"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)
материал (старшая группа) на тему

Юрикова Эльмира Рустамовна

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_utrennika_posvyashchyonnomu_8_marta.docx23.62 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Әлмәт районы муниципаль

мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе

«Гаиләдә - безнең бәхет

 (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Эшчәнлекне төзеде һәм уздырды:

Әлмәт районы Бишмунча авылы

 “Алтынчәч” муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем

һәм тәрбия бирү балалар бакчасының

тәрбияче/ музыка җитәкчесе:

 Юрикова Эльмира Рустамовна

Әлмәт 2016 ел.

Цель:  способствовать созданию положительных эмоциональных переживаний детей и родителей от совместного празднования мероприятия. Создать праздничное настроение у детей и родителей.

Ход праздника:

Зал шарлар белән, чәчәкләр белән бизәлгән, язулар "Минем гаиләм". Компьютер презентациясе (бишектә йоклаган бәби сурәте).  Яңгырый бишек җырының көе. Зал уртасында ширма тора, ортында утыра кызлар курчаклар белән. Керә алып баручы.

А.Б. – Тыңлагыз! Ишетәсезме?! Кемдер җырлый. Хатын –кыз. Нәрсә җырлый ул? Бишек  җырың. Кая алып  бара ул, кайдан килгән ул, нәрсәгә ирәтә???

Ширма ачылы. Кызлар җырлылар бишек җырың “Йокла курчак”Г. Таһиров сүз, М.Мозаффаров муз.

А.б – Ана һәм Бала! Бер - берсенә алардан да якын җан ияләрен табып буламы бу дөньяда?! Ана сабыена ягымлы, җылы, назлы бишек җырлары көйли һәм шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен, өмет-хыялларын җиткерергә омтыла. Бала күнеленә Ана назы, аның изге күкрәк сөте, бишек җыры белән кергән сүз гомерлек була. Минемча, Ата – анадан да дөнья кадерле кеше йук!

Компьютер презентациясе алмаша чәчәкләр рәсеме белән

Татар халык фольклорыннаң җырлы бию “Зәнгәр чәчәк”

 А.б - Яз килә! Илне иңләп елның язы килә. Яз башлану белән безнең әниләребезнең, апларыбызның, сылуларыбызның бәйрәме килә.

Һәр ел саен килә бу бәйрәм

Һәр көн туган кояш шикелле.

Еллар саен данлып бу бәйрәм ,

Гүзәл кеше – әни кешене!

Кадерле әниләр, апалар, әбиләр! Сезне халык - ара хатын кызлар 8 март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә тазалык, шатлык, бәхет, озын гомер телибез

Җыр “Әниләр бәйрәме” С.Бикчәнтаева сүз.

А.б – Әни! Күпме йокысыз төннәр, борчу һәм сагыш бу сүздә! Газап һәм тирән борчулардан котылассың килсә, аның күзләреренә генә кара. Шунда ук бөтен кайгы – сагышларың эреп югала. Әйтерсең бөтен дөньяның акылы һәм сабырлыгын җыйган диңгез. Ә һәзер зүзне бәләкәй кунакларыбызга бирик. Чакырабыз аларны (алкышлар)

Кечкенәләр төркеме чыгыши:

  1. Сезгә рәхмәт сүзен, әниләр
    Белдерәбез бәйрәм көнендә

Үстерәсез безне кеше итеп
Олы рәхмәт барысы өчендә.

  1. Гөлләр дә елмаеп баш ия:

               Яшәгез, кадерле әниләр, әбиләр!

               Сез булган урында,

               Мәңгелек язларның яме бар.

  1. Мәрхәмәтле безнең әниләр
    Җиргә матурлыкны,
    Илгә батырлыкны
    Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

  1. Мама! Я так тебя люблю,

Что не знаю прямо.

Я большому кораблю

Дам названье – МАМА!

  1. Бик күңелле, бик рәхәт!

     Әниләр көне булгач,

     Әниләргә булышырбыз

     Үсепзур кеше булгач.

    Җырла, дисәләр, җырларбыз

     Бер дә каршы килмибез

Әй, әниләр, ишетегез!

 Жырлы бию “Парлашып басабыз без”

Бәләкәйләр утыра урындыкларына.

Диляна: Әниемнең исеме үзенә туры килә –

Чөнки ул һәрвакытта матур елмая, көлә.

Гүзәлия диеп исем кушкан Аңа әтисе.

Нәрсәне аңлата соң ул? Б еләсе килә.

Гөл кебек сылу, чибәр Дигәнне аңлата.

Безне ул һәммәбезне дә Сөя, ярата.

Мин дә аны яратам  Чын күңелемнән!

Чөнки әнидән кадерле  Кеше юклыгын беләм.

Диляра: Әллә ничек, күңелсез. Кичә генә тәмле иде,

Бүген ашы да тәмсез. “Мырау”ны күрәсе килми,

Йөри ачу китереп. Көләсе дә килми әле,

Елап та булмас кебек. Тизрәк әни генә кайтсын!

Өйләр ямьләнер иде. Сикерер, уйнар идем дә,

Аш та тәмләнер иде. Тик тизрәк кайтсын инде!

А.Б.- Ә һәзер, балалар, бәйрәм булгач, уйныйсы килеп китте. Әйдәгез   “Түбәтәй” уен уйнап алыйк

Алсу: И, әнием, әнкәем минем!

Йомшак куллы, җылы карашлы.

Бармы икән җир йөзендә бүтән

Алыштырырлык бу карашны?

Бик үтемле һәрбер сүзе аның,

Киңәшләре бәһа биргесез.

Әле дә син бар, әни, җир йөзендә,

Нишләр идем икән мин синсез?

Җыр “Рәхмәт әнием” А.Минһаҗев сүз. Ә.Һадиава муз.

Компьютер презентациясе алмаша солдатлар рәсеме белән

А.Б. – Хөрмәтле  әтиләрне да  бәйрәм белән тәбрик итәбез! Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә дә балаларыгызга  үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез.

 Эмиль: Безнең әти алтын куллы, Бөтен эшне ярата.

Балта тотса, ут уйната, Өебезне яңарта.

Хезмәтне бик ярата. Әти – безгә зур терәк,

Безнең эти кебек эти Дөньяларда да сирәк.

Һәммәбезне яклаучы. Гаиләбезне саклаучы,

И,Ходаем, әтиемне. Гомер буе саклачы!

Рамазан: Минем әтием батыр! Минем әтием матур!

Тагын кайларда гына Шундый әтиләр бардыр?

Уйнаганда әти – бала, Бездән артык тырыша.

Хәтта дәресләремне дә Әзерләргә булыша.

Без әтине яратабыз,Әти безне, әлбәттә!

Әти – батыр, әти – матур, Өстәвенә, әйбәт тә!

Җыр “Солдатта булган диләр”Ш.Маннанов сүз. Г. Нигүмәтҗәнов муз.

Сөмбел: Һәр кешенең әтисе бар, Әтием бар минеке дә!

Әтием кебек кадерле Юк минем беркемем дә.

Әтием эшкә китә дә Кич белән генә кайта.

Арып кайтса да, әтием Елмая кайткан чакта.

Әтиле кеше бәхетле, Бәхетле мин үзем дә

“Әти!” – диеп эндәшүгә, Нурлар балкый йөземдә.

Айгөл: Әтием, син бер генәм, Иң якыным, кадерлем.

Дөньяларда иң яраткан, Якын кешем син минем.

Әтинең алтын куллары Бар эшне эшли белә.

Минем дә әтием кебек Уңган буласым килә.

Әтиемә бер малай мин, Ул мине бик ярата.

Ялкауланма, тырыш бул, - дип, Көн дә миңа аңлата.

Җыр “Солдатлар” К. Булатова сүз. М. Минһаҗев муз.

Компьютер презентациясе алмаша чәчәкләр рәсеме белән

А.Б - Ә хәзер гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре – әбиләребезгә бүләк. Алар да әниләр булган иделәр, безнең бәхеткә алар хәзер әбиләр. Балаларыбызның сезгә булган хөрмәтен, җылы хисләрен җыр аша кабул итегез.

Гульшат: Безнең әбиләребез

Авыр заманда үскән.

Аларның сабырлыклары

Хәзер безгә дә күчкән.

Яратабыз сине, әби,

Син безгә бик тә кирәк.

Йөзгә кадәр яшә әле!  Бездән сиңа шул теләк.

Ильнария: Дәү әнием бар минем, Менә дигән, бер дигән!

Һәрвакытта ул чигүле Ап-ак яулыгын кигән.

Яулыгы гына ак түгел Ак аның күңеле дә.

Дәү әни белән рәхәт, Тыныч һәм күңелле дә.

Татлы күчтәнәчләр белән Сыйлый безне һәрвакыт.

Тыңламасак, “тәмле” генә Ачулана кайвакыт.

Без аңа үпкәләмибез, Ачуланса да безне.

Исән генә була күрсен, Ямьли ул өебезне.

Җыр “Әбием, әбикәем”Р. Бакиров съз, Р. Сөрвәров муз.

Рияз: Салкын кыш китте,

Ямьле яз җитте.

Кояш елмая,

Ак кар югала.

Тиздән җир өсте

Ямь-яшел булыр, Чәчәкләр белән  Бар дөнья тулыр.

А.Б. – На свете слов живёт немало,

           Но всех добрее и нежнее одно.

           Из двух слогов простое слово «МАМА»,

           И нету слов роднее, чем оно.

Песенка Мамонтёнка

А.Б. – Бәйрәмебез ахырына да килеп җитте. Сезне, кадерле әниләребез, тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз. Һәрчак сәламәт, шат күңелле, көләч йөзле булып калыгыз. Һәм программабызны бию белән тәмамлыйсыбыз килә

Танец с шарами под песню группы Индиго «Мама»

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сүзләр иле”ндә кунакта (Шәүкәт Галиев иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

(Шәүкәт Галиев иҗатына багышланганәдәби-музыкаль кичә)...

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

“Тукай безнең күңелләрдә” (Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Г. Тукайның туган коненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.Проект посвященный ко дню рождения писателя Габдуллы Тукая.По ссылке “Тукай безнең күңелләрдә” находится видеоматериал....

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....