Дөнья ямьле булсын өчен гаилә кирәк!
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Давлетшина Лиана Азатовна

Шәһәребезнең икенче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен

УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

                                                      

 Тәрбияче: Давлетшина Лиана Азатовна

 Дата: 27.03.2014

Программа эчтәлеге.

Белем бирү:

·        Балаларның гаилә һәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен  баетуны дәвам итү;  сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү,   ачык,  тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. Рәсем буенча кем нәрсә эшли соравына  җавап бирү.

 

Сәләтләрен үстерү: 

·        Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын үстерү; гомумиләштерүче  “гаилә” сүзенең  мәгънәсен аңларга өйрәтү. 

·        тәрбияченең күрсәтмәсе буенча исеме, төсе, размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын, сенсор сәләтләрен, игътибарын, хәтерен үстерү.

Тәрбия бурычлары:

·        Яшьтәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат һәм күңелле булуларына ирешү.

·         Гаиләгә һәм гаилә әгъзаларына карата игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү; өлкәннәргә булышу теләге уяту;

·        Уеннарның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сабыр булырга  өйрәтү.

·        Балаларда сөйләм этикетын ныгыту (исәнләшү, танышу, саубуллашу).

 

Төп белем бирү өлкәсе:  аралашу.

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе:  танып белү, сәламәтлек, музыка, социальләштерү, иҗади сәнгать,    матур әдәбият,  физик тәрбия.

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар, уен,   нәфис сүз,   мактау, әйтеп җибәрү, УМК тын куллану. 

Җиһазлар:  өй макеты,  гаилә (әти, әни, бабай, әби, кыз , малай) сурәтләнгән рәсемнәр;    гаилә әгъзаларының  рәсеме төшерелгән перчатка. гаилә әгъзаларының  нәрсәдер эшләвен сурәтләгән рәсемнәр,  кулъяулыклар, кечкенә курчак (бәби), бишек-карават, һәр балага пластилиннан зур һәм кечкенә конфетлар, зур һәм кечкенә конфет кәгазъләре. Ноутбук,   аудиоязмалар.  проектор, экран, магнитофон.  Шөгыльнең презентациясе.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon donya_yamle_bulsyn_ochen.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының  “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль учреждениесе

«25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

Шәһәребезнең икенче кечкенәләр төркемендә эшләүче

 тәрбиячеләре өчен УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

Тәрбияче: Давлетшина      Лиана Азатовна

                                                                         

                                     

Түбән  Кама.  2014.

 

Шәһәребезнең икенче кечкенәләр төркемендә эшләүче тәрбиячеләре өчен

УМК кулланып сөйләм үстерү шөгыле.

                                                       

 Тәрбияче: Давлетшина Лиана Азатовна

 Дата: 27.03.2014

Программа эчтәлеге.

Белем бирү:

  • Балаларның гаилә һәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен  баетуны дәвам итү;  сөйләмдә ягымлы сүзләрне (әти-әтием, әни-әнием, әби-әбием, сеңел-сеңлем) кулланырга өйрәтү,   ачык,  тиешле дәрәҗәдә кычкырып әйтүгә ирешү, тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү. Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү. Рәсем буенча кем нәрсә эшли соравына  җавап бирү.

 

Сәләтләрен үстерү:  

  • Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын үстерү; гомумиләштерүче  “гаилә” сүзенең  мәгънәсен аңларга өйрәтү.  
  • тәрбияченең күрсәтмәсе буенча исеме, төсе, размеры буенча балаларның предметны табу осталыгын, сенсор сәләтләрен, игътибарын, хәтерен үстерү.

Тәрбия бурычлары:

  • Яшьтәшләре арасында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәтү, шат һәм күңелле булуларына ирешү.
  •  Гаиләгә һәм гаилә әгъзаларына карата игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү; өлкәннәргә булышу теләге уяту;
  • Уеннарның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, сабыр булырга  өйрәтү.
  • Балаларда сөйләм этикетын ныгыту (исәнләшү, танышу, саубуллашу).

Төп белем бирү өлкәсе:  аралашу. 

Белем бирү өлкәләренең интеграциясе:  танып белү, сәламәтлек, музыка, социальләштерү, иҗади сәнгать,    матур әдәбият,  физик тәрбия.

Методик алымнар: әңгәмә, сораулар, уен,   нәфис сүз,   мактау, әйтеп җибәрү, УМК тын куллану. 

Җиһазлар:  өй макеты,  гаилә (әти, әни, бабай, әби, кыз , малай) сурәтләнгән рәсемнәр;    гаилә әгъзаларының  рәсеме төшерелгән перчатка. гаилә әгъзаларының  нәрсәдер эшләвен сурәтләгән рәсемнәр,  кулъяулыклар, кечкенә курчак (бәби), бишек-карават, һәр балага пластилиннан зур һәм кечкенә конфетлар, зур һәм кечкенә конфет кәгазъләре. Ноутбук,   аудиоязмалар.  проектор, экран, магнитофон.  Шөгыльнең презентациясе.  

Сүзлек өстендә эш:   гаилә әгъзаләре, чәнти, әнкәй, дәү әни,  ноутбук.

Алдан үткәрелгән эш:

  1. Шөгыльнең конспектын язу.
  2. Материал әзерләү.
  3. Гаилә әгъзаләрен искә төшерү.
  4. Зур һәм кечкенә конфетлар ясау.
  5. Шигырьләрне, уеннарны өйрәнү
  6. Шөгыльнең презентациясен ясау.

Индивидуаль эш: һәр баладан җавап алырга тырышу,  конфетларны пөхтә итеп  төрдерү.

Әдәбият:

  1. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма/ К.В.Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М. Сафиуллина.
  2. Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү. (Программаның милли төбәк юнәлеше).К.В.Закирова, Р.А.Борһанова, һ.б.
  3. Гөлбакча. Хрестоматия.
  4. Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Ф.В.Хәзрәтова, З.Г.Шәрәфетдинова, И.Җ.Хәбибуллина.

Шөгыльнең структурасы:

  1. Оештыру. Күгәрчен алып килгән  хатны уку (Мәрьям кунакка чакыра).
  2. Төп өлеш:
  • Мәрьям белән исәнләшү-танышу.
  • Әти, әни, әби, бабай, апа, абый сүзен ягымлы итеп әйтергә өйрәтү.
  • Гаилә турында бармак уены.
  • Балалар белән бергә юаткыч сөйләү.
  • Курчакны бишек җыры белән йоклату.
  • Мәрьям әзерләгән рәсемнәрне карау.
  • Физкультминутка.
  • Гаилә турында индивидуаль шигырьләр.
  • “Без яулыклар юабыз” җырлы уены.
  1. Йомгаклау.  Анализ.   Зур һәм кечкенә конфетлар ясау.

Дөнья ямьле булсын өчен- гаилә кирәк!

2 нче кечкенәләр төркеме.

Эшчәнлек барышы.

Балалар белән тәрбияче  группага керә. Исәнләшәләр. Экраннан күгәрчен алып килгән хатны укыйлар.

Тәрбияче: Карыйк әле балалар, кем язган икән безгә бу хатны.  (хатны укый) Бу хатны безгә Мәрьям исемле курчак  җибәргән. Ул безне үзенең өенә кунакка чакырган. Барабызмы балалар?(Әйе)  Мәрьямгә киттеләр. 

Мәрьям: Исәнмесез кадерле кунаклар! (Исәнмесез)

Мәрьям: Рәхим итегез кунаклар , түрдән узыгыз!(балалар урындыкларга утыра)

Балалар мин әле сезнең исемнәрегезне белмим, әйдәгез танышып алабыз.

-        Минем исемем Мәрьям.

-        Мин – Лиана Азатовна, Нәргизә, Сылу....(индивидуаль һәрберсе кул биреп исәнләшә)

    Мәрьям: кадерле кунакларым, сезне үземнең гаиләм белән таныштырасым килә.(экранда гаилә  рәсеме чыга)

Тәрбияче:  Игътибар белән карагыз әле бу рәсемгә. Бу рәсемдә сез кемнәрне күрәсез? (әти, әни, әби, бабай, малай, кыз). Барысы бергә ничек була инде?(гаилә)

Мәрьям: Балалар, мин шул кызның(Айсылуның) яраткан курчагы булам инде.Алар миңа бик якын кешеләр.

Тәрбияче:  Әйе, балалар, әти, әни, әби, бабай, апа, абый безгә бик якын кешеләр. Алар безнең туганнар. Әйдәгез әле аларны яратуыбызны ягымлы сүзләр белән белдерик. Әти сүзен ягымлы итеп күрсәтегез әле (әтием). Шул рәвешле башкаларны да рәсемдә күрсәтеп, ягымлы итеп(бабам, бабакай, әбием, әбекәй, әнием, әнкәй, апам, сеңлем, абыем, энем) әйтеп чыгалар.

Тәрбияче: Мәрьям, ә без әле гаилә турында бармак уены да беләбез.

Бу бармак - бабай,

бу бармак – әби,

бу бармак – әни,

бу бармак – әти,

бу бармак – нәни бәби,

аның исеме – чәнти.(бала елый)

Тәрбияче: ә менә бит ул безнең  бәби курчагыбыз. Ул бик кечкенә.   Аның да   сезнең кебек зур булып үсәсе килә. Әйдәгез, аны юатыйк, шатландырыйк.  Тәрбияче юаткыч сөйли-сөйли, “үчтеки” иттерә.

Үчтеки-үчтеки,

Үсмәгәнгә кечтеки.

Үсә-үсә зур булыр,

Бигрәк матур кыз булыр.

(Бик батыр егет булыр).

(балалар белән бергә юаткычны әйтәләр)

(Бала  хаман елый)

Тәрбияче: Балалар, бәбинең йоклыйсы киләдер. Әйдәгез аны йоклатабыз. Кечкенә бәбиләрне ничек йоклаталар? (бишек җыры җырлап). Әйдәгез әле без дә  кечкенә курчагыбызны бишек җыры белән йоклатыйк. (бишек җыры “Әлли-бәлли  бәү”)

Мәрьям:  Рәхмәт сезгә, кечкенә курчакны  йоклатып җибәрдегез. Балалар,  мин сезгә тагын рәсемнәр әзерләдем бит әле. Бу рәсемнәрдә төрле  хәрәкәтләр  күрсәтелгән. Сез башта рәсемдә кемнең нәрсә эшләвен әйтегез, ә аннары бергәләп шуны күрсәтегез.

Әти теш чистарта. (Балалар кул хәрәкәтләре белән  теш чистартуны күрсәтәләр)

Әби күлмәк бәйли. (Балалар кул хәрәкәтләре белән күлмәк бәйләгәнне күрсәтәләр)

Кыз юына. (Балалар кул хәрәкәтләре белән юынуны күрсәтәләр)

Әни ашарга пешерә. (Балалар кул хәрәкәтләре белән эшне күрсәтәләр)

Малай чаңгыда шуа. (Балалар малайның эшен  күрсәтәләр)

Бабай йоклый.  (Балалар бабайның эшен  күрсәтәләр)

Кыз зарядка ясый.

 (физкультминутка) 

Тәрбияче: Мәрьям, безнең балалар гаилә турында шигырьләр дә белә.  Әйдәгез сөйләп күрсәтәбез.

1 бала:                             Әниемнең әнисе  

                                        Әбием була минем,  

                                         Әби генә түгел әле                         Ралина

                                        Ул — минем дәү әнием.

2 бала:             «Әни» диеп язып куйдым

                          Яңа яуган ак карга.                             Камиля

                         Таптамагыз!

                         Һич ярамый

                         «Әни» сүзен таптарга.

3 бала:          Әтием минем уңган

                     Бөтен эшкә дә булган         Сылу

                     Кулыннан килә бар да

                     Яратамын шуңа да.              

4 бала:   Бик зур үстем инде мин,    

             Әниемә булышам.    

              Үз ботинкамны үзем       Әмир

             Кияргә тырышам.

5 бала:                        Мин әнигә булышам

                                     Идәннәрне юышам.

                                    Иртән гөлгә су сибәм     Нәргизә

                                     Керләрне дә уышам.        

Тәрбияче: Бик дөрес эшлисең, Нәргизә. Әти-әни, әби- бабай – безнең өчен  бик кадерле кешеләр. Без аларны бик яратабыз. Шуңа да аларга гел булышабыз, ярдәм итәбез. Әйдәгез хәзер  әниләребезгә ничек булыша алуыбызны  җ ырлы уенда күрсәтик. 

“Без яулыклар юабыз” җырлы уены.

Мәрьям: Балалар, булдырдыгыз!!!  Һәрвакыт әниләрне-әтиләрне, әбиләрне-бабайларны матур эшегез белән шатландырып торыгыз!

Тәрбияче.   Балалар, сезгә кунакта ошадымы?(ошады) Әйдәгез без Мәрьямгә күчтәнәч  ясыйбыз. Карагыз әле экранга,  нәрсә күрәсез анда?  (конфетлар ) Ничә конфет күрәсез? (ике) зурлыклары буенча нинди алар?(зур һәм кечкенә) Ә нинди төстә? (кызыл, яшел...) әйе, дөрес. Әйдәгез хәзер без дә Мәрьямгә зур һәм кечкенә конфетлар бүләк итәбез. Ә аңа хәтле әйдәгез бармак уены уйнап алабыз. Без инде сезнең белән гаилә турында бармак уены уйнаган идек. Хәзер инде рус телендәгесен уйнап алыйк:

Этот пальчик- дедушка,

Этот пальчик- бабушка,

 Этот пальчик-папа,

 Этот пальчик- мама,

Этот пальчик-я

Вот и вся моя семья.

(Өстәл янына килеп пластилин белән гофрированный кәгазьдән конфет ясыйлар. Мәрьямгә бүләк итәләр)

Саубуллашу. Мәрьям, рәхмәт сиңа! Безгә дә кунакка кил!

Мәрьям: Үзегезгә рәхмәт, саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....