с...

Конспект. “Ямьле яз”. (5-6 яшьлек балалар өчен).

Конспект. “Ямьле яз”.(5-6 яшьлек балалар өчен)....

Открытое занятие по теме"Туган ягым бик ямьле"

Сандугачкай,сайра, сайра,Котлап язгы таңнарны.Туган җирдәй гүзәл җирләрДөньяда тагын бармы?                             ...

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ “ЯМЬЛЕ ҖӘЙЛӘР КИЛЕП ҖИТТЕ!” «ЛЕТО КРАСНОЕ ПРИШЛО!»

МУЗЫКАЛЬНОЕ РАЗВЛЕЧЕНИЕ ДЛЯ ДЕТЕЙ ДЕТСКОГО САДА С НАРУШЕНИЕМ ЗРЕНИЯ...

Дөнья ямьле булсын өчен гаилә кирәк!

Шәһәребезнең икенче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өченУМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле....